Әкият
Вложение | Размер |
---|---|
krimova_dil_kiyat.docx | 14.11 КБ |
Ни өчен жирафның муены озын?
Бик-бик еракта, бер җылы илдә, яшәгән, ди, булган, ди бер Жираф. Ул агач яфраклары ашарга яраткан.
Менә беркөнне ул иң тәмле яфракларның бик-бик өстә икәнен күреп алган. Тик муены кечкенә булган. Аннары аның су эчәсе килгән. Күл бик ерак булган. Бара торгач, ул су тулы чокыр тапкан да башын шунда тыккан, тик кире чыгара алмаган. Тарта-тарта, муены озыная бара икән. Менә ни өчен Жирафның муены озын икән.
Мактанчыкның авызы ачык
Яшәгән ди бер малай. Ул гел мактанырга яраткан.
Менә беркөнне ул урамга чыккан да барлык кешеләргә, хайваннарга мактанырга тотынган. Хайваннар аңа:
-Гел мактанып йөрсәң, авызың ачык калыр әле, - дигәннәр.
-Мактанчык, бер дә авызыңны яба белмисең, - дигәннәр кешеләр.
Малай авызын тотып караса, чыннан да, аның авызы гел ачык, бер дә ябылмый, ди. Ул бик нык оялган һәм өенә кереп качкан. Башка бервакытта да мактанмаска, башкалардан көлмәскә сүз биргән.
Кәримова Әдилә
Теләче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы
Две лягушки
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
Пчёлы и муха
Одна беседа. Лев Кассиль