Әкият
Вложение | Размер |
---|---|
mirzagayanova_kiyat.docx | 14.67 КБ |
Мактанчык Алсу
Яшәгән ди, булган ди, Алсу исемле бер бик тә мактанчык кыз. Ул икенче сыйныфта укыган.
Һәркөнне әнисе алып биргән әйберләр белән мактанырга яраткан. Дәрестә дә, тәнәфестә дә аннан да күп сөйләүче, мактанучы булмаган. Башкаларны тыңлый да, ишетә дә белмәгән. Шуның өчен аны беркем дә яратмаган.
Бу мактану сүзләрен хәтта урамда үсеп утырган агачлар, кошлар, бөҗәкләр, хәтта җилләр дә ишеткәннәр.
Агачлар арасында бер карт имән булган. Ул Алсуның тавышын ишетүгә:
Алар шулай дип әйтүгә, кайдадыр күк күкрәп, яшен яшьни башлаган...
Икенче көнне Алсу урамга чыккан. Авызын ачып мактанасы килгән, әмма тавышы чыкмаган.
Карт имән шунда:
Шуннан бирле Алсуның, мактанасы килгән саен, авызы ачык кала икән.
Дөрестән дә, бу дөньяда син генә сөйләп түгел, ә башкаларны да тыңлый, ишетә белергә кирәк!
Алма керпе
Яшәгән ди Алма исемле бер керпе. Ул кичкә кадәр йокларга яраткан. Башкалар иртән торсалар, ул кич кенә уяна торган булган.
Керпеләр көн дә чыгып китә торган булганнар. Алар җиләкләр, гөмбәләр җыеп кайтканнар. Ә Алма кич белән генә ризык эзләргә чыгып киткән. Эзләгән, эзләгән, таба алмаган. Шуннан ул алмагачтан алмалар гына өзеп ала торган булган. Бер көн, ике көн, өч көн алма өзгән. Һаман алма гына алып кайткан.
Шуңа күрә дуслары, аннан көлеп, Алма дип исем кушканнар.
Мирзагаянова Диләрә
Теләче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
Колумбово яйцо
Два плуга
10 осенних мастер-классов для детей
О чем поет Шотландская волынка?