Әкият
Вложение | Размер |
---|---|
hmtzhanova_kiyat.docx | 14.62 КБ |
Комсыз бака
Борын-борын заманда бик матур күл буенда бер Бака яшәгән, ди. Бака бик тә комсыз, бик тә саран булган, ди. Ул иртәдән кичкә кадәр “Күлгә мин генә хуҗа! Күл минеке! Күл янына берегез дә килмәгез!” – дип бакылдый һәм су янына бакалардан башка бер генә җәнлекне дә якын китерми, ди.
Җәнлекләр, аның комсызлыгыннан туеп, күлне ташлап киткәннәр. Күлдә исә үзенең туганнары белән Комсыз Бака гына яшәп калган.
Көннәрдән беркөнне күл янына бер нәни генә Йомран баласы су эчәргә килгән. Бака тагын бакылдарга тотынган:
-Бу минем суым, бер тамчы суымны да эчмә! – дигән дә, Йомран баласына су калмасын дип, үзе эчәргә тотынган.
Суны күп эчүдән ул кабара башлаган һәм шартлаган. Ә инде күлдән киткән су җәнлекләре, сөенә-сөенә күлгә кайтып, барысы бергә матур гына яши башлаганнар. Башка бакалар да Комсыз Бака белән булган хәлне бервакытта да онытмыйлар, комсызланмыйлар, ди.
Ялкау малай ничек эшкә өйрәнгән?
Булган, ди бер малай. Ул бик ялкау булган. Көннәрен гел йоклап үткәргән.
Көннәрдән беркөнне малайның әти-әнисе кунакка киткән. Малайны өйдә үзен генә калдырганнар. Әнисе әзерләп калдыран ризык та бетеп киткән. Ул вакытта ашарга мичкә ягып кына әзерләп булган, ди. Малай башта утын алып кергән, мичкә яккан, чишмәдән су алып кайткан, бәрәңге әрчегән. Шулай итеп, тамагы ачкач, малай эшләргә өйрәнгән, үз тамагын үзе туйдыра башлаган, ди.
Әхмәтҗанова Әлфинә
Теләче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы
И тут появился изобретатель
Солнечная система. Взгляд со стороны
Андрей Усачев. Пятно (из книги "Умная собачка Соня")
Загадочная система из шести экзопланет
Сказки пластилинового ослика