Әкият
Вложение | Размер |
---|---|
vlihmtova_kiyat.docx | 14.81 КБ |
Кар бөртеге
Борын-борын заманда бер кечкенә генә авылда яшәгән ди, булган ди, бер кыз. Бу кызның исеме булган ди, Алсу. Алсу яшәгән авыл бик кечкенә булганга, аның дуслары бер дә булмаган, ди.
Шуңа күрә Алсу урамда, урман буйларында үзе генә саф һава сулап йөрергә яраткан. Җәй көннәрендә ул урманда кошлар сайраганын тыңлап, җиләк-җимешләр, гөмбәләр җыйган. Төрле матур чәчәкләргә сокланып йөри торгач, кыш җиткән. Алсу, үзенең чаңгыларын киеп, кышкы урманның матурлыгына сокланып йөргән. Шулай беркөнне Алсу урманга килгән, бик матур кар бөртеген очраткан. Бу кар бөртеге башка кар бөртекләренә караганда матуррак булган, кояш яктысында яктырак җемелдәгән. Алсу бик сокланып карап торган, һәм бу кар бөртеге сүзгә килгән: “Син дә берүзең, мин дә берүзем. Әйдә, икәү дус булабыз” – дигән. Алсу шундый дус табуына бик шатланган. Алар кар бөртеге белән көн саен куышлы уйнаганнар, матур җырлар җырлаганнар, биегәннәр.
Менә җылы яз да килеп җиткән. Карлар эри башлаган. Алсу дустының эреп юкка чыгуыннан бик курыккан. Ләкин аның дусты гади генә кар бөртеге булмаган, ул эремәгән, ә киләсе елга тагын очрашырбыз дип, Алсу белән саубуллашып, күккә күтәрелгән. Менә шул көннән бирле Алсу кыш җитүен зарыгып көтә башлаган. Аның белән бик тә очрашасы килә икән.
Ни өчен Куянның койрыгы кыска, колаклары озын?
Борын-борын заманда яшәгән ди бер Куян. Бу Куян бик каты кишер һәм кәбестә ашарга яраткан. Шуңа күрә кешеләрнең бакчаларына кереп урлашып йөри торган булган.
Бервакыт бер бакчага кәбестә урларга кергән. Чыгам дигәндә, койрыгы белән капкынга эләгеп калган. Куянның ярдәмгә чакыруын ишетеп, Аю йөгереп килгән. Ул Куянны ычкындырырга теләп, колакларыннан тарта икән. Шулчак Куянның койрыгы өзелеп чыккан, ә колаклары озынайган. Шуннан бирле куяннарның койрыклары кыска, ә колаклары озын икән.
Вәлиәхмәтова Зәлия
Теләче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы
Снежный всадник
Машенька - ветреные косы
Два плуга
Учимся ткать миленький коврик
Астрономический календарь. Май, 2019