Әкият
Вложение | Размер |
---|---|
zakirova_kiyat.docx | 14.45 КБ |
Эт белән песи
Борын-борын заманда яшәгән ди бер эт белән песи. Песинең исеме Кояшкай булган ди, ә этнеке – Актәпи. Алар бик дус булганнар. Беркөнне Актәпи Кояшкайны үпкәләткән. Кояшкайның бик нык ачуы чыккан һәм ул өйдән чыгып киткән. Эт аның югалганын башта белмәгән. Ул, уйнап кайткач, Кояшкай янына йөгергән, ә песи анда булмаган. Актәпи Кояшкайны эзли башлаган. Урманга да, болынга да барган – песи беркайда да юк икән. Актәпи елгага киткән һәм “мияу” дигән тавыш ишеткән, шул тавышка борылып караса, анда Кояшкай утыра икән. Актәпи бик сөенгән, аның янына чабып барган да Кояшкайны кочаклап алган. Кояшкай да бик сөенгән. Шатлана-шатлана, алар бергә кайтып киткәннәр.
Керпе ни өчен энәле?
Борын-борын заманда яшәгән ди бер керпе баласы. Көзнең бер матур көнендә киткән ди ул урманга гөмбә җыярга. Шулай итеп, урманга сокланып, көзгә шатланып, гөмбәләрнең иң матурын, иң тәмлесен сайлап йөргәндә, аның каршына Аю килеп чыккан. “Эләктеңме, Керпекәй?” дип, көлергә тотынган ул. “Мин сине ашыйм”- дигән аннары. Ләкин Аю Керпегә кулы белән генә тияргә өлгерде, шундук бөтен урманга кычкырып җибәрде. Керпе энәләре белән аның кулларын яралаган иде.
Шул көннән башлап Аю керпеләргә якын да килмәде, ә инде Керпе баласы бернидән курыкмый башлады.
Закирова Фәридә
Теләче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы
Свадьба в Малиновке
Кто должен измениться?
Знакомые следы
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
Мать-и-мачеха