Хикәя "Гүзәллек патшабикәсе"
Вложение | Размер |
---|---|
guzllek_patshabikse._soltanova_m.docx | 13.42 КБ |
Гүзәллек Патшабикәсе.
Әле кичә генә җәйне көтеп алган идек. Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз! Бакчадагы тулып бешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк басты. Минемчә, көзне сары төсе өчен генә түгел, ә көзге байлык, муллык өчен дә алтын көз дип атыйлар. Көз җиткәч, көннәр кыскара, төннәр озыная башлый. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары келәм түшәлә.
Минем өчен көз – яраткан ел фасылы.Чөнки көз – яңа уку елы башлану, дуслар, сыйныфташларның җәйге истәлекләр белән уртаклашу вакыты.
Барлык тирәлек үзгәрешләр кичергәндә без мәктәптә “Уңыш бәйрәме” уздырабыз. Бакчабызда үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрдән күргәзмә ясыйбыз, көз турында җырлар җырлыйбыз, татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйныйбыз, төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Ә иң куанычлысы- “Укытучылар бәйрәме”. Аларга без эшләрендә уңышлар теләп, чәчәк бәйләмнәре бүләк итәбез.
Һәр ел фасылының үз матурлыгы, гүзәллеге, һәрберсенең үзенчә иң яхшы сыйфатлары бар. Көз – ул Гүзәллек Патшабикәсе.
Солтанова Мәликә,
Азнакай районы, Тымытык урта мәктәбе,
2 сыйныф укучысы
Барсучья кладовая. Александр Барков
Как нарисовать зайчика
Как я избавился от обидчивости
Кто грамотней?
Нечаянная победа. Айзек Азимов