Сугыш … Сагыш … Нинди куркыныч, салкын сүзләр...Бу сүзләрдә күпме түгелгән яшь, кан, вакытсыз өзелгән гомерләр. Күпме кешенең йөрәгендә авыр эз калдырган. Әйе, әти-әнием һәм үзем дә сугыш чорын күрмәсәк тә,безнең гаиләбездән 4 бабабыз әлеге канкойгыч сугышта катнаша.
Вложение | Размер |
---|---|
kopiya_hmidullin_b._konkurs.rar | 10.98 КБ |
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
“3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Мәкаләләр конкурсы “Ветеран минем гаиләмдә”
Бабайларымның даны һәрвакыт күңелемдә
Эшне башкарды: 4 нче сыйныф укучысы Хәмидуллин Булат Айдар улы
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Алсу Тәкъсин кызы
Сугыш … Сагыш … Нинди куркыныч, салкын сүзләр...Бу сүзләрдә күпме түгелгән яшь, кан, вакытсыз өзелгән гомерләр. Күпме кешенең йөрәгендә авыр эз калдырган. Әйе, әти-әнием һәм үзем дә сугыш чорын күрмәсәк тә,безнең гаиләбездән 4 бабабыз әлеге канкойгыч сугышта катнаша. Тездән салкын елга суы эчендә басып торулар, окопларда яшеренеп дошманга каршы ут ачулар, баш очындагы сызгырып торган пулялар, яраланулар- боларның берсе дә аларны куркытмый. Нигматулла бабаем Сталинград сугышында, Хисан бабай Мәскәү оборонасында, Фатих бабай һәм Лотфулла бабай Япония сугышында катнаша. Сугышта үзләре яратып башкарган һөнәрләре дә ярап куя. Нигматулла бабай мал табибы булганлыктан, сугышта яраланган атларны дәвалый.Ә Фатих бабам бик оста тегүче була, шуңа күрә солдатларның киемнәрен тәртипкә китерергә дә көч таба. Хисан бабаема килгәндә, ул балта остасы була. Сугыштан исән- сау әйләнеп кайткач, бик матур йорт салып керә.
Якын кешеләрем сугыштан барысы да исән-имин әйләнеп кайталар. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бик күп кенә орденнар, медальләр белән бүләкләнәләр.Шуларның иң кадерлеләреннән Нигматулла бабай һәм Лотфулла бабай “Сугышчан батырлыклары өчен”, Хисан бабай “Кызыл йолдыз” , Фатих бабай “2 дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы”орденнарына лаек булалар. Без әлеге бүләкләрне бик кадерләп, саклап тотабыз. Алар гаиләбезнең буыннан-буынга күчеп баручы ядкарьләре.
Мин бабайларым белән бик тә горурланам. Алар даны һәрвакыт күңелемдә.Миңа якты киләчәк, бәхетле матур тормыш бүләк иткәннәре өчен аларга баш иям.
Ель
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Груз обид
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью
Госпожа Метелица