Яраткан язучыма хат. Аның иҗатын яратам, кызыксынып укыйм. Аннан үрнәк алырга тырышам.
Вложение | Размер |
---|---|
r.minnullinga_hat.docx | 12.99 КБ |
Яраткан язучыма хат
Хөрмәтле Роберт Миңнуллин! Сезгә Мамадыш шәһәренең 3нче мәктәбенең 7 А сыйныфы укучысы Фазлиева Әминә яза. Миңа сезнең шигырьләрегез бик тә ошый. Бигрәк тә әниләргә багышлап язганнарын яратам. “Әни кирәк”, “Әнкәйләр”, “Әнкәйне сайлап алмыйлар”, “Әниемә булышам”, “Әни эштән кайтканчы” – бу әниләргә багышланган шигырьләрнең берничәсе генә.
“Телен саткан татарга” шигыре бигрәк тә көн кадагына суга торган, күңелне айката торган... .
Инстаграмм социаль челтәрдә сезнең тормышыгызны күзәтергә яратам. Табигать күренешләре, Казанның матурлыгы профессиональ фотографлар кебек оста һәм кызыклытошерелгән. Андагы яңа шигырьләрегез дә заманны чагылдыра. Алар тиз һәм җиңел укылалар.
Хөрмәтле Роберт абый, сезгә соравым да бар. Сорау да түгел, бер үтенеч. Безнең шәһәребезгә кунакка килә алмассыз микән? Сезнең белән очрашып, сезнең шигырьләрегезне тыңлап, сезенең белән бер күрешәсе иде. Безне шигырь язу серләренә дә тошендерер идегез. Без, үз чиратыбызда, сезгә калабызның матурлыгын, үзенчәлекләрен күрсәтер идек. Мамадыш – борынгы тарихы булган, замана белән бергә атлаучы матур шәһәр!
Сездән түземсезлек белән җавап көтеп калам.
Фазлиева Эминэ
Бабочка
Сладость для сердца
Разлука
Швейня
Два морехода