"Нәни дусларым" дигән темага кечкенә хикәя
Вложение | Размер |
---|---|
tekst_shiriazdanova_microsoft_word.docx | 12.68 КБ |
Нәни дусларым
Ак башларын туздырып, ак итәкләрен җил-җил китереп туган ягыма кыш та килеп җитте. Әйдә, гел шулай дәвам итсен: күп итеп карын да яудырсын, бураннарын да уйнатсын!
Буш вакытларымда, чаңгыга басып тизрәк паркка ашыгам мин. Ә анда... Кар өсте, әйтерсең, ак битле китап. Ә андагы эзләр - китаптагы хәрефләр кебек. Шуларга карап төрле хәлләрне беләм мин. Бүген әнә агач һәм куак төпләрендә чыпчык һәм песнәк эзләре. Озакламый инде үзләре дә очып килеп җитте. Әкрен генә аларны күзәтәм: песнәк белән чыпчык үләндә калган орлыкларны чүплиләр. Мин дә үзем белән алып чыккан ярмаларны каен агачындагы җимлеккә салдым. Менә алар җәһәт кенә җимлеккә дә очып кундылар. Аларның куанышып, черкелдәшә-черкелдәшә ашауларына озак кына сокланып карап тордым. Алар да җан ияләре бит! Аларның да ашыйсылары килә бит! Мине еш күргәнгәдер инде, курыкмадылар үзләре. Күрәсең, без инде якын дуслар да булып өлгергәнбез.
Кызыклы очрашудан соң, рәхәтләнеп чаңгыда йөргәннән соң, арып- талып өйгә кайттым. Песнәк белән чыпчыкның куанышып җим чүпләгәннәре бик озак күз алдымнан китми торды. Икенче көнне үзебезнең яндагы агачта кошлар утырганын күрдем. Алар арасында бер песнәк тә бар иде. Ул песнәк бәлки әле минем нәни дустым да булгандыр?! Мин шатлана-шатлана мәктәбемә юл тоттым. Уйларым - парктагы нәни дусларымда иде.
Композитор Алексей Рыбников
Сказка об осеннем ветре
Интересные факты о мультфильме "Моана"
Повезло! Стихи о счастливой семье
Загадка старого пирата или водолазный колокол