Азино урамнары буйлап сәяхәт
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 43.36 КБ |
Городская научно-исследовательская конференция школьников
«Интеллект. Карьера»
Секция: Шаг в науку
Их имена украшают наши улицы
(Исемнәре урамнарны бизи)
Работу выполнила: Шакирова Рамиля Радиковна,
Ученица 4д класса
МБОУ “Школа №169”
Советского района г.Казани
Научные руководители:
Галиуллина Гульнара Габдулхаевна
Каримова Фирадия Юлдузовна
Учителя татарского языка,МБОУ “Школа №169”
Казань - 2016
I. Кереш.
Исем-бизәк.
II. Төп өлеш.
1.Азино сүзенең мәгънәсе.
2.Азино микрорайонындагы урам исемнәре һәм аларның тематик бүленеше:
а) Татар сандугачлары
ә) Академиклар
б)Төзүче Зәкиев.
в) Исеме җисеменә туры килә.
3.Сораштыру нәтиҗәләре.
4.Уңай һәм тискәре яклар.
III. Йомгаклау.
IV.Кулланылган әдәбият.
Һәркемгә дә үзенең туган ягы, туган төбәге якын. Мин дә үземнең туган шәһәрем Казанны яратам, аның тарихы белән кызыксынам, аның истәлекле урыннары белән горурланам.
Казан шәһәре 7 административ районга бүленгән. Мин яшәгән Совет районы Казанның иң зур районнарыннан берсе. Ул әле үзе берничә микрорайонга бүленә. Мин Азино-1 микрорайонында яшим. Үзең яшәгән җирнең тарихын белү зарур. Шуңа күрә мин бу микрорайондагы урам исемнәрен кызыксынып өйрәнә башладым. Эшемнең темасын “Исемнәре урамнарны бизи” дип алдым.
Минем максатларым:
1.Азино сүзенең мәгънәсен ачыклау.
2.Азино микрорайонындагы урамнарны барлау.
3.Урам исемнәрен тематикасы буенча төркемнәргә бүлү.
4.Кайбер урам исемнәренең җитешсезлекләрен ачыклау.
Исем ул тугач та бирелә торган сүз, атама. Исем җисеменә дә туры килергә тиеш бит әле. Яңгырашлы да, колакка да ятышлы, җиңел әйтелешле дә, истә дә кала торган булырга тиеш. Нинди исемнәр икән соң алар Азинодагы урам исемнәре? Азино сүзе үзе каян килеп чыккан соң? Хәзер шуларны ачыклап китик.
Бу микрорайон башта шәһәр тибындагы поселок була. Аңа Азино дип исем бирәләр. Азино Азин фамилиясеннән килеп чыккан. Владимир Мартинович Азин милләте буенча латыш, тумышы белән Витебск губернасыннан. Ул беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. 1918 нче елның гыйнварында латыш коммунистик отрядының командиры итеп билгеләнә.Шуннан Кызыл гвардия отряды оештыра. Озакламый аны Урал полкының батальон командиры итеп куялар. Бу батальон Казан шәһәре юнәлешендә сугыш алып бара. Шуннан соң Азинны Арча төркеме командиры итеп куялар. 1918 нче елның 10 сентябрендә ул Казанны ак гвардиячеләрдән азат итә. Шулай ук Әгерҗе, Алабуга шәһәрләрендә дә була. Азин 1920 нче 17 февралендә яралы хәлдә пленга алына. Ак казаклар аны җәзалап үтерәләр. Димәк, Азинның Татарстан, Татарстан гына түгел Казан белән танышлыгы була. Совет власте елларында аның фамилиясе белән аталу бик зур дәрәҗә булып саналган. Азин урамнары тагын Ижевск, Саратов, Киров шәһәрләрендә дә бар.
Үзе яшәгән урамга һәркайсыбыз аз гына булса да гашыйк. Авылыңның, шәһәреңнең бер өлеше, Ватан дип аталган гаять зур территориянең бер кисәге буларак кадерле ул безгә.
Безнең Азино микрорайоны урамнары татар халкының горурланырлык шәхесләре – сәнгать әһелләре, галимнәре исемнәре белән аталган. Без Г. Кайбицкая, Р.Ваһапов, Х.Бигичев, Җ.Фәйзи, Әүфәр Зәкиев белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Азино-1 микрорайонында барлыгы 12 урам бар. Болар: Р.Ваһапов, Х. Бигичев, Г.Кайбицкая, Җ.Фәйзи, Ә.Зәкиев,В.Глушко, А.Сахаров, Тыныч, Новоселье, Магистральная, Крутая урамнары. Урамнарның исемнәре белән танышкач, аларны төркемнәргә бүлү теләге туды. Беренче төркемне мин “Татар сандугачлары” дип атадым. Бу төркемгә Р.Ваһапов, Х. Бигичев, Г.Кайбицкая, Җ.Фәйзи урамнары керә. Бу кешеләрнең барысын да татар моңы берләштерә икән. Алар барысы да татар профессиональ музыкасына бик күп өлеш керткән кешеләр. Хәзер алар турында искә төшереп китик. Сүзебезне, әлбәттә, татар халкының сандугачы Галия Кайбицкаядан башлыйк.
Галия Кайбицкая 1905 елның 21 маенда Җаек (Уральск) шәһәрендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе М. Төхфәтуллин гаиләсендә туа. Гаиләнең бай традицияләре аның тормыш һәм иҗат юлын билгеләүдә зур роль уйный.Әтисе Мотыйгулла Каһирәдә дини белем ала, алдынгы карашлы кеше була. Галиянең әнисе Гыйззеназ утыз елдан артык ире Мотыйгулла хәлфә салган мәдрәсәдә хатын-кызлар укыта. Ул татар дөңьясында беренче булып хатын- кызлар хорын оештыра. Кечкенә Галия шул хорның танылган башкаручысына әверелә. Заманында танылган җырчы - бертуган абыйсы Камил Мотыйгый сеңлесе Галиянең бу талантын күреп мактый, аңа шул юлны дәвам иттерергә киңәш бирә. Ниһаять, 15 яшьлек Галия Жаекта 1921 елларда Әдһәм Кайбицкий һәм Хәмит Төхбәтуллиннар тарафыннан оештырылган татар театр труппасы спектакльләрендә катнаша башлый.
1923 елда Галия Казан театр техникумына укырга керә. Шул ук вакытта татар драма театрында музыкаль спектакльләрдә катнаша башлый. 1934 елда Г. Кайбицкая Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга җибәрелә, 1939 елда ул әле яңа гына ачылган Татар опера театрының төп җырчысына әверелә, татар опера сәнгатенең үз традицияләрен булдыруда армый-талмый һәм илһамланып эшләгән кешеләрнең берсе була.
1940-50 елларда опера театры сәхнәсендә Г. Кайбицкая барлык татар опера һәм музыкаль комедияләрендә диярлек төп партияләрне, (мәсәлән, «Алтынчәч» операсында Алтынчәч, «Наемщик»та Гөлйөзем, «Башмагым»да Сәрвәр, Галиябануны шул исемдәге операда, «Качкын»да Рәйханә, «Түләк» операсында Сусылу һ.б.) зур осталык белән башкара.
Рус һәм чит ил операларында бик тә катлаулы партияләрне башкаруы («Риголетто»да Джильда, «Травиата»да Виолетта, «Фауст»та Маргарита, «Патша кәләше»ндә Марфа, «Кар кызы»нда Кар кызы) җырчының зур таланты, осталыгы турында сөйли. Сирәк очрый торган табигый сәләте, яңгыравыклы ягымлы тавышы белән Г.Кайбицкая башкару осталыгының зур биеклекләрен яулый, тыңлаучылар арасында киң таныла. Г. Кайбицкая 1993 елның 16 маенда вафат була.
Хәйдәр Бигичев (Хәйдәр Әббәс улы Бегичев) — бөек татар җырчысы. Опера җырчысы , автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган.Ул татар, рус, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкара. Хәйдәр Бигичев шул ук вакытта эстрада артисты, татар халык һәм аерым авторлар җырларын камил башкаручы.
Хәйдәр Бигичев 1949 елның 14 июнендә хәзерге Түбән Новгород (җирле сөйләмдә Нижгар) өлкәсенең Чүмбәли (рус. Чембилей) авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Хезмәтен тутыргач, башка авылдашлары шикелле Мәскәүдә берәр заводта эшкә урнашырга дип китә. 1971 елда, алар районында гастрольләрдә булган җырчы Фәхри Насретдинов егеттәге сәләтне күреп алып, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәмендә аны Казан дәүләт консерваториясенә укырга җибәрелүенә ирешә. Консерваторияне тәмамларга бер ел кала, 1977 нче елда аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист итеп алалар.
Опера театрында куелган әсәрләрдә ул төп рольләрне башкара. «Кармен»да – Хозе, «Тоска»да – Кавардосси, «Пиковая дама»да – Герман, «Борис Годунов»-та Самозванец партияләре Бигичевның киң диапазонлы җырчы икәнен исбатлады. Дж. Вердиның «Отелло» операсындагы Отелло образы исә иҗатының йөзек кашы була. Татар операсын танытуга Бигичев башкаруындагы Самат (Х.Вәлиуллин, «Самат»), Җик Мәргән (Н.Җиһанов, «Алтынчәч»), Җәлил (Н.Җиһанов. «Җәлил»), Батырҗан (С.Сәйдәшев, «Наемщик»), Закир (Б.Мулюков, «Кара йөзләр») рольләре өлеш керткән. Татарстанның халык артисты (1980), РСФСРның атказанган артисты (1986), Татарстанның Г. Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты (1984).
Җәүдәт Харис улы Фәйзи – күренекле татар композиторы, Тукай премиясе лауреаты, татар музыка сәнгатенең күренекле вәкилләреннән берсе, төрле жанрларда иҗат иткән киң колачлы композитор.
Җәүдәт Фәйзи 1910 елның 4 гыйнварында Оренбург шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата. 15 яшендә үзе дә «Яшьләр» дигән драма яза.
Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән.
Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын. Ул бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын язып йөри һәм шул җырларны, уеннарны бергә туплап 1971 елда китап итеп бастырып чыгара.
Композиторның музыкаль сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеген хөкүмәтебез югары бәяли. Ул Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты дигән исемнәргә, шулай ук Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Җәүдәт Фәйзи 1973 елның 2 маенда вафат булган.
Рәшит Ваһапов— бөек татар җырчысы, ТАССР халык артисты, 1941 — 1962 елларда Татар филармониясе солисты.
Ул 1908 елның 7 маенда хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук (халык телендә — Яңапар) авылында 3нче мәчет имамы Ваһап мулла Хәйретдинов (1870–1937) гаиләсендә туган. Сталин репрессияләре барышында Хайретдинов кулга алына һәм «халык дошманы» буларак 1937 елның июлендә үтерелә.
Рәшит Ваһапов башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала.1920—1926 елларда Түбән Новгород татар педагогика техникумында читтән торып укый.1926—1928 елларда Петрякс, аннан соң Пецә, Рбишча, Актук, Кызылъяр авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшли, соңгысында мөдир дә була. 1936—1939 еллардаМәскәүдә Мәскәүдә татар опера студиясендә укый.
1938—1940 елларда Мәскәүнең Татар мәдәнияте йортында (элекке Әсәдуллаев йорты) актер булып эшли. 1941 елның көзендә Мәскәүдә узасы Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегенә әзерләнү максатында, композитор Александр Ключарев башлангычы белән ул Казанга чакыртыла..
1941 елның 27 маеннан Ваһапов Татар дәүләт филармониясе солисты. Сугыш башланган көннәрдә Р. Ваһапов музыкант Гани Вәлиев, җырчы Җәваһирә Салахова һәм биюче кыз Х.Муллахмәтовадан торган төркем белән Татарстан буйлап гастрольләргә чыга. Рәшит Ваһапов 1962 елның 14 декабрендә уңышсыз операция вакытында вафат була. Кабере Яңа бистә зиратында.
Р.Ваһапов — татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе. Башлыча, лирик планда җырлый. Матур тембрлы көчле тавышка, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү сәнгатенә ия була. Аның башкаруында татар җырлары «Уел», «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия, «Рәйхан», «Эскадрон», «Гөлҗамал», татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи җырлары популярлык казана. Милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе буларак, ул татар музыка культурасын үстерүгә зур өлеш кертә, актив концерт эшчәнлеге алып бара, СССРның барлык республикаларында диярлек була. Хезмәт казанышлары өчен 1950 елда аңа «Татарстанның атказанган артисты», ә 1957 елда «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Йомгаклап шуны әйтергә була. Бу сандугачларыбызның барысына да “Татарстанның халык артисты “ дигән мактаулы исем бирелгән. Җ.Фәйзи белән Х.Бегичев “Г.Тукай исемендәге премия лауреатлары” .Г.Кайбицкаядан кала ,бу шәхесләребез кыска гомерле булганнар икән. Г.Кайбицкая -88, Җ.Фәйзи-63, Р.Ваһапов-54, Х.Бегичев-49 яшендә вафат булганнар.
Икенче төркемне “Академиклар” дип алдым. Академиклар төркеменә ике урам керә: Валентин Петрович Глушко һәм Андрей Дмитриевич Сахаров урамнары.
Валенти́н Петро́вич Глушко́(1908-1989) –инженер, ракета-космик техника өлкәсендә иң оста совет галиме, ракета двигателе төзелешендә юл салучы. Космик системаларының конструкторы, “Энергия-Буран” ракета-космик комплексының баш конструкторы, УССР һәм АН СССР ның академигы, Халыкара аэронавтика академиясенең члены, КПСС члены, Ленин премиясе лауреаты, ике тапкыр СССР Дәүләт премиясе лауреаты, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, ЦК КПСС члены.
Андрей Дмитриевич Сахаров галимнәр гаиләсендә туа. Ул сугыш вакытында ук физика өлкәсендә ачышлар ясаган кеше. Академикның 20 ел гомере термоядер коралы ясаудагы эшкә багышлана. Ул физика-математика фәннәре докторы, Фән Академиясе члены, 1975 нче елда Нобелев премиясе иясе.
Өченче төркем урамнар рәтенә бары тик бер урам- Зәкиев урамын кертәбез. Күпләр бу урамны Мирфатыйх Зәкиевич Зәкиев урамы дип атыйлар һәм бик нык ялгышалар. Чөнки бу урам-Әүфәр Зәкиевич Зәкиев урамы. Шуңа бу төркемне “Төзүчеләр”дип алдым. Бәлки әле киләчәктә бу төркемнең дә вәкилләре артыр.
Әүфәр Зәкиев- тумышы белән Сарман районыннан. Ул 1937 елда Минзәлә төрмәсендә атып үтерелгән “халык дошманы” исемен йөрткән Зәки мулланың алтынчы улы була. Мәктәпне тәмамлагач, башта төзелеш техникумын, аннары төзелеш институтын тәмамлый. Үзенең хезмәт эшчәнлеген “Татстрой” трестында управляющий итеп башлый һәм югарыдан- югары үрләр яулый. Әүфәр Зәкиев ТАССР ның атказанган төзүчесе,Почет билгесе ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 1981 нче елда Казанда рәссамнар союзының Күргәзмәләр залы төзелеше өчен Тукай премиясе лауреатына ия була. Әтисе Зәки 1989 нчы елда реабилитацияләнә. Әүфәр Зәкиев 1994 нче елда 56 яшендә вафат була.
Дүртенче төркем урамнарны мин “ Яшьләр урамнары“ дип атадым. Чөнки бу урамнардагы йортларда яшь гаиләләр яши. Бу йортлар социаль ипотека программасы буенча төзелгән. Бу төркемгә урамнар микрорайондагы рельеф, географик атама ягъни урнашулары буенча кертеләләр.
Тыныч урамы бер ягы белән урманчыкка барып тоташа. Ул трассалардан еракта урнаша, тыныч сүзе аның җисеменә туры килә.
Магистральная урамы бер очы белән Казан- Чаллы магистраль юлына барып чыга. Шуңа күрә бу урамга шушы исем бирелгән дә инде.
Новоселье исеменең мәгънәсен ачыклау бик җиңел. Соңгы 2-3 ел эчендә бу урамда урнашкан йортларда көн саен диярлек өй туйлары гөрләп торды. Чөнки бу йортлар социаль ипотека программасы буенча төзелеп, яшь гаиләләргә бирелде.
Крутая урамында әлегә бер генә йорт төзелгән. Ул йорт текә бер урында урнашкан.
Урамнарны өйрәнеп бетергәннән соң мин укытучылар, кайбер әти-әниләрдән сораштыру да үткәрергә булдым. “Азино микрорайонындагы яңа урамнарга нинди исемнәр бирер идегез?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. Фикерләр түбәндәгеләр булып чыкты : М.Шәймиев, Ә.Афзалова, Р.Акчурин, М.Цветаева, И.Шишкин, Айвазовский кебек шәхесләребезнең фамилияләрен атадылар.
Әлбәттә, Азинодагы урам исемнәре бик тә матур. Бу урамга бирелгән исем ияләренең тырышлыгы бөтен дөньяга мәгълүм. Әмма инде һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре ягы булган кебек, монда да уйланып бетелмичә ашыгыч кына биргән исемнәр дә бар. Мәсәлән, Магистральная урамы Казанда өчәү булып чыкты. Бу урамнар Авиатөзелеш һәм Идел буе районнарында. Шулай ук Тыныч урамы да шәһәребездә икәү икән һәм алар бер-берсеннән бик үк ерак түгел әле. Күрше генә булган Константиновка поселогында. Икенче бер тискәре як ул – кайбер исемнәрнең тәрҗемә ителмәве. Мәсәлән Магистральная, Новоселье, Крутая урамнарын татарчага тәрҗемә итеп тормаганнар. Ә Тыныч урамының ,киресенчә, русчага тәрҗемәсе юк. Татарстанда Рус һәм татар телләренең тигез хокуклы булуын исәпкә алсак, бу инде бер дә матур күренеш түгел дип саныйм мин.
Азино микрорайоны һаман да үсә, матурая бара. Төзелеш туктап тормый, йортлар бер-бер артлы калкып чыга тора, яңадан-яңа урамнар барлыкка килә. Урамнарга матур исемнәр бирү ул бик тә уйланып башкарыла торган эш булырга тиеш. Чөнки бу исемнәр кешеләрне тәрбияләргә, безнең мактаулы гражданнарыбызның исемнәрен мәңгеләштерергә тиеш.
Кулланылган әдәбият
1Портал.ру .школа. Родной язык и литература.
2.Сайт kzn.portal.ru
3.wikipedia
Фильм "Золушка"
Мост из бумаги для Киры и Вики
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Загадочная система из шести экзопланет
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт