Конференция материалы
Вложение | Размер |
---|---|
Әдәбиятта һәм сәнгатьтә бал корты образы | 72.5 КБ |
Татарстан Республикасы халыкларының тарихи һәм мәдәни-әхлакый хәзинәләре”
дигән Һади Атласи исемендәге укучылар фәнни-тикшеренү конференциясе
_____________________________________________________________________________
Секция: Фәнни тикшеренүләрнең башлангычы (башлангыч сыйныфлар),
гуманитар юнәлеш.
Тикшерү эше
“Әдәбиятта Бал корты образы”
Мостафина Рузилә Зиннәт кызы
ГБМБУ “169нчы нчы мәктәп”,Совет районы, Казан шәһәре
4 нче сыйныф
Фәнни җитәкчеләр:
Галиуллина Гөлнара Габделхәй кызы,
Кәримова Фирадия Юлдуз кызы
Совет районы, Казан шәһәренең
ГБМБУ “169 нчы мәктәп”
беренче квалификацион категорияле
укытучылар
Казан - 2014
Эчтәлек
I.Кереш.
1. Бал корты нинди бөҗәк? ........................................................3-4
2. Умартачылыкның килеп чыгышы............................................4
II. Төп өлеш.
3. Әдәби әсәрләрдә бал корты һәм умартачы образлары........5-6
4. Халык авыз иҗатында бал кортының сурәтләнеше.............6-8
5. Рус һәм башка халык әдәбиятында бал корты образы............9
III. Йомгаклау.
Мин үзем шәһәр баласы, әмма тамырларым авылдан. Һәр җәйне мин авылга кайтам. Авылның саф һавасын сулыйм, шифалы чишмә суларын эчәм, җәйге табигатьне яратып күзәтәм. Мине бигрәк тә чәчәктән чәчәккә кунып, бал җыючы кортлар сокландыра. Шушы кечкенә генә бөҗәкләрнең чәчәк таҗларына кунып татлы нектарны суыруы һәм аны балга әйләндерүе - үзе бер могҗиза бит.
Быел без әти белән бал кортлары үрчетү турында хыяллана башладык. Интернеттан умартачылык һөнәре турында шактый материал таптык. Минем кызыксынуым моның белән генә бетмәде, бал корты турында язылган әсәрләр дә эзләргә керештем, берничә әсәр укыдым, мультфильмнар карадым. Эзләнүемне дәвам итәм. Шуннан чыгып, хезмәтемнең темасын “Әдәбиятта бал корты образы” дип атадым.
Минем максатларым:
2. Әдәби әсәрләрдә бал корты һәм умартачы образларын барлау.
3. Бу образларны рус һәм башка халык әдәбиятында эзләү.
4.Бал кортының нинди образ булуын ачыклау.
Умарта дигәч, безнең күз алдына бал кортлары килә.Төрле чәчәкләр нектарыннан бал эшләп чыгаручы умарта кортын бөек швед ботанигы һәм врачы Карл Линней 1758 елда бал корты дип атаган.
Википедиедә бал корты турында мондый мәгълүмат бар: бал корты элпәканатлылыр отрядының умарта кортлары өссемьялыгыннан бөҗәк. Ояларда гаилә булып яши, нектар һәм үсемлекләр серкәсен җыя. Бал кортының биологик яше 150 млн. ел чамасы. 6000 ел чамасы элек балавыз, бал һәм умартачылыкның башка продуктлары өчен кеше тарафыннан йортлаштырылган һәм үрчетелә. Күп очракта гаиләдә ыругны дәвам итүче бер ана корт , 50-70 меңгә якын эшче корт һәм берничә йөз ата корт (соры кортлар) була. Умарта кортлары өске казналыклары ярдәмендә күзәнәкләрне чистарталар, кәрәзләр ясыйлар, умарталарны чистарталар. Һәр гаилә сезонга 150-300кг га кадәр бал әзерли. Бал корты күп кенә кыргый үсемлекләрдән һәм авыл-хуҗалыгы культураларыннан нектар һәм серкә җыю барышында аларны серкәләндерүдә беренчел рольне үти.
Моннан 6 мең ел элек Египетта беренчеләрдән булып йортта умарталар тота башлаганнар. Иң күп бал бирә торган районнар Нилнең югаргы агымында урнашкан булган.
Аристотель, Гиппократ, Вергилий, Демокрит, Пифагор кебек акыл ияләре бал ашаган кешенең гомере –озын, акылы-саф, ихтыяры нык була дип исәпләгән. Моннан мең еллар элек яшәгән Әбугалисина да йөрәк авырулы кешеләрне бал ярдәмендә савыктырган.
Татар халкында бу һөнәр белән кызыксыну кайчан барлыкка килгән соң? Умартачылык һөнәре безнең борынгы болгар бабайларыбызның шөгыле булган. Алар башка илләргә бал һәм балавыз сату буенча дөньяда дәрәҗәле урын алып торганнар. Умартачылык электән үк дәрәҗәле һөнәр булып саналган. Көчле, тырыш, эшчән, зыялы, укымышлы кешеләр генә умартачылык белән шөгыльләнгәннәр.
Борын-борын заманнарда ук балны Алла тарафыннан Җиргә кеше бәхетенә җибәрелгән бүләк дип санаганнар. Бал кортлары турында Коръәндә дә язылган. Анда “Нәхел” сүрәсе бар. Нәхел- бал корты дигән сүз. Бу сүрәгә тик торганда гына аның исеме кушылмаган, чөнки бал корты- динебездә хөрмәткә лаек бөҗәк. “Һәм Раббың умарта кортына вәхи итте. Тауларда һәм агачларда, һәм алар ясаган нәрсәләрдә йортлар ясап ал!” (Ән-Нәхел (бал кортлары),68). “Шуннан һәртөрле җимешләрдән аша һәм түбәнчелек белән Раббыңның юлыннан йөр! Аларның эчләреннән кешеләргә шифалы булган төрле төстәге эчемлек чыга. Хакыйкатьтә, монда фикер йөртүче кавемгә аять бар!” (ән-Нәхел (бал кортлары), 69) Шушы аятьләрдән аңлашылганча, Корьәндә дә бал кортларыннан файдаланырга, алардан дәва һәм шифа алырга кушылган. Димәк, татарларда ислам дине кабул ителгәч, бу һөнәрне үзләштерү инде саваплы саналган. Гомумән, татар халкының балга һәм бал кортына мөнәсәбәте бик уңай, хәтта болардан башка яши дә алмас кебек. Безнең милли ашларыбызның да күбесе бал белән ясала бит. Чәкчәк, баллы төш, бавырсак, пәхләвә, бал-май, һ.б. Ә инде талкыш кәләвә - бөтен дөнья аш-су осталарын таң калдырган ризык ул. Бал татар халкының кайбер йолаларында да чагылыш таба. Өйгә килен төшкәндә бал- майдан авыз иттерү – ничә дәверләрдән килгән йола бит.
Хезмәтемне язганда шактый гына әдәби әсәрләргә күзәтү ясарга туры килде. Бал кортлары турында күп кенә хәдисләр, әйтемнәр, әкиятләр бар. Башка кортлар турында артык күп сөйләнелми дә кебек тоелды миңа. Әмма шунысы ачыкланды: бал корты, образ буларак, табышмаклар, әйтемнәр, сынамышлар белән беррәттән, әдәби әсәрләрдә дә шактый күп кулланылган. Мондый әсәрләр күбрәк кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган. Мәрзия Фәйзуллинаның “Бал корты” , Әхмәт Фәйзинең “Бал корты”, Равил Фәйзуллинның “Чәчәккә кунды бал корты” Хәкимҗан Халиковның “Битен юдыртты” шигырьләрен , Габдулла Тукайның “Умарта корты вә чебеннәр” мәсәлен, Абдулла Алишның “Бал корты һәм шөпшә” , “Нечкәбил” , “Кем көчле?” әкиятләрен кертергә була. Шигырьләр исә шаян формада язылган. Мәсәлән, Х.Халиковның шигырендә битен юмыйча урамга чыккан малайны корт чагып китә. Димәк, бал кортлары шапшакларны яратмый. Әкиятләргә килгәндә Абдулла Алишның бу бөҗәкләргә аеруча игътибарлы булуын әйтергә кирәк. Биредә бал кортының тырышлыгы, уңганлыгы сурәтләнә: иртә таңнан алып кичкә кадәр тырышып эшлиләр, ару-талуны белмиләр.Алар башкалардан чисталыклары, пөхтәлекләре белән аерылып торалар. Бу әсәрләрдә ялкаулык, эш сөймәү кебек сыйфатлар аеруча көчле ирония белән сурәтләнә, хезмәт сөймәүчеләр хурлыкка калдырыла, аларга карата тискәре караш тудырыла.
Ә менә урта һәм өлкән яшьтәге укучылар өчен язылган әсәрләрдә умартачы образларын очратырга мөмкин икән. Моны мин әти-әниемнән ишетеп белдем. Умартачы һөнәре төгәллекне, чисталыкны, тырышлыкны таләп итә. Ялкау, шапшак, эчәргә яратучы кеше, әлбәттә, умартачы була алмый. Мөбәрәк Галиевнең “Умартачы сөйгәнем” шигырендә, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” драмасында умартачылык телгә алына.
Эзләнү барышында бал кортлары турында күп кенә сынамышлар һәм мәкальләр белән дә танышырга туры килде. Барлыгы 39 мәкаль,10 сынамыш, 10 табышмак таптым.
Мәкальләр түбәндәгеләр:
1.Ана корт гайрәтле булса, умарта куәтле булыр.
2.Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да, мул җыймас.
3.Анасыз корт балавыз сузалмый.
4.Анасыз корт ил булмас, ил булса да, җим булмас.
5.Бал корты бал алыр чәчәген белә.
6.Бал корты берсе өчен берсе үләр.
7.Бал корты чәчәк тирәсендә йөрер.
8.Бал корты янында балга батарсың, тирес корты янында ти¬рескә батарсың.
9.Бал кортының балы бар, балга хәтле назы бар.
10.Бал тәмле дә, корт чага.
11.Балны башлап балчы авыз итә.
12.Балчы корт карар, балын корт табар.
13.Балчы кулыннан бал тамар, савынчы кулыннан сөт тамар.
14.Бер бал кортына кизәнсәң, унысы сиңа ташланыр.
15.Бер корт анасын тоткан бөтен күчен тотар.
16.Бер корт бер пот бал бирмәс.
17.Бер корт күп бал ашамый.
18.Елан агу тапкан чәчкәдән бал корты бал табар.
19.Зәхмәтсез бал җимәсләр.
20.Ике ана корт бер умартага сыймас.
21.Корт, белә торып үлемгә барса да, дошманын чакмый калмый.
22.Корт бик чага да, балы тәмле.
23.Корт күчсә — иле белән.
24.Корт чакмыйча бал булмый.
25.Корт үзенә бал җыймый.
26.Кортның анасы кая кунса, күче шунда сарыр.
27.Кортның анасын эләктер, иле тубалга үзе керер.
28.Кортның чагуы да файдага.
29.Көчле умарта — гүләвеннән билгеле.
30.Күчле корт бал ашый, күчмә коңгыз үләксә ашый.
31.Малчы мал карар, балчы бал карар.
32.Суга батучы умарта корты саламга ябышып калган.
33.Тик торганда корт чакмый.
34.Умарта, кечкенә булса да, бал ташый; карга, зур булса да, тирес ташый.
35.Умартага таш атма: бөтен корты чыгып үзеңне чагар.
36.Умартада ике ана бергә тора алмый.
37.Читтә сарган корт иле кем тапса — шуныкы.
38.Өй артында корты барның өй эчендә коты бар.
39.Үрмәкүч пәрәвез сузарга оста, корт балавыз сузарга оста.
Әби –бабаларыбыз бал корты аша бердәмлекнең һәм дуслыкның, тырышлыкның көчен күрсәтергә теләгәннәр.Ана корт образы исә юлбашчы, берләштерүче буларак сурәтләнә.
Сынамышлар түбәндәгеләр:
1.Бал кортлары иртән, бердәм табышка китсәләр, көн кояшлы ,матур булыр.
2. Иртән болытлы булуга карамастан бал кортлары табышка очса, һава торышы яхшырыр.
3.Бал кортлары умартадан чыгып, умарта тирәсендә генә очсалар, озакламый яңгыр явар.
4. Һава торышы яхшы булуга карамастан бал кортлары иртә эштән туктасалар, киләсе көн яңгырлы булыр.
5. Бал кортлары соңга кадәр табыш артыннан очсалар, көннәр бозылуга китерер.
6. Бал кортлары умартадан чыгып умарта тышына кунсалар, көн бик эссе булыр.
7. Кыш җылы киләсе булса бал кортлары кереп-чыгып йөри торган тишем ачык калыр.
8. Кыштан соң бал кортлары иртә очыш ясалар, яз иртә һәм җылы килер.
9. Бал корты чәчәккә кунса – ботакта алмада булыр.
10.Бал кортлары иртән умартадан чыгып китсәләр – һава торышы яхшы булыр.
Түбәндәге сынамышлар аркылы мин шуларны белдем: әби- бабаларыбыз бал кортларын һава торышын билгеләүдә бик оста файдаланганнар. Аларны күзәтеп үзләренә кирәкле мәгълүматны алганнар.
Табышмаклар түбәндәгеләр:
1.Җәйнең буе бал җыя, кышның буе хәл җыя.
2. Чи-чи итәр, читлегенә кереп китәр.
3. Алтын башлы, йомры кашлы, моны белгән йөз яшьле.
4.Или-или иләктән, или чыкты келәттән, бер битемнән суырып үпте, әле дә китми йөрәктән.
5. Тызлый да бызлый, үпкән җире сызлый.
6. Алпавытның бакчасы, бакчасында мунчасы, мунчасына су китерә нечкә билле тутасы.
7. Бигрәк матур бакчасы бар, бакчасында кысасы бар.
8. Тәмле ризык ашыйлар, бик авыр йөк ташыйлар.
9. Безли дә безли, бигрәк җаны түзми, гел тәмлене эзли.
10. Тимәгәнгә тимим, тигәнне җавапсыз калдырмыйм.
Шушы күзәтүләрдән соң бал кортлары тормышындагы тәртипкә хәйран каласың. Безгә -кешеләргә, кортлардан күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк дигән фикер туды миндә.
Башка халыкларның әдәбиятында да бал кортлары турында әсәрләр шактый күп. Рус балалар шагыйрьләре Самуил Маршак, Агния Барто, Корней Чуковский әсәрләрендә әлеге образ очрый. “Сказка про мяту” , “Кто в домике растёт” әкиятләрендәге бал кортлары бик кызык вакыйгаларга юлыгалар. Ул әкиятләрне кат-кат укыйсы килеп тора. Рус телендә дә табышмаклар һәм мәкальләр шулкадәр күп икән. Мин аларны кырыклап таптым. Шулай ук телевизордан бара торган “Лунтик” һәм инглиз теленнән русчага тәрҗемә ителгән “Пчела Майя” мультфильмнарында да бал корты яхшы бөҗәк буларак кына билгеле. Әлбәттә, мин башка халыклар иҗаты белән күп таныш түгел, әмма минем уйлавымча, башка халык әдәбиятында да бал корты турында әсәрләр, һичшиксез, бардыр. Дөньяның кайсы гына почмагында яшәмәсен, татлы балдан авыз итмәгән, аны яратмаган һәм хөрмәт итмәгән берәү дә юктыр ул. Сокланырлык бит! Күпме дәверләрдән килеп аның составы да, төсе дә, тәме дә үзгәрмәгән. Бу - үзе бер могҗиза. Шуңа күрәме 2005 нче елның 10 нчы сентябрендә Мәскәү шәһәрендә бал кортына хәтта һәйкәл куела. Аны аруны белмәс тырыш хезмәте өчен шулай зурлыйлар.
Шулай итеп бал корты образы нинди образ соң ул дигән сорауга җавап биреп карыйк инде. Өйрәнүләремнән чыгып, мин аңа болай дип тасвирлама бирер идем: иртә таңнан караңгыга кадәр эшләүче, чисталыкны, пөхтәлекне яратучы, оста архитектор сәләтенә ия герой ул. Шапшаклыкны һәм төгәлсезлекне кичерми . Аның дөньясында һәрчак тәртип хөкем сөрә. Ул бушка вакыт уздырмый. Башкалардан көнләшми, үзенекен ансат кына бирми, гаделсезлеккә юл куймый. Язучыларның бу образга мөрәҗәгать итүләре бал кортының уңай образ булуы белән аңлатыла да инде. Шулай булгач, әдәбиятыбызда бал корты һәм умартачы турында әсәрләр тагын да күбрәк булыр әле. Мин моңа ышанам.
Медведь и солнце
Именинный пирог
Круговорот воды в пакете
Заповеди детства и юности
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью