Нирисламова Алия- очень способная, добрая девочка, которая обучается во второй гимназии города Набережные Челны. Она сочиняет сказки, стихи, делает переводы стихов. В сочиненных ей сказках просачивается детская доброта . Любимый литературный герой Алии - маленький принц из сказки С.-А.Экзюпери, подобно этому герою у нее свой мир видения. Сказка о находке и смелости, сказка о выборе имени, сказка о позитивномпутешественнике и о подарке на день рождение никаго не оставят равнодушным читателем.
Вложение | Размер |
---|---|
сказка про отзывчивость ежика и белки | 87.87 КБ |
скказка о подарке на день рождение барашки | 259.63 КБ |
сказка о доброте | 57.46 КБ |
сказка о значении имени | 41.98 КБ |
Нурисламова Алия
Сихерле табыш
Яшәгән , ди, бер керпе баласы. Беркөнне , сукмак буйлап барганда, ул йалык-йолык килеп торган сәдәф тапкан. «Минем яңа күлмәгемә тагар өчен, шәп булды!»- дип сөенгән ул. Сукмактан бераз читтә үскән ак гөмбәне күтәрергә азапланучы тиен аны күреп эндәшкән: «Кемнеңдер киеменнән төшеп калган бу сәдәф матурлыкка матур да бит, тик син, аның хуҗасын табып , кире кайтарырга тиеш, дип уйлыйм», - дигән. Керпе аның фикере белән килешкән, мондый сәдәф хуҗасы нинди булуын күз алдына китерергә тырышкан.«Минем танышым песнәк кызы камзулына бу сәдәф туры килми», -дигән ул. «Дустым куянның да чикмәне өчен артык затлы булыр бу», -дигән тиен. «Бәлки бу сәдәфне җирән төлке, я булмаса, көрән аю югалткандыр»,-дип, фикерләвен дәвам иткән керпе. Алар бик озак баш ватканнар.
Шулвакыт баш очларыда бар яңалыктан хәбәрдәр гайбәтче саескан күренгән, керпе, аны үзләре янына чакырып төшергән. Саесканга барысын да бәйнә-бәйнә сөйләгәч, сәдәфне күрсәткәннәр. Саесканның күзе ялтыравык сәдәфкә төшсә дә, ул дөресен әйтергә булган, чөнки ул сәдәфнең хуҗасыннан бик нык курыккан: «Бу убырлы карчык күлмәгенеке, кичә, себеркесе белән сукмакны себерә-себерә, сәдәфен эзләгәнен үзем күрдем. Убырлыныкы булгач, ул сихерле сәдәф, сак булыгыз!»-дигән, һәм бу, яңалыкны дөньяга чәчәргә дип ашыккан, тиз генә очып киткән. Моны ишеткәч, керпе белән тиен сөенергә дә көенергә дә белмәгәннәр. Хуҗасы табылу – сөенеч, хуҗаның убырлы карчык булуы - көенеч , чөнки убырлы карчыкның явызлыгы бөтен урманга билгеле икән. Шулай да керпе белән тиен убырлы янына барырга булганнар.
Убырлы үзенең күлмәк сәдәфен кемнәр тапканын күптән сизгән, инде саесканнан да ишеткән булган. Чебен гөмбәләрен кибәргә тезеп бетергәч, керпе янына барырга да җыенган икән. Каршысында басып торган керпе белән тиенне күргәч, бик гаҗәпләнгән ул. Керпе куркуыннан тотлыга-тотлыга сөйләргә керешкән, тиеннең дә тезләре калтыраган. Убырлы карчык гомерендә беренче тапкыр кызгану хисен кичергән, аның күңелендә рәхмәтлек тойгысы да уянган. «Әйе, бу минем күлмәгемнең сәдәфе, ләкин мин аны сезгә бирәм, бу гадәти сәдәф кенә түгел, сихерле сәдәф, аны учыңа кыссаң, ул әкиятләр сөйли башлый. Мин шулай бик күпләрне сынап караганым булды, беркем дә кире кайтарганы булмады», -дигән. Керпе белән тиен сөенгәннәр, рәхмәтләрен әйткәннәр.
Хәзер инде алар юлга чыксалар, әкият тыңларга дип, бер өер дуслары иярәләр икән. Менә шулай кешегә яхшылык эшләсәң, савабы була. Кеше әйберен тапсагыз, хуҗасын эзләгез! Сихерле табышһәркемгә очрарга мөмкин.
Нурисламова Алия
Туган көн бүләге
Борын-борын заманда бер сарык бәрәне яшәгән. Ул ике күбәләк кызы белән бик дус булган. Сарык бәрәненең туган көне җиткән. Ул дусларыннан бүләкләр, котлаулар көткән. Ә күбәләк кызлары, дөньяларын онытып, болында уйнаклап очканнар, төрле матур чәчәкләр кочканнар. Арып-талып, бер матур чәчәккә кунып йокыга да киткәннәр. Ә бу сихерле чәчәк булган. Ул сарык бәрәненең дусларын көтүен алдан сизеп, хуш исен чыгарып, күбәләкләрне чакырып китергән булган. Тылсымлы чәчәк таҗында йоклаган күбәләкләр бер үк төсле төш күргәннәр: имеш сарык бәрәне аларны туган көненә чакыра икән. Алар сискәнеп уянганнар, нинди бүләк бирик микән дип баш ватканнар. Уйлый торгач, сарык бәрәненең иң зур хыялын исләренә төшергәннәр: ул бит мөгезләре булуын теләгән. Тик ничек итеп мөгезләр табарга? Тылсымлы чәчәк аларга рогоз чәчәгенең орлыгын биргән, шул орлыкларны ашагач, бәрәнгә мөгез үсәчәк икән! Әй сөенгәннәр күбәләкләр.
Һәркайсы берәр орлык алып, сарык бәрәне янына очканнар. Дусларын котлаганнар, орлыкларын ашатканнар. Шулай итеп сарык бәрәне туган көнендә мөгезле булган.
Нурисламова Алия
Юлаучы бүләге
Борын - борын заманда яшәгән, ди, бер карт. Аның сөйләшә торган чүәге һәм җырлый торган таягы булган. Кәефе булган чакта, карт, чүәкләрен аягына элеп, авыл буйлап йөрергә яраткан. Иренмичә , һәр капка төбе саен туктаган, авылдашларының хәл-әхвәлләрен белешкән, тәмләп-баллап сөйләшкән. Чүәкләрен кимәгән чакта, кара болыт кебек , бүселеп йөргән, чөки аяклары сызлаган.
Җырлый торган таягын кулына алса, көннәр буе борын астыннан көй көйләгән.
Беркөнне юлда йөреп талчыккан бер юлаучы картның капкасын каккан. Карт юлаучыны кунак иткән: булган сые белән сыйлаган, тамагы туйганчы ашаткан, эчерткән. Юл тузанын каксын дип , мунча ягып керткән. Шулай итеп кунак көйләп көн үткән.
Икенче көнне юлаучы сәфәренә әзерләнә башлаган. Озак дөнья гизеп йөри торгач, аның башмаклары тишелгән булган. Аркасына төенчеген аса торган таягы да сынган икән.
Карт юлаучыны бик кызганган һәм, ике дә уйлп тормыйча, үзенең чүәге белән таягын аңа тоттырган. «Синең өеңә исән-имин кайтып җитәсең бар, минем чүәгем белән таягым сиңа хезмәт итсен!»-дигән.
Ә юлаучы тылсымчы булган. Картның эчкерсезлеген күреп, ул шаккаткан, күпме юллар гизеп тә мондый киң күңелле кешене очратканы булмаган. Кадерле әйберләрен картка кире кайтарган. Рәхмәтен әйтеп юлга кузгалганда , картның чүәкләренә сихер өстәгән: аларны кигән кеше сәламәтлеккә туена, аяклары сызлаудан туктый икән, ә җырлый торган таякны курайга әверелдергән.
Ул карт әле дә исән икән! Матур чүәкле, курайлы бабай күрсәгез, ул нәкъ мин сөйләгән бабай! Әкиятне укыгач, бәлки күп кенә балалар шушы бабайны таныганнардыр. Мин дә ул бабайны күрдем, яшәгән авылына бүген бардым, кичә кайттым!
Исемле булу
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әби белән бабай. Аларның өч уллары булган. Зурысының исеме Али, икенчесенең- Вәли, ә төпчегенең исеме булмаган, аны Әмәли дип йөрткәннәр. Әби белән бабай, үзләре үлгәнче, улларының өйләнүләрен теләгәннәр. «Без өйләнербез. Менә энекәш нишләр икән? Аңа кем кияүгә чыксын!»- дип абыйлары Әмәлидән көлгәннәр.
Бу сүзләргә бик гарьләнгән Әмәли төн җитүен көткән дә өйдән чыгып киткән. Бик озак барган ул, урманнар кичкән, сазлыклар аша үткән, энә очы җир киткән. Шулай, арып-талып , юл читендә туктаган, ашыйсы-эчәсе килгән. Ашарга бернәрсә дә тапмагач, учак ягып, гөмбә булса да кыздырып ашамакчы булган. Беренче очраган гөмбәне өзим дип үрелгән икән, гөмбә читкә сикергән. Егет аптырап калган. Тагын үрелгән, тагын гөмбә читкә тайпылган. Гөмбә телгә килгән: «Егет, син миңа тимә. Мин синең теләгеңне үти алам,» - дигән. «И гөмбә, син бер аяклы эшләпә, нигә миңа ялган вәгъдәләр бирәсең. Минем адәм рәтле исемем дә юк, шуңа абыйлар миннән һәрвакыт көләләр, инде сөйләшүче гөмбә күрдем дисәм. мине бөтенләй җүләр диярләр»,- дигән. Гөмбә : «Беләм, синең дә башкалар төсле лаеклы исемгә ия буласың килә. Ләкин исем кешене бизәми, ә кеше үз исемен бизи», -дигән. Егет берни дә аңламаган. «Бу якларда усал аю яши, беркемгә дә тынгылык бирми, урманны шуннан коткарсаң, синең икенче исемең булыр», - дигән Гөмбә.
Егет аюны эзләп киткән. Бара икән, бара икән, колагына бер ямьсез тавыш ишетелгән . Ул ерткыч аю янына якынлашканын аңлаган. Төне буе тирән чокыр казыган, иртән шул чокырның өстен кипкән ботаклар белән каплаган. Тагын кич җитүен көтә башлаган, шул арада кыргый бал кортлары оясыннан каен тузына җайлап кына бал агызып алган . Аны чокырның нәкъ уртасына ипләп кенә урнаштырган. Балның хуш исе тирә якка таралган. Егет үзе агач башына үрмәләгән.
Менә, үкерә-үкерә, явыз аю килеп чыккан, бал исенә алданып, ул чокырга мәтәлгән. Ә чокыр аңың өчен бик тирән һәм тар булган, ул шунда үлемен көтеп калган, Әмәли гөмбә үскән аланга киткән. Гөмбә егетне сөенеп каршылаган, аның янәшәсенә урманның барлык киек-җанвары җыелган икән. Араларында урманга килеп адашып калган Нуриәсма исемле бик чибәр кыз да булган. «Батыр кайтты! Батыр!»- дип кычкырганнар алар.
Шуннан егет, Нуриәсманы җитәкләп, өенә кайткан. Нуриәсма Батырдан күзен дә алмаган, абыйлары энеләрен танымаганнар, чөнки ул бәхетеннән балкыган, ә бәхетле кеше чибәр була. Әби белән бабай бик сөенгәннәр, ә абыйлары хаталарын аңлаганнар, мактанчык булгач, аларга кияүгә чыгучылар да табылмаган.
Батыр белән Нуриәсма, бик матур гаилә корып, үзләре аерым өйдә яши башлаганнар. Балаларына Тәүфик, Кадрия,Зиннәтулла дип матур исемнәр кушканнар, ди.
Нурисламова Алия,
Яр Чаллы шәһәре,
М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 6 сыйныф укучысы
Мастер-класс "Корзиночка"
Два петушка
Этот древний-древний-древний мир!
Кто самый сильный?
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?