«Сугыш!» дигән шомлы аваз иртән
Бәгырьләрне телеп үткәндә,
Мин унике яшьлек малай идем,
Син фронтка чыгып киткәндә…
Ш.Галиев.
Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде…
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie._boek_vatan_sugyshy_-_hter._gimranovoy_adelii_mingazova_i.r.docx | 19.93 КБ |
На конкурс «Родина бывает разная, но у всех одна!», приуроченная к 73 годовщине Победы советского народа в Великой Отечественной войне 1941-1945года.
Номинация конкурса: конкурс сочинений «Войны не знали мы, но все же, все же…»
Сочинение: «Бөек Ватан сугышы –хәтер...»
(«Великая Отечественная война – это память»)
Написала: Гимранова Аделия Фаритовна, 14 лет
Педагог: Мингазова Илсия Ракиповна, учитель татарского языка и литературы МАОУ «СОШ №16» г. Альметьевска
Подростковый клуб «Искра»
2018 год
Бөек Ватан сугышы – хәтер...
«Сугыш!» дигән шомлы аваз иртән
Бәгырьләрне телеп үткәндә,
Мин унике яшьлек малай идем,
Син фронтка чыгып киткәндә…
Ш.Галиев.
Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде…
Минем әбием, әтисе сугышка киткәндә, хәтта туарга да өлгермичә калган. Ул 1941 нче елның декабрь аенда туган. Ә әтисе 1942 елда хәбәрсез югалган. Шулай итеп, әбием, Мөнәвәрә Харис кызы, әтисез калган һәм бер тапкыр да аны күрә алмаган. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда ул әтисен көткән… Билгеле, аңа әтисез тормыш итүе җиңел булмаган. Шулай да тормыш дәвам иткән, үсеп, гаилә корган, озак еллар заводта эшләгән. Хәзер инде лаеклы ялда.
Инде бик күп гомерләр үтсә дә, ул әтисен, Харисов Харисны, эзләргә тырышкан. Башта бабам Сталинград сугышларында үлгән дип саналган. Минем әтием дә бабасын эзләтеп карады, ләкин таба алмады.
Соңгы елларда, архивларны ачкач, әзрәк белешеп булды. Харисов Харис 1942 елның июль аенда куркыныч Демянск янындагы сугышларда хәбәрсез югалган. Иптәшләре белән дошманга каршы күтәрелгәннәр, ләкин берсе дә кире кайтмаган. Кабере билгесез.
Әйе, үз илеңә хезмәт итү, авырлык килгәндә, аны дошманнан саклау, яклау, аның ышанычын аклау - һәр кешенең изге бурычы. Минем бабам да Туган ил, Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үти. Җиңү өчен, үзенең балалары, оныклары, оныкчыклары бәхетле булсын өчен, илебезнең тынычлыгы, иминлеге өчен, фашистларга каршы көрәшкә күтәрелә һәм гомерен шунда бирә. Мин аның белән чиксез горурланам.
Сугышта ятып, күмелмичә калган, югалган солдатлар әле бик күп, миллионнарча. Аларны әле һаман өйләрендә көтәләр, аларны искә төшерәләр, онытмыйлар. Сугыш китергән кайгы-хәсрәт һаман аларның йөрәкләрен сыкрата, күз яшьләрен агыза. Аларның исемнәре мәрмәр ташка уеп язылган. Аларның үлемсезлеген белдереп, һәйкәлләрдә мәңгелек ут яна. Без аларны онытырга тиеш түгел!
Минем өчен дә Бөек Ватан сугышы – ул минем дәү бабам, әбием тормышы. Ул - минем йөрәк ярасы һәм хәтер. Шуны мин онытмыйм. Берәү дә онытмас.
Язмамны Шәүкәт Галиевнең «Әткәйгә хат» поэмасыннан алган өзек белән тәмамлыйсым килә:
…Бу ятимнәр соңгылары булсын,
Кеше каны бүтән акмасын.
Безнең әткәйләргә төшкән бомба
Музейларда гына саклансын.
Лавовая лампа
Ёжикина Радость
Четыре художника. Осень
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками