Телнең сүзлек составында бер генә мәгънәгә һәм берничә мәгънәгә ия булган сүзләр аерылып тора.
Вложение | Размер |
---|---|
bashy_ber_mgnse_men_tezis.doc | 34.5 КБ |
Башы бер, мәгънәсе мең...
(Галимҗан Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр” повесте буенча)
Мортазина Лилия
Түбән Кама шәһәре МБББУ “14 нче лицей” 7 нче сыйныф
Фәнни җитәкче: Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы,
Вәлиуллина Ландыш Дамир кызы
Тормыш өзлексез үзгәреп тора. Ул үзгәрешләр телнең иң хәрәкәтчән өлкәсендә – сүзләр аша телдә чагылыш таба. Яңа төшенчәләр яңа сүзләр аша яисә булган сүзләрне яңа мәгънәдә куллану аша белдерелә ала. Безне чолгап алган дөнья искиткеч бай, чиксез күптөрле. Аны танып белү мөмкинлеге дә чиксез. Әгәр һәр яңа төшенчәне яңа сүз белән атый башласак, сүзләр кирәгеннән артык күбәер һәм бөтен кирәкле сүзләрне кеше хәтерендә саклый алмас иде. Шуңа күрә кеше акылы иң экономияле юлны – бер сүзне яңа мәгънәләрдә куллануны сайлаган.
Без Галимҗан Ибраһимовның аерым бер әсәрен алып, анда күпмәгънәлелек күренешен тикшерүне максат итеп кудык.
Максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Тел белгечләрен язучыларның телен, аның “сер”ләрен ачуга һәм укучыга тәэсир көчен өйрәнүгә этәрә. Язучыларның телен өйрәнү хәзерге филология фәне үсеше таләп иткән әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шуннан чыгып, эшебезнең темасы бүгенге көндә актуаль.
Фәнни эшнең өйрәнү объекты. Фәнни эшнең өйрәнү объекты итеп Г.Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” повесте алынды.
Тел белемендә сүзнең күп мәгънәлелеген полисемия дип йөртәләр (поли – күп, семия – мәгънә).
Күчерелмә мәгънәләрнең иң актив төрләре - метафора, метонимия һәм синекдоха.
Г.Ибраһимов әсәрләренең лексик-семантик системасында күпмәгънәле сүзләр мөһим йөкләмәне үти. Күпмәгънәле сүзләр куллану белән бергә аларның катлаулы семантикасы, бай мәгънә төсмерләре һәм стилистик үзенчәлекләре язучының осталыгын,әдби зәвыгын күрсәтеп бирә. Шул ук вакытта татар теленең бетмәс-төкәнмәс сүзлек хәзинәсенең байлыгын һәм гүзәллеген ачып бирә.
Г.Ибраһимов – татар әдәбиятында гына түгел, татар тел белемендә, татар иҗтимагый фикер үсешендә җуелмас эз калдырган олуг шәхесләребезнең берсе. Аның иҗат мирасы күпкырлы алмаз кебек: һәр тикшерүче, һәр галим үзенең эзләнүләр кырын таба, һәрбер заман укучысы Г.Ибраһимов әсәрләреннән күңеленә якын нурлар ала. “Г.Ибраһимов әсәрләре инде өйрәнелгән, яңа ачышлар ясау мөмкин түгел”, - дип кем генә әйтә алыр икән?!
Почта
Пейзаж
Хризантема и Луковица
Три загадки Солнца
Шелковая горка