Җирле шагыйрә Рушания Арсланова иҗаты белән танышу
Вложение | Размер |
---|---|
фәнни-гамәли конференция | 74 КБ |
фәнни-гамәли конференция (презентация) | 2.33 МБ |
Татарстан Республикасы
Чүпрәле муниципаль районы
“Кече Чынлы гомумибелем мәктәбе”
муниципаль бюджет учреждениясенең гомуми белем бирү мәктәбе
Россия Федерациясендә Экология елына багышланган “Шаги в науку”исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция
Юнәлеш: филология(татар телендә)
Эзләнү- тикшеренү эше
Сагындыра серле бакчаларың, салкын чишмәң,..
(Рушания Арсланова иҗатында туган як темасы)
Эшне башкарды: Пашина Ясминә Рөстәм кызы
Чүпрәле районы ,
Кече Чынлы урта мәктәбе,
9 нче сыйныф укучысы.
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ахмадуллова Зөбәрҗәт Мәсгут кызы.
Кече Чынлы – 2017
Эчтәлек
I. Кереш. Теманың актуальлеге.
II.Төп өлеш.
Шагыйрә Р Арсланова шигырьләрендә табигать һәм кеше
мөнәсәбәтләре.
III. Йомгаклау.
Р Арсланова шигырьләренең әһәмияте.
IV. Кулланылган әдәбият.
Кереш.
Җырларымда-яшьнәү,җырларымда-күкрәү
Җырларымда- заман тавышы,
Җырларымда-кайту,җырларымда китү,
Җырларымда-гомер агышы.
Гадәттә,авыр тормыш сынауларына дучар булган,гариплеккә,чикләнгәнлеккә бирешмичә,язмыш тарафыннан рәнҗетелгән булуларына карамастан,рухи бөтенлеген саклап яшәгән шәхесләрне Корчагин-Островский токымыннан дип атау гадәте бар.Безнең горур татар халкының үз Корчагиннары-Фәнис Яруллин,Гакил Сәгыйровлары белән бергә авылдашым,җирле шагыйрә- Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туып үскән Арсланова Рушания дә бар. .Рушания Арсланова катлаулы тормыш һәм ачы язмыш белән көрәшеп,һәр туган көнендә гомере буе батырлыклар кылып яши дип фикер йөртәм мин. Ул Әҗәл бабай белән күп мәртәбәләр белән очрашып,һәрвакыт җиңеп чыккан асыл затларыбызның берсе.Ул үзенең күңел сырхауларын ,яну-сусауларын йөрәгеннән өзелеп төшкән шигырь юллары белән баса.Һәр куплет шигырь –шифалы дару сәдәфләренә тиң,ул шуннан юаныч таба.
Китереп сукканда сынмыйм
Җиргә кадәр иеләм,
Тал чыбыгыдай сыгылма
Булганыма сөенәм,-ди шагыйрә..
Ни өчен аның иҗаты үзенә җәлеп итте?Аның язган шигырьләрен укып ,фикер тирәнлегенә- игътибар иткәч,олы,сынмас рухлы шәхесләр үрнәгендә яшәгәненә сокландым,горурландым.гаҗәпләндем..Якташымның туган ягына,табигатькә мәхәббәтен чагылдырган шигырьләрен укыдым, өйрәндем, анализладым.
Эзләнү эшемне дә якташ шагыйрә,Рушания Арсланова “Җырларымда” дип аталган шигъри юллары белән башладым. Эзләнү-тикшеренү эшемнең темасы “Якташ шагыйрә Рушания Арсланова шигырьләрендә табигать һәм кеше “ дип атала.
Максаты: 1 .Җирле шагыйрә Рушания Арсланова иҗаты белән танышу.
2. Иҗатының төп темаларын ачыклау
3. Поэзиясенең үзенчәлекләрен ачу һәм ачыклау.
Үз максатыма ирешү өчен Р .Арсланованың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндем,” Калдырма мине өмет”,”Моңнар бүләк итәм” дип исемләнгән шигырь җыентыклары белән танышып,аларга күзәтү ясадым.
Хезмәт кереш, төп өлеш, йомгаклау, файдаланылган әдәбияттан тора.
Төп өлеш.
Әйе, табигать һәм кеше төшенчәләре бер-берсеннән аерылгысыз, чөнки кеше табигатьтән башка, табигать кешедән башка яши алмый, минемчә. Эчкән суыбыз, сулар һавабыз булмаса, җирдә тереклек һәм җан ияләре дә булмас иде
Табигать ! Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә. Бу сүзнең төшенчәсен аңлау өчен аны яратырга ,үз итәргә,тоя белергә кирәктер, минемчә.
Чыннан да, якташым Рушания апаның «Моңнар бүләк итәм » китабына күз салгач ,аның табигать баласы икәнлегенә йөз, мең тапкырлар инандым . Бу китапта авторның табигать күренешләрен ,ел фасылларын чагылдырган берсеннән –берсе гүзәл шигырьләре урын алган. Мәсәлән: «Көзге бакча», «Март», «Кояшлы яңгыр», «Җиргә», «Җил», Май ае»,”Көз” һ.б. шигырьләре.
Агачларның яшел киеменә
Кабынгач та көзнең ялкыны.
Көн-төн ява җиргә куыша-куыша
Сары-кызыл яфрак яңгыры.(“Көз”)
Шагыйрә табигатьтәге кечкенә генә үзгәрешләрне дә бөтен җаны аша тоя һәм
үзенең күзәтүләре белән уртаклаша Бу шигырьләре – моның ачык мисалы.
Татарстан иле зур,гүзәл ил,
Көнбатышы-минем Чүпрәле.(.”Чүпрәлем”)
Минем газиз якташым өчен дөньяда иң кадерле урын – Чүпрәле төбәге! Чүпрәле! Борынгы Болгар дәүләте чорларыннан ук бүгенгә кадәр учагын сүндермичә гомер кичерүче тырыш,уңган халык яши монда.Бәрәкәтле назлы бишек бу. Гомеребез бишеге! . Кече Чынлы үзенең бердәм ,тырыш халкы ,зур күләмдәге болын кырлары,табигате,хуҗалыгы ,күренекле шәхесләре белән дан тота. Миңа якын булган кебек ,минем якташыма да туган җиреннән дә кадерле җир юк. “Чүпрәлем”,”Кече Чынлы” “Кырлар иле-Чүпрәлем” шигырь ләрендә моның ачык дәлиле.. Барлык кеше өчен дә үз иленнән ,туган җиреннән аерылу авыр. Еракка киткәч тә кеше аерылу,юксыну,сагыну хисе белән яши. Аның табигате,суы, халкы,иркен кырлары,туган йорты ,әти-әнисе ,туганнары үзенә тартып кайтара.
Күңелем ашкына авылга,
Ничек тә кайтасым бар.
Юлларга чыгу хәстәрен
Кичекми җайлыйсым бар.
Туган ягымның һавасын
Тагын бер сулыйсым бар.
Иксез-чиксез хатирәләр
Диңгезен буйлыйсым бар
. (“Күңелем ашкына авылга”)
Рушания апа ничә еллар буе туган җирләреннән аерылып яши , һәм нәкъ шул туган ягына булган мәхәббәте, аны туган йорт,җир турында матур-матур җырлар,шигырьләр иҗат итәргә ярдәм итә.
Кырларыңа чыгып бер әйләнсәм,
Гүзәллеген тоям дөньяның.
Мондагыдай киң колачлы җирләр
Башка якта юктыр ул тагын.
(“Кече Чынлы”).
Шагыйрәнең бу шигъри юлларын укыганда битараф калып булмый:
Борма –борма юллар
Җәйрәп яткан кырлар
Киңлекләргә кояш нур чәчә.
Күктә тургай сайрый,
Арышлары шаулый,
Карабодай ап-ак чәчәктә
(“Кырлар иле-Чүпрәлем”)
Белмим, кемгә ничектер, әмма болар, минемчә , иген басуларын , киң болыннарда печән үскәнен күргән авыл баласы өчен тирән мәгънәле юллар.Минем күз алдыма талгын гына җил искәндә диңгез дулкыннары сыман тирбәлүче ап-ак карабодай басуы килеп баса.
Исемнәре аның Кече Чынлы,
Зурлыгына хәйран каласың .
Туфрагына аяк басу белән,
Тәннәреңә сихәт аласың-(“Кече Чынлы”)
дип яза шагыйьрә.Туган җир,туган авыл болар -җанга якын иң кадерле сүзләр. Авылдашым өчен илһам , көч-куәт бирүче чыганак.
Шыбыр-шыбыр көзге яңгыр ява,
Үтте җәйләр,үтте сызланып.
Өй түремдә шомырт агачлары
Яшь коялар мине кызганып.
Ул тәрәзәгә карап,тышкы дөнья белән шулай аралаша.Өй түрендәге шомыртлар да аны кызганып зар елыйлар кебек тоела. Шагыйрәнең “Ике нарат бер каен”,”Кара урман”,”Ялгыз каен” ,”Таллар калса сандугачсыз”шигырьләрендә каен,нарат тал образларын куллана Бу агачлар рухи хәлен аңлаучы сердәшчеләре, теләктәшчеләре, кешеләргә сөйләми торган хисләрне уртаклашучылар.Бу агачлар күңеленә дәва бирә,яшәү көче өсти,киләчәккә омтылыш тудыра.
Минем күңелем нечкә кыл кебек,
Менә-менә тора сынарга,
Куркам, сынса, дөньям ярлыланыр
Гүзәл гамьгә, сихри моңнарга,-
ди шагыйрә.
Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да,үз эченә меңнәрчә-миллионнарча еллар,күпме гасырлар сыйдырган.”Чал тарихны каян табарга?” шигырендә шагыйрә авыл тарихына мөрәҗәгать итеп ,тарихта сер булып калган сорауларга җавап эзли.
Зур син,Чынлым,минем горурлыгым,
Зур булгансың элек тагын да.
Тугыз мәчетеңнән моң таралган
Изге азан әйткән чагында.
Күптән инде тып-тын гына ята.
Әүлияләр туфрак астында.
Әй,авылым,әйтә алмассыңмы,
Чал тарихны кайдан табарга?!
Бүгенге шыксыз кешелек дөньясында бара торган вакыйгаларга таң калып,аңа үзенең кискен мөнәсәбәтен белдерә кадерле авылдашым:
Кешеләрдән куркып булса кирәк,
Фәрештәләр күккә ашканнар.
Болар белән яшәп булмый,диеп
Пәйгәмбәрләр җирдән качканнар.
Дөнья газап чигә,
Дөнья яна,
Дөнья инде күптән ут кыры.
Кешедән дә
Миһербансыз җанвар
Юк бит җирдә.
Әмма ул әле бөтенләй өметен дә өзми:
Кемнәр генә тумаган да,
Кемнәр генә үлмәгән.
Тормыш җирдә дәвам итә,
Кояш әле сүнмәгән.
Дөньяда ике могҗиза бар-берсе – чишмә,икенчесе-әлифба- дигән гыйбарә бар.Чишмәнең җир өстенә тишелеп чыгуы да могҗиза.Чишмә,кое образлары бик күп шагыйрьләрнең иҗатларында урын ала.Чишмә буе кешесез тормый.Аннан күрше- күлән су ала, юлаучылар аның янынан туктамый узмыйлар.Су- сафлык,чисталык символы булып тора.Җирле шагыйрәбезнең иҗатында су,кое .чишмәләр образы киң урын алган.
Голдыр кизләвенең кәүсәр суы
Кайчан бәреп чыккан,кем әйтер?
Бәлки әле иң беренче булып
Аңың суын Кәрим эчкәндер.
Кәрим Чынлысының саф,шафалы
Бу кизләве яши, саекмый.
Тик уңганнар гына аның суын
Эчәр өчен булган лаеклы.
(“Голдыр кизләве”)
Чишмәләргә кайту-тарихка кайту ул.Димәк,шагыйрәнең туган ягы табигатенә мәхәббәте чиксез. Р Арсланова шигырьләрендә табигать,туган як табигатенең матурлыгы проблемасы күтәрелгән дигән фикергә килдем.
Шагыйрәнең күпкырлы талант иясе икәнлеген дә әйтеп узасым килә.Рушания апаның шигырьләренә композиторларыбыз көйләр иҗат иткәннәр.Бүгенге көндә аның җырлары радио-телевидение аркылы яңгырый.Мәсәлән: «Ике яр», «Аккошкаем», «Үзем гаеплеме икән?», «Их,сабый чак,сабый чак,,,»,”Җиләкләрдә җәй тәме» һ.б
Йомгаклау.
Хәзерге поэзиянең абруен күтәрү өчен халык тормышын,халык тарихын үз шәхси кичерешләредәй сурәтләү юлында кыюлык сорала Шигъриятнең үлемсез үрнәкләре үз халкының тормышын белгән ,рухи ихтыяҗларын йөрәге белән тоеп яшәгән,шуларны яңача ачып биргән осталар иҗатында туа.Авылдашым нәкъ шундыйларның берсе иде.
Шигырьләрендә Рушания Арсланова тормыш һәм табигать күренешләренә,яшәеш һәм рухи дөнья чагылышларына игьтибарны юнәлтә.Һәр күренештә шигърият орлыгы күреп ала.Аны бөтен җиһанга чәчәргә тели. Иҗаты гадилеге, мәгънәлелеге белән укучыны үзенә җәлеп итә. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы килә.Автор шигырьләре аша безне туган ягыбызны яратырга,туган ягыбызның табигатенә сакчыл караш булдырырга өнди.
Җирле шагыйрәбезнең поэзиясе-туган як,тормыш ямен җырлавы,остазларының табышларын үзенчә яңгыратуы,эзләнүләренең кыюлыгы белән үзенчәлекле икәнлегенә инандым. Тормышы һәм иҗат юлы миндә соклану һәм горурлану хисләре уятты.Ул – яратып, хөрмәт итеп укылырга лаеклы шагыйрә. Киләчәктә иҗатына зуррак игътибар булыр дигән өметтә калам.
Кулланылган әдәбият
Арсланова Р. “Моңнар бүләк итәм”. Шигырьләр.-Казан: ГУППИК “Идел-Пресс”, 2004.-192 бит.
Каштанов Н. “Бушлыкта ут янмый”.-Казан: “Сүз” нәшрияты, 2010. – 224 б.
Субаев Р. “Чүпрәлем-моң бишегем”. (Антология)-Чүпрәле,2010.-470бит.
Слайд 1
Якташ шагыйрә Рушания Арсланова шигырьләрендә табигатьСлайд 3
Максаты : 1 .Җирле шагыйрә Рушания Арсланова иҗаты белән танышу. 2. Иҗатының төп темаларын ачыклау 3. Поэзиясенең үзенчәлекләрен ачу һәм ачыклау. Үз максатыма ирешү өчен Р .Арсланованың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндем,” Калдырма мине өмет”,”Моңнар бүләк итәм” дип исемләнгән шигырь җыентыклары белән таныштым
Слайд 7
Исемн әре аның Кече Ч ынлы Зурлыгынахәйран каласың Туфрагына аяк басу белән Тәңнәреңә сихәт аласың
Слайд 8
Чишмәләр – әниләр күзләре
Как нарисовать зайчика
Два петушка
Ребята и утята
Хризантема и Луковица
Красочные картины Джастина Геффри