сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
сочинение | 17.08 КБ |
Апас муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе”
“Киләчәккә билет” конкурсының
район этабына әзерләнгән материал
Сочинениенең темасы
“Минем һөнәрем-минем киләчәгем!»
Катнашучы турында белешмә:
Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме: | Сафина Ләйлә Рамил кызы |
Мәктәпнең тулы исеме: | Апас муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе” |
Җитәкче | татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы |
Кеше гомере буе нәрсәгәдер өметләнә, киләчәк турында уйлый, бәхетле булырга омтыла. Әмма тулы бәхеткә үзең сәламәт булганда гына ирешеп була. Борын заманнан ук телебездә “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”, “Сәламәтлек -зур байлык” дигән мәкальләр яшәп килә. Кеше сәламәтлекнең зур, алыштыргысыз байлык булуына үзе авырый башлагач кына төшенә. Менә шул чакта гына шифаханәләргә барабыз, табибларга мөрәҗәгать итә башлыйбыз, алардан киңәшләр сорыйбыз. Бөтен өметебезне ак халатлы шәфкать туташларына баглыйбыз, гомеребезне аларга ышанып тапшырабыз.
Бүгенге көндә кеше тормышында табибларның роле гаять зур. Шәфкать туташларының хезмәте бүген дә, элек тә алыштыргысыз булган. Дәһшәтле сугыш елларында бик күп кешеләрнең гомерләрен саклап калганнар, яралыларга зур ярдәм күрсәткәннәр. Киләчәктә дә әлеге һөнәр югалмаячак, дәрәҗәсе артыр гына дип уйлыйм. Чөнки алар өчен һәр минут, һәр сәгать кемнеңдер гомерен саклап кала. Вакыты белән алар могҗизалар тудыралар, ничәмә-ничә кешедә өмет уяталар. Сокланырлык та бит ак халатлы фәрештәләргә?!
Фәрештәдәй ап-ак халат кигән
Шәфкать туташлары дусларым.
Көнме, төнме ярдәмгә киләләр
Гүя инде оҗмах кошлары.
Ак халат ул пөхтәлек төсе бит
Ак күңелле Сезнең уйлар да.
Шәфкатегез белән терелтәсез
Кайчак язмыш Сезнең кулларда! (Р.Хат)
Менә мин дә үскәч шәфкать туташы булырга хыялланам. Беренчедән, ул мактаулы һөнәр, ә икенчедән, табиблар алар кешеләрне саклаучы фәрештә. Әлеге һөнәргә кызыксыну хисләрен миндә авылыбызның шәфкать туташы-Замалиева Илсөяр Фаяз кызы уятты. Ул 26 ел буе үз хезмәтен җиренә җиткереп башкара, зур җаваплылык белән авылдашларыбызга ярдәм күрсәтә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакыты булса да, ап-ак халатларын киеп, Илсөяр апа тиз арада килеп җитә. Үзенең ягымлы карашы, эчкерсез елмаюы белән авыруның хәлләрен сораша, тыныч кына тикшерә. Һәрбер сүзен уйлап әйтә, кешенең йөрәген яраламыйча гына акыллы киңәшләрен бирә. Балалар белән алар телендә аралаша, уртак тел таба белә. Шуңа күрә нәниләр дә Илсөяр ападан курыкмыйлар, аны үз итәләр, яраталар.
Мәктәптә төрле бәйрәмнәргә, әти-әниләр җыелышына, тәрбия дәресләренә Илсөяр Фаязовна чакырыла. Ул безгә авыруларны булдырмау юллары, сәламәтлекне яшьтән саклау кирәклеге турында ныклап аңлата. Тискәре гадәтләрнең кеше организмына начар тәэсир итүе хакында сөйли, һәрбер сүзен мисаллар белән дәлилләп куя. Мин аның сәламәтлек турында күп белүенә сокланам. Илсөяр Фаязовна чын шәфкать туташы булып туган диярсең!
Илсөяр апа үзе турында “Мин кечкенәдән табиб булу турында хыялландым. Кешеләрне, туганнарыңны, әти-әниеңне дәвалау зур бәхет бит ул! Үзеңнең кем өчендер кирәкле булуыңны тою- бу эшкә карата җаваплылык хисләрен тагын да арттыра. Табиб һөнәре зур таләпчәнлек сорый. Төрле авырулар турында күп белергә, сырхау кешенең сорауларына җавап таба алырга кирәк. Чөнки алар үз гомерләрен сиңа ышанып тапшыралар. Ә табиб аларны дөрес итеп дәваларга да, күзләрендә яшәү чаткылары да уята белергә тиеш.
Нинди генә катлаулы һөнәр булмасын, мин үз эшемне яратып башкарам”,-дип сөйләде.
Бүгенге көндә мин үземә максат куйдым һәм шул максатны тормышка ашыру өчен бар көчемне биреп укырга тырышам.
Табиблар- минем өчен тылсымчылар. Алар яшәүдән өметен өзгән кешеләрне тормышка кайтаручылар, киләчәк бүләк итүчеләр. Мин үземнең туганнарыма гына түгел, күршеләргә, өлкәннәргә, әби-бабайларга, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышырга, файда китерергә телим.
Табиб һөнәре көн саен, сәгать саен, минут саен кирәкле һөнәр. Бу һөнәргә ия булу өчен кешеләрне яратырга, аларның моң-зарларын тыңлый белергә, аларга карата игътибарлы булырга кирәк. Гомумән алганда, чын-чынлап яхшы кеше исемен йөртү мөһим.
Без гомер буе табибларга рәхмәтле булырга тиешбез. Авыр һәм катлаулы эшләрендә уңышлар, үзләренә озын гомер телисе килә!
Шәфкатьле дә, сөйкемле дә
Ак халатлы табиблар.
Изге җанлы, тәмле сүзле
Якты йөзле йолдызлар.
Ялын күрми, ару белми
Изге шәфкать туташы.
Ярдәм кулын һәрчак суза
Сәламәтлек –юлдашы.
Озын гомер, ак бәхетләр
Телим табиб дусларга.
Түбән итеп башны иям
Алтын куллы затларга.(С. Исламов)
Ералаш
У меня в портфеле
"Морская болезнь" у космонавтов
Заколдованная буква
Бабочка