1888-2018 еллар: телефон элемтәсе элек һәм бүген.
Вложение | Размер |
---|---|
Иҗади шигырь | 19.53 КБ |
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Бакрчинская основная общеобразовательная школа имени Шауката Галиева» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
“Татарстан һәрчак элемтәдә”конкурсы
Конкурс сочинений “Татарстан всегда на связи”
Тема:
1888-2018 еллар: телефон элемтәсе элек һәм бүген.
1888-2018 годы: телефонная связь тогда и сейчас.
Конкурсның юнәлеше: Сочинение конкурсы ( шигырь)
Направление конкурса: Конкурс сочинений (стихотворение)
Язды: 6 нчы сыйныф укучысы Шәфигуллин Рияз Нияз улы
Выполнил: Ученик 6 класса Шафигуллин Рияз Ниязович
2018 ел/год
“Менә нинди юллар үткән,
Гап-гади телефоннар?!”
Иртән иртүк тышка чыксам-
Агачта кошлар сайрый!
Алар шулай аралашып
Иртәнге эшен башлый.
Һәрбер кош-корт, бөҗәкләр,
Хайваннар һәм җәнлекләр,
Иртәдән тавыш бирә,
Үз телендә сөйләшә.
Кешеләр дә кошлар кебек,
Дусларсыз була алмый.
Һәр көнне бер-берсе белән
Сөйләшми тора алмый!
Кирәк йомышы булганда
Күршегә йөгереп керә.
Ерак туганының хәлен
Телефон аша белә.
Әби әйтә:
-Сезнең өчен замананың
Иң шәбе килде шул!-ди.
-Элек мондый телефоннар
Төшкә дә кермәде,-ди.
Миңа кызык булып китә,
Сораштырам Әбидән:
-Соң кайчан барлыкка килгән
Бу телефон- смартфоннар?
-Моннан 130 ел элек
Ноябрь айларында,
Беренче телефон тавышы
Казанда аваз сала.
Тиз арада үсеш ала,
Еракларга тарала.
100 километрга сузыла
Бу гаҗәеп могҗиза!
Кырлар, урманнарга китә
Телефон чыбыклары!
Кама су астыннан уза
Сөйләшү чылбырлары.
Өстәл телефоны башта
Эш урынында булган.
Шәһәр телефоны аша
Калганнар аралашкан.
Аннан аралашу өчен
Жетоннар ала идек.
Минут бетеп киткәнче дип,
Тиз-тиз сөйләшә идек!
Сугыш вакытында алар
Мөһим рольне үтәгән!
Борис абый Кузнецов
Днепрдан сөйләштергән!
...Бүген исә болар тарих
Кызыксынган балага!
Челтәр телефоннар инде
Хәзер һәрбер малайда!”
Менә нинди юллар үткән,
Гап-гади телефоннар?!
Өзелмичә эшләп торсын
Тагын бик-бик күп еллар!
Телефоннарсыз тормышны
Булмый хәтта уйлап та!
Шул өлкәдә эшләүчеләр,
Рәхмәт, Сезгә, чыннан да!
Кошлар үзара аңлашсын,
Хайваннар да сөйләшсен.
Кешеләр телефон аша
Туган хәлен белешсен!
Башкалабыз-Казаныбыз!
Бик зур бәйрәмең белән!
Синең даның ишетелсен
Үз телефоның белән!
Илләр белән аралашып,
Яшә, тарихи Казан!
Һәрчак элемтәдә бул,
Син бөек Татарстан!
Мост из бумаги для Киры и Вики
Загадочная система из шести экзопланет
Медведь и солнце
Золотая хохлома
Проказы старухи-зимы