Республика бәйгесенә әзерләнгән материал
Вложение | Размер |
---|---|
Иҗади шигырь | 17.15 КБ |
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе
«Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбе»
“Көндәшлек иреге һәм эшмәкәрлекне яклау”
исемле иҗади эшләр конкурсының
шигырь номинациясенә материал
Шигырьнең исеме:
“КӨНДӘШЛЕК ИРЕГЕ ҺӘМ ЭШМӘКӘРЛЕКНЕ ЯКЛАУ ”
Катнашучы турында белешмә:
Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме: | Вафина Адилә Илфат кызы | |
Мәктәпнең тулы исеме: | Апас муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе” | |
Җитәкче | татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы |
“Көндәшлек иреге һәм эшмәкәрлекне яклау”
Туган ягым-Татарстан,
Ә Казаны безнең башкала!
Киләчәктә кеше булыр өчен,
Һәр укучы аңа юл ала.
Төрле яклап үскән, матурланган,
Нинди генә һөнәр юк анда?!
Үз эшләре белән горурланган
Эшмәкәрләр яши Казанда.
Кемнәр соң ул эшмәкәрләр?
Аларга хас нинди сыйфатлар?
-Яңа табыш өчен тәвәккәлләр,
Сәүдә үзәгендә кайнарлар.
Эшмәкәрлек җитди шөгыль,
Тик бик күпләр аңа тартыла.
Үзара көндәшлектә гел
Тәүге җиңүләргә омтыла.
Эшмәкәрлек бизнесында
Көндәшлек тә бик кирәк.
Илнең сәүдә базарында
Нәтиҗә дә нык терәк.
Көндәшлектә төрле ысул аша
Игътибарны җәлеп итәләр.
Кемдер сыйфат, кайсы бәя белән
Өстәмә сервиска да үтәләр.
Көндәшлек иреге булу
Бу заманда бик кирәк.
Эшмәкәрне җитди яклау-
Бизнеска да зур терәк.
Элек көндәш эшмәкәрләр
Сәүдә иткән шәһәрдә.
Буген төрле сәүдәгәрләр
Яшиләр һәр төбәктә.
Үзара көндәшлектән тыш
Бизнесмен да кысрыклый.
Эшмәкәрне бу вакытта
Дәүләтебез нык саклый.
Урта һәм кече бизнеска
Нык игътибар бирелә.
Өстенлекле конкурентка
Бик күп файда көтелә.
Бизнес-табыш кына түгел
Файда бирми аерым беркемгә.
Чын бизнеста товар җитештерү,
Яңа эш урыны кирәк кешегә.
Һәр укучы моны белеп үссен,
Көндәшлектә булсын сәләтле!
Дәүләтебез яңа алмаш көтсен
Сәүдә базарына кирәкле!
Фильм "Золушка"
Флейта и Ветер
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Про пингвинов
Рисуем осень: поле после сбора урожая