Илсөяр Иксанова –күпкырлы талант иясе. Ул –сагышлы шагыйрә дә, талантлы журналист та, өметле прозаик та. Якташыбызның шигырьләрен мин берничә темага бүлдем. Беренче темага кагылган шигырьләр туган якка, балачакка багышлана. Анда ул үзенең иң бәхетле вакытларын искә ала. Туган ягының гүзәл табигате шагыйрәгә яшәү өчен көч, дәрт бирә, иҗатына ямь өсти. Икенче тема - әниләр турындагы шигырьләре. Үз әнисен шагыйрә бик назлы хисләр аша искә ала. Өзелеп яратуы турында сөйли. Өченче тема - күңелле мәктәп еллары, классташлары. Дүртенче тема - Илсөяр Иксанованың туганнарына, тормыш-яшәешкә багышланган әсәрләре.
«Кышкы канәферләр» дип исемләнгән икенче китабы да элгәресенең дәвамы булып тора.Тормыш, бәхет,сөю фәлсәфәсе тагын да тирәнәя. Тирән мәгънәле шигырьләр композиторларны да битараф калдырмый: бер-бер артлы җырлар туып тора. Шулай итеп, Илсөяр Иксанова иҗатының төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр.
Хәзерге вакытта Илсөяр Иксанова - татар халкының фольклорына һәм халык иҗатына багышланган “Түгәрәк уен“ альманахының баш мөхәррире. Баш мөхәррирнең төп максаты – халкыбызның гасырлар дәвамында архивларда тупланып килгән фольклор мирасы сандыгын ачып, андагы хәзинәне дөньяга чыгару, халык энҗеләрен үзенә кайтару.
Илсөяр Иксанова үзенең талантлы прозаик булуын да исбат итте. Аның бу төр әсәрләре дә җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып тора. Кыска, әмма күпне сыйдырган хикәяләрдә җәмгыятьтә тамырдан үзгәрешләр барган чорда авыл эшчәннәренең тормышы һәм гади булмаган язмышы тасвирлана.Аның сценарие буенча «Сөюләрем сине хак минем» дип исемләнгән телевизион фильм тиз арада тамашачылар күңелен яулады.
Илсөяр Иксанова шигырьләрендә, хикәяләрендә ачы сагыш, әрнү хисләрен тойсак та, һич кенә дә пессимистик дип әйтеп булмый. Киресенчә, күңел яктылыкка омтыла, киләчәккә өмет уяна. Аның иҗатында - бернинди җил-давылларга бирешми торган, тормыш авырлыклары алдында сынмый-сыгылмый торган эчке дөнья. Милләтпәрвар язучыларыбыз арасыннан якташ шагыйрәбез Илсөяр Иксанованың кыю фикере, каләм үткенлеге өметсезлекне җиңәргә ярдәм итә.Халкына, бигрәк тә яшьләргә, мөрәҗәгать итеп язылган шигырьләре үткен афоризм буларак яңгырый. Илсөяр Иксанова шигърияте күңелләрне сафландыра, рухыбызны баета.
Вложение | Размер |
---|---|
ilsoyar_iksanova.-_fnni_esh.docx | 638.09 КБ |
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
«Россия Федерациясе Герое Ахметшин Марат Радикович исемендәге
Атабай урта гомуми белем мәктәбе»
Күренекле татар галиме-мәгърифәтче Ибраһим Хәлфин исемендәге укучыларның XIV республика фәнни-тикшерү конференциясе
ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ
«САРЫ АЛАННАРДА ТУГАН
ЗӘҢГӘР КҮЗЛЕ БЫЛБЫЛЫМ»
Хезмәтне башкарды:
Хөснетдинов Илмир Илнур улы-
VIII сыйныф укучысы.
Фәнни җитәкче:
Хәмитова Ландыш Тәлгать кызы –
югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
2019
Эчтәлек
Эзләнү эшенең актуальлеге.............................................................................4
Эшнең максаты................................................................................................4
Тикшерү объекты, тикшерү методлары, алымнар........................................4
II. Төп өлеш. Сары аланнарда туган зәңгәр күзле былбылым
I бүлек. Илсөяр Иксанова- сагышлы шагыйрә.............................................5
II бүлек. Илсөяр Иксанова- талантлы журналист.......................................17
III бүлек. Прозадагы тәүге адымнары..........................................................18
III. Йомгаклау ..............................................................................................19
Файдаланылган әдәбият................................................................................20
Кушымта........................................................................................................21
Их, Такташым,
Син кадерлем минем,
Син бәгырем минем,
Канәтем.
Синең төсле зәңгәр күзле булдым,
Синең төсле мин дә яраттым
Сараланның ап-ак каеннарын,
Алсу җиләкләрен аланның.
Һәм Илемне!..
Илсөяр Иксанова
Туган җир. Туган туфрак. Туган төбәк. Ул һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән әлеге төшенчә тагын да зур мәгънәгә ия була. Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате – болар барысы да кече яшьтән үк тормышыбызның бер кисәгенә әверелә. Аны өйрәнү безнең әдәбият белән кызыксынуны үстерә, әдәби карашны киңәйтә, китап белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен баета, фәнни-тикшеренү, эзләнү эшенә тарта.
“Якташларыбыз тормышын өйрәнү безгә ни өчен кирәк?” дигән сорауга “Туган җиргә мәхәббәт нигезендә милли горурлык тойгысын тәрбияләү өчен кирәк!” дигән җавап бирер идем мин.
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буын шулар үрнәгендә тәрбияләнә. Атабаебыздан чыккан актрисабыз - Наилә Ибраһимова, танылган яшь шагыйребез - Булат Ибраһимов белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Лаешның шифалы сулары чын талантлар үстерүен дәвам итә. Шуларның иң күренеклесе – шагыйрә Илсөяр Иксанова.
Илсөяр Иксанова Лаеш мәктәпләрендә, шул исәптән безнең Атабай җирлегендә дә кунакта еш була. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең күпкә нәтиҗәлерәк. Шагыйрәнең үзен күреп, ягымлы, әмма горур тавышын ишетү күңелләргә ышаныч, йөрәкләргә сихәт бирде. Фәнни-тикшеренү эшенә тотынырга да шушы очрашуларның тәсире этәргеч булгандыр, дип уйлыйм.
Теманың актуальлеге: якташ язучыларның иҗатларын тирәнтен өйрәнү, әсәрләрен дәресләрдә, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә, үткәрелгән чараларда файдалану.
Якташыбыз Илсөяр Иксанованың 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннән соң, аның тормышы һәм иҗаты белән кызыксыну тагын да артты. Бу эш безгә районыбыз җирлегендә туып – үскән күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнергә, туган як табигатенең матурлыгын, байлыгын, аны саклау кирәклеген аңларга ярдәм итә.
Эшнең максаты: очрашу һәм төрле чыганаклар аша Илсөяр Иксанова тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясау, тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү;
Тикшерү объекты: И.Иксанованың шигырь җыентыклары, хикәяләре, публицистик мәкаләләре, якташ шагыйрәбез тормышына караган документлар, мәкаләләр, шәхси фотосурәтләре.
Тикшерү методлары: эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Алымнар: Илсөяр Иксанова әсәрләре белән танышу, китапханәдә эшләргә өйрәнү; аның белән булган очрашудан алган хатирәләр белән уртаклашу, язмаларны редакцияләү; шәхси фотоларын җыю, әдәби әсәрләренә анализ ясау.
II. Төп өлеш. Сары аланнарда туган зәңгәр күзле былбылым
I бүлек. Илсөяр Иксанова- сагышлы шагыйрә
Кеше булса, эшләр эше булсын,
Тормышының булсын мең яме.
Изге хисе булсын күңелендә,
Ә җанында һәрчак ил гаме.
И.Иксанова
Татар язучысының миссиясе һәр заманга да бер – милләт сагында тору. Әйе, безнең заман язучының бәясен төшерде, кадерен бетерде. Рухи кыйммәтләр очсызланып, мөнәсәбәтләрнең матди кыйммәтләргә корылган чорына туры килдек. Туган телебез – татар теленә дә каршы бик каты, астыртын көрәш алып барыла башлады. Әлеге хәлләрдән соң, киләчәк турында уйларга куркыныч булып китә. Әмма кыю фикерле, милләтпәрвар язучыларыбыз арасыннан якташ шагыйрәбез Илсөяр Иксанованың да каләм үткенлеге өметсезлекне җиңәргә ярдәм итә.Халкына, бигрәк тә яшьләргә, мөрәҗәгать итеп язылган шигыре үткен афоризм буларак яңгырый:
Урамнарга чыгар юлыбыз юк,
Урамнарны безнең алдылар.
Мәйданнарга чыгып суз әйтергә
Хакыбыз юк. Табу салдылар.
Инде телебезне алмакчылар...
Йә, кем Тукай яклы? Кил бу якка!
Бас Син чыгып Тукай ягына!
Ана телен яклыйк!..
Әлбәттә, бүгенге тормышыбыздагы вакыйгаларга, әдәбиятыбызга чын бәяне киләчәк бирер... Вакытның вак иләгеннән ниләр коелыр, ниләр юк. Дәверләр күрсәтер...
Бар гомерен сәнгатькә, мәдәнияткә, әдәбиятка багышлаган кеше буларак, Илсөяр Иксанованың хезмәтен дә күреп, югары бәяләүләре – безнең өчен дә куанычлы хәл булды. И.Иксанованың шигъри иҗаты 2006 нчы елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия белән билгеләнә, 2010 нчы елда Һ.Такташ премиясе бирелә, 1993 нче елдан башлап Татарстан Язучылар берлегенә керә.
Һәм, ниһаять, 2016 нчы елда күренекле шагыйрәбез Илсөяр Иксановага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелә. “Дәүләт бүләге алга таба хезмәт итәргә канатлар куйгандай булды”, – дип куана ул хөкүмәтебезнең олы бүләгенә. Озак еллар газета-журналларда әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкләве, шигырьләренең күбесенә җырлар иҗат ителүе, ул язган сценарий буенча телевизион фильм төшерелүе дә исәпкә алынгандыр, мөгаен.
“Мин үземне сәнгатьтән ерак кеше дип түгел, ә сәнгатьнең эчендә кайнаган кеше дип саныйм”, – ди Илсөяр Иксанова. Ә тамырлары белән бит ул туган җирен өзелеп яратучы – гап-гади авыл кызы...
Илсөяр Иксанова (Илсөяр Вазыйх кызы Гарипова) - Саралан кызы, Атабайда тумаса да, ул –безнең мәктәбебез горурлыгы. Беренчедән, шагыйрә безнең Атабай урта мәктәбен бетергән. Икенчедән, аның әнисе Мәрьям апа - Атабай кызы.
Тормыш китабы сәхифәләренә күз салсак, гади бер авыл кызы икәненә инанырбыз. Танылган якташ шагыйрәбез 1966 нчы елның 7 нче февралендә Татарстан Республикасы Лаеш районы Татар Сараланы авылында Вазих абый белән Мәрьям апа гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә.
Вазих Исхаков озак еллар авылда совхозның партком сәркатибе булып эшли, кешелекле, ярдәмчел кеше була. Әнисе Мәрьям апа да – киң һәм йомшак күңелле булуы белән балаларының, авылдашларының олы ихтирамын казанган. Илсөярнең әти-әнисе – авыл интеллигенциясе, коммунистлар була. Көне-төне эштә, җыелышларда, иҗтимагый тормышта кайнашалар. Алар гаиләдә – өч бала – күбрәк дәү әниләре белән. Дәү әни тәрбиясендә үсү, әлбәттә, зур бәхет. Шагыйрә аны бик бай күңелле кеше итеп искә ала. Гомергә күңеленә кереп калган әкият-бәетләрен иң беренче аңардан ишетә, ул өйрәткән догалар мәңге онытылмаслык булып хәтеренә сеңә. Дәү әнисе белән сахрага чыгуларын, урманга йөрүләрен бер серле әкият итеп сөйли. Дәү әнисенең урманда үзе генә белгән сукмаклары була. Шул сукмаклар аша ул гына белгән баланнарга килеп чыга торган булганнар. Ул төрле дару үләннәре җыя, оныкларына аларның шифасы турында сөйли торган булган:
- Май аенда, яшь үлән күтәрелгәч, үләндә аунарга Үбәтел аланына бара торган идек. Яз җитү белән, «Әйдә, үләндә аунарга барыйк инде», – дип дәү әнине аптырата башлыйбыз, ә ул сабыр итәргә, җир җылынып беткәнен көтәргә куша. Авылда башка бер кешенең дә үләндә аунарга чыкканын белмим, шуңа күрә аны дәү әни үзе уйлап чыгарган бер гадәт дип кенә уйлый идем. Мин хәзер эшли торган «Түгәрәк уен» альманахына Чүпрәле якларында язын үткәрелә торган Каталау бәйрәме турында язма килеп кергәч, шаккаттым: яңа үлән өстендә аунап, агачларга сарылып, алардан сәламәтлек сорау йоласы миңа балачактан ук таныш, ләбаса. Халкыбызда борын-борыннан килгән йола-гадәтләрне бик табигый гына тапшырып калдырган икән безгә дәү әниебез,”- дип искә ала Илсөяр Иксанова.
Кайтасы иде әйләнеп
Балачак төшләренә,
Шатланып бер кычкырасы
Күлгә ай төшкәненә.
Дәү әнкәм җаныннан чыккан
Матур әкият тыңлыйсы...,- дип хатирәләрен барлый күңелендә.
Балачакта Илсөяр Иксанова балерина булырга хыялланган. Төп тамашачысы – капка төбендә утыручы әбиләр. Ул чакта урамда әбиләр бик күп була.
- Әниемнең яратып кия торган башмаклары миңа да таман гына диярлек. Ул 34 нче размер кия – шуларны эләктерәм дә капка төбендә утыручы әбиләргә концерт куям – аяк очымда биеп йөрим. Шулай биеп йөри торгач, башмаклар тишелеп тә чыкты,”- дип елмаеп искә ала шагыйрә.
Балет мәктәбенә укырга китәм, дип йөрүләре хыял булып кына кала кызның. Казанда андый мәктәпнең юк икәнлегенә ышандыралар бәләкәй кызны. Озак та үтми, әбиләргә рәхәтләнеп театр күрсәтә башлый: артистка булырга уйлый. Сигезенчене тәмамлагач, бер сыйныф югары укыган Илдүс исемле малай белән театр училищесына укырга керергә ниятли. Әмма әти-әнисе бу теләгенә дә ризалык бирми.
1981 нче елда Сараланның сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Атабай урта мәктәбенең унъеллык урта мәктәбенә укырга килә. Баштарак чит укытучылар, ят мохиттан куркыбрак калса да, киң күңелле, телгә-сүзгә оста һәм укуга сәләтле кыз бала өчен яңа мәтәпкә ияләшүе авыр булмый. Атабайдагы классташларын да бик якын итеп, үз күреп, укуын дәвам итә.
Мәктәп елларында ук аның күңеле әдәбиятка тартыла.
- Мине әдәбият юлына кертеп җибәргән ике укытучымны тирән хөрмәт белән искә алам. Аның берсе – Наҗия апа Гыймадиева. Татар теле һәм әдәбиятыннан бер генә ел укытып калса да, әдәбият дигән серле дөньяга ымсындыра алды. Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрен сәнгатьле итеп укуы әле дә хәтердә. Резеда апа Сибатова миндә рус һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәт уятты. Аның бер матур гадәте бар иде: әгәр дәрескә әзерләнеп килсәк, актив катнашсак, дәрес ахырында ул безгә берәр әдәби әсәрнең сюжетын сөйли. Үзе шундый күп укый һәм искиткеч мавыктыргыч итеп сөйли белә. Дюма, Оноре де Бальзак, Мопассан кебек исемнәрне иң беренче тапкыр Резеда апа авызыннан ишеттем. Әлеге исемнәр шулкадәр серле тоела, аларны истә калдырырга тырышып, күңелдән кабатлый-кабатлый йөрисең, мәктәптән кайтышлый авыл китапханәсенә кереп, шул язучыларның китапларын эзлисең,- дип искә ала шагыйрә.
Илсөяр Иксанова башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигъри тәҗрибәләре төбәк газетасы «Кама ягы» битләрендә басыла. Унынчы сыйныфны тәмамлаганда, Илсөяр Иксанова укырга кая барасын тәгаен белә: фәкать Казан дәүләт университетының филология факультеты, татар теле һәм әдәбияты бүлеге генә! Бу вакытта аның инде район һәм «Яшь ленинчы» газеталарында шигырьләре басыла, редакцияләр белән хат алыша, «Яшь ленинчы»ның редакциясенә дә баргалап йөри. Анда шагыйрьләр Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Нияз Акмалов, Госман Садәләр белән аралашып, аларның хәер-фатихасын ала. Ул елларда «Татарстан яшьләре» газетасы каршында «Яшь тәнкыйтьче студиясе» дә эшли торган була. Мәдинә Маликованың әсәрләренә үзенчә анализ ясап җибәрә һәм беренче урынны яулый. Шулай итеп, тормышы язучылык эше белән бәйләнеп китә.
Студент елларында университетның М.Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби түгәрәгенә актив йөри, иҗат эше белән җитди шөгыльләнә, шигырьләре көндәлек матбугат битләрендә еш күренә. 1988 нче елда университетны уңышлы тәмамлагач, ул Татарстан китап нәшриятында корректор булып эшли башлый, соңга таба «Яшь ленинчы» (1989-1991), «Шәһри Казан» (1991-1997) газеталары, «Ялкын журналы (1997-1998) редакцияләрендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара, журналист буларак, кызыклы шәхесләр, әдәбият-сәнгать әһелләре турында язылган мәкаләләре, алар белән оештырган интервьюлары аша үзен киң җәмәгатьчелеккә таныта. 1999-2001 елларда ул — «Салават күпере» журналында бүлек мөхәррире , 2003 елдан — «Сөембикә» журналында бүлек мөхәррире хезмәтендә. Бүгенге көндә (2011нче елдан башлап) “Түгәрәк уен” альманахының баш мөхәррире. Талантлы журналист, күпсанлы кызыклы мәкаләләр авторы.
Якташыбызның беренче шигырь китабы 1991нче елда 10 мең тираж белән басылып чыга!!! Мин моңа гаҗәпкә калдым. Ун мең тиражның сүзе шактый күп булуы (танылган шагыйрьләрнең җыентыклары да бу кадәр басылмыйдыр, дигән шик туа күңелемдә). Хикмәте бик гади: кемдер ялгыш бер нольне артык куеп җибәргән икән.
-Исеме шактый танылган бер шагыйрьнең беренче китабы сатылмыйча китап кибетләрендә озак еллар яту җәһәтеннән төртмәле сүзләр йөргән вакыт иде. Минем китабымны да шундый язмыш көтә, бу беренче һәм соңгы китабым булачак икән дип, хафага төштем. Шуңа күрә алып куярга да ашыкмадым. Көннәрдән бер көнне кибетләрдә китабымны таба алмагач, аптырап калдым, ул таралып беткән булып чыкты,- дип сөйли тәүге китап кыйссасын Илсөяр Иксанова.
Яшәеш дигәнебез кырыс, вакыты белән дорфа да була. Бәгырьләр катылана. Кырыслыктан, шәфкатьсезлектән, ялганнан җан арый.Менә шундый авыр чакларымда мин шигырьләр укырга яратам. Үзем, балалык чорын узып, яшьлеккә кереп баргангамы, якташ шагыйрәнең 1991нче елда язылган беренче «Ышанасы килә» дигән җыентыгы минем күңелемә күбрәк якын булды.
Кешеләргә ышанасы килә,
Бушанасы килә күңелнең.
Ышанычым аклар дустым булчы,
Йолдызы бул күңел күгемнең.
Барлык кешенең дә яшьлеккә кайтасы килә.”Ышанасы килә” дигән китап һәркемне яшьлеккә кайтара, мәхәббәтнең чын әрнүе белән сыкрый.
Күңелендәге мәхәббәт хисе турында “Син кайттың” дигән шигырендәгечә-кайсы гына шагыйрь чын бәһа биреп әйтә алыр иде икән:
Синең карашларга гына түзмәм,
Күзләреңдә башка моңнар эри.
Һәм
Син кайттың..
Карлар агармады.
Арабызда төссез карлар йөри,
Кунар урын тапмый очып йөри.
“Күбәләк гөлләргә куна”- дип җырлый бездә татар халкы. Илсөяр Иксанованың күбәләге сагышлы, хәсрәтле:
Салкын акыл алга йөгергәндә,
Баса-сыта хиснең үзәген.
Хыянәтләр белән тулы дөнья
Өзгәләгән чакта үзәгең,
Изгелекнең чын үлчәме булып,
Кара төндә оча күбәләк.
Караңгыга качып карап тора
Хыянәтләр, яла һәм әләк...
Якташыбызның шигырьләрен мин берничә темага бүлдем.
Беренче темага кагылган шигырьләре туган якка, балачакка багышлана. Анда ул үзенең иң бәхетле вакытларын искә ала:
Мин — җәйләрдә,
Сагышларны әле
Оныттырыр дигән җәйләрдә.
Урманнарда йөрдем җиләк эзләп,
Печән җыйдым яшел җәйләүдә
Һәм су кердем
Үз Мүклемә кайтып —
Сагышларым алсын бу сулар.
Җәем үтә...
Һәр кешегә туган ягы бик кадерле.Үзенең ямьле, иркен, гүзәл Туган ягын сагынмаган кеше бармы икән?! Мөгаен, юктыр. Кеше үзенең туган авылын аерым бер хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, кеше үзенең туган ягын сагына.
Сараланның аланнары
Сары чәчәк микән дисәң.
Алай гына түгел...
Авыл
Үзе җанда сагыш икән.
Туган авыл, туган як темасы - язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Илсөяр Иксанованың шигырьләрендә дә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан-буена сызылып бара. Әмма җаны тулы – ачы сагыш, әрнү...
Сабантуйда бер кат җыелабыз,
Бер кат майда — бездә зур бәйрәм.
Таралабыз аннан, таралабыз
Ятим-моңсу калган өйләрдән.
Сагыныплар, саргаеплар яшим,
Мин генәме читтә саргайган?!
Ташлап киттек...
Бар да китә, дидек,
Ай китмәгән ласа, ай калган.
Балаларны да аңлап була, алар да эш кешеләре, тормыш мәшәкатьләре йолып алган. Әмма төпчек кыз - Илсөяр Иксанова – әти - әнисен зарыктырмаска тырыша, туганнары, авылдашлары янына һәрдаим кайтып, хәл-әхвәлләрен белешеп тора.
Син миңа дөньядан зуррак,
Син – әти,
син – әни,
син – Нигез.
Син – җирдә яшәүнең мәгънәсе,
Мәңгегә без – ул син,
син.
Икенче тема - әниләр турындагы шигырьләр. Үз әнисен шагыйрә бик назлы хисләр аша искә ала. Өзелеп яратуы турында сөйли.
...Сарлан күкләренә барып чыксаң,
Әниемне күрче, и аем!
Хәбәрләрем җиткер, кайтыр, диген,
Тиздән кайтыр, диген, савыгып...
Әни, әни, синең сагышларың
Баш очымда тора ай булып.
Әлеге шигырь юллары атаклы җырчы Айдар Фәйзрахманов күңелендә тирән эз калдыра. Озак та үтми, аны ул матур бер көйгә сала.
Өченче тема - күңелле мәктәп еллары, классташлары.
“Җидегән” шигыре моңа матур бер мисал булып тора:
Җиде йолдыз — безнең йолдыз бит ул,
Безнең йолдыз бит ул — Җидегән.
Җидегезнең җиде хисен тоям,
Йолдыз аша искән җил белән.
Уртак учагыбыз калды янып,
Җиде юлдан киттек җидебез.
Сагынганда бер-беребезнең хисен
Җидегәнгә карап белербез....
Дүртенче тема - Илсөяр Иксанованың туганнарына, тормыш-яшәешкә багышланган әсәрләре.
Әллә ничек кенә үтә гомер.
Сөйгәннәрдән булмый сөелеп.
Сыглып кына төшсәң авырлыктан,
(Дошман булса җан әрнемәс иде!)
Дуслар тора эчтән сөенеп.
«Кышкы канәферләр» дип исемләнгән икенче китабы да элгәресенең дәвамы булып тора.Тормыш ,бәхет,сөю фәлсәфәсе тагын да тирәнәя, иске дусларын сагына башлый:
Туган көндә алсу канәферләр-
Минем ап-ак туган көнемдә.
Кышкы алсу канәферләр булып
Яшисез сез минем күңелдә.
Һәр кешенең күңелендә яңа хисләр тудырган чын мәхәббәткә багышланган шигырьләр аның иҗатында төп урынны билгели. Мәхәббәт турындагы шигырьләре күңелләрне канатландыра, шул ук вакытта моңсулык та өсти.
Мин тумыштан сагыш белән туган.
Дөньяны туган сагынып.
Минем моңым микән, исә әнә
Сары урманнарга сарылып.
Тирән мәгънәле шигырьләр композиторларны битараф калдырмый: бер-бер артлы җырлар туып тора:“Ара ерак”,“Ачы учак”,“Ярый ла сабырым”, “Хыялым”,“Әни” җыры (Айдар Фәйзрахманов көе),“Мин генәме шулай ялгышкан?”( Айдар Тимербаев көе),“Калдырма”(Зөфәр Хәйретдинов көе), “Китмә миннән”(Марсель Иванов көе),“Онытмадым” (Марсель Иванов көе), “Ярый ла сабырым бар” (Алмаз Монасыйпов көе),“Буран” (Айдар Тимербаев көе), “Син- ятныкы” (Айдар Тимербаев көе),“Кышкы яңгыр” (Айдар Тимербаев көе), “Ак моң” (Илдар Магданов көе).
Илсөяр апаның һәрбер шигыреннән ниндидер серле-сихри изгелек рухы бөркелеп тора. Ә аның шигырьләренә язылган җырлар кемнәрнең генә бәгырьләрен өзгәләмәделәр икән?!
Бүгенге көндә ул җырларны Зөһрә Сәхәбиева, Салават, Венера Ганиева, Алсу Әбелханова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рәсим Низамов, Мирсәет Сөнгатуллин, Рәфинә Ганиуллина кебек халкыбызның танылган җырчылары башкара.
Шагыйрә Илсөяр апа Иксанованың үз мәхәббәт тарихы гади түгел. Насыйп ярын озак кына көтәргә туры килә аңа. Ләкин көтеп алган бәхет тә кыска гомерле булып чыга: тауларга киткән җиреннән Илдары кире әйләнеп кайтмый…80 шигырьне үз эченә сыйдырган ”Син –язган язмышым” китабы тулаем сөекле ире - Илдарына багышлана.
Тагын бер кат гомер бирсә Ходай,
Сиңа бирсә гомер
Тагын берне,
Кай ярларга язмыш ташласа да
Эзләр идем сине,
Бары сине!”
Аларның мәхәббәте эчкерсез, саф, әмма кыска була.
“Синсез яши алмам кебек.
Куркам.
Китмә, китмә, китмә син озакка.
Киткән саен шулай
Йөрәгемнең
Утлы кылын өзеп озатам,”- дип озата ул тау-кыяларга үзенең альпинистын. Әйтерсең лә, йөрәге алдан ук нидер сизенә, ярсый, талпына, бичаракаем, мәхәббәтнең чын әрнүе белән сыкрый...
....Теткәләнә бара, өзелә йөрәк.
Боз буламмы әверелеп уттан?!
Берни тоймый башлармын күк
Бер көн.
Синсез яши алуымнан куркам.
Сизгер йөрәге алдатмый: җәй азагы, август ахыры ак күбәләк булып сөйгәненең җанын очырта.
Бөтерелә ап-ак күбәләкләр-
Җанкаемның җаны кайсыдыр?
...Мине ялгыз иткән август җирдә-
Күңелемнең моңсу фасылы.
И.Иксанованың «Кышкы канәферләр» дип исемләнгән икенче китабындагы шигырьләре күпмедер дәрәҗәдә фәлсәфигә яңгыраш алган. Ул тормыш турында күбрәк уйлана. Сагышы тагын да арта.
Юрамагыз язмышымны —
Язылмаган маңгаема,
Язылмаган йөзләремә,
Язылмаган күзләремә.
Юрамагыз язмышымны —
Бәхетемне,
Ялгышымны,
Сөюемне, әрнүемне,
Югалтулар,
Табышымны...
Әмма башка китапларында урын алмаган шигыре дә күзгә чагыла. Саф сөю җимеше булып кызы – Айсылу туа. Бар тормыш мәгънәсен, бәхетен, киләчәген аңарда күрә. Баласына багышлап язган “Кызым Айсылуга” шигыре кайсыбызны гына битараф калдырыр икән?
…Син минем алтыннан кадерле көмешемдер,
Син минем бәгырьләремнән өзелгән җимешемдер.
Син минем диңгездән тирән гамемдер,
Син минем утлардан кайнар уемдыр,
Син җанның мәңге сүнмәс күмередер,
Син минем йөрәкләремнән өзелгән гомеремдер, - дип эндәшә ул газизенә.
Кызы Айсылуы бүгенге көндә Мәскәүдә сәнгать академиясендә белем ала. Кече яшьтән үк әнисенең хезмәтен тоеп яшәгәнгәме, әтисен сәяхәт итәргә мәҗбүр иткән табигатькә сокланыпмы, ул да сәнгать юлын сайлый: рәссам булырга карар кыла.
Шулай итеп, Илсөяр Иксанова иҗатының төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр.
II бүлек. Илсояр Иксанова- талантлы журналист.
Хәзерге вакытта Илсөяр Иксанова - татар халкының фольклорына һәм халык иҗатына багышланган “Түгәрәк уен“ альманахының баш мөхәррире. Илсөяр ханым һәрвакыт юлда, очрашуда. Төрле халык тормышын барлап, мәдәниятын, сәнгатен өйрәнеп, ул, иң беренче чиратта, үзенә рухи азык җыя.Шул ук вакытта татар халкының җәүһәр- байлыгы белән дә уртаклаша. Журналист буларак, кызыклы шәхесләр, әдәбият-сәнгать әһелләре турында язылган мәкаләләре, алар белән оештырган интервьюлары аша танылу ала.
Журналист сүз белән эш итә,аның төп коралы – сүз.Тик һәр журналистның коралы үзенчәлекле, башкалардан ни белән булса да аерылып тора. Аның да үз язу серләре, иҗат итү методлары, алымнары бар: заманның тәртипсез авазлары эченнән иң кирәклесен сайлап алып, дулкынландыргыч ритм тудыра, халыкның озак еллар буена җыелган рухи хәзинәсен үз күңеле аша үткәреп, алмазны шомартып, бриллиант ясаган кебек, янә дә халыкның үзенә кайтарып бирә.
Баш мөхәррирнең төп максаты – халкыбызның гасырлар дәвамында фондларда, архивларда тупланып килгән фольклор мирасы сандыгын ачып, андагы хәзинәне дөньяга чыгару белән бергә, әлеге сандыкка керергә лаек энҗе бөртекләрен табу, барлау. Илсөяр Иксанова язмалары белән әнә шулай, укучыларына сиздерми генә, аларны тәрбияли, күңелгә әхлаклылык, битараф булмау, шәфкатьлелек орлыклары сала. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, онытылып барган уеннарын чыганаклардан күтәреп, хәтердә торгызып, тормышыбызга кайтаруда зур өлеш кертә. Шуңа да мондый язмалар бигрәк тә мөһим һәм кирәкле. Тирән эчтәлекле, һәм җанлы язмалары белән Илсөяр апа - үз йөзен булдыра алган шәхес.
III бүлек. Прозадагы тәүге адымнары.
Илсөяр Иксанова үзен талантлы прозаик булуын да исбат итте. Шагыйрә шигырьләр белән беррәттән чәчмә әсәрләр — хикәяләр дә язгалый. Аның бу төр әсәрләре дә җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып торалар. Илсөяр Иксанова күптән түгел “Балан чәчәге“ хикәяләр җыентыгын тәкъдим итте. “Балан чәчәге“ китабы – аның чәчмә әсәрләрдә беренче тапкыр каләм сынавы. Кыска, әмма күпне сыйдырган хикәяләрдә җәмгыятьтә тамырдан үзгәрешләр барган чорда авыл эшчәннәренең тормышы һәм гади булмаган язмышы тасвирлана. “Балан чәчәге” хикәясендә халкыбызның ачы язмышы чагыла.XIX гасыр ахырына да татар авылларын чукындыру сәясәте дәвам иткән: хәтта үлгән сабый мәетен дә казып алып, киредән, урыс зиратына күмәргә әмер биргән кешелексез староста образы аркылы хәзерге көнгә кадәр урыслаштыру сәясәтен тормышка ашыручылар гәүдәләндерелә. Яшереп кенә бакча башында күмелгән нәни улы мәетенең яңадан казып актарылуын ана кеше күтәрә алмый. Рус зиратында бер-берсенә ышыкланган ике кабер барлыкка килә... Ничек кенә изелсә дә, йөз камчы ашаса да, Миңнәхмәтнең рухы сынмый, ата- анасына тугырылыклы булып, көрәшен дәвам итә, Бу хикәя, күпме чукындырылуларны башларыннан кичереп тә, үз диннәрендә, үз телләрендә калган ата-бабаларыбызга, һәйкәл сыман, хәзерге телен һәм динен югалткан буынга тарихи сабак булып тора.
Илсөяр Иксанованың хикәя һәм повестьлары бик тиз арада тамашачы күңелен яулады. Алай гына да түгел, аның сценарие буенча «Сөюләрем сине хак минем» дип исемләнгән телевизион фильм да төшерелде. Эчкерсез мәхәббәт, саф сөю турындагы әлеге сюжет – тормышчан һәм бик тәэсирле.
Бүген бит авылда да, шәһәрдә дә бер-берсен таба алмаган, табудан өмет өзгән кешеләр күп. Яше өстәлеп барган егетләр, кызлар. Ә бит сиңа насыйп яр кайдадыр бар, Аллаһы Тәгалә кошларны гына түгел, кешеләрне дә пар канатлы итеп яраткан. Өмет өзми көтәргә, янәшәдә генә булган бәхетне күрә белергә кирәк.
IV. Йомгаклау.
Илсөяр Иксанова шигырьләрен укыган саен, мин үземне ниндидер гаҗәеп башка дөньяда итеп хис итәм. Мәхәббәтме ул, җәмгыять тормышы яисә тел мәсьәләсеме - барысы да табигать күренеше белән бәйләнештә. Ай һәм кояш, буран һәм кыш, көз һәм яз кебек образлары лирик геройның тирән эчке халәтен - шатлыгын һәм куанычын, сагышын һәм юанычын тасвир итә.
Ә шулай да иҗатының төп лейтмотивы булып карлы – буранлы кышы, кара көзе тора. Нечкә кыллы, сизгер йөрәкле нәфис күңелгә бу дөньяда яшәве авыр:
Шагыйрь булып яшәү газап икән!
Хак яраткач Ходам, ни кылыйм?!..
Әмма ачы сагыш, әрнү хисләрен тойсак та, Илсөяр Иксанова иҗатын, һич кенә дә, пессимистик дип әйтеп булмый. Киресенчә, күңел яктылыкка омтыла, киләчәккә өмет уяна.Үземне табигатьнең бер кисәкчәсе итеп тоям:
Их, гомер...
Агасы иде бер!
Язгы ташкын кебек актарылып,
Дөньяның бар карасын юып
Аласы иде бер.
Илсөяр Иксанова иҗатында бернинди җил-давылларга бирешми торган, тормыш авырлыклары алдында сынмый-сыгылмый торган эчке дөнья:
Бәхет телә миңа, бәхетләрем
Ак кар булып ятсын алдыма.
Буран булып яусын,
Тамчы булып тамсын
Илһам салсын минем җаныма.
Әлбәттә, шагыйрә иҗатын төрле укучы төрлечә кабул итәр, минем белән килешмәс тә, бәлки. Ләкин минем күңелемдә Сары аланда туган зәңгәр күзле былбыл булып уелып (кереп) калды. Аның шигърияте күңелләремне сафландырды, рухымны баетты.
Файдаланылган әдәбият:
Кушымта
Илсөяр Иксанованың “Балан чәчәге” китабы
Алар гаиләдә – өч бала
Кечкенәдән сәхнәдә.
Яңа үлән өстендә аунап, агачларга сарылып, алардан сәламәтлек сорау йоласы миңа балачактан ук таныш
Илсөяр Иксанова кызы-Айсылу белән.
Мәктәптә шагыйрә- көтеп алынган кадерле кунагыбыз.
Именинный пирог
Сказка "Морозко"
Где спят снеговики?
Как нарисовать ветку ели?
В поисках капитана Гранта