Җирле язучыбыз Ф. Шәех иҗаты буенча
Вложение | Размер |
---|---|
konferentsiya_f._sheeh_shigaeva.doc | 77.5 КБ |
Алабуга муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “1 нче гимназия”
Фәнни эш
Ф. Шәех иҗатында
“яз” сүзенең кулланылышы
Башкарды:
1 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф
укучысы Шигаева Алёна
Фәнни җитәкче:
1 нче гимназиянең татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Ильдарханова
Зимфия Миннәхмәт кызы
Алабуга, 2017
Эчтәлек
Фазыл Шәех – татар әдәбиятында Н.Островскийлар батырлыгын дәвам иттерүче, көчле рухлы, фидакарь шагыйрь. Аның иҗаты белән танышкан, бер генә булса да шигырен укыган кеше ул әсәрләрдән бай рухи азык ала, эчке дөньясын кабатланмас хис-тойгылар, фикерләр белән баета. Чыннан да, шагыйрьнең һәр әсәре үзенчәлекле, алар якты нур, тормыш-яшәешкә чиксез мәхәббәт, киләчәккә өмет белән сугарылганнар. Ул шигырьләр укучының күңеленә килеп керәләр дә, үзләреннән һәрвакыт нур чәчеп торалар.
Фазыл Шәех поэзиясендәге бу кабатланмас үзенчәлекләрнең чыганагы шагыйрьнең биографиясендә һәм ул туып-үскән төбәк табигатенең гүзәллегендә, әти-әнисе күңеленнән күчкән күркәм сыйфатлардадыр, мөгаен.
Ф. Шәех авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Алабуга районына кайтып, механик, укытучы булып эшли. Берничә елдан Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп билгеләнә.
Тик язмыш сынаулары аны алда көтеп торган икән: типсә тимер өзәрлек, энергиясе ташып торган егетнең күзе сукырая. Аны дөм караңгылык чорнап ала. Бу шулкадәр көтелмәгән хәл була ки, шагыйрь хәтта югалып кала. Язмышым шушыдыр инде дип, язмышка буйсынып, кешеләр ярдәмен көтеп, күңел төшенкелегенә бирелергәме? Әллә сукыр булу никадәр генә кыен, ачы, үкенечле булса да, түзәргә, башыңа төшкән шушы фаҗига белән һәр минут, һәр секунд көрәшеп яшәргә, бирешмәскәме?
Әлбәттә, Ф. Шәех бирешмәскә, көрәшергә карар кыла. Әгәр дә син яшисең икән, синең йөрәгең ярсып тибә, фикерең чиксез ераклыкларга омтыла икән, кулыңны кушырып, күңелеңне төшереп утыру ул – хыянәт. Һәр кеше табигать тарафыннан бирелгән бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга, һәр минут, һәр секунд көрәшеп яшәргә тиеш түгелмени? Фазыл Шәех тә менә шулай уйлый. Ул үзен поэзиягә, шигърияткә багышларга карар кыла – иҗат итә башлый.
Шагыйрь иҗатында күп төрле темалар яктыртыла, порблемалар күтәрелә: тормышның мәгънәсе, табигать һәм кеше, яшәү шатлыгы, мәхәббәт хисләре, әниләр җылысы, сагышлану, замана мәсьәләләре, һ.б. Бу темаларның барысы да Фазыл Шәехка гына хас булган тыйнаклык, сагыш, моңсулык белән сугарылып ачылалар.
Фәнни эшемнең темасы итеп, Ф. Шәех иҗатын тагын да тирәнтен өйрәнеп, аның иҗатында “Яз” сүзенең кулланылышын өйрәнүне алдым.
Бу тема кызыклы дип уйлыйм, чөнки Ф.Шәех – яз баласы, табигать кешесе. Аның яз турындагы шигырьләрен барлау, лирик геройның хис-кичерешләренең бирелешен өйрәнү эшемнең төп максаты булып тора. Максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар куйдым:
- Ф. Шәехнең иҗатын тирәнтен өйрәнү;
- исемнәрендә “Яз” сүзе кергән шигырьләрне барлау;
- “Яз” сүзе кергән шигырьләрнең мәгънә үзенчәлекләрен өйрәнү.
Фәнни-тикшеренү эшем кереш, төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият өлешеннән гыйбарәт.
2. Төп өлеш. Ф. Шәех иҗатында “яз” сүзенең кулланылышы
Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Әлеге ел фасылы турында кайсы гына шагыйрь, язучы иҗат итми калды икән?! Табигать менәземе, әдипнең хис-кичерешләр дөньясымы, әллә инде аның эш-гамәлләреме – ул барыбер шушы кыска гына “яз” сүзенә әйләнеп кайта.
Ф. Шәех иҗатында да шагыйрьнең яз белән бәйләнешле булган шигырьләре шактый. Бер карасаң, гадәти генә яз күренешләре, яз китергән күңелле мизгелләр, һәркемдә дә була торган күңел халәте диярсез. Тик шигырьләрнең эченә кергән саен, аларның мәгънәсе, бу шагыйрь тормышында гына тоткан урыны яңа сурәтләүләр, бизәкләр белән тасвирлана.
Фәнни эшне башкарганда, Ф. Шәехнең барлыгы 4 китабына – “Көзге күкрәү”, “Туган якның бер талы”, “Дала тулпары”, “Егет сүзе” җыентыкларына күзәтү ясадык. Исемнәренә “яз” сүзе кергән барлыгы 13 шигыре өйрәнелде.
“Яз” сүзе кергән шигырьләр:
2.2 “Яз” сүзенең туры мәгънәдә бирелеше
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә “яз” сүзенең барлыгы 2 мәгънәсе бирелә.[1]
1. Туры мәгънәсе:
Яз – елның кыш бетеп, җәй башына кадәр була торган вакыты, кыш белән җәй арасындагы ел фасылы.
Ф. Шәех тә үзенең аерым әсәрләрендә язның матурлыгына, күркәмлегенә дан җырлый. Яз китергән үзгәрешләрне бәян итә.“Язгы бию” шигыре – моның ачык мисалы.
Зәңгәр ефәк төсле аяз күктән
Туган җиргә нурлар явалар.
Шөлдер сыман чыңлап китә бозлар,
Кар сулары гөрләп агалар...[2]
“Яз сулышы” шигырендә исә, лирик герой иртә язны тоя башлавы турында хәбәр итә. Язның җылы җиле, кошларның яздагыча сайравы, салкын кыш булса да, күңелгә җылылык, рәхәт сулыш өсти, ди автор.
Тургай моңнарында эреп,
Яңара яз һавасы.
Музыка булып яңгырый,
Кызларның шат авазы,- [3]
дип соклана Ф. Шәех “Язгы нурлар” шигырендә. Кояшлы гөрләвекләр, шатланучы сыерчыклар, чыңлаучы бозлар, яшәрүче уҗымнар – барысы да яз турында хәбәр итә. Ул гына да түгел, йөрәктә язның нурын калдыра.
“Яз” сүзенең иң күп кулланылган мәгънәсе – ул күчерелмә мәгънә.
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә “яз” сүзенең күчерелмә мәгънәсе яшьлек, матурлык, шат тормыш турында дип аңлатыла.[4]
“Язгы дәрт” шигырендә язның кеше күңелен бөек эшләргә этәрүе, тормышта киң юл алып, дулкынланып яшисе килүе турында әйтелә.
Иркәм белән ил үрләрен
Бергә үтәсем килә.
Туган җир язларын ямьләп,
Гомер итәсем килә.[5]
Ә менә “Яз баласы мин” шигырендә автор язга гашыйк булуы турында яза. “Шагыйрь булсам, чиксез бурычлы мин, гомерем буе язгы бер көнгә”, - ди ул.
Әлбәттә, яз ел фасылы кеше күңелендәге хисләрне яктыртуда, эчке дөньяның бер халәтен ачып бирүдә дә зур урын алып тора. “Яз көне өр-яңадан туган кебек булам”, - ди Ф. Шәех үзенең “Язлар” шигырендә. Баксаң, шагыйрьнең күңелен уятучы, яшьлеген искә төшерүче, шагыйрьлеккә әйдәүче дә шул Яз икән.
Ак кояшлы язлар булып яшим
Кемгә тансык көзнең сагышы?
Чыңлый көмеш шөлдерләрен чайкап
Гомеремнең дәртле агышы.[6]
Шагыйрьнең күңелендә дә гел шатлык-сөенечләр генә булып тормый. Сугыш кайгысы, үткәннәр, сабырлыкны сынаучы каршылыклар әдип күңеленә сагыш, моңсулык, канәгатьсезлек, хәтта ярсулык та алып килә. Бу хисләрне “Моңсу яз”, “Өр-яңа яз” шигырьләрендә күреп була.
Берәү күгемне ямьсезләп,
Ямен алды кояшның.
Кызыгы калмады һич тә
Минем өчен бу язның.[7]
Яз төшенчәсе турыдан-туры ярату, сөю, мәхәббәт хисләре белән дә бәйләнгән. Әлеге хисләр “Гомерлек язым бул”, “Кайчан киләсең, язым?”,
“Язгы таңда”, “Умырзаялы яз” кебек шигырьләрендә сурәтләнгән.
Күп тә кирәк түгел, җитәр иде
Бер елмайсаң, язым, миңа син.
Кайтасы кош кебек көтә йөрәк
Чәчәк аткан хисләр дөньясын.[8]
Димәк, Ф. Шәех үзенең иҗатында “яз” сүзенә еш мөрәҗәгать иткән. Үзе яз көне тугангамы, яз аның тормышында иң яраткан ел фасылы булган. Күңелендәге хисләрен яз үзгәрешләренә үреп биргән, соклануын табигать аша чагылдырган, сагышларын да яз ярдәмендә тараткан.
Фазыл Шәех – киң диапазонлы шагыйрь буларак танылды. Шигырьләренең формасы, темасы, үзенчәлекле бирелеше ягыннан да ул зур ихтирамга лаек. Аның йөрәгеннән ургып чыккан сүзләр тормыштагы гаделсезлекләрне, караңгылык, ваклык-түбәнлекләрне үтеп, ноталар моңга әверелеп, таңга, яктылыкка таба омтылалар. Кешеләргә яктылыкның, яхшылык-изгелекнең, тормышның кадерен, ямен аңлатыр өчен, кешеләр хәтерендә якты истәлек булып калыр өчен, үлемсезлек яулап алыр өчен югарыга, биеккә омтылалар.
Фазыл Шәехнең көчле ихтыяры, көчле рухы үзенең укучысын да курыкмыйча алга әйдәр, биеклекләргә күтәрер, ак бәхет кенә теләр!
Кулланылган әдәбият
[1] Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. III том. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981.
[2] Шәех Фазыл. Көзге күкрәү. Лирик һәм сатирик шигырьләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 42 б.
[3] Шәех Фазыл. Егет сүзе. Шигырьләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 114 б.
[4] Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. III том. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981.
[5] Шәех Фазыл. Дала тулпары. Лирик һәм сатирик шигырьләр.- Чаллы: Мәгърифәт. кит. нәшр., 1996. – 7-8 б.
[6] Шәех Фазыл. Егет сүзе. Шигырьләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 100 б.
[7] Шәех Фазыл. Дала тулпары. Лирик һәм сатирик шигырьләр.- Чаллы: Мәгърифәт. кит. нәшр., 1996. – 74 б.
[8] Шәех Фазыл. Дала тулпары. Лирик һәм сатирик шигырьләр.- Чаллы: Мәгърифәт. кит. нәшр., 1996. – 28б.
Сочные помидорки
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Рисуем крокусы акварелью
Лупленый бочок