Күпчелек татар гаиләләрендә әкиятләр тыңлап үскән балалар кебек, мин дә кечкенәдән үк әбием, әнием сөйләгән кызыклы да, серле дә булган әкиятләр тыңлап үстем. Әкиятләр мине төрле хыялый дөньяга алып кереп китә иде. Аларның геройлары белән бергә урманда Урман иясе, Убырлы карчык яшәгәнен белдем, Ак бүре белән “очраштым”, үги кызга да бик ярдәм итәсе килде. Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә: кара урман эчендә яшәүче явыз убырлы карчыклар, Каф тавы артында яисә җир астындагы биләмәсендә хакимлек итүче коточкыч диюләр, авызыннан ут чәчеп, кешеләрне ашарга әзер торучы күп башлы аждаһалар дисеңме, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, күпме теләсәң шулкадәр гаскәр чыгара торган мөгезләр дисеңме — барысы да бар.
Татар халык әкиятләреннән тыш, тагын сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әкиятләрен дә яратып тыңлый идем. Аның Су анасы, Шүрәлеләреннән бүген дә куркып ятуларым хәтеремдә.
Бу һәм башка бик күп татар халык әкиятләрендә сурәтләнгән геройларның килеп чыгышы турында ул вакытта мин аз уйлана идем.
Мәктәптә әдәбият дәресендә без бик тә кызыклы булган мифлар һәм легендалар турында кызыклы һәм мавыктыргыч булган сихри дөнья белән таныштык. Бу мине бик кызыксындырды. Мин күптән үземне кызыксындырган сорауга җавап эзли башладым: Су анасы, Шүрәле, Убырлы, урман иясе һәм башка геройлар иң беренче кайда телгә алына?
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_eshe._miflar.doc | 116.5 КБ |
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Әкият геройларыннан - мифларга
“Открытие” фәнни –эзләнү эше
Эшне башкарды:
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 9 нчы А сыйныф укучысы Әфләтунова Айсылу Марсель кызы
Фәнни җитәкчесе:
Азнакай шәһәре 2 нче гомуми
урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Гәрәева Резеда Илкам кызы
2017
Эчтәлек
Кереш.....................................................................................................3
Беренче бүлек. Татар халык авыз иҗатының бер тармагы мифлар................................................................................................5
Икенче бүлек. Әкиятләрдә очрый торган мифик образлар..............7
Йомгак................................................................................................15
Кулланылган әдәбият......................................................................17
Кереш
Күпчелек татар гаиләләрендә әкиятләр тыңлап үскән балалар кебек, мин дә кечкенәдән үк әбием, әнием сөйләгән кызыклы да, серле дә булган әкиятләр тыңлап үстем. Әкиятләр мине төрле хыялый дөньяга алып кереп китә иде. Аларның геройлары белән бергә урманда Урман иясе, Убырлы карчык яшәгәнен белдем, Ак бүре белән “очраштым”, үги кызга да бик ярдәм итәсе килде. Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә: кара урман эчендә яшәүче явыз убырлы карчыклар, Каф тавы артында яисә җир астындагы биләмәсендә хакимлек итүче коточкыч диюләр, авызыннан ут чәчеп, кешеләрне ашарга әзер торучы күп башлы аждаһалар дисеңме, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, күпме теләсәң шулкадәр гаскәр чыгара торган мөгезләр дисеңме — барысы да бар.
Татар халык әкиятләреннән тыш, тагын сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әкиятләрен дә яратып тыңлый идем. Аның Су анасы, Шүрәлеләреннән бүген дә куркып ятуларым хәтеремдә.
Бу һәм башка бик күп татар халык әкиятләрендә сурәтләнгән геройларның килеп чыгышы турында ул вакытта мин аз уйлана идем.
Мәктәптә әдәбият дәресендә без бик тә кызыклы булган мифлар һәм легендалар турында кызыклы һәм мавыктыргыч булган сихри дөнья белән таныштык. Бу мине бик кызыксындырды. Мин күптән үземне кызыксындырган сорауга җавап эзли башладым: Су анасы, Шүрәле, убырлы, урман иясе һәм башка геройлар иң беренче кайда телгә алына?
Легенда һәм мифлардагы дөнья могҗизаларга, табигать серләренә бик бай. Кырлай йә Себер якларындамы шүрәлеләр барысы да диярлек куе, караңгы урманнарда яшиләр, ә җен-пәриләрне исә дөньяның барлык калаларында һәм салаларында да очратырга мөмкин. Шүрәлеләр безнең күңелләргә балачактан ук аңгыра, кеше тарафыннан һәрчак кыерсытылган урманда яшәүче бер җан иясе булып кереп калса, җен-пәриләр, убырлы карчыклар күз алдына килеп басса исә, күңелләр шомланып, курку баса.
Әйдә, шүрәлеләр безне кети-кети уйнарга чакырсыннар. Албастылар, убырлар, бичуралар да безгә Шүрәле һәм Су аналары кебек якын булсыннар. Зөһрә кыз һәрвакыт айдан елмаеп карасын.
Татар фольклорында, жанрлар белән үрелеп, халкыбызның тарихы, тормыш-көнкүреше, йола-гадәтләре, мифологиясе һәм дини ышанулары бирелгән.
Халкыбызның бай иҗатын тиешенчә җыйнау һәм фәнни өйрәнү хәзерге көннең иң мөһим актуаль проблемаларыннан берсе булып тора. Бу проект эшендә аеруча зур игътибар әкият геройларына, аларның тарихы мифларга барып тоташуына бирелә. Мин моңа хәтле әкият геройларының килеп чыгуына игътибар итмәгәнмен. Эш барышында үзем өчен шактый зур һәм файдалы мәгълүмат тупладым. Әкият геройларының мифлар белән уртак якларын белдем.
Шуңа күрә мин үземнең эшемдә фольклорның бер жанры булган мифлар һәм әкиятләргә уртак булган геройлар турында сөйләргә булдым.
Минем эзләнүнең объекты: әкиятләрдә һәм мифларда яшәүче персонажларның уртак яклары.
Максат: Татар халкының мифик геройлары белән танышу.
Максатка ирешү барышында түбәндәге бурычлар куелды:
-Халык авыз иҗатының бер тармагы булган мифлар нәрсә ул?
- Мифик геройлар турында мәгълүмат туплау;
-Кайсылары турында әкиятләр иҗат ителүен ачыклау.
Беренче бүлек. Татар халык мифлары
Теләсә нинди әдәбиятның нигезен кеше тормышы, реаль чынбарлык, тарих тәшкил итә. Язма әдәбият үзенең барлыкка килүендә, үсешендә һәм, гомумән, яшәешендә, реаль чынбарлыктан тыш, мифологиягә һәм аеруча сүз сәнгатенең аерым мөһим тармагы –фольклорга бурычлы. Чөнки матур әдәбият алар нигезендә туган, үскән, күп материалларны һәм сәнгатьчә фикерләүнең шактый гына ысулларын, чараларын алардан алган.
Матур әдәбият һәм фольклор гомер-гомергә бер-берсе белән җитәкләшеп, үзара керешеп яшәгәннәр һәм яшиләр. Әмма Борынгы һәм Урта гасырларда алар арасында багланыш аеруча көчле булган. Үз чиратында язма әдәбият та фольклорга йогынты ясаган. Аерым сюжет-мотивларның, образларның, шигъри сурәтләрнең язма әдәбияттан халык авыз иҗатына күчеп, теге яки бу дәрәҗәдә үзгәреп яшәүләре мүгълүм. Мәсәлән, Кол Гали әсәрендәге строфа, үлчәм үрнәгендә бәетләр, җырлар туа.
Үз халкыңның баласы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлык тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк. Борын-борын заманнарда, әле язу сәнгате туганчы ук, сәләтле кешеләр төрле мәкаль-әйтемнәр, җыр-бәетләр, әкиятләр, мәзәкләр уйлап чыгарганнар. Алар, телдән-телгә күчеп, әдәби яктан камилләшкәннәр, шомарганнар һәм халыкның рухи хәзинәсенә әйләнгәннәр. Халык авыз иҗаты – халыкның күңел көзгесе, ул көзгедә тарих чагыла.
Татар халык иҗаты бүгенге көндә нинди роль уйный соң? Әлеге өлкәгә караган дәреслекләр, җыентыклар басылып тора, таралып та бетә. “Татар халык иҗаты” дип аталган теоретик курс мәктәпләрдә өйрәнелә. Әлбәттә, халык иҗатын һәрьяклап өйрәнү өчен дәреслек кенә җитми. Укучыдан фольклор әсәрләренең үзләрен, җыр-бәет-дастаннарның текстларын белү һәм аларның эчтәлеген, милли-тарихи-этнографик һәм мифологик нигезләрен, үзенчәлекләрен аңлау кирәк. Бу максатка ирешү өчен һәрбер әсәрне, ә аларның кайберләрен кат-кат укып чыгу кирәк.
Әлеге хезмәтне язарга алынгач та, халкымның фольклор мирасын барларга тырыштым. Кайберләрен кабат укыдым, кайберләре белән яңа таныштым, ачышлар ясагандай булдым. Күп кенә чыганакларга мөрәҗәгать иттем. “Балалар фольклоры”, “Риваятьләр һәм легендалар” китаплары аеруча әһәмиятле булды, “Әкиятләр” китабы зур ярдәм итте. Мәктәп дәреслекләрендә, бигрәк тә 4 нче, 6 нчы, 9 нчы сыйныфларның әдәбият дәреслекләрендә бирелгән материалларны да яңадан җентекләп укып чыктым.
Миф (бор. грек. μῦθος, mythos — сүз, хикәят) — борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар хакындагы хикәятләре. Мифларның җыелмасы исә мифология дип атала. Әлеге төр хикәятләрне өйрәнү белән шөгыльләнә торган фәнне дә мифология дип атыйлар. Мифлар хайваннар һәм кешеләр турында, аллалар турында, космогоник мифлар (кояш, ай, йолдызлар турында), явыз затлар турында. Һәр халыкның үз мифлары бар. Грек мифларында – Зевс, Афродита, Деметра; рус мифларында – Убырлы карчык, Василиса; татар мифларында Шүрәле, Су иясе, Өй иясе, Албасты, Убырлы кебек геройлар бар.
Мифлар фольклорның борынгы катламы дип санала. Димәк, миф ул — хикәяләү, чынбарлыкны фантастик рәвештә гәүдәләндергән «хикәяләр»җыелмасы, дөньяны билгеле бер күзаллау рәвеше.
Димәк, мин эш барышында күп кенә татар халык мифлары һәм аларның миңа – әкиятләр аша күптәннән таныш булган геройлары, аларның килеш – килбәте, яшәү рәвешләре белән таныштым.
Икенче бүлек. Әкиятләрдә очрый торган мифик образлар
Убыр
Убыр, убырлы карчык бик күп татар халык әкиятләрендә очрый торган персонаж. Мәсәлән, “Үги кыз”, “Гөлчәчәк”, Таңбатыр” әкиятләре. Күп кенә тылсымлы әкиятләрдә геройның дошманы сыйфатында убырлы карчык персонажы килә. Кайберләрендә ул «җалмавыз», «сихерче карчык» яисә «карчык» дип кенә йөртелә. Ләкин асылда бу исемнәр бер үк затны белдерәләр.
Күбесенчә урмандагы кечкенә өйдә яшәүче убырлы карчык (җалмавыз) усал һәм рәхимсез (Мәсәлән, “Гөлчәчәк”, “Үги кыз” әкиятләре). Ул кешеләрне йота («Дутан батыр», «Яхшылыкка - явызлык»), яисә аларның канын эчә («Таңбатыр», «Әйгәли батыр»). Ләкин, мәҗбүр иткәндә, карчык йоткан кешеләрне сау-сәламәт рәвештә кире дә чыгара. Өстәвенә йотылган кешеләрнең физик кимчелекләре бетә: сукыр — күзле, кулсыз — куллы, аяксыз - аяклы була.
Ә миф буенча ул, Убыр, кешенең үзе белән бергә була торган, ияләшкән кешесенең үзендә була торган бер нәрсә ул. Убыр күберәге хатын-кызга ияләшә. Убыр ияләшкән кешегә «убырлы кеше» диләр. Убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле була. Убырлы кешенең баш түбәсендә кечкенә генә чокыр сыман урын була, шуңа күрә андый кешегә түбәсе тишек, бу убырлы икән, диләр.
Убырлы кеше йокыга киткәч кенә убыр аннан аерылып китә дә, уттан ясалган йомгак күк булып морҗадан очып чыгып, теләсә дуңгыз, теләсә кара мәче, теләсә кара эт булып аулакта йөри-йөри дә иясенә тагы әйләнеп кайта. Убырның морҗадан чыгып йөрергә яратканын белгән кешеләр морҗаны томалап калдырырга кушалар.
Йорт (өй) иясе – татар мифологиясенең нигезен тәшкил иткән Ияләр дөньясында үзәк урын тотучы рух, чөнки ул башка ияләргә караганда кешеләргә якынрак тора. Шуңа да кеше аның белән ешрак “очраша”. Алар сафлыкны, чисталыкны, татулыкны яраталар. Шуңа күрә алар чиста, күркәм нигезләрне генә сайлыйлар. Абзар иясе абзарда яки ишегалдында яши. Аның яраткан аты, сыеры яисә яратмаган малы бар. Яраткан атына ул кеше күрмәгәндә өстәп печән сала, матур, тигез итеп аның ялын үрә. Сөймәгән атка көн юк. Абзар иясе мондый атны төне буе борчып-бимазалап чыга. Гадәттә алар кара төстәге малны яратмый.
Мин яраткан әкият герое - Су анасы турында да берничә төрле миф бар. Һәм аның атамалары да берничә. Су анасы – суда яши дип фараз ителә торган, озын чәчле, хатын-кыз кыяфәтле мифологик зат. Борынгы татар легенда-риваятьләрендә сулыклар, елга-күлләр белән бәйле мәгълүматлар сакланган – Су бабасы, Су иясе, Су анасы. Мәсәлән:
Су бабасы
Җир өстендәге кыр вә дә төрле җирләргә ияләнеп, төрле урыннарга баш булып торган әйберләр күк үк, суда да ия булып, су астындагыларга башлык булып торучылар да бар: алар су бабасы, су иясе, су анасы. Болар суның-күлләрнең, диңгезләрнең, иделләрнең иң тирән җирендә торалар. Алар су коенырга төшкән кайбер кешеләрне үзләренә тартып та алалар. Болар бик сирәк кенә кеше күзенә кеше булып та күренәләр. Су анасы кайчагында басмага чыгып утырып ай яктысында үзенең озын чәчләрен алтын тарак, көмеш тарак белән тарый. Боларның ачуларын китерсәң алар шушы үзләре торган суда каты дулкыннар ясыйлар. Шундый суда коенган кешеләрнең кайберләрен үзләренә тартып алалар. Кайберләренең төннәренә сулы кабырчыклар чыгаралар. Мондый авыру булса су ияләренең күңелен табарга кирәк. Моның өчен тоз белән он алып болгаштырып бер уч алырга да шушы коенган җиргә барып сибәргә кирәк, йә булмаса шушы тозлы онны авыру чыккан урынга чүпрәк белән бәйләп суга тыгып торырга кирәк. Боларны эшләгәндә:
«Каян килдең шунда кит;
Ияңә шуны илтеп бир»,—
Су бабасы бер тирә-як суларының иң зурысында гына, иң тирән җирендә генә торып, шул тирәдәге суларның ярына да баш булып тора. Шул тирә-як суларының барына да боерык биреп тора. Ул инде бик картайган, бүтән су ияләре аны олуглап кына, ни кушса шуны эшләргә көтеп кенә торалар.
Су иясе
Су иясе нинди генә су булмасын шунда тора. Кирәк кечкенә елга булсын, кирәк чишмә булсын, кирәк күл булсын, тикшереп тормый, кая эләксә шунда тора бирә. Су иясе бабасына бер дә ошамаган: ул аз гына җүләр-сымак итеп эш эшли. Аны шуңа күрә күп санга алмыйлар. Ул бик юкка гына ачулана да йә тегермән буаларын ерып җибәрә, йә булмаса бер җирдә балыкчыларның балык тотканын күрә дә ул тирәдән бар балыкны куып җибәрә, йә булмаса су якынындагы кешеләрне, терлекләрне тотып су астына тарта да шунда буып үтерә.
Су иясе кайчагында базарларга чыгып йөри, анда тәмле ашамлыклар, татлы җимешләр сатып алып, шунда ашый, аның акчасы бик күп, ди.
Менә бу урында мин кызыклы гына фактка тап булдым. Г.Тукайның “Су анасы” әкиятендә Су анасы басмада алтын тарак белән чәчен тарап утыра. Ни өчен алтын тарак? Чөнки, татар халык мифы буенча аның су төбендә акчасы күп икән. Шулай ук аны сөекле шагыйребез озын чәчле итеп сурәтли, чөнки “Су анасы” мифында “толымы җиргә җитеп бик озын, башы, озынча күзләре бик зур, тум кара, атылып чыгып тора, кашлары юк), күкрәге бик киң һәм алга калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди ” итеп китерелгән.
“Су анасы читкә чыгып чәчен тараганда кинәттән килеп чыксаң, ул куркып, тарагын онытып суга чумып китә икән. Шуннан тарагын алып китсәң, төннәрне бер дә йокы бирми: «Тарагымны бирсәнә» ди-ди, килеп сорап йөдәтә икән. Таракны яңадан шул су читенә илтеп куйсаң гына туктый, ди. Шуның өчен дә төнлә суга барсаң тамак кыра-кыра килергә кирәк”. Тукай әкиятендә дә авыл малае, таракны урлап кача һәм шуның өчен Су анасы артыннан төнлә килә.
Иң яратып тыңлаган әкиятем “Шүрәле” әкиятенең дә берничә төрле варианты бар икән. Шүрәле – урманда яши торган, йонлач тәнле мөгезле җан иясе. Шүрәлеләргә кагылышлы бик күп ышанулар яшәп килә. Шүрәле этләрдән, чыбыркыдан курка. Шүрәле яшәгән җирдә хәзинә була, үзләрен биңгән кешеләргә шул хәзинәдән алтын бүлеп бирәләр икән. Шүрәле үз гомерендә берничә мәртәбә бармагын алыштырып өлгерә, ди. Урман сукмакларында шул бармакларны табып алган кеше шатланган, чөнки шүрәле бармагы әйбәт фал булып саналган. Шуларның берничәсе белән танышып китик. “Шүрәле” мифы буенча ул “кара урманнарда гына тора. Ул барыбер кешегә охшый, тик кешедән аермасы: бармаклары да, тырнаклары да бик катылар, бик озыннар. Аның бер-бер бармагы берәр сөям буйлыгы; тырнаклары берсе-берсе адәм бармагы буенда була. Капчык күк имиләре була. Аларны ул иң башы аркылы аркасына салып йөри.” Сөекле Тукаебыз Шүрәлене сурәтләгәндә мондый юллар китергән:
Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.
“Шүрәле кешене адаштырырга, кара урман эченә алдап кертергә бик ярата. Ул нәкъ кеше кебек кычкыра да кеше аның янына таба килә. Ул тагы кычкыра. Кеше, менә җитәм дип, тавыш килгән якка бара. Шулай итеп шүрәле тавышына алданган кеше урман уртасына кереп китә дә адаша. Шүрәле алдаган кайбер кешеләр урман уртасында адашып калып һәлак тә булалар икән.”
Шүрәле үзе син сораган сүзгә каршы бер сүз дә әйтми, үзе бик күп сорашырга ярата. Шүрәлегә очрасаң, тешләреңне күрсәтергә бер дә ярамый. Тешләреңне күрде исә озын бармаклары белән кытыкларга тотына, ул бер кытыклый башласа, үтергәнче кытыклый, ул үзенең тимер кеби каты, бик озын бармаклары белән кытыклап уйнауны бик ярата. Инде бик күп кешеләрне, терлекләрне кытыклап үтергән, ди, ул. Әкияттә сурәтләнеше:
— Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак-угъры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
“Шүрәле” турында мифта: “Менә бер бик усал егет аты белән урманга киткән. Тик юлда барганда бер куян чабып бара икән, ат шул куян артыннан киткән. Егет ни чаклы кычкырса да, ничек итеп кенә чакырса да ат әйләнеп тә карамаган. Шул куян артыннан ияргән. Куркудыр мазар, егетнең исенә дә кереп чыкмаган. Менә ул урманга кереп киткән, бер бик калын агач кисеп, ботакларын арчып, арба буена чаклап кисеп кенә тора икән янына шүрәле килеп чыккан да:
— Я, әле, егет, кети-кети уйныйк,— дип дәшкән.
Егет тоткан да:
— Шүрәлекәем, бик яхшы, иң элек кыса-кыса уйныйк әле, соңыннан кети-кети уйнарбыз,— дигән.
Шүрәле:
— Атың ничек?—дип сораган. Егет:
— Атым Былтыр була,— дигән.
Шуннан:
— Ярый, алайса, иң элек кыса-кыса уйныйк, аннан кети-кети уйнарбыз,— дип шүрәле егетнең сүзенә күнгән дә:
— Кыса-кысаны ничек уйныйлар, мин аны белмим,— дигән.
Егет әйткән:
— Син карап тор, мин өйрәтермен,— дигән. Шүрәле:
— Ярый, алайса, дигән. Егет тоткан да агачның башын балта белән ярган, бер чөй ясаган да, агачның ярыгына суккан, агачның ярыгы авызын ачкан икән.
Егет шүрәлегә: «Менә шуның авызына бармагыңны тыгып тор»,— дигән. Шүрәле бармагын куйган. Егет балта белән чөйнең нечкә очына бер генә бәргән икән, чөй атылып та киткән, агач ярыгы шап итеп ябылып, шүрәленең бармагын да кысып алган. Шуннан соң менә кычкыра ди, менә бакыра ди, менә җылый ди, менә җалына ди теге, егет бер сүз дә дәшми, атына утырган да чапкан, ди. Җыелган, ди, шүрәлеләр, сораганнар, ди: «Кем кысты»,— дип. Теге шүрәле:
— Былтыр кысты, Былтыр,— дигән ди, бүтәннәре Былтыр кысты дигән саен:
— Җүләр, соң былтыр кысканга быел кычкыралармы, җүләр, җүләр! — дип көлгәннәр генә, ди.”. Сюжет безгә таныш булган поэмага охшаш.
Таз белән шүрәле
Элек заманда утынны балта белән генә кискәннәр, пычкы булмаган, ди. Алай бик читен булган, ди. Шуннан соң бер таз кеше юка тимерне алган да, аңа тешләр ясаган, шуннан пычкы булган, ди.
Утын кисәргә дип урманга баргач, иптәш тапмаган да, шүрәле белән кисеп карарга булган, ди бу кеше. Утын киселгән. Моңа шүрәле бик гаҗәпләнгән дә:
— Бу әмәлне ничек уйлап чыгардың? — дип, Таздан сораган, ди. Таз әйткән:
— Мин,— дигән,— шундый әмәлләрне күп беләм. Минем арка кашый торган әмәлем дә бар әле. Мин бер кашысам, бер ел буена тән кычытмый,— дигән. Шүрәле моңа ышанмаган, ди. Таз:
— Әйдә тәннәрне кашып карыйк,— дигән. Шүрәле күнгән дә Тазның аркасын кашый башлаган, ди. Таз һаман:
— Кычытуы бетмәде әле, кычыта әле, дип кычкыра икән, ди. Шуннан Таз әйткән:
— Син тәндәге кычытуны бетерә алмадың, инде мин синең аркаңны кашып карыйм әле,— дигән. Таз бер тактага берничә үткен кадак кагып, тырма кебек итеп эшләгән икән дә шуны шүрәленең җилкәсенә куеп, түбән таба тартып төшерә икән, ди. Ахыры шүрәле авыртканга чыдый алмый торып качкан, ди.
Шүрәле турында “Төнге очрашу”, “Ярымтык”, “Шүрәле каргаган авыл”, “Шүрәле Яппар” дигән риваятьләр, хәтта “Шүрәлене ничек алдарга?” дигән миф та бар икән.
Көннәрдән бер көнне кызлар көтүләре белән урманга җиләккә киткәннәр. Көн бик эссе була. Алар урманда бик озак йөреп, тырыс тутырып җиләк җыйганнар. Эсседән, бөркүдән тамаклары кипкән. Шуннан бер кыз якында күл барлыгын әйткән. Алар күлгә су эчәргә киткәннәр инде. Баралар болар юл буйлап, кинәт кенә ирләр тавышы ишетәләр. Кызлар башта куркалар да ахырдан аңга киләләр, урманда кеше юк ич. Карап-карап та тирә-юньдә кеше күрмәгәч, тагын китәләр. Тиздән нәрсәдер сизәләр, чөнки шактый озак барсалар да, күл юлын табалмыйлар, урманның исә очы-кырые күренми. Күл инде күптән булырга тиеш кебек, ул һаман юк. Карый торгач, күрәләр: һаман да шул кузгалып киткән урыннарында басып торалар икән. Үзләрен шүрәле алдап йөрткәнен аңлагач, кызлар бик куркышалар. Ә моннан чыгарга кирәк. Яңадан тирә-юньнән эзләп юлны тапкан кебек булалар. Китәләр янә, тагын озак баргач, карасалар — һаман иске урында торалар. Бик озак бер тирәдә әйләнеп йөриләр болар. Яңадан елаша башлыйлар. Ниһаять, берсе төшенә, бөтен киемен салып, кире ягы белән кия, башмакларын да алыштыра: сулын уң аягына, уңын сул аягына кия. Шуларны киеп бетерүгә, карасалар — нәкъ юл буенда басып торалар. Шүрәле киемен әйләндереп кигән кыздан куркып, аларны адаштырудан туктаган.
Йомгак
Димәк, эш барышында шундый нәтиҗәләргә киленде: әкият тууда мифлар аеруча мөһим роль уйнаган. Безнең борынгы әби – бабаларыбыз әйләнә – тирә дөньяны тылсымлы дөнья кебек кабул иткән. Алар үзләре әйләндереп алган барлык җанлы – җансыз предметларның җаны бар дип уйлаганнар. Кешеләрнең борынгы күзаллаулары мифларда, әкиятләрдә, легендаларда, риваятьләрдә чагылыш тапкан.
Элек-электән кешенең рухи тормышында әкиятләр үзенчәлекле урын били. Ә әкиятләр, үз чиратында, мифлар белән гомер-гомергә бер-берсе белән җитәкләшеп, үзара керешеп яшәгәннәр һәм яшиләр. Әмма Борынгы һәм Урта гасырларда алар арасында багланыш аеруча көчле булган. язма әдәбият та фольклорга йогынты ясаган. Аерым сюжет-мотивларның, образларның, шигъри сурәтләрнең язма әдәбияттан халык авыз иҗатына күчеп, теге яки бу дәрәҗәдә үзгәреп яшиләр.
Күпчелек гаиләләрдә “Татар халык әкиятләре” китап киштәсендә урын алып тора. Гаиләдәге әкият сөйләү, уку гадәте - татар халык иҗатына карата мәхәббәт уяту ул.
Димәк, әкиятләр белән hәркем диярлек ниндидер дәрәҗәдә мөнәсәббәттә тора, ягъни халык иҗатының бу гүзәл күренеше кешенең гомере буена игелекле юлдашы булып бара. Чөнки рухи дөньясы нык үскән бүгенге кешенең күңеле табигыйлеккә, сафлыкка, халык иҗатының гүзәллегенә тартыла.
Әкиятләрдә бит халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык hәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган,киләчәккә өмет hәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, халыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә:
Үз халкыңның баласы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлык тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен белеп үсү кирәк. Халык авыз иҗаты – халыкның күңел көзгесе.
Өйрәнгәннәрдән чыгып, шуны әйтәсе килә: татар халык иҗатының бер тармагы булган мифлар, легендалар һәм риваятьләрне өйрәнү бүгенге көндә дә актуаль. Дөньялар гел-гел буталып торган бер вакытта кеше үз күңеле өчен рухи азык эзли башлый. Кемнәрдер маҗаралы, фантастик әдәбиятны ябырылып ала, ә кемнәрдер халык иҗатына караган легенда һәм мифлардан, гасырлар тузаны каплаган һәм халык хыялы белән фантастика дәрәҗәсенә күтәрелгән персонажларда үзенә тормышчанлык эзли.
Ул безнең үткәнебез белән киләчәгебезне бәйли. Үткәнебезне аңларга ярдәм итә.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
8. Риваятьләр һәм легендалар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001
9.Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 4 нче сыйныф: 3 кисәктә. 1 нче кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2014.
10. З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011
http://adiplar.narod.ru/mirza.htm
http://www.gabdullatukay.ru/index.php?id=2198&Itemid=43&option=com_content&task=view
Пчёлки на разведках
Фокус-покус! Раз, два,три!
Зимовье зверей
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками