“Тел сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе,тылсымлы могҗизасы һәркемгә үз исем-күңеленә иң якын, иң кадерле исем-сүз”.
Гомәр Саттар-Мулилле
“ Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемнәрендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын”.
Рәсул Гамзатов.
Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә.Өйгә,гаиләгә яңа ямь,юаныч,куаныч,бәхет өстәлә.Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерә.Аларның иң беренчесе – балага исем кушу.”Нинди исем кушарга”? дигән сорау бала дөньяга килгәнче үк инде әти-әниләрешул хакта уйлана башлыйлар,туганнар һәм дуслар белән киңәшләшәләр. Мәгънәле, күңелгә ятышлы һәм кадерле, матур һәм аһәңле исем сайлап табасылары килә һәм ул исемнең җиңел әйтелүчән булуын,төрле милләтләр телендә яки кечерәйтеп-иркәләп дәшкәндә бозылмавын да телиләр алар. Чөнки балага бит исем гомерлеккә бирелә,ә ир-ат исеме буыннан-буынга күчә. Исем-кешенең гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә һәм ул аның туган теленең иң якын,иң газиз,иң кадерле сүзе булып тоела.
Исем кешегә гомерлеккә кушыла. Татар халкы элек-электән исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһаңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Балага исем кушу – бик җаваплы, зур һәм мөһим вакыйга.Тугач, адәм баласына нинди исем кушалар – шул бөтен язмышын хәл итәргә мөмкин.
Вложение | Размер |
---|---|
7-kl_proekt.docx | 24.34 КБ |
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
«Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”
ПРОЕКТ ЭШЕ
« Исемең матур, кем куйган?»
Эшләде:
Азнакай шәһәре 2 нче муниципаль
гомуми урта белем бирү мәктәбенең
7 нче Б сыйныфы укучысы
Гәрәев Рафаэль Наил улы
Фәнни җитәкчесе:
Азнакай шәһәре 2 нче муниципаль
гомуми урта белем бирү мәктәбенең
1 нче категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Гәрәева Резеда Илкам кызы
2017-2018 нче уку елы
Проект эше туган тел һәм әдәбияты кысаларында башкарыла
Проектның тибы: комплекслы (иҗади, фәнни – эзләнүле).
Кереш өлеш.
Проектның максаты: үземнең туганнарым, сыйныфташларым исемнәренең мәгънәләрен ачыклау.
Проектның бурычлары: Гаилә әгъзаларыбызның, сыйныфташларымның исемнәре турында мәгълүматлар һәм аларның фотографияләрен туплау.Аларның исемнәре нинди мәгънә аңлатканын һәм ни өчен шул исемне кушуларын ачыклау. Проект эшен уңышлы гына башкарып чыгу.
Проектның сораулары:
Кеше исемнәре кеше өчен нинди әһәмияткә ия ?
Үзебезнең һәм иң кадерле кешеләребезнең исем мәгънәләрен беләбезме?
Проект эшенең актуальлеге. Бу проект эшендә аеруча зур игътибар үзебезнең гаиләдәге иң якын кешеләребезнең, сыйныфташларымның исем мәгънәләренә һәм шул исемнең кушылу тарихына бирелә. Мин моңа хәтле исемнәрнең нинди мәгънә аңлатуына игътибар итмәгәнмен. Эш барышында үзем өчен шактый зур һәм файдалы мәгълүмат тупладым. Күп кенә исемнәрнең нинди мәгънә аңлатканын белдем. Шулай ук:
“Тел сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе,тылсымлы могҗизасы һәркемгә үз исем-күңеленә иң якын, иң кадерле исем-сүз”.
Гомәр Саттар-Мулилле
“ Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемнәрендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын”.
Рәсул Гамзатов.
Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә.Өйгә,гаиләгә яңа ямь,юаныч,куаныч,бәхет өстәлә.Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерә.Аларның иң беренчесе – балага исем кушу.”Нинди исем кушарга”? дигән сорау бала дөньяга килгәнче үк инде әти-әниләрешул хакта уйлана башлыйлар,туганнар һәм дуслар белән киңәшләшәләр. Мәгънәле, күңелгә ятышлы һәм кадерле, матур һәм аһәңле исем сайлап табасылары килә һәм ул исемнең җиңел әйтелүчән булуын,төрле милләтләр телендә яки кечерәйтеп-иркәләп дәшкәндә бозылмавын да телиләр алар. Чөнки балага бит исем гомерлеккә бирелә,ә ир-ат исеме буыннан-буынга күчә. Исем-кешенең гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә һәм ул аның туган теленең иң якын,иң газиз,иң кадерле сүзе булып тоела.
Исем кешегә гомерлеккә кушыла. Татар халкы элек-электән исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһаңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Балага исем кушу – бик җаваплы, зур һәм мөһим вакыйга.Тугач, адәм баласына нинди исем кушалар – шул бөтен язмышын хәл итәргә мөмкин.
Бәби туа җиргә аваз салып,
Кеп-кечкенә, ләкин, ул – кеше!
Елау, көйсезләнү, йоклау гына
Әле аның бар белгән эше.
Шул кешегә матур исем кирәк,
Аның булсын тирән мәгънәсе.
Шушы исем аңа гомерлеккә!
Истә тотсын әткә-әнкәсе!
Шушы исем белән яшәп кеше,
Үрләр яулый, таный, таныла,
Исем мөһим кеше язмышында,
Һәркем салсын моны аңына.
Кеше исемнәренең бай тарихы безнең күңелләрдә зур кызыксыну уятты. Мин, иң беренче итеп, үзебезнең гаиләбездәге кешеләрнең исемнәренең мәгънәләрен ачыкларга булдым.
Безнең Гәрәевләр гаиләсе 4 кешедән тора:әтием,әнием, апаем һәм мин. Фамилиябез - Гәрәев. Гәрәй атамасы исә хан дәрәҗәсен ныгыту теләгеннән Чыңгыз хан нәселе – Гәрәйләр династиясенә бәйле бирелгән дип фараз итәргә мөмкин. Шуңа да карамастан, көнчыгыш илләре тарихын бәян итүче чыганакларда “Гәрәй” исем-атамасы чыңгызлылардан тыш башка дәрәҗәле кешеләр арасында да еш очрый. Ул монголларда “лаеклы”, “абруйлы” һәм “аерым хокуклар бирелгән” шәхес мәгънәсендә аңлатыла (Султанов, 2001, с. 144-145).
“Гәрәй” атамасының бер нугай кабиләсе исемен (герэ, гирей, кераит) белгертүе мөмкинлеге турында да фикер бар (Исхаков, 1998, с. 22).
Әтиемнең исеме – Наил. Ул “бүләк” дигәнне аңлата. Аңа бу исемне әнисе Халисә әби кушкан.
Әниемнең исеме – Резеда. Ул француз теленнән кергән. “Хуш исле зәңгәр чәчәк” мәгънәсен белдерә. Ул безнең гаиләдә 3 “малай” арасында, чыннан да бердәнбер чәчәк.
Энем – Нурислам. “Ислам нуры” дигән мәгънәне аңлата. Әти белән әни икесе бергә уйлаганнар.
Ә минем исемем – Рафаэль. Яһүдләргә, римлыларга борынгы халдей теленнән кергән исем. Фәрештә исеме. Миңа исемне әти кушкан.
Сыйныфташларымның исемнәре нинди мәгънә белдерә икән?
Алсу – алсу йөзле, матур, чибәр дигән мәгънәне аңлата.
Әти-әнисенә рәхмәт –
Матур исем куйганнар,
Алсу йөзле, киң күңелле
Булсын әле дигәннәр.
Ислам – аллахның колы дигән сүз.
Ислам исемле малай мин.
Ислам дине – безнең дин.
Һәрбер малай бик тәртипле,
Ислам төсле булсын, дим.
Азалия булгангадыр инде
Тыныч холык – фигыле.
Җитез, күндәм, ләкин һәрчак
Төпле аның фикере.
Азалия – куаныч, юаныч алып килүче дигән мәгънәдә.
Минем иң якын дустымның исеме- Ильяс. Мәгънәсе буенча “Аллаһ кодрәте, куәте, могҗизасы” дигәнне аңлата. Ислам – аллахның колы дигән сүз.
Дамир – намуслы,акыллы;
Искәндәр- яклаучы,җиңүче;
Камил – тулылык, бар яктан да камил;
Инсаф – тәрбияле;
Равил – риваять сөйләүче,хикәя кылучы;
Регина- патшабикә һәм башкалар.
Яхшы исем кыйммәт барыннан да,
Аннан туры дусны күрмисең;
Безнең хакта мәңге ядкарь саклап
Картаймыйча яши һәр исем!
Эзләнүләрнең нәтиҗәсе: Проектны без бик зур кызыксыну белән эшләдем. Эзләнә,иҗади фикер йөртә торгач,исем кушу тарихы, исем мәгънәләренең нинди бай хәзинә икәнен аңладым. Эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән файдаландым, укытучым, әти- әнием белән интернет аша күп мәгълүмат тупладым. Проект эшен эшләгәндә мин:
Кулланылган әдәбият:
-Татарча-русча кеше исемнәре һәм фамилияләре сүзлеге, Татарстан китап нәшрияты, 2006 ел.
-Гомәр Саттар-Мулилле”Татар исемнәре ни сөйли”? “Раннур” нәшрияты 1998 ел.
- Гаиләдә өлкәннәр сөйләве.
- интернет ресурслар
Четыре художника. Осень
Медведь и солнце
Сказочные цветы за 15 минут
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)