Исхакыйдай милли җанлы булыйк!
Вложение | Размер |
---|---|
ishakyyday_milli_zhanly_bulyyk.docx | 14.75 КБ |
Татарстан Республикасы Тукай районы
“Түбән Суык-Су урта гомуми белем мәктәбе”
муниципаль бюджет белем учреждениесе
Исхакыйдай милли җанлы булыйк!
Эшне башкарды: 7 сыйныф
укучысы Арсентьева
Анастасия Алексей кызы
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Шакирова Затия
Нәбиулла кызы
Исхакыйдай милли җанлы булыйк!
Туган илем, туган телем диеп,
Үзәккәең синең өзелгән.
Саклыйк, яклыйк милләтебезне дип,
Янып, көеп, көннәрең үткән.
Чит җирләрдә, ятлар арасында
Туган телгә тугры булгансыз.
Гәҗитләр чыгарып, иҗат итеп,
Туган телгә һәйкәл куйгансыз!
Сизенгәнсең, алдан сизенгәнсең:
Туган телем бик авыр хәлдә.
Җан Баевич кебек ялгышканнар
Арабызда бүген юк мәллә?
Уку елы бара, киметтеләр
Туган теле дәресе санын.
Татар иле бит бу, нәрсә булды?
Туган телем, сөйлә әле зарың.
Тукай, Исхакыйлар хөрмәтләгән
Туган телебезне онытмабыз.
Авыр көннәр үтәр, милли җанлы булсак,
Киләчәк алдында кызармабыз!
Тупое - острое
Притча о гвоздях
Цветущая сакура
Ах эта снежная зима
10 осенних мастер-классов для детей