5,7 нче сыйныф укучылары язган шигырьләр
Вложение | Размер |
---|---|
Укучылар иҗаты | 16.64 КБ |
Кыш һәм без
Ап-ак карлы, кар-буранлы
Салкын кыш килде.
Яңа елда Кыш бабабыз
Бүләкләр бирде.
Дуслар белән уйнадык без,
Тауларда шудык.
Тимераяклар киеп,
Шугалакларда йөрдек.
Кар сыннары ясадык без
Мәктәп каршына.
Чаңгыларда да ярыштык –
Уздык барсын да.
Укуда да сынатмыйбыз,
Тырышып укыйбыз.
Спортны да яратабыз,
Шуңа көчле без.
Алия Гайнетдинова, Сауш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Буталган
Безнең өйдә буталган
Яки шигырь буталчык.
Дәү әнием кар көри,
Әти бияләй бәйли.
Ә энем сыер сава,
Әни чаңгыда шуа.
Акбай өй эше карый,
Абый йорт-җирне саклый,
Песи йомырка сала,
Тавык тычканнар тота.
Аквариумда балыклар
Нәкъ безнеңчә сөйләшә.
Менә сиңа әкәмәт,
Менә сиңа тамаша.
Нәрсә булган соң монда,
Нигә болай буталган?
Зинһар, ярдәм итегез,
Мәсьәләне чишегез.
Алия Гайнетдинова, Теләче районы Сауш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Сәламәт булыйк!
Кышның матур айларын
Балалар да ярата.
Кыш бабай һәм Кар кызы
Бүләкләр дә тарата.
Чана, чаңгыда балалар
Таудан шуалар.
Саф һавада уйнаганга,
Сәламәт булалар.
Кышның әле рәхәт чагы –
Аякта чаңгы.
Әйдә, өйдә утырмагыз,
Шуабыз чаңгы.
Расих Садриев, Сауш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Күлмәк
Әнием күлмәк тегә миңа,
Төн йокысын йокламый.
Шул күлмәкне көтә-көтә,
Үзем йоклап киткәнмен.
Иртән уянсам ни күрәм:
Күлмәгем тора әзер.
Рәхмәт, әнием, кадерлем.
Мин ничек матур хәзер.
Әй сөендем, рәхмәт, әни,
Матур күлмәгем өчен.
Үсеп җиткәч мин дә
Тегәрмен синең өчен.
Галия Садриева, Теләче районы Сауш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Әнием
Кайларда гына йөрсәм дә,
Күңелемдә гел әни.
Үсеп буйга җитсәм дә,
Аның өчен мин нәни.
Изге теләкләр теләп,
Гел дә озатып кала.
Сүзләре һәрвакыт күңелдә:
“Тәүфыйклы бул, әй бала!”
Әниемнең изге теләкләре,
Укыган догалары.
Саклый мине һәр җирдә,
Уңышка илтә гел дә.
Галия Садриева, Теләче районы Сауш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Әти-әни
Җир йөзендә иң кадерле,
Иң газиз кешем син – Әнием!
Әни белән гел янәшә,
Төп терәгем – Әтием!
Өч балага гомер биреп,
Безне тәрбия кылучы.
Ул, әлбәттә,иң кадерле –
Әнием һәм әтием.
Икесен дә бердәй күреп,
Тигез итеп яратам.
Җылы өй, тәмле ризык –
Барсына рәхмәт әйтәм.
Туры юл күрсәтүче,
Яктылыкка өндәүче,
Изгелекләр теләүче
Рәхмәт әти-әнигә!
Галия Садриева, Теләче районы Сауш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Тау шуганда
Урам тулы бала-чага
Чана шуалар.
Утыралар да чанага
Җилне куалар.
Йөзләре шат, битләр алсу –
Тауда шуалар.
Этә-төртә берсен-берсе
Түбән очалар.
Шундый рәхәт саф һавада
Күңел очына.
Кар бөртеге шаяргандай
Куна борын очына.
Гөлшат Зәйнуллина, 7 нче сыйныф
Буран
Тәрәздән карыйм,
Буран котыра.
Ап-ак карларны
Тузгый, очыра.
Күзне дә ачып
Булмый урамда.
Өйдә утырам.
Чыкмыйм шуңа да.
Кышкы бураннан
Курыкмыйм үзем
Өйдә батыр мин,
Сабыр һәм түзем.
Дулар да туктар,
Бер тынар әле.
Бурансыз көннәр
Алдадыр әле.
Чанамны алып,
Тауга барырмын,
Кыш матурлыгын
Тоярмын әле.
Хәзергә күңелнең
Буранлап, уйнаклап,
Хисләрне тузгаклап
Торган бер мәле...
Гөлшат Зәйнуллина, Теләче районы Сауш төп мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Татар теле – газиз телем
Җирдә бик күп милләт яши –
Һәр милләтнең үз теле.
Без мөселман – динле халык,
Бар татарның үз иле.
Бар татарлар бөтен илдә –
Таралганбыз дөньяга.
Килер бер көн, безнең милләт
Менәр әле айга да.
Телебезне кыстылар да,
“Кыскартуга” да эләкте.
Безнең телне кысып кына,
Кысып булмый йөрәкне.
Татар теле – газиз телем,
Югалмассың беркайчан!
Үз телемдә белем алам,
Рәхмәт әйтеп ичмасам.
Мөхәммәтшин Фаил, Теләче районы Сауш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Рәхмәт, әнкәй
Рәхмәт, әнкәй, алтын кулларыңа!
Өебез чиста, ризык табында.
Уятасың безне гел иркәләп –
Рәхәт, әнкәй, синең яныңда.
Иртән торсаң, табын әзерләнгән –
Әнкәй көтә өстәл янында.
Һәр чакта да җылы ризык була –
Әнкәй булган чакта янымда.
Иртүк торып маллар карыйсың –
Һәр көнең бит шулай башлана.
Көнең үтә һәрчак хезмәт белән –
Әнкәйне син, Раббым, ташлама.
Сәламәтлек бирсен әнкәемә –
Син бит, әнкәй безгә гел кирәк!
Синең кебек яхшы әниләр бит
Була, әнкәй, җирдә бик сирәк!
Мөхәммәтшин Фаил, Теләче районы Сауш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Кышкы кәеф
Урамда кырыс җил,
Күктән кар коела.
Кышның бу айлары
Үтмәс күк тоела.
Үтмиме соң инде,
Вакыт бит – агымсу.
Тик каникул ерак,
Шуңарга бик моңсу.
Укудан кайтуга,
Кар көрәү көтелә.
Көрәлгән юлдан бит
Бик җиңел үтелә.
Шөгылең булса эш,
Тиз үтәр бу кыш та,
Көннән-көн үзгәреш –
Яз исе бар тышта.
Хөсәенова Гөлназ, Теләче районы Сауш төп мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Рисуем кактусы акварелью
Разлука
Мороз Иванович
Почему люди кричат, когда ссорятся?
Повезло! Стихи о счастливой семье