Фәнни-эзләнү эше
Вложение | Размер |
---|---|
Фәнни-эзләнү эше | 66.5 КБ |
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
МБГБУ- Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе
Сәхипова Ф.Ф., 9 нчы сыйныф укучысы
Якташ әдипләр иҗатында
табигатьне саклау проблемасы
Укытучы: Рахматуллина Н.В.,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эчтәлек
2 нче бүлек. Сәйдә Зыялының “Булат һәм кызылканат” хикәясендә табигатьне саклау турында.............................................................6 – 8 бит
Табигатьне саклау бүгенге көндә дә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Теләче районыннан чыккан язучылар иҗатында да әлеге проблема киң яктыртыла дип әйтергә җирлек бар. Хәзергә мин якташларыбызның ике әсәренә күзәтү ясап, табигатьне саклау мәсьәләсе ничегрәк бирелүен ачыкларга телим, киләчәктә дә әлеге теманы өйрәнүне дәвам итәргә уйлыйм.
Фәнни-эзләнү эшемнең максаты:
Теләче районыннан чыккан кайбер язучыларның әсәрләре белән танышып, нинди экологик проблемалар сурәтләнгәнен ачыклау.
Бурычлар:
II. 1 нче бүлек.
“Ялантауга ай кунган” повестендә яктыртылган экология проблемасы.
Иң беренчеләрдән булып, кулга яңа гына килеп кергән китап – “Ялантауга ай кунган”нан башларга булдым. Тумышы белән күрше Алан авылыннан булган Равилә апа Шәйдуллинаның ике повестьтан торган әлеге китабын зур кызыксыну белән укып чыктым. “Ялантауга ай кунган” әсәренең герое Инсаф улы Сәет белән сөйләшеп утыра. Ул аны табигатьне химия белән агулап бетерүдә гаепли. “... Менә шул химиягез белән бөтен табигатьне агулап бетердегез инде сез! Әнә, Мишәдә балыклар бетеп бара. Басуларны яраплан белән агулыйлар да, яңгырлар ишле булса, шул агу Мишәгә агып төшә. Караширмә авылында көчле яңгыр булган. Шул яктан, корсакларын ялтыратып, күпме үле балык акты, су өсте ап-ак булып торды. Балыклар гына түгел, аксыл-сары корсакларын өскә калкытып, үле бакалар, бака кавыклары да акты. Сугыш вакытында әнә шул бака кавыклар эчендәге безнең татар халкы ашамаган лайлалы әйберсен ашап, эвакуированный Ленинград хатыннары үлмичә калды... Ул бака кавыгына, сугыштан соң эвакуированныйлар киткәч, инеш, Мишә буйлары тулып ятты. Хәзер күзеңә дару итеп салырга да юк ул бака кавыгы. Ә Ташлыкта күпме ташбаш балыгы булырые! Бала-чага әниләреннән җәймә урлап сөзеп алып кайта торганые ташбашны. Үзең дә хәтерлисеңдер. Әнә Ташлыкка төшеп кара, табарсыңмы бер ташбаш маймычын? Менә шул инде ул сезнең авызыгызны корытып сөйли тоган химиягезнең казанышы!
Химиясез генә үстергән уңышка җитми инде ул! Аз булсын, тик организмны агуламый торган бәрәкәтле ризык булсын!
Мелиорация дип, Көлич әрәмәсен киптерделәр. Рәзе тияргә ярый табигатькә! Ул бит үзе бер тере оганизм. Кеше организмы кебек бит ул табигать. Менә, например, киптер син кешенең берәр органын, үлә кеше. Потамушты кешене яратканда, табигать ибен-ипкә, җеген-җеккә туры китереп, тәңгәл итеп яраткан. Шуңа күрә пачум-зря табигатькә тияргә ярамый! Безнең оныкларга нәрсә кала, табигатьне корыткач?
Көлич әрәмәсе беткәч, сандугач тавышлары сирәгәйде. Күпме карлыган, бөрлегән, кура җиләге, шомырт, балан җыеп кайталар иде ул Көлич әрәмәсеннән! Бөтен авылның бала-чагасы шунда ятты. Сугыш вакытында чыбык-чабык алып кайтып яктык. Бөтен авылны туендыручы, җылытучы әрәмә иде бит ул. Инде менә Көлич әрәмәсе дә бетүгә бара.
Нәрсә дип әйтерсең балаңа? Без, кызым, шундый зур ялгышлык ясадык, шуңа күрә мин сиңа хәзер агу салып үстергән ипиеңә химиядән ясаган май сылап ашатам, диярсеңме? Рәхмәт әйтерме сиңа кызың моның өчен? Химия ашап үскән анадан нинди сәламәт бала тусын? Оныкларыңа нәрсә дип җавап бирерсең, шуны уйлыйсыңмы син?” [2:195]
Әлбәттә, бу инде Сәеткә карата гына әйтелгән сүзләр түгел. Чыннан да, химияне күп куллану кешеләргә, табигатькә күпме зыян сала! Каян чыга икән бу авырулар, каян килә икән бу чирләр дип аптырап йөргән булабыз аннары. Ашаган ризыкларыбыз, эчкән суларыбыз агулы булгач – чирләми нишлисең инде.
Димәк, чирләребезнең башы – химия белән агуланган, зарарлы ризыклар кулланудан да булырга мөмкин. “Икенче икмәгебез” булган бәрәңгене дә, колорадо коңгызларын агулыйбыз дип, күпме агу кертеп үстерәбез ич. Әллә аның зарары юк дип уйлыйсызмы! Күпме кеше өйләрендә хәзер микродулкынлы мич куллана, аның зыяны турында гел укып торабыз, ләкин барыбер кулланабыз. Кем гаепле?
2 нче бүлек.
Сәйдә Зыялының “Булат һәм кызылканат” хикәясендә
табигатьне саклау проблемасы.
Кулымда Шәдке авылыннан чыккан язучыбыз Сәйдә апа Зыялының “Ачылмаган бөре” китабы. Монда повестьлар һәм хикәяләр туплап бирелгән. Мин аның “Булат һәм кызылканат” хикәясенә тукталырга булдым. Әлеге хикәядә бүген дә актуаль булган нинди проблемалар күтәрелә соң?
“...Яр буена килеп җитәр-җитмәс үк Булат туктап калды. Аның исе-акылы китте: чирәмлек өстенә кемдер бер ат йөге чүп аударып киткән иде. Анда нәрсә генә юк: каз оясының мамыклы саламы, түбән өйдән чыгарылган черек бәрәңгеле балчык, ишегалдыннан себереп алган чүп-чар, бушаган шампунь шешәләре... Чүпнең беразы яр астына ишелгән, беразы чирәмлеккә таралган. Шушы әшәке гамәлне күрүгә, кылт итеп бабасының сүзләре исенә төште.
“Су буена юньле кеше чүп түкми! Суны пычратырга ярамый, - ди ул.-Үз ишегаллары чиста булса да, андыйлар шапшак, пычрак. Үзе чүп түккән суны ук эчә бит ул! Шунда коена!”[1:128]
Бүгенге көндә дә азмыни чүпләрен теләсә-кая аударып йөрүчеләр. Ә кемгә зыян салабыз соң? Шулай ук үзебезгә түгелмени?
Өйдә әти-әниләребез, мәктәптә укытучыларыбыз, сыйныф җитәкчеләребез чүп-чарларны теләсә кая ташларга ярамаганлыгы турында безгә һәрвакыт аңлатып киләләр. Кызганычка каршы, мәктәптән кайтканда яки берәр җиргә барганда, юл читендә аунап ятучы “Чипсы”, ниндидер шоколад кәгазьләрен күргәч уйга каласың, бу әле тиз генә чери торган әйбер түгел, ни өчен шундый тәрбиясез булырга? Хәзер чүп җыя торган машиналар килеп, һәр кешенең чыгарган чүбен алып китә, шул чүп савытына ташласа, тирә-юнебез пычранмас иде. Чүп ташлаган кешене - баламы ул, яки олы яшьтәме, артыннан килеп әйтергә һәм шул чүпләрен үзләренә җыйдыртасы иде. Икенче алай эшләмәс иде ул.
“...Кармак җебен өзеп качкан теге балык Булатның йокыга китүен көтеп торган икән, килеп тә җиткән! Зу-ур кызылканат икән ул. Өске ирененә кармак кадалган. Авырта икән, ашый алмыйча интегә икән. “Әйдә, миннән калма, йөз, - ди икән кызылканат Булатка.- Мин сиңа бер әйбер күрсәтәм”. Булат ышанырга да, ышанмаска да белми.
“Нәрсә күрсәтәсең?” – дип төпченеп карый. Шушы караңгыда күл төбеннән балык артыннан бару бераз шүрләтә. Шомлы монда. Озын кыяклы үләннәр куе зәңгәр төстәге дулкыннар чыгарып чайкала. Үләннәр арасыннан чишмәләрнең үксүе ишетелә...
Алар шактый йөзделәр. Ниһаять, балык туктады.
Балыкның тавышында үпкәләү катыш боеру да бар иде.
Түтәл актаргандай итеп, Булат калкулык итәген тырмаштыра башлады. Өзелгән кармаклар ич бу! Зурлары, кечкенәләре, өч җәплеләре... Нинди генә кармак юк монда!
Булатның исе-акылы китте. Кармаклардан тыш монда тагын буш шешәләр, консерв банкалары, төрле чүп-чар өелгән.
Алар тагын йөзделәр. Кайнап торган янартау тавышы чыгаручы куе кара-кучкыл томанлы урынга җиттеләр. Томан киртләч-киртләч булып күтәрелгән дә кыя рәвешенә кергән.
Булатның күзләре кинәт әчетә башлады. Йөткертәсен китереп әллә ниткән әче нәрсә тамак төбен кытыкларга тотынды. Кулъяулыгы белән борынын томалаган иде, тыны кысылды. Ярдәм сорап кычкырмакчы булды, тавышы чыкмады.”[1:134]
Сәйдә Зыялы кешеләргә нәрсә әйтергә тели? “Кешеләр үз агулары белән үзләре агуланачак!”- дип әйттерә ул кызылканатка. Яхшылап уйлап карасаң, чыннан да, үзебезне үзебез агулыйбыз түгелме соң? Кем янына гына барсаң да, әле бу җирем авырта, әле бу төшем әллә нишләде, дип зарлана. Димәк, авыруның сәбәбе – без үзебез, ягъни кешеләр. Проблеманың чишелешен дә нәкъ менә үзебез хәл итәргә тиеш дип уйлыйм.
Табигатьне саклауда һәркем үзеннән өлеш кертсен иде, киләчәгебез якты, матур, балалар сау-сәламәт булсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшлик, кемнәндер, нәрсәдер өмет итеп, кул кушырып тик ятуның бернинди дә файдасы булмас!
III.Йомгаклау.
Кеше табигать белән бербөтен. Кешене табигатьтән, табигатьне кешедән аерып карау һич мөмкин түгел, шуңа күрә дә без аны яратырга һәм сакларга тиешбез.
Теләче районыннан чыккан язучылар да әлеге теманы читләтеп узмаган. Фатих Хөсни, Сәйдә Зыялы, Нурислам Хәсәнов, Дания Гайнетдинова, Рашат Низамиев, Равилә Шәйдуллина әсәрләрендә табигатьне саклау проблемасы турында укып уйланырга җирлек бар.
Без – татарларда – ярдәмне читтән көтеп яту гадәте бар. Безнең өчен кемдер эшләр, безгә кемдер булышыр кебек. Минем уйлавымча, һәркем үзеннән башларга тиеш. Ничек, нәрсә белән туклануыңа игътибар итәргә! Тәмле дип, кибеттән “Чипсы”, “Кириешки” һәм башка шундый әйберләр ашау безнең өчен файдалымы? Юк, әлбәттә.
Үзебез яши торган йорт тирәсендәге чүп-чарларны инеш буена илтеп бушату шулай ук дөрес күренеш түгел. Махсус чүп савытлары бар бит!
Пычрак суны урам уртасына чыгарып түгү, калдык-постыкларны елгага илтеп аудару – болар барысы да кеше кулы белән башкарыла торган эшләр бит. Димәк, боларны булдырмый калу да үзебездән тора.
Равилә апа Шәйдуллина һәм Сәйдә апа Зыялының без караган әсәрләрендә язучыларыбыз табигать өчен, кешеләрнең яшәеше өчен борчыла. Укучыны әлеге проблемалар турында уйланырга чакыра. Беребез дә әлеге мәсьәләгә битараф калмасак иде!
Кулланылган әдәбият
Крутильный маятник своими руками
Ледяная внучка
Будьте как солнце!
Ночная стрельба
Астрономический календарь. Декабрь, 2018