“А.Алиш эзләреннән” исемендәге II төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен
“А.Алиш эзләреннән” исемендәге II төбәкара фәнни-гамәли конференция
“Ил гомеренең бер чаткысы”
Алиш эзләреннән
Эшне башкарды: Сәхипова Фәридә Фәнис кызы,
Татарстан Республикасы
Теләче районы Сауш төп гомумбелем бирү
мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы
Үлем җәзасына хөкем ителгән көннәрендә Муса Җәлил үзенең иң якын каләмдәш дусты, ышанычлы көрәштәше Абдулла Алишка багышланган “Дуска” исемле шигырендә: “Батырлыкны һәм илгә турылыкны Шушы үлем белән белдерик”,- дип яза.
М.Җәлил А.Алишны1930 нчы еллар башында ук белгән, аның иҗаты белән һәрдаим кызыксынып торган.
“Коммунист” газетасының 1934 нче елгы 12 нче июнь санында “Балаларга тотнаклы, кызыклы, матур китап бирү – язучының намус эше” дигән рубрика белән махсус сәхифә бирелә. Анда М.Җәлилнең “Совет балалар әдәбиятына иң нык игътибар!” дигән мәкаләсе һәм А.Алишның “Дулкыннар” исемле хикәяләр китабына рецензиясе басыла.
“Бу җыентыкта, - дип яза М.Җәлил, - А.Алишның 4 хикәясе урнаштырылган. Хикәяләр алган темалары белән төрле-төрле... Алиш бу темаларны үз хикәяләрендә...дөрес һәм уңышлы чагылдырган...аларда бирелгән сурәтләр һәм картиналар да төрле-төрле. Шунлыктан җыентык укыр өчен ялыктырырлык түгел”.
Абдулла Алиш 1937 нче елда “Пионер каләме” журналы редакциясендә эшли башлый. Аңа Казанда һәм Мәскәүдә яшәүче язучылар белән якыннан аралашу мөмкинлеге туа. А.Алиш балалар тормышына багышланган очерклар, шгырьләр, хикәяләр яза.
1939 нчы елның башында Муса Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп сайлана. Бу елларда аның А.Алиш белән дуслык элемтәләре тагын да ныгый төшә. Шул вакытта редакциядә эшләгән, хәзер Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Р.Хәсәнов болай дип искә ала: “Муса Җәлил үзенең дусты, ул чакта “Пионер каләме” журналының җаваплы секретаре булып эшләүче Абдулла Алиш янына еш килә иде. Мин Алиш белән бер бүлмәдә эшли идем. Шунлыктан еш кына ике танылган язучының үзара әңгәмәләренең шаһиты булырга туры килде. Алар республикада балалар әдәбиятын үстерү турында сүз алып бара торганнар иде. Шунысы күңелгә тирән уелып калган: Җәлил татар язучысының балалар өчен язылган яхшы әсәрләрен башка милләт балалары да укый алсын дип кайгырта иде”.
М.Җәлил белән А.Алиш балалар әдәбияты турында әдәби җыелышларда, газета-журналларда да еш кына чыгышлар ясыйлар.
А.Алиш М.Җәлил тәкъдиме белән “Яшь сталинчы” (хәзерге “Татарстан яшьләре”) газетасында (1939 нчы ел, 1 нче февраль) “Нәни гражданнар әдәбият сорыйлар” дигән күләмле мәкалә белән чыга. “Г.Тукай һәм М.Гафури тарафыннан нигез салынган балалар әдәбияты да үсә, ныгый, - дип яза ул. – Мәктәп яшендәге балалар өчен булган әдәбиятыбыз инде шактый үсте. Ләкин мәктәпкәчә балалар өчен әсәрләр язучыбыз әлегә бөтенләй юк... Мәктәпләребездә, бакчаларыбызда, гомумән, тәрбия йортларыбызда мәктәпкәчә балалар өчен язылган матур әдәбият әсәрләре юк дәрәҗәсендә аз. Татар совет язучылары ничә еллар буе инде балаларга бурычлы булып киләләр”. Мәкалә авторы мәгарифне, Татарстан китап нәшриятын балалар әдәбияты белән кызыксынмауларын тәнкыйтьли.
Татарстан Язучылар союзы, балалар әдәбияты секциясе М.Җәлил һәм А.Алишның актив ярдәме белән иҗат кичәләре үткәрә, балалар әдәбияты күргәзмәсе оештыра, әдәби декадалар уздыра. Язучылар клубларда, мәктәпләрдә, китапханәләрдә балалар белән очрашалар. “Бу чара балалар әдәбиятын үстерүдә зур этәргеч булды",- дип яза М.Җәлил.
Бу җәһәттән А.Алишның “Пионер каләме” журналындагы эшчәнлеге, балалар иҗатын үстерүдәге хезмәтләре әдәбиятыбыз тарихында күренекле урын тота.
Алда әйтелгәнчә, әдип байтак еллар “Пионер каләме” журналының җаваплы секретаре булып эшли. Шул елларда ул яшь иҗат көчләрен журнал тирәсенә туплауга зур көч куя. Мәктәпләрдәге әдәби түгәрәкләрнең эшен җанландыруга һәрьяклап ярдәм итә. “Пионер каләме” журналының 1941 нче елгы 1 нче санында А.Алишның “Әдәби түгәрәктә” дигән мәкаләсе басыла. “Башлап язучы иң элек үзен бөтен яктан да белемле итү өстендә күп көч куеп эшләргә тиеш”,- дип яза автор. – Грамоталы, белемле, тәрбияле кеше генә язучы була ала. Талантына гына ышанып, үз өстендә эшләмәүче, белемен арттырмаучы башлап язучы бер вакытта да яхшы әсәр яза алмас”.
Татарстан Язучылар союзы идарәсенең кушуы буенча А.Алиш ВЛКСМ ның Татарстан өлкә комитеты активы җыелышында чыгыш ясый. “Балаларыбызга яхшы әсәрләр бүләк итик” дип исемләнгән әлеге чыгыш “Яшь сталинчы” газетасының 1940 нчы елгы 22 нче гыйнвар санында басылып та чыга. Шулай ук “Кызыл Татарстан” газетасында (1940 нчы ел, 3 нче март) А.Алишның балалар әдәбияты декадасы уңаеннан мәкаләсе басыла. Ул татар совет балалар әдәбиятында яшәп килгән кимчелекләрне күрсәтә, татар телендә фәнни-фантастик әсәрләрнең аз басылуына, балалар әдәбиятындагы жанр ярлылыгына борчыла.
М.Җәлил Язучылар союзында эшләгән елларында яшь талант ияләрен тәрбияләүгә аеруча игътибар бирә.
... Бөек Ватан сугышы башлана. Бик күп татар әдипләре кебек үк А.Алиш та сугышның беренче атналарында ук солдат шинеле киеп, Ватаныбызны саклаучылар сафына баса. Башта ул Казандагы хәрби частьтә хезмәт итә. Фронтка китәр алдыннан “Кызыл Татарстан” газетасына “Ике озату” дигән хикәясен җибәрә. “Халык никадәр үскән, никадәр көчлеләнгән, дип сокланып яза А.Алиш.- Ул алгы көненә нинди зур ышаныч белән карый белә. Мондый халыкны җиңәрлек дошман җир йөзендә юк. Батыр совет халкы, күп дошманны тар-мар иткән халык фашист бандаларын да, һичшиксез, җир йөзеннән юк итәр”.
Башка җәлилчеләр кебек үк А.Алиш та хәрби әсирлектә фашистлар күрсәткән җәфаларны “көн-төн тәне белән, җаны белән кичерә”. 1944 нче елның 28 нче гыйнварында Казанга туганнарына юллаган хатында ул: “1942 нче елның азагында Берлин янындагы лагерьда Муса Җәлилне, Р.Саттарны (“Кызыл яшьләр” газетасыннан) очраттым, - дип яза.- Без Муса белән легиончылар арасында листовкалар таратуда гаепләнеп кулга алындык. Берлин төрмәсендә утырдык”.
Мәгълүм ки, М.Җәлил гитлерчылар лагеренда антифашистик яшерен оешма төзи. Анда А.Алиш та актив катнаша. Идел, Урал буе хәрби әсирләреннән төзелгән “Идел-Урал” легионын таркатуда ул үзен аямыйча көрәшә. Ләкин, белгәнегезчә, М.Җәлил төзегән яшерен оешма бер хыянәтче сатлыкҗан аркасында фаш ителә. Патриотлар кулга алына һәм 1944 нче елның 25 нче августында җәзалап үтерелә.
Муса Җәлил белән Абдулла Алиш иҗаты, җәлилчеләр батырлыгы халкыбыз күңелендә мәңге яшәр. Җирдә тынычлык өчен көрәшкә өндәп торыр.
Шатландыра безнең көндә илнең
Бер-бер яңа уңышын ишетү;
Нинди зур көч читтә үз-үзеңне
Халкыңбелән бергә хис итү!
М.Җәлилнең А.Алишка багышлап язган әлеге шигъри юллары күңелләребездә патриотик хисләр, горурлык тойгылары уята.
Кулланылган әдәбият
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
Стеклянный Человечек
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018
Заяц-хваста
Астрономический календарь. Апрель, 2019