Туган тел турында мәкалә.
Вложение | Размер |
---|---|
Туган тел турында мәкалә | 12.87 КБ |
Саклыйк туган телебезне!
Мин радио тыңларга яратам, бигрәк тә татарча тапшыруларны. Кичә “Болгар” радиосыннан бер шигырь укыдылар, ул туган тел турында иде. Аны тыңлаганнан соң шактый уйланып йөрдем. Бу шагыйрь һәм язучылар күпләрнең әйтергә теләгәнен шулкадәр оста һәм матур итеп яза беләләр дә инде! Авторын, кызганычка каршы, ишетмичә калдым. Туган телне саклау турында иде ул шигырь. Телеңне саклыйм дип, эндәшмичә йөрисе түгел, ә туган телеңдә күбрәк сөйлисе, сөйләшәсе, аны яшь буынга тапшырасы дигән фикерләр әйтелгән иде анда.
Безне, татарларны, нәкъ менә эндәшмичә калу харап итә түгел микән? Безне кыерсыталар – без эндәшмибез, телебезгә “богау салалар” – эндәшмибез, ә кемнәрнеңдер безне яклап чыкканын көтеп утырабыз. Ә бит тимерне кызуында сугарга кирәк. Үз вакытында эндәшмәүнең нәтиҗәсе дә аяныч булырга мөмкин.
Мин хәзер 7 нче сыйныфта укыйм. Татар мәктәбендә, үз туган телемдә белем алам. Татарча уйлыйм, татарча фикер йөртәм, әйтәсе килгәнемне саф татарча җиткерәм. Рус телен дә яратып үзләштерәм, инглиз телен дә икенче сыйныфтан бирле кызыксынып өйрәнәм.
Бу уку елында татар теленә карата булган үзгәрешләр мине дә бик борчуга салды. Ни генә булса да без үз туган телебездән ваз кичәргә тиеш түгелбез. Кайларга гына барсам да, мин үз туган телемдә – татарча сөйләшәчәкмен, чөнки мин туган телемне яратам һәм нинди генә каршылыклар килеп чыкса да, туган телемне саклап калу өчен үз көчемнән килгәннең барысын да эшләячәкмен.
Татар теле – туган телем
Горурланып әйтә алам!
Шушы телдә аралашкан
Атам-анам, әби-бабам.
Саклыйк, яклыйк телебезне
Ятлар кисмәсен.
Җан өшеткеч салкын җилләр
Аңа тимәсен.
Үзенең кабатланмас моңы-аһәңе белән рәхәтләнеп аралашу чарасы булган йөрәккә ятышлы туган телне саклап калу өчен аны ясле-бакча, мәктәпләрдә законлы рәвештә өйрәнү милли фидакарьләр җиңүе белән төгәлләнмәде, бу юлы да чигенергә мәҗбүр ителдек. Шуңа да карамастан, төшенкелеккә бирелергә, хәвефләнергә иртәрәк, әдәбият, сәнгать, мәдәният чаралары аша да нык тамыр җәйгән телебезнең куәтле кәүсәсен тиз генә беркем дә аудара алмас.
Мәдинә Рәхмәтуллина, Сауш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Притча о гвоздях
Мастер-класс "Корзиночка"
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Сторож