Әкият "Розалар иле"
Вложение | Размер |
---|---|
kiyat.docx | 20.47 КБ |
Розалар иле
Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер ир белән хатын. Аларның булган ди бер кечкенә генә кызлары. Бу кыз күз явын алырлык чибәр булган. Аның гүзәллеген күреп сандугачлар да таң кала торган, табигать телгә килеп, гаҗәеп могҗизалар китереп чыгара торган булган. Бу кечкенә кыз ел үсәсен ай үсеп, ай үсәсен көн үсеп буйга җиткән. Тик әти-әнисе кызларын бер дә читкә чыгарырга яратмаганнар, чөнки аңа ят кеше күзе ярамаган, бер сокланып карасалар кыз шундук авырый торган булган. Ләкин кыз гел өйдә генә дә утыра алмаган, алар яшәгән йорт гаҗәеп матур җирдә урнашкан булган, анда кеше аяк басмаган җирләр, табигатьнең сихри урыннары бик күп булган.
Көннәрдән бер көнне кыз дус кызлары белән урманга җиләк җыярга барырга булган. Әти-әнисе аны бер дә җибәрергә теләмәгән. Ләкин кызлары – Айсылу, бик ялынып сорагач, алар инде аны бер шарт белән җибәрергә булганнар. Айсылу чит-ят җирдә, кеше күзенә күренеп, кич җиткәнче йөрмәскә тиеш булган. Дус кызлары Айсылуның бераз көнчерәк булганнар. Бер ни дә булмас әле дип, бу чая кызлар һаман саен урман эченә керә барганнар, нинди генә җирләрдә булмаганнар, көнозын җиләк, чәчәк җыеп йөргәннәр. Карасалар, алар килгән юлларыннан шактый тайпылып, урманның әллә кайсы төшенә барып кергәннәр. Бу җир кызларны гаҗәеп матурлыгы белән үзенә җәлеп, итеп тагын да эчкәрәк алып кергән, монда аяк баскач та, әллә нинди сихри бер хис биләп алган сыман булган, саф Һавасыннан баш әйләнгән төсле булган. Йөри торгач, болар түгәрәк күл янына килеп чыкканнар. Бу түгәрәк күлдә бик күп булып төнбоеклар үсеп утырган. Айсылуның дус кызлары төнбоекларны алырга теләгәннәр. Айсылу алардан кайтыйк инде дип ялынып-ялварып сораса да, алар кайтырга уйламаганнар да.
Берсеннән-берсе ярыша-ярыша төнбоек җыярга тотынганнар, ләкин ничек кенә тырышмасыннар төнбоекларны тартып ала алмаганнар. Айсылу әти-әнисенең сүзеннән чыкканга бик борчылган, күлнең дә тынычлыгы беткән. Төнбоеклар тынычсызланып шалтырарга тотынганнар. Күк йөзе караңгыланган һәм көтмәгән җирдән Кәрлә малае килеп чыккан, Айсылу шунда ук йөзен яшергән. Ләкин Кәрлә малае аны, күреп алырга һәм аңа гашыйк булырга җитешкән. Бу Кәрлә малае бик ямьсез булган, Айсылуның дус кызлары аның белән сөйләшеп торырга да теләмәгәннәр. Тик аларга кайтырга кирәк булган, Айсылу Кәрлә малаеннан юл күрсәтүен үтенгән, Кәрлә малае бик итәгатьле булып чыккан. Ул аларга юл күрсәткән, җиде минут эчендә ул аларны өйләренә алып кайтып җиткергән. Ул вакытта, Айсылуның әниләре аларны эзләп чыккан булган, алар Кәрлә малаен күреп алганнар, аңа рәхмәтләр укыганнар һәм аның бу яхшылыгы өчен алмашка нәрсә теләвен сораганнар. Кәрлә малае җиде көн эчендә үзенең нәрсә теләвен белгертермен дип, алар белән саубуллашып чыгып киткән.
Икенче көнне Айсылу бик каты авырый башлаган, ул тәмам өзлеккән, бу юлы аның аяклары авырткан. Көн артыннан төн үткән, Айсылуны нинди генә табибка күрсәтеп карасалар да, аякка бастыра алмаганнар. Әти-әнисе дә табибларга кул гына селтәгәннәр. Шулай итеп, Кәрлә малае әйткән җиденче көн дә килеп җиткән. Әти-әнисе Кәрлә малаеның теләген ишетергә теләгәннәр. Кәрлә малае Айсылуны үзенә кияүгә бирүләрен сораган. Ул көн дә кич белән Айсылуның өенә килеп нәрсә булганын белеп торган, Айсылу аякларына баса алмаса да Кәрлә малае аңа өйләнергә теләгән. Әти- әнисе аңа нәрсә дип җавап бирергә дә белмәгәннәр. Кәрлә малае аларга шул дәрәҗәдә ямьсез булып күренгән ки, үзләренең кызларын, күз нурларын, аңа кияүгә бирү куркыныч төш кебек тоелган. Алар гомерләре буе кызларын Сары розалар илендә яшәүче падишаһ улына бирергә хыялланганнар, чөнки ул иң матур һәм иң бай егет булып саналган. Уйлый торгач, Кәрлә малаеннан җиде көн вакыт бирүләрен сораганнар. Җиде көн эчендә, Кәрлә малае Айсылуны аякка бастырырмын дип сүз биргән.
Көн димәгән, төн димәгән Кәрлә малае җиде көн буена Айсылуга дөньяның җиде могҗизасын күрсәткән. Җиденче могҗиза Чишмәләр иленә сәяхәт булган. Бу илдә берсеннән-берсе биек, горур таулар булган, алар араларына алып, җәннәт бакчасына алып кергән һәм, иң гаҗәбе мондагы чишмәләр һәр авырудан дәвалый торган булганнар. Тик һәрбер шифаны табигать серләрен белеп эш иткәндә генә алырга булган. Элек- электән үк бу чишмәләрне файдалы дип уйлаганнар, тик шифаханәләрдә дәвалану шартлары үзгәргәч, халык хәтерендә табигатьтән алып була торган дәвалар онытыла барган. Аларның да үзенең бер кагыйдәләре булган. Бу кагыйдәләрне белер өчен Кәрлә малаена җиде диңгез суын кичеп чыгарга туры килгән.
Җиденче көн дигәндә, Айсылуның әти-әнисенә Сары розалар иленнән хат килеп төшкән. Хатта падишаһ үзенең улына дөньяның иң чибәр кызын –Айсылуны кияүгә бирүләрен сорап язган һәм әти-әнисенә алтыннан сарай вәгъдә иткән. Әти-әнисе Айсылуны Кәрлә малаена кияүгә бирмәскә булганнар. Дус кызын чакыртып алып, Кәрлә малаена кияүгә чыксаң, алтынга күмәрбез дип антлар эчкәннәр. Ул арада Кәрлә малае белән Айсылу җиде чишмәнең серен ачканнар, һәм тиз арада Айсылу савыгып, аякка баскан. Кәрлә малае, бик куркыныч булуга да карамастан, Айсылу аңа гашыйк булган, һәм кияүгә чыгарга вәгъдә биргән.
Кәрлә малае Айсылуга җиденче көнне килеп алырга вәгъдә биреп, өенә кайтарып куйган, истәлеккә җиде сары роза чәчәге бүләк итеп калдырган.
Атнаның җиденче көне килеп җиткән. Айсылуның әти-әнисе аны Сары розалар илендәге падишаһ улына кияүгә бирүләре хакында әйткән. Айсылу аларга каршы төшкән, ләкин нишләсен әти-әнисенең сүзенә каршы бара алмаган.
Кич белән Кәрлә малае Айсылу артыннан килеп җиткән, Айсылуның әти-әнисе аның урынына, аның дус кызын киендереп, йөзен яшергән һәм Кәрлә малаена биреп җибәргәннәр. Кәрлә малае бер нәрсә дә сизмәгән. Ул аны урман эчендәге түгәрәк өйгә түгел, ә Кызыл розалар илендәге патшалыгына алып кайткан һәм җиде тапкыр эченнән нидер кабатлап күз явын алырлык чибәр егеткә әйләнгән. Айсылуның дус кызы – Карасылу, бу егетне күреп хушыннан язган, ә егет Карасылуны күреп телсез калган.
Ул арада Айсылу Сары розалар патшалыгына барып кергән, падишаһ егетенең күз карашыннан Айсылу тәмам сулган. Ул кулындагы сары розалар төсле саргайган, сагышланган. Падишаһ улының күз карашы аны тәмам саргайткан.
Падишаһ егете бик тәккәбер егет булган, ул Айсылуның чибәрлеген күреп таң калса да, җиде көн үтмичә аңа өйләнмәячәген әйткән. Айсылу җиде көн буена бүлмәдә бикләнеп яшәргә тиеш булган. Ул моны бик авыр кичергән, аның бик тә Кәрлә малае белән күрешәсе килгән. Шуңа күрә дә, ул аның соңгы истәлеге сары розаларны кочаклап елый, алар белән сөйләшә торган булган.
Айсылуның күз яшьләре сары розларда кызыл таплар барлыкка китергәннәр. Җиде көн буена тамган күз яшьләре, җиде сары розадан җиде кызыл роза ясаган, җиде көн буена бу җиде роза нинди дә булса аваз чыгарып, Айсылуга көч-куәт биреп торганнар. Җиденче көн дигәндә боларның берсе Кәрлә малае тавышы белән телгә килгән, Айсылуга Кызыл розалар патшалыгы турында сөйләп биргән һәм аңа юл күрсәткән. Тик Айсылу Кызыл розалар патшалыгына эләгер өчен, үзенең чибәрлеген корбан итәргә, дус кызы – Карасылуга бүләк итеп бирергә тиеш булган. Шул очракта гына Айсылу Кәрлә малае белән күрешә алган.
Айсылу ике дә уйлап тормаган, моның белән ризалашкан. Җиде көн дигәндә, Айсылу Кызыл розалар патшалыгына барган, җиде көн буена ул элекеге чибәрлеген югалта барган. Ә Кызыл розалар патшалыгында яшәп яткан Карасылу җиде көн дигәндә күз явын алырлык чибәр кызга әйләнгән. Аның шатлыгы эченә сыймаган. Ләкин Карасылу никадәр генә матур булмасын, Кәрлә малае телгә килә алмаган, ул һаман да Айсылуын, аның өчен дөньяның иң чибәр кызын күңеле белән көткән. Ул никадәр генә чибәр егет булмасын, Карасылуга аның белән кызык булмый башлаган, шуңа да ул үзенең чибәрлеге белән мактанырга бүтән патшалыкларга сәяхәткә чыгарга теләгән. Иң беренче ул Сары розалар патшалыгын күрергә булган. Бик озак әзерләнеп, ул аларга кунакка киткән, ә Кәрлә малаена әти-әниемә кунакка китәм дип алдаган, Кәрлә малае баш кына селкегән. Карасылу өйдән чыгып киткәндә, атнаның җиденче көне булган, озак та үтми Айсылу да Кызыл розалар патшалыгына килеп җиткән. Ишектән кергәндә керергә рөхсәт сораган, Кәрлә малае шунда ук Айсылуның тавышын танып алган, ләкин борылып карагач, каршысында әллә нинди чит, ят кызны күргән. Ул шунда ук телгә килгән. Алар Айсылу белән бик озак сөйләшкәннәр. Кәрлә малае никадәр көчле итеп аны яратуы хакында әйткән. Ләкин Айсылу аның белән бергә була алмавын, Кәрлә малаена үзенә лаеклы кыз табуын, аның бәхетле булуын теләгән.
Кәрлә малае каршы чыккан һәм Айсылуның үзендә яшәп калуын үтенгән. Ул элеккеге кебек елмая, көлә башлаган, алар бергә булган вакытларда вакытның үткәнен сизмәгәннәр дә. Шулай итеп, тагын җиде көн вакыт үтеп киткән. Ә бу вакытта Карасылу Сары розалар патшалыгына барып җитеп, падишаһ малае белән танышырга да өлгергән. Падишаһ малае аның гүзәллеген күреп тагын бер кат таң калган, бу юлы ул шундук Карасылуга өйләнергә булган. Шулай итеп, алар да бергә тора башлаганнар.
Атнаның тагын җиде көн вакыты үтеп киткән. Кызыл розалар патшалыгы көннән көн матурая барган. Атнаның җиденче көнендә гел бу патшалыкта берәр могҗиза булып торган. Бу патшалыкта мәхәббәт, хөрмәт һәм ярату кебек олы хисләр көннән көн көчәя барганнар. Патшалыктагы һәрбер җан иясе шундый олы бәхет таратканы, саф күңеле өчен Айсылуны бик яратканнар. Айсылу да көннән көн элеккеге матурлыгына кайта барган, ул үзен чиксез бәхетле хис иткән. Табигатьнең барлык серләренә төшенә барган, аның җанына әверелгән. Ул һәрвакыт табигать белән бергә атлаган, ел әйләнәсе дару төнәтмәләре белән авыру кешеләрне аякка бастырган, үзе дә кеше күзеннән күзсенми торган булган. Шулай итеп, Кызыл розалар патшалыгында, бар әйбердә тәртипкә, җайга салынган...
Сары розалар патшалыгында көннән көн розалар сула барганнар, чөнки аларның падишәһәләре – Карасу, үзеннән башка башка җан ияләрен күрмәгән, ул көн озын үзен генә караган, аны бары тик бу патшалыкның кыйммәтле әйберләре, алтыннары гына кызыксындырган. Шунда патша малае үзенең куылыннан бәхет кошын ычкындырганын аңлаган... Тик никадәр генә үкенсә дә, бер нәрсә дә эшли алмаганнар, бу очракта инде аңа әтисе дә ярдәм итә алмаган. Айсылуның әти-әниләре дә алтын сарайдан баш тартып, үзләренең элеккеге өйләренә кире әйләнеп кайтканнар, алтыннар корылмаса да, үзләренең тырышып тапкан өйләрендә яшәү аларга рәхәтрәк, күңеллерәк тоелган. Алар балаларыннан соң булса да, гафу үтенгәннәр, гаепләрен таныганнар һәм Кәрлә малае белән Айсылуга фатихаларын биргәннәр. Шул көннән башлап, Кәрлә малае белән Айсылу озын-озак бәхетле гомер кичергәннәр, берсеннән-берсе матур балалар үстергәннәр, ди.
Хәйруллина Камилә, 10 нчы сыйныф
И тут появился изобретатель
Новогодние гирлянды
Каргопольская игрушка
Крутильный маятник своими руками
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?