Әкият "Ак хыял"
Вложение | Размер |
---|---|
Ак хыял | 30 КБ |
Ак хыял
Борын-борын заманда, син әле тумаганда, яшәгән ди булган ди, Кирлемән исемле бер кәрлә малае. Ул әти-әнисе белән урманда гомер кичергән. Малай бик шук, шат күңелле булган, аңа һәммә нәрсә бик кызык тоелган. Урманнары шәһәр янында гына урнашкан булуы да, малайга бик кызыклы булган... Аның шәһәргә барып, шунда торып карыйсы килгән, ләкин әниләре рөхсәт итмәгәннәр...
Кирлемән инде, әлбәттә, бик кире малай булган. Көннәрдән бер көнне рөхсәт сорап тормыйча, ул шәһәргә сәяхәткә чыгарга теләгән. Аның гаҗәеп Казан шәһәре белән танышасы килгән. Ул әби-бабасыннан Казан турында ишетеп һәм сурәтләрдән генә карап белгән. Кечкенә чакта үзенә максат куйган, үсеп-буйга җиткәч ул, һичшиксез, Казан шәһәре белән танышырга тиеш! Шулай итеп, тәвәкәлләргә булган. Өстенә юньле-рәтле кием кигән, зур рюкзак аскан һәм юлга чыккан. Бара торгач, урман капкасына да килеп җиткән, тик аны урман сакчылары чыгарырга теләмәгән, Кирлемән нишләсен, сүз тыңлый белмәгәч, һаман үзенекен итәргә, ничек тә булса шәһәргә чыгарга булган. Ничек итсә итсен, гаҗәеп Казан шәһәренә дә килеп эләккән! Ни күзләре белән күрсен?! Аның каршында гаҗәеп Казап балкып торган. Гаҗәеп гүзәл Казан шәһәре !.. Менә Сөембикә манарасыннан Сөембикә-ханбикә елмайган. Бауман урамында Су анасы кул сузган, әлсерәгән җанын су белән сихәтләгән. Кырлай паркында аңа Шүрәле күз кыскан, аны нинди генә карусельләрдә җилдертмәгән. Ипи табасына утыртып менеп, Казанның иң биек ноктасын да күрсәткән. Күңеленнән шунда Кирлемән сүз биргән: “Мин монда, Казанда калам! Казанда яшәргә калам!” дигән ул. Кабан күленә төшеп су кергән, шуннан соң ул Кремль сәгатенә күз салырга булган. Ни күзләре белән күрсен?!... Урман илен ташлап чыгып китүенә дә инде шактый вакыт үткән, инде бу вакытта Урман илендә ишекләр бикләнгән... Нишләсен Кирлемән, аның үзе кебек бар нәрсәсе кире булган... Шулай итеп, төнне шәһәрдә үткәрергә булган. Казанның кичке моң-зарыннан, машина гөжләвеннән аның башы әйләнгән. Көч-хәл белән йөри торгач, ул “Музейлар төне”нә барып эләккән. Казанда һәр ел саен җәйнең бер матур төнендә музейлар төне үткәрелә икән. Ул Гадел Кутуй музеена килеп кергән, анда аның портреты елмаеп каршы алган, музейга рәхим итүен үтенгән, чәй тәэдим иткәннәр... Әлбәттә, бу музей аңа бик охшаган, шунда портрет җанланып китеп, күз кыскан, кулына ак хыялдагы төсле ап-ак кәгазь бите тоттырган. Анда болай дип язылган: “Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил!”. Шунда Кирлемән кинәт акылланып киткән төсле булган. Таң атканын да көтеп тормыйча туган иленә, туган җиренә, туган нигезенә, әби-бабай, әти-әни туфрагына – Урман иленә ашкынган. Урман сакчылары аны, бик хәйләкәр елмаю белән каршы алганнар, әйтерсең лә алар “шулай ул егет, җан тартмаса да, кан тарта... күрмәгәнне күрәсе, күргәненнән качасы килә” диләр төсле булган.
Шул көннән соң, Кирлемән чын-чынлап Урман егетенә әйләнгән. Ул хәзер аның сакчысы, аның солтаны! Әтиә-әнисе таянычы! Күз карасы.
Ясминә Әхмәтҗанова
Девчата
Рукавичка
Мост Леонардо
Дерево в снегу
Яблоко