Сочинение "Книга- источник знаний"
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_kniga-_istochnik_znaniy.docx | 22.65 КБ |
Тормыш синең алга берсеннән- берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш итсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа мөрәҗәгать итәсең. Анадан кала китап – иң акыллы кинәшчеләрнең берсе . Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәләдән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә.Китап кешегә үсәргә һәм халкының аңын баетырга мөмкинлек бирә.
Кечкенә чагымда мин әтидән әкиятләр сөйләтергә ярата идем. Мәктәпкә кергәнче үк «Шалкан» әкияте, «Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр», «Чаян белән Наян» һәм татар , башкорт , рус халык әкиятләре мина таныш иде. Дәү әниемнең сузып матур итеп сөйләгән әкиятләре,мөнәҗәтләре әле дә колагымда чынлаган кебек.Матур сүрәтләр төшерелгән әкиятләр китабын актарганда шул әкиятләрне үземнең укыйсы килә иде.Әти-әни эштә чагында дәү әти һәм дәү әниемә әкият геройлары булып киенеп,төрле-төрле сценкалар курсәтеп, «артист»лы уйный идем…
Бала чактан башлап китап укыйм мин. Минем өчен китап укудан да күңелле нәрсә юк.Бигрәк тә ул китапта таныш хәлләр турында язылган булса,аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләремә сөйлисе,шигырьләрен куңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар- мине бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларым.Мин китапны үземнең иң якын дустым дип исәплим. Китап-канатлы ул! Китап,узенең канатына утыртып,сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә йөз елга алга алып китә. Китап- әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. Сердәшем дә, киңәшчем дә, рухи таянычым да ул. Борынгылар: “Беләге көчле – берне егар, белеме тирән – меңне егар”, – дип юкка гына әйтмәгәннәр.
Хәзер радио-телевидение, компьютер, интернет заманы. Техниканың, электрониканың үзгәрүенә күз дә иярми, компьютерлар, кесә телефоннары, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар безнең күз алдында яңара, камилләшә . Минем яштәшләрем шул компьютер дип чукына. Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосүрәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да… “ Компьютер киләчәктә китапны алыштырмасмы? “ дигән уйлар борчый мине. Калын-калын китаплар хәзер үк инде уч төбе кадәр дискетка сыеп бетә. Ләкин , компьютер - компьютер инде ул. Аның җаны да, хисе дә юк. Виртуаль дөнья – реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. Икенчедән, компютерның милләте юк. Компьютерны татарлаштырып та, башкортлаштырып та булмас. Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз – китап булырга тиеш! Китап күп гасырлар дәвамында сынаулар узган, безне кыргыйлыктан, наданлыктан коткарып калган, дөнья белән, башка халыклар, илләр белән аралаштырган. Киләчәктә дә безне иң авыр чакларыбызда китап коткарып калыр дип ышанам.. Ә инде радио, телевидение, көндәлек матбугат, компьютер, интернет китапны халыкка җиткерүдә ярдәм итәргә бурычлы дип исәплим
мин. Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.
Минемчә, китап-дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Аңарда кешелек акылынынын океаны бар.Китап уку- иң яхшы белем алу.Һәр кешенен үзенә охшаган бер китабы була.Бу кеше,китапта язылганнарны һәрвакыт искә төшереп, авырлыкларны җиңә.Минем дә шундый китабым бар. Ул Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәре.Минем бөтен булмышым, яшәешем һәм гомерем китап белән бәйле. Китаптан тәм табып, китаптан ямь алып яшим.. Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә…
Күңелгә бөек Тукайның шигырь юллары килә. Язмамны аның сүзләре белән тәмамласам, фикерләрем дәлиллерәк булыр шикелле:
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, -
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам…
Ворона
Хризантема и Луковица
Ручей и камень
Пока бьют часы
Что общего у травы и собаки?