И туган тел, и матур тел,
Әткәм - әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем,
Син туган тел аркылы!
Г.Тукай.
Вложение | Размер |
---|---|
esse_2.docx | 28.41 КБ |
Эссе
И туган тел, и матур тел,
Әткәм - әнкәмнең теле...
И туган тел, и матур тел,
Әткәм - әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем,
Син туган тел аркылы!
Г.Тукай.
Мин – авыл баласы. Кечкенәдән җырлы, моңлы, гаҗәеп гүзәл
табигатьле авылда үсеп киләм. Авылымның челтерәп аккан чишмәләре, бормалы инешләре, шаулап торган серле урманнары, игеннәргә бай басу-кырлары, газиз кояшның беренче нурларын каршылаучы мәчет манарасы − болар минем йөрәгем түрендә. Чөнки мине әти - әнием, укытучыларым туган якның матурлыгын аңлый белүче, туган телен яратучы, аңа гашыйк булган кеше итеп тәрбияләргә тырышалар. Үз халкымның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре каныма сеңә. Бигрәк тә, киләчәктә татар теле һәм аның үсеше өчен зур эшләр эшлисем килә.
Сүзнең асылын зиһенле кеше аңлар,
Гамәлгә китерер билен баглар.
( Габдерәхим Утыз Имәни)
Сүз! Тел! Ул ана тарафыннан бала йөрәгенә иң беренче салынган яшәү орлыгы. Тел ул очсыз- кырыйсыз диңгезгә охшаган. “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, эзләгәннәр чумып алыр, эзләмәгәннәр коры калыр,- ди халык.
Ана һәм Туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Мин үзем “ана сөте белән” дигәнне дә “ана теле” дип ишетәм. Мәгълүм мәкальне дә: “Ана теле белән кермәсә, башка тел белән кермәс”, − дип аңлап була. Күрче, татарда бит туган тел дип тә, ана теле дип тә әйтелә. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Бала табу вазифасын беркемгә дә тапшыра алмаган кебек, баласына тел ачкычы бирү бурычын да ана беркемгә дә ышанып тапшыра алмый. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдергән.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм- әнкәмне, Ходам!
Әйе, бу эштә әти дә, әби-бабай да, туганнар да, балалар бакчасы да, мәктәп тә катнаша, алар да җаваплы, әмма бала күңеленә тел орлыгы чәчү - бары тик ана җаваплылыгында. Мин үзем - газиз телемне әниемнән мирас итеп алган иң бәхетле кешеләрнең берсе.
Үз телеңне белмәү, аны санламау - ул кимчелек кенә түгел, үз-үзеңне күп нәрсәдән мәхрүм итү дә. Ана телен әйбәтрәк белим, аның серенә төшеним дисәң, hичшиксез, иң әүвәл матур әдәбиятны белү зарур. Чөнки телебезнең җәүhәрләре, нәкъ әнә шунда тупланган. Мәсәлән, Гомәр Бәшировның әсәрләре кабат-кабат укырлык, ә инде тел байлыгына килсәк - сокланып туймаслык. Гомәр Бәширов ана теленең кадерен белүне, матур әдәбияттан хәбәрдар булуны, телебезнең байлыгын саклауны hәркайсыбызның изге вазифасы дип санады.
Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда тел байлыгын тирәнтен өйрәнәбез. Мәктәбебездә үткән бәйрәмнәр һәм кичәләрдә укучылар актив катнашуы мине бик тә сөендерә. Туган тел атналыгында күмәк иҗади чаралар , төрле ярышлар , конкурслар укучыларның танып белүләрен үстерә. “Туган телем – назлы гөлем”, “Күңелләрдә мәңге яши , яшь Тукай” кебек чаралардан әдәбият һәм телне сөючеләр белән беррәттән мин дә читтә калмадым. “Йолдызлы сәгать”, “Тамчы-шоу” уенында катнашып, белемемне арттырдым, телне ныграк өйрәнү кирәклеген аңладым. Яшь иҗатчыларның эшләрен район газетасында, республика басмалары битләрендә, “Тулпар” журналларында дөнья күрүе дә куанычлы. Хәер, мин үзем дә матбугат басмаларына теләп язам. Әле күптән түгел генә Мәскәүдә конкурста катнашып җиңүләргә ирешүем турында “Авыл таңнары “ гәзитендә мәкаләм басылып чыкты. Мин моңа бик сөендем.
“Кынгыраулар” иҗат түгәрәгендә теләп шөгыльләнәм. Ел саен “Республикама дан җырлыйм“ конкурсында катнашам, яхшы гына нәтиҗәләргә ирешәм. Тел эчендәге энҗе- мәрҗәнне чүпләү белән тиңлим мин моны.
Узган уку елында без, “ Кыңгыраулар” иҗат түгәрәгенә йөрүчеләр ,
“ Орчык өмәсе” бәйрәме уздырдык. Халкыбыз йолаларын искә төшердек, җыр-биюләр өйрәндек, шигырь сөйләдек, такмаклар җырладык, уеннар уйнадык. Рухи яктан нинди бай булган бит минем халкым! Ә боларның нигезендә телгә булган сөю, халкымның үткәненә тирән мәхәббәт ята икән бит! Күңелемдә халкым өчен горурлану хисе тагын да артты. Алай гына да түгел, үткән ел мин әле авылыбызда гөрләп узган “ Каз өмәсе” бәйрәмендә катнаша алуым белән дә горурланам. Халкым үткәне белән киләчәккә күперне телебез ярдәмендә сала түгелме? Эх, авылдашларым... Уңган да сез, булган да сез: мул тормышта яшәүдән тәм табып эшлисез, җыр- биюләрдән дә аерылмыйсыз, халкым хәзинәләрен дә онытмыйсыз, йолаларын дә беләсез.
Шулай уйланып утырам...
Укытучыбыз - “ Кыңгыраулар” әдәби түгәрәге җитәкчесе Флера Әүхәди кызының - “ Тән зиннәте- кием, акыл зиннәте - белем” дигән осталык дәресе хәтеремнән узды. Халкымның милли киемнәрендә никадәр гүзәллек, илаһилык, күркәмлек, нәфислек чагылыш тапкан. Күлмәк, алъяпкыч, калфак, түбәтәй, читек - һәрберсенең татар халкына гына хас булган күңел бизәкләрен тоясың. Җырлы- биюле уеннар аша, туган телебез аркылы бу хәзинәнең тиңдәшсез икәнен раслады җитәкчем.
Газиз туган телем! Җир йөзендә яшәгән һәрбер кеше өчен үзенең туган теле икмәк кебек кадерле, һава кебек кирәкле, әни кебек назлы, ягымлы, газиз. Җыр кебек моңлы да ул, бай да, гомерле дә. Туган тел – фикерләү сәләтен формалаштыручы, тәрбия бирүче, туган илне, халыкның рухи дөньясын баетучы көч, әти-бабайлардан калган мирас, рухи хәзинә. Равил Фәйзуллин язганча:
Иренмә син, туган, туган телнең
Асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит – ят сүзләр
Хәзинәне әзер басарга.
Туган телем язмышы - милләт язмышы. Телем булганда – илем бар. Туган телебез татар теле - борынгы hәм hәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Хәзер татар теле бик киң таралган, аны хөрмәт итәләр. Элек-электән үк халык үз телен онытмаган, гасырлар буена саклап кала алган, алар үзләренең милләтләрен саклап калыр өчен, гомерләрен бирердәй булганнар. Бу- туган телебез белән горурланырлык мөhим фактор. Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси-иҗтимагый проблема булып тора. Чөнки тел - халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан hәм табынган байлыкларның иң кыйммәтлесе, иң кадерлесе – зиhен байлыгы.
И, кадерле туган телем-татар теле!
Башка телдән бай да түгел hәм ярлы да...
Уйлар, хисләр, сөюләрем, нәфрәтләрем,
Кайгы, хәсрәт, шатлыкларым сыйган бар да.
Иң мөһиме: татар кешесендә ана теле өчен горурлык хисе, аның язмышына карата өмет тойгысы бөреләнеп, шул хисне ачыктан-ачык әйтүдән курыкмау, оялмау үсә башлады. Ә бу адәм баласының иң изге хисе - туган телгә гамьле, хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала; халкыңны, тарихыңны белүдән башкалар теленә хөрмәт белән карау фикере тәрбияләнә.
Юкка гына шагыйрь Роберт Миңнуллин да язмышыннан:
“...Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа аз гына.
Бөтенләйгә түгел - вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма....” − дип үтенмәгәндер.
Шушы шигырь юллары, гүя, колагымда яңгырый. Чөнки “Тел − ананың иң зур бүләге”. Димәк, мин әни биргән бүләккә бик сөенергә, аның белән горур ланырга хаклымын. Бишек җырларын тыңлап үскән кеше генә үз ана телен яхшы белә аладыр ул. Мин үзем дә шундый бәхеткә ирешкән бала.
Миңа әнием бишек җырлары белән беррәттән Тукайның “Туган тел” җырын җырлаган. Өч-дүрт яшькә җиткәндә, бу җырны үзем дә җырлый идем. Шулай булмаса, туган телемне − ана телемне бу кадәр яратыр идемме соң?!
Әнием җырлар җырласа, әтием әкиятләр сөйли иде, ул аларның күбесен үзе уйлап чыгара. Сабый өчен әти-әнисе канаты астында үз телендә әкият тыңлаудан да зур бәхет юктыр ул!
И-и-и, аналар, тәрбияләп үстергән балагызга сез чын йөрәктән Саҗидә Сөләйманова сүзләре белән:
Йөрәк каным белән Ил бирдем дә,
Күкрәк сөтем белән Тел бирдем
Саклый алсаң − мәңгелек фатихам.
Җуйсаң, сатсаң − күкрәк сөтем хәрам!.. −
дип әйтә алсагыз иде, ә без, балалар, сезгә Зөлфәт сүзләре белән болай җавап бирә алсак иде:
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылыр -
Туган телең әнә шул булыр!
Әтием, әнием − минем өчен иң кадерле кешеләр. Тигез канат, тату гаиләдә үсүем белән дә мин чиксез бәхетлемен.
Туган теле белән горурланып яшәгән кеше, hичшиксез, бәхетле кеше. Без туган телебезне белергә, үстерергә, горурланырга тиешбез. Туган телебезне онытсак, тарихыбызны, тамырларыбызны, балачакта кичергән сөенечләребезне онытачакбыз.
Күз карасы кебек саклармын мин, Анам телен- Татар телен.
Министерство образования Республики Башкортостан
Республиканский конкурс эссе
«Дорога к родному языку»
“И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле...”
(“Родной язык - святой язык, отца и матери язык...”)
( Габдулла Тукай-татарский поэт)
Выполнила:
Насибуллина Азалия Ленаровна,
ученица 8 класса муниципального
общеобразовательного бюджетного
учреждения средняя
общеобразовательная школа
села Мустафино муниципального
района Бакалинский район
Республики Башкортостан
Руководитель:
Зиннатуллина Флера Авхадиевна,
учитель татарского языка
и литературы муниципального
общеобразовательного бюджетного
учреждения средняя
общеобразовательная школа
с.Мустафино муниципального
района Бакалинский район РБ
2018
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Именинный пирог
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Мост из бумаги для Киры и Вики
Зимний дуб