Халык уенаары
Вложение | Размер |
---|---|
ahatova_tekst.docx | 68.12 КБ |
Татар халык уеннары-иң кадерле мирас
А.А.Ахатова
МБОУ “Почкучукская средня школа”, 9 класс
Научный руководитель-Ахатова Г.Г.
Эчтәлек
Кереш---------------------------------------------------------------------2
I.Төп өлеш----------------------------------------------------------------3
1. Күңел ачу уеннары. -----------------------------------------------3
2. «Аулак өй» уеннары ----------------------------------------------4
Йомгаклау---------------------------------------------------------------6
Әдәбият исемлеге------------------------------------------------------7
Кушымта---------------------------------------------------------------8-9
Кереш
Татар халкының тарихын телне тарихи яктан өйрәнмичә нигезле итеп белеп булмый. Телне саклау- татар милләтенең киләчәген саклау ул. Татар милләте үзенең татар теле аркасында көчле. Шуңа күрә татар халкы үзенең туган телен саклауга бөтен көчен, акылын бирергә тиеш.Телне саклаучы- халык булса, аны камиллеккә җиткерүчеләр - галимнәр. Татар халкында татар әдәби теленең нигезен, рухи байлыгын тәшкил итүче төп көч- халык авыз иҗаты .
Үз халкыңның баласы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлык тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк. Борын-борын заманнарда, әле язу сәнгате туганчы ук, сәләтле кешеләр төрле мәкаль-әйтемнәр, җыр-бәетләр, әкиятләр, мәзәкләр уйлап чыгарганнар. Алар, телдән-телгә күчеп, әдәби яктан камилләшкәннәр, шомарганнар һәм халыкның рухи хәзинәсенә әйләнгәннәр. Халык авыз иҗаты – халыкның күңел көзгесе, ул көзгедә тарих чагыла.
Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра. Авыз иҗатын халыкның күмәк акылы, сәнгатькә сәләте тудырган, форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп, сүз сәнгате югарылыгына күтәргән. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткер мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, күңелне күтәрүче уеннары һәм башка күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора.Без бу хезмәтебезне “Татар халык уеннары-иң кадерле мирас” дип атадык.Татар халык уеннары алар бик кадерле,чөнки анда безнең халыкның үткән язмышы,гореф-гадәте,тормыш-көнкүреше чагыла. Ә безнең авыл кешеләренең татар халык уеннарын белүе нинди дәрәҗәдә икән соң ? Безне шушы сорау кызыксындырды.
Максат:татар халык уеннарын барлау , өйрәнү,саклау һәм халкыбызның рухи мирасын киләчәк буынга тапшыру.
Бурычлар:
-татар халык уеннарының халкыбызның рухи мирасы булуын күрсәтү;
-халык уеннарына кызыксыну уяту, мәхәббәт,сакчыл караш тәрбияләү.
Хезмәтебезнең актуальлеге:
Бүгенге көндә яшьләр интернет челтәрләренә тартыла,ә күңелле халык уеннары игътибардан кими бара.
Төп өлеш.
Уеннар борын-борыннан халыкның көнкүреше, хезмәт формаларын чагылдыру нигезендә барлыкка килгән иҗат җимеше булганлыктан, анда милләтнең әүвәлдән килгән милли традицияләре, тормыш рәвеше, милли характеры ачык чагылыш таба. Уеннарның эчтәлегендә, образларында сакланып калган аерым элементлар, мотивлар татар халкының этнографиясен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып торалар.
Татар халкының уеннары милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлек бирә. Аларда халыкның бөек рухы, иҗат куәте, иҗат мөмкинлекләре ачык чагыла. Икенче яктан ул халыкның рухи тормышын, көнкүрешен матурлык кануннары нигезендә оештыруның мөһим чаралары да булып тора. Кыскасы, уен ул – җитди шөгыль.
Татар халык уеннарын җыю һәм бастыру эшенең бай гына тарихы бар.Минем элеге эшемдә халык уеннарына якынрак тукталасым килә.
«Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының чын тарихын белеп булмый», - дигән бөек рус язучысы М.Горький.
1.Күңел ачу уеннары.
Яшьләр уеннарында зирәклектә ярышу, җырда-биюдә, сүз бәйгеләрендә уңганлыгыңны-булганлыгыңны күрсәтүгә корылганнары бик күп. Болар яр сайлау, яр күңелен яулау кебек максатлар белән бәйле. Кыскасы, яшьләрнең барлык уеннарында да диярлек «мәхәббәт» темасы өстенлек итә.
Яшьләрнең күңел ачу уеннарын ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин: 1) «Аулак өй» уеннары; 2) Ачык һава уеннары. Бу ике төркем уеннар уйналу рәвешләре белән дә аерылып торалар. Әйтик, «Аулак өй» уеннары хәрәкәт ягыннан чикләнгәнрәк. Чөнки өй эчендә күмәк җырлы-биюле уеннарны уйнап булмый. Анда җыр, сүз, зиһен сынашуларга корылган уеннар күбрәк уйнала. Ә «Ачык һава уеннары» исә иркендә, болында, мәйданда булганга күрә, киң хәрәкәтләр, күмәк биюләр белән бара һәм масштаблырак характерда була. Кичке уеннар – татар яшьләренең традицион күңел ачу урыннарының берсе. Кыш көне кич утырулар, аулак өйләр булса, яздан алып көннәр салкынайтканчы, көз аена кадәр, яшьләр кичләрен шунда күңел ача. Һәрбер авылның үз кичке уен урыны һәм аның исеме була.
2. «Аулак өй» уеннары
Әүвәлге заманнарда татар яшьләренең җыелып күңел ача торган урыннары – аулак өйләр. Табигый ки, яшьләр-кызлар гына катнашкан бу традицион күңел ачуларның һәм андагы уеннарның тотрыклы бер тематик юнәлеше бар: анда үзеңә пар сайлау, яшьләр җәмәгате алдында үзеңнең уңганлыгыңны-булганлыгыңны, зирәклегеңне күрсәтү төп урынны алып тора. Гадәттә, кызның әти-әнисе күрше авылга кунакка киткәндә, ул алардан кызлар чакырыр өчен рөхсәт сорап калган. Хуҗалар киткәннән соң, кызлар кул эшләрен алып, шушы йортка җыелганнар. Алар җырлап, биеп, мәзәкләр сөйләп чигү чиккәннәр, бәйләгәннәр. Бу хәбәрне ишетеп, авыл егетләре гармуннар белән әлеге өйгә җыелганнар.
«Аулак өй» уеннарында оттырган уенчыларга җәза бирү төрләре бик кызыклы: «пич кочаклау», фәләннәрнең мунчасыннан мунча ташы алып кайту, капка баганасын барып кочаклап кайту, фәләннәрнең коесына суга бару, кисәү агачына атланып пич тирәли ат кебек кешнәп чабып әйләнү, урындыкка менеп тавык булып кыткылдау, әтәч булып кычкыру һ. б.
Челтәр элдем уены
Егетләр бер рәткә, кызлар аларга каршы басалар. Кара-каршы җырлыйлар.
Егетләр:
Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме?
Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап, кемне алырсыз микән?
Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.
Һәр егет үзенә ошаган кызны алып, парлап биюгә чакыра. Бераз биегәннән соң, егетләр кызларны озата китә. Аулак өй шуның белән тәмамлана.
Минем туган авылымда да халык иҗатына гашыйк кешеләр яши. Без үзебезнең авыл кешеләреннән татар халык уеннарын белүләре турында сораштырулар үткәрдек, татар халык уеннарының ниндиләрен белүләре белән кызыксындык. Яшьләр арасында халык уеннарын белүчеләр бик аз булып чыкты. Ә менә өлкәннәр бу уеннарның күбесен беләләр икән.(Кушымта2)
Өлкән буын кешеләре: “Халкыбыз уеннары элек бик киң таралган булган. Кич белән болыннарда, авылның елга буйларында, клубларда “Наза” уены, түгәрәкле җырлы уеннар, кара-каршы җырлап уйный торган уеннар, “Йөзек салыш”, “Йолдыз санау”,”Бишле” һ.б. уеннар киң таралган. Заманалар үзгәрү белән бу җырлар, уеннар акрынлап онытылып баралар. Аларны кабат халыкка кайтарасы, бу бай халык мирасын яшь буынга тапшырасы иде”- дип борчыла.
Авылыбызда, карлар эреп,җирләр кипкәч, “Зәрә”бәйрәме бик күңелле итеп үткәрелә. (Кушымта 3.)Бу бәйрәмгә су буена авыл халкы һәм кунаклар җыела. Тәмле ботка ашау, татар халык җырларын җырлау,җырлы-биюле уеннар уйнау-барысы да була монда. Ә “Сабантуй”бәйрәмендә уйналган халык уеннары бәйрәмне тагын да ямьлерәк итә,күңелләрне рухландыра
III. Йомгаклау
Бу фәнни эшемне мин үземнең җитәкчем белән бик теләп башкардым . Алга таба да әлеге эшемне дәвам итәсем килә,чөнки мин татар халык уеннары белән кызыксынам һәм үзем дә уйнарга яратам.
Йола һәм гореф - гадәтләрнең күп кенә очракларда алыштыргысыз тәрбияви чара булуын да истән чыгармыйк. «Ана сөте
белән керә торган» тәрбиянең, халык педагогикасының нигезендә нәкъ менә шулар ята, чөнки бер буыннан икенчесенә билгеле бер идеяләрне, үз-үзеңне тоту, хис-тойгы һ. б. нормаларын тапшыру шушы гореф-гадәтләргә нигезләнә. Эш шунда, ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе актив катнаша, һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешеңдә үзенә сеңдерә. Бәйрәм «вазифалары» теләп, шатланып үтәлә. Шулай итеп, һәр кеше үзе дә сизмәстән үзара аралашу, үз-үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да — үз авылына, төбәгенә тартып тора.
Эзләнү-тикшеренүләрдән соң мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:
1.Яшь буында татар халкы иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә халык уеннары әһәмиятле роль уйный.
2. Халык мирасы – татар халкының бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинәсе, күңел көзгесе ул.
3.Татар халык уеннарын авылымда беләләр һәм яраталар
Халык уеннары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас. Димәк, милли рухыбыз, шөкер, сүнеп үк бетмәгән әле!
Әдәбият исемлеге
1. Габдрахманов Н. Халык традицияләре җирлегендә. – Мәгариф. -
1998. - №1.
2. Галимов Ф. Халык җырлары – олы мирасыбыз. – Мәгариф. -
2000. - №3.
3.Фатих Урманче. Татар халык иҗаты. Казан - Мәгариф, 2005 – 383 б.
4.Хрестоматия. Татар халык иҗаты. Казан – Мәгариф, 2004 – 479 б.
5.Бакиров М.Х. Татар фольклоры.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008
6.Р.Ягъфәров. Уен –күңел бәйрәме.- Казан:Мәгариф,2009.
7.Ягъфәров Р. Халык уеннары//Мәгариф. – 2001. - №9.
8.Ягъфәров Р. Халык уеннары//Мәгариф. – 2002. - №1.
Кушымта №1.
Авылымда татар халык уеннарын белү нинди дәрәҗәдә икән соң?
1 | Укучылар | 32% |
2 | Яшьләр | 60% |
3 | Өлкәннәр | 89% |
Кушымта № 2
Татар халык уеннары
Йөзек салыш уены
Яшьләр тезелешеп утыралар, берәү “Йөзек салучы” була. Ул кулларын тотып утырган кешеләрнең барысына да “йөзек салып” чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берсе дә сизмәскә тиеш. Аннан соң, үзе бер кырыйга китеп, “Кемдә йөзек,сикереп чык”, – ди. Йөзекле кеше сикереп торганда, ике як күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле кешегә җәза бирелә, тота алмасалар, йөзек салуны яңадан башлыйлар.
Шешә тәгәрәтү
Уенчылар түгәрәк уртасында шешә тәгәрәтә. Шешә авызы белән кемгә карап туктаса, шул кешегә җәза бирәләр. Ул җәзасын үтәп, үзенә пар сайлап ала. Уен шулай дәвам итә. Егетләр кызлар белән парлашалар, бергәләп танцевать итәләр.
Түшәм санау
Уен өйдә уйнала. Бу уен белән таныш булмаган бер кешедән: “Җиң аша түшәм саный аласыңмы?” – дип сорыйлар. Теге, әлбәттә, батырланып: “Саный алам”, – ди. Шуннан соң аны идәнгә яткыралар да, җиңен йөз тирәсенә туры китереп, пальтосы белән ябалар һәм, ике куллап җиңен торба кебек итеп тотып, шуның аша түшәмне санарга кушалар. Ул чынлап торып түшәм санап азапланган арада берсе пальто җиңеннән су салып җибәрә. Шуннан соң түшәм санаучыдан: “Ничә булды соң түшәм?” – дип шаяртып көләләр.
Каеш сугыш уены
Берничә уенчы арт белән тезелеп баса. Уенны алып баручы калган уенчыларның берсенә каеш бирә. Ул арттан килеп, берәүгә каеш белән суга. Уенны алып баручы кеше каеш белән кем сукканын сорый. Каеш белән сугылган кеше дөрес җавап бирсә, каеш аңа бирелә, җавабы дөрес булмаса, аңа җәза бирәләр, ә каеш белән суккан кеше уенчы урынына баса. Уен шулай дәвам итә.
Сигезле уены
Уенчылар ике рәткә бүленеп кара-каршы басалар. Парсыз калган кеше, сигезле ясап, гармун көенә бии-бии, уенчыларны әйләнә. Гармун туктагач, кем янында туктаса, шуның белән парлап бииләр. Уенны парсыз калган уенчы дәвам итә.
Чүпләм уены
Уенчылар икегә бүленеп, кара-каршы басалар. Бер уенчы арадан берсен сайлап, шуның белән биеп әйләнә. Бию көе туктагач, аның белән биегәне, башка уенчы белән уенны дәвам итә.
Назалы уены
Уенчылар парлашып бер сызыкка тезеләләр. Парсыз калучыга уенчылар, бию хәрәкәтләре ясап, такмак әйтәләр. Такмакның соңында ул үзенә пар алып, артка күчә. Парсыз калган кеше алга чыгып баса, уен шулай дәвам итә.
Кушымты № 3
Швейня
Как Снегурочке раскатать тесто?
Марши для детей в классической музыке
Отчего синичка развеселилась
Что общего у травы и собаки?