Табигать темасына шигырь
Вложение | Размер |
---|---|
tabigat_temasy_shigyr_aygizya.docx | 13.29 КБ |
Эшне башкаручы: Әхәтова Айгизә Айрат кызы, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Починок Кучук авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”, 9 нчы сыйныф
Күңелемә якын минем,
Әти-әни, туган ягым,
Күл буенда үсә торган-
Зифа буйлы камышларым.
Камышларны көндә сыйпап узам,
Алар минем якын дусларым.
Җилгә кушылып җырлый алар,
Таратып бар сагышларым.
Күл буена менә кабат килдем
Күзәтергә гүзәл дөньяны.
Кемнең кулы барды икән,
Пычратырга бу зур буаны?!
Буа яны чүп- чар белән тулган,
Балык-бакалары юк инде.
Күлнең суы нигә болганган соң?
Ялгышларны төзәтеп булырмы инде?..
Суы пычрак, гүя горур таллар
Вәхшилектән башларын иде.
Кешеләрнең күңеленә Ходам,
Игелек орлыклары салса иде.
Табигатьнең сулар һавасы саф,
Ул һәркемгә тигез бүленгән.
Табигатьне саклау кагыйдәсе-
Кануннарда ачык бирелгән.
Табигатьтән башка кеше яши алмый,
Яши алмый туган җирендә.
Һәрбер кеше булган байлыкларның -
Белсен иде инде кадерен дә!
Можно от Солнца уйти...
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Воздух - музыкант
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Бабочка