Без коррупциягә каршы!!!!
Вложение | Размер |
---|---|
esse_antikorruptsiya.doc | 25.5 КБ |
Яшисең икән, матур итеп яшә!
Җир шарында ничә миллион халык яши. Һәрберсенең үз тормышы, үз язмышы! Тик сорау туа! Ә без дөрес яшибезме? Ходай каршында җавап бирә алачакбызмы?
Күптән түгел интернет челтәрендә бик кызыклы һәм шул ук вакытта кызганыч видеога тап булдым. Мордовиядә яшәүче Мәрьям абыстай язмышы турында. Күңел кылларына үтеп керә торган фильм. Әйе, тирән үтте... Ун балалы гаиләдә үскән Мәрьям 3 яшендә ана назыннан мәһрүм кала. “Ай, балалар, бер балага да ятим калырга язмасын!” – дип куя туксан яшенә җиткән ак яулыклы карчык. Күз алдыгызга китерегез, 30-ы еллардагы ачлык, Бөек Ватан сугышы – болар барысы да яшьүсмер Мәрьям күз алдыннан үтә. 16 яшендә хезмәт тылында булган кызчыкның нинди кичерешләр белән яшәгәнен язып торырга кирәкмәс. Тик, сынаулар бит аның белән генә бетми! Сугыштан Мәрьямнең абыйлары – апалары төрле авырулар белән кайталар. Ә үги ана аларны авылдан куып чыгара. Рамазан ае, сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан кызлар-егетләр, елый-елый, вокзалга китеп баралар...
Менә шушы урында, минем күземнән атылып чыккан яшьне тоеп булмады. Мескен, ятим балалар дип кенә әйтәсе килә! Әйе, аңа карап Мәрьям абыстайның тормышы туктап калмый. Аларны Урта Азия яклары кабул итә. 45 ел яши ул анда! Әйе, әгәр бүгенге көн белән чагыштырсак, уртача, кеше гомере 60-70 ел. Димәк, ярты гомере Урта Азиядә үтә.
Кайда гына яшәсәк тә, кем генә булсак та, туган ил сагындыра! Мәрьям абыстай да 80 яшенә җиткәндә туган якларына кайтып төпләнә. Йорт-җир сатып ала. Тик... сәламәтлегең инде бик таза булмаса, бала назын Ходай бирмәсә, нинди кызыгы бар бу тормышның! Шулай да, Мәрьям абыстай бирешми! Күзләре сукыр, аяклары йөрми, ул бары тик урын өстендә ята. Шуңа да карамастан, ул Ходайга бөтен җаны, күңеле белән бирелеп, 6 яшьтән бер дә калдырмыйча, уразасын тотып, догаларын кылып, күршеләренә рәхмәт әйтеп яшәгән. Һәм аның бик матур сүзләре әле дә колагымда: “Балалар, исегездә калдырыгыз! Сезнең ике ягыгызда ике фәрештә утыра. Берсе яхшы гамәлләрегезне, икенчесе начар гамәлләрегезне язып бара. Ходай алдына сез шул эшләрегез белән китәсез. Бөтен малыгыз, байлыгыгыз җирдә калачак”, - ди ул.
Әйе, узарыштан мал җыябыз! Кирәк булса, булмаса да алабыз! Тик, нинди шартларда, ул акчаларның безгә ничек килеп ирешкәне турында уйланмыйбыз. Хәрәм малын да алабыз! Ришвәтчелек чәчәк аткан чорда яшибез. Ни өчен безнең халык аңа ияләнеп китте. Әллә ул бүгенге көн өчен бик кулаймы? Әллә безнең халыкның акчасы бик күбәйгәнме? Хастаханәгә бара башласаң акча кирәк, югары уку йортларына керә башласаң шулай ук... Ә синең аның кадәр акчаң булмаса нишләргә? Бүгенге көндә синең югары белемең булмаса, син кеше түгел. Менә шушы гаделсезлектән ничек кенә котылырга? Бу сорауга җавапны бүгенге көнгә кадәр таба алмадылар, булмас та инде ул... Әйе, бөтен кешенең дә матур яшисе килә! Тик, булмый инде булмагач дип җырланамы әле Илсөя Бәдретдинова җырында... Булмый шул, булмый. Шушы рәхимсез, кырыс тормышта шул ришвәтчелек белән бертигез яшәргә туры килә. Эх, яшәтәсе иде аларны Мәрьям абыстай яшәгән чорда һәм шул шартларда! Без күрәсен кеше күрми, ничек язылган шулай яшибез!
2014 нче елда, 90 яшендә, Мәрьям абыстай якты дөнья белән хушлашкан....
Цветение вишни в лунную ночь
Рисуем кактусы акварелью
5 зимних аудиосказок
Рождественские подарки от Метелицы
Ледяная внучка