Г.Исхакыйның 140 еллыгына багышлап язылган шигырьләр
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 14.33 КБ |
Наименование образовательной организации:
МБОУ “ Нижнемактаминская СОШ №2”
Район: Альметьевский район
Ф.И.О. ученика: Хабирзянова Ралина Разиловна
Класс: 10
Ф.И.О. учителя: Аглиева Гульназ Фоатовна
Милли маяк (Гаяз Исхакыйга багышлана)
Милләт өчен җан аткансың,
Киләчәкне кайгырткансың.
Телебезне саклау өчен
Үзеңне дә оныткансың.
Әсәрләрең укыймын да,
Үткәнемә күзем салам.
Гореф-гадәт, йолаларны
Шулар аша күрә алам.
Кабат кайта милләтемә
Онытылган бәйрәмнәр дә.
Маяк булып юл күрсәтеп
Син янасың күгебездә.
Синең әдәби мирасны
Саклау безнең бурыч – беләм.
Телебезне, динебезне
Онытмаска мин сүз бирәм.
“Җан Баевич” комедиясен укыгач...
Шакирҗан булып тугансың,
Гаиләңдә бик хөрмәтле син.
Беркөн башка килгән уйдан
Гел башкага әйләндең син.
Өсләреңдә затлы фрак,
Аягыңда ап-ак туфли.
Өстәл тулы кыңгыраулар
Берсе арты, берсе чыңлый.
Господин Җан Баевичка
Әйләндең дә куйдың бүген.
“Тәрәккыйпәрвәр” булдың
Әйтмисең бер татар сүзен.
Сөйләшәсең гел урысча,
Гамәлләрең башка хәзер.
“Образованный” булыр өчен
Син барысына инде әзер.
Шулай йөри торгач беркөн
Акчаң бетте, кесәң дә буш.
Инде беркемгә кирәкми
Синең кебек “тәрәккыйпәрвәр” дус.
Культуралы булам диеп
Калдың бары көлкегә син.
Динен, телен онытканга
Бел син шундый көн киләсен!
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью
Притча о гвоздях
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Земля на ладонях. Фантастический рассказ