Исследовательская работа "Озын гомерле бишек"
Вложение | Размер |
---|---|
hanmurzina_nafisa.docx | 32.15 КБ |
“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ ШАФРАНОВ ПЁТР ГРИГОРИЙ УЛЫ ИСЕМЕНДӘГЕ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
Юнәлеше: Гаиләмнең кадерле ядкяре
Озын гомерле бишек
Эшне башкарды: 7 нче сыйныф укучысы
Ханмурзина Нәфисә Сәйдәш кызы
Җитәкче: югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы
2018 нче ел
Эчтәлек
1) Бишегебез тарихы 4-5
2) Туганнарым 6-7
Кереш
Бездә бишек әллә ничек
Талдан, җырдан үрелә.
Җылы бишек, җырлы бишек
Эленә өй түренә...
Р.Миңнуллин “Тал бишек” шигыре
Борынгы бабаларыбыз яңа туган сабыйны тирбәтү өчен махсус җайланма уйлап тапканнар. Ул – бишек. Аларның ниндиләре генә юк. Нечкә тал чыбыгыннан үргәннәре дә, агачны уеп ясалганнары да, тактадан сырлап ясаганнары да. Аларга әти кешенең, бабайның хыяллары үрелгән, өметләре, осталыклары, рухи дөньялары чагылган.
Бишек дип әйтүгә, минем күз алдыма өй түренә , түшәмгә эленгән, тирә-ягын матур чыбылдык белән урап алган кечкеә генә кровать килеп баса.
Бишек – сабый өчен изге оя бит ул. Баланың күп вакытын рәхәттә, тынычлыкта үткәрә торган урыны. Дөрестән дә, сабыйның иң рәхәт, иң тыныч чагы бишектә яткан вакыты бит. Бала бишектә тирбәлә, анда изрәп йоклап китә, аңа анда рәхәт. Уянып китсә дә, ул үзен үзе тирбәтә ала, чөнки сабый селкенүгә бишек тирбәлә башлый. Күп кенә кешеләр бишек эләргә ашыкмыйлар, инде модадан чыкты дип уйлыйлар.
Ә менә мин үзем дә, абыем Салават та, хәтта кечкенә сеңлебез Әминә дә бишектә тирбәлеп үстек.
Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – бишекнең бала тәрбияләүдә ролен билгеләүдә.
Эшнең максаты – бишекнең тарихын өйрәнү.
Бурычлары: 1) Бишектә яткан туганнарымның исемнәрен барлау.
2) Аларның тормыш-көнкүрешләрен ачыклау.
3) Туганнарым турында шигырь иҗат итү, фотоларны барлау.
Эзләнү эшем кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Төп өлештә бишекнең ясалу тарихы өйрәнелде, туганнарымның тормыш юлы турында мәгълүмат бирелде. Йомгакта гаиләбезнең бүгенге тормышы турында яктыртылды.
Эш барышында түбәндәге фараз (гипотеза) алга сөрелде: бишек – гаиләнең кадерле ядкяре.
Кулланылган методлар: эзләнүле, чагыштырулы методлар.
Тикшеренү эше ике этапта алып барылды.
1 нче этап
Эзләнү, китаплардан мәгълүмат туплау, туганнарымнан, сыйныфташларымнан анкета сорауларына җавап алу.
2 нче этап
Материалларны тәртипкә китерү, анализ ясау, эзләнү эшемне яклау.
Төп өлеш
Бишегебез тарихы
Моннан ике ел элек гаиләбез тагын да тулыланды: сеңелем Әминә туды. Өебезнең түренә кечкенә генә бишек элеп куйдылар. “Кем ясаган соң, анда кемнәр яткан?” – дип кызыксындым мин. Дәү әтиемә сорауларымны яудырдым гына. Ул 1933 нче елгы. Безнең белән бергә яши. Аңа быел 85 яшь тулды. Авыл клубында 30 ел эшләгән. Күпне белә, агач белән дә бик дус. Төрле әйберләр ясарга ярата. Бишек тарихын да ул сөйләде. Тормыштан да шактый мисаллар китерде.
...Безнең бишек агачтан эшләнгән. Аны 1963 нче елда дәү әтием Хаҗиәхмәт күңел җылысын биреп ясаган. “Балаларым, оныкларым изрәп йокласын”, - дигән. Дөрестән дә, әлеге бишек Ханмурзиннар гаиләсенең иң кадерле әйберенә әверелеп бара. Бу бишектә дәү әтиемнең балалары, оныклары гына түгел, хәтта оныкчыклары да тирбәлергә өлгерде.
Иң беренче анда минем дәү апам Резедә яткан. Ул 1963 нче елда дөньяга килгән. Бишекне бик яраткан ул, шуңа да ел буе бу бишектә йоклаган.
1968 нче елда бишекне кабат өй түренә элгәннәр. Буа районы Кайбыч авылында гомер итүче Мәгъдәния апам җылы чыбылдык артында, йорттагыларны шатландырып, мышный-мышный, йоклаган.
Бер елдан бишекне чормага чыгарып элеп куйганнар. Тик ул анда озак тузанланып ятмый. 1973 нче елда кабат йортның түренә эленә. Буранлы салкын февраль төннәрендә җылы бишектә Җәмилә апам тирбәлгән.
1978 нче елда, дәү әтием белән дәү әниемне, апаларымны шатландырып, минем әтием – Сәйдәш дөньяга аваз салган. Әтием дә зәңгәр буяу белән буялган, дәү әтиемнең күңел җылысын биреп эшләнгән бишегендә бер-ике ел тәмләп, изрәп йоклаган.
Әтидән соң бу бишеккә дәү әтиемнең оныклары “хуҗа” булалар. Күл-Черкене, Өчмунча, Кайбыч авыларында шактый “кунак” булып кайта безнең бишек.
2004 нче елда абыем, 2005 нче елда мин тирбәлдем әлеге бишектә. 2016 нчы елның апрелендә сеңлем Әминә әлеге бишеккә “менеп кунаклады”.
Дөресен әйтергә кирәк, әни бишекнең төсен үзгәртте. Зәңгәр буявын кырып, ак төскә буяды. Тирә-ягына заманча чыбылдык алып элде. Сеңлем Әминә “хан кызы” кебек бишектә тирбәлеп, хуҗа булып, безне шатландырып, елап та, елмаеп та ятты. Сеңлем тугач, мин бик шатландым. Аңа багышлап шигырьләр дә яздым.
“Сеңлем Әминә”
Һич көтмәгәндә әни,
Алып кайтты безгә бәби.
Аның белән уйныйбыз
Йөрттерәбез бит тәпи.
Безнең нәни Әминә
Ай үсәсен көн үсә.
Бик тә ярата аны,
Дәү апасы Нәфисә.
Сеңлебез һөнәрләрен,
Көлә-көлә күрсәтә.
Ә бит елый башласа,
Барыбызны биетә.
Туганнарым
Әзинә апам Күл-Черкене авылында яши. Аны барыбыз да ярата. “Алма апа” дип йөртәбез. Ул китапханәдә эшли. Илнар һәм Илнара исемле балалар үстергәннәр. Алма апа үзе бу бишектә ятарга өлгерми. Бишекне ул тугач кына ясыйлар. Ясап бетергәнче алма апам үсеп тә китә, ятарга өлгерми кала. Балалары үз итә бишекне. Икесе дә рәхәтләнеп йоклыйлар анда.
Әтиемнең икенче апасы – Резедә апа Өчмунча авылында яши. Җизнәбез Рамил белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Раиль, Рафаэль, Ранил, Рәис, Ранис абыйлар да бишекне бик яратканнар. Бишесе дә шунда тирбәлгәннәр.
Мәгъдәния апамның балалары Рәмис белән Рәйсә дә шушы бишекне үз иткәннәр. Шуңа да тыныч холыклы булып үскәннәр.
Җәмилә апам Яшел Үзән шәһәрендә яши. Укытучы булып эшли. Башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Рәзилә һәм Ринас исемле балалар үстерә. “Алар да бишекне бик яраттылар”, - дип сөйли дәү әтием. Бишек турында эзләнә башлагач, күңелемдә шигырь юллары туды. Мин аны ак кәгазь битләренә күчердем.
Алма апамның зур улы
Илнар абыем минем.
Зур калада оешмада
Начальник икән, белдем.
Ә кызлары Илнара апам
Шулай ук Казанда кайный.
Секретарь булып эшли ул
Ничек эшләп ул армый.
Өчмунчадагы апамның,
Балалары бит бишәү.
Инде оныклары да бар
Алары менә өчәү.
Раил һәм Рафаэль абыйлар
Авылда хезмәт куя.
Шәһәрдә дә эшләделәр
Авылдан соң кем туя?
Ранил абый бик еракта
Хезмәт итә шул бүген.
Чит ятлардан, явызлардан
Саклый илебез күген.
Рәис абыебызны да
Алды үзенә кала.
Ә Ранис абыем исә
Буада белем ала.
Тәти апамның малае
Машина рәтли, сүтә
Казан шәһәрендә ул
КАН АВТОда хезмәт итә.
Ә Рәисә апам минем
Бик уңган кыз сокланам.
Хуҗалыкка кирәк частьлар
Үтә аның кулыннан.
“Казан утлары” журналын
Барыбыз да бит белә.
Шунда тәрҗемәче булып
Эшли апам Рәзилә.
Кемнәрне генә бу бишек
Үзендә үстермәгән.
Кемнәргә генә үзенең
Җылысын өләшмәгән.
Анкета сорауларына җавап бирү
Эзләнү барышында иптәшләрем, олы кешеләр арасында сорау алу, ягъни анкета оештырдым. Мин аларга түбәндәге сорауларымны бирдем:
Мәктәптә укучылар арасында 25% ы бишектә яткан. 75% укучы “Юк” , - дип җавап бирде. Бишектә ятучылар арасында уртача 6 ай ятканнар. Моның турында алар әти-әниләреннән белеп килделәр.
Өлкән кешеләр арасында бишектә ятучылар күбрәк. 30-45 яшьлекләр арасында 50% булса, өлкән буын – 100% ны тәшкил итә.
Йомгаклау
Туганнарың белән кызыксыну да зур әһәмияткә ия. Үзен ихтирам иткән шәхес туган җирен, туган илен, туганнарын ярата, зурлый. Кешенең Ватаны кечкенәдән башлана: үзенең торган җиреннән, нәселеннән. Шул ук вакытта нәсел тамыры белән кызыксынуыннан, алар үрнәгендә яшәргә тырышуыннан. Эзләнү эшемдә мин дә кызыклы материаллар таптым, туганнарым өчен горурландым. Бу бишектә 21 бала тирбәлгәнен белдем. Бу бишек әле тагын бик күп сабыйга хезмәт итәр. Туганнан туган апа һәм абыйларымның балалары да бу бишектә ятар. Безнең сабыйларыбыз да аны үз итәр. Серле бишек бит ул...
Нинди генә туганымның тормышы, яшәеше турында белешсәм дә, һәрберсенең уңган, эшчән, алтын куллы, булдыклы булуын белдем. Шуның өстенә нәселебезнең һәр буынына сабырлык, башкаларга ярдәм кулы сузу, белемгә омтылу кебек матур сыйфатлар да хас икән. Һәрберсе тормышта үз урынын табып, бүтәннәргә үрнәк булып, дөньяның ямен белеп яшәгәннәр, яшиләр, яшәрләр дә дип ышанам.
Безнең гаилә дә үрнәк гаиләләрнең берсе. Тырышлыгы, эшчәнлеге белән дә аерылып тора. Быел ике катлы йорт җиткердек. Күп итеп мал-туар асрыйбыз, яшелчә үстерәбез. Укуда да сынатмыйбыз. Абыем Салават та фән олимпиадаларында призлы урыннар ала. Мин дә гел “5”ле билгеләренә генә укыйм. Ике ел рәттән районда татар теленнән үткәрелгән олимпиадада җиңүче булдым. Рус теленнән дә призлы урын алдым. Быел да берничә фәннән катнашырга җыенам. Җыр, театр сәнгате дә якын миңа. Сәхнәләрдә җырлыйм. Спектакльләрдә төп рольләрне башкарам. Шигырьләр дә язам.
Әй бишек, күпме сабыйны
Шатландырып торгансың.
Ничәмә-ничә сабыйның
Төшен дә саклагансың.
Әниемнең бишек җырын
Тыңлап яттык бишектә.
Андагы рәхәтлекләрне
Тоям әле бүген дә.
Әй бишегем, баланың
Елаганын ишеттең.
Беренче сүзләрен дә
Ишетүче син идең.
Хәзерге вакытта халкыбызның бишек җырларына да нык әһәмият бирелә. Аларны иҗат итәләр, җыйныйлар, китап итеп бастырып чыгаралар. Ләкин җырларның кулланылышы әлегә канәгатьләнерлек түгел. Димәк, алар безнең игътибарыбызга мохтаҗ. Бишек җырларына югалырга да ирек куймыйк, үзебез өйрәник, якыннарыбызга җырлыйк. Эзләнү эшемне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйм. Туганнарымның нинди бишек җырларын җырлауларын, юаткычлар әйткәннәрен өйрәнермен.
Киләчәк буынны һәрьяктан сау-сәламәт булып үстерү өчен яшәешебезгә халкыбызның эстетик кыйммәтен, тәрбия асылын югалтмаслык милли уеннарны кире кайтару, ешрак пропагандалау кирәк.
Шулай итеп, бишек тарихын өйрәнү барышында кызыклы сөйләшүләр булды, файдалы киңәшләр алынды. Укытучым гел юнәлеш биреп торды. Мин үземә күп мәгълүмат алдым. Хезмәтемне киләчәккә әзерлек дип тә кабул иттем.
Кулланылган әдәбият:
1. “Балалар фольклоры”- Казан Татарстан китап нәшрияты- 1993
2. “Борынгы фольклор”- Казан Татарстан китап нәшрияты- 1994
3. Бакиров М.Х “Татар фольклоры»-Казан «Мәгариф» 2008
4.”Балалар фольклоры”- Казан Хәтер-2009
5. Гаилә архивы
6.”Татар балалар фольклоры”-Казан “Раннур” нәшрияты, 1999
7.“Татар халык иҗаты”- Казан Татарстан китап нәшрияты- 1993 г.
Разлука
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Флейта и Ветер
Рисуем подснежники гуашью
Две снежинки