Укучы ришвәтчелек темасына сочинение язган. Бу эштә укучы мәкаль-әйтемнәр аша ришвәтчелекнең асылын ачарга тырышкан.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_antikorruptsiya.docx | 18.11 КБ |
Сочинение
“Ришвәтчелекнең асылын аңлатуда мәкаль-әйтемнәрнең роле”
(“Пословицы и поговорки- как средство выражения смысла коррупции”)
Эшне башкарды : Рахматуллин Илнур
9 нчы сыйныф укучысы
Укытучы: Шамсутдинова Разида Анверовна
2018
Кинәт тын бүлмәдә телефон шылтырады. Трубканы алуга, ягымлы гына тавыш:
-Хәерле көн! Сезне “Левада” аналитик үзәге борчый. Сезнең вакытыгыз бармы? Сораштыруда катнаша аласызмы?-диде.
- Вакытым бар, җавап бирә алырмынмы икән?
- Борчылмагыз. Без илдәге ришвәтчелек , аңа карата халыкның мөнәсәбәтен ачыкларга телибез...
Шунда миңа бик оят булып китте. Минем бу турыда әле бер мәртәбә дә уйлаганым юк икән... “Ришвәт” сүзен ишеткәнем бар, әлбәттә, аның нәрсә аңлатканын да беләм... кебек.
Нәрсә соң ул ришвәтчелек? Мин бу социаль күренеш белән әлегә очрашканым юк, бары тик телевизион тапшырулар, китаплар һәм кинофильмнар аша гына беләм. Ләкин шул ук вакытта аңлыйм: ришвәтчелек миңа да үзенең тискәре йогынтысын ясый ала, чөнки ул гадел бизнеска комачаулый (мондый системада ул уңышлы эшләп китә алмый), акчалы һәм әшнәле кеше үз файдасы өчен хөкүмәт органнарының карарларын һәм законнарын үзгәртә алыр шартлар тудыра, һәм иң аянычлысы- болар барысы да хөкүмәткә ышанычны бетерә. Бүгенге җәмгыятьтә, ни кызганыч, мондый күренешләр адым саен.
Ришвәтчелек элек-электән булганмы? Әллә хәзерге заман чире генәме ул?
Дөрестән дә, безнең бабаларыбызның бу күренешкә мөнәсәбәте ничек булды икән? Түрәгә, муллага яраклашырга, аларны майларга-җайларга туры килгәнме, халык авыз иҗатында моңа нинди дә булса мисаллар бармы? Шушы уйлар мине Нәкый ага Исәнбәтнең “Мәкальләр һәм әйтемнәр” дигән өчтомлыгын кулыма алырга әйдәде. Ни өчен мәкальләр һәм әйтемнәр соң? Алар, халык авыз иҗатының иң популяр төре буларак, халык тормышының күп якларын яктырталар. Халыкның мөкатдәс уйларын, тәҗрибәсен, тапкыр акылын үзендә саклаучы, тормышның һәртөрле тармакларын оста сүз тезмәләре аша төсмерләүче мәкальләрнең байтагы, буыннан буынга күчеп, безнең көннәргәчә килеп җиткәннәр.
Менә тематикага бүленеш буенча миңа кирәге: “Судьяны майлау, акча төртү, взяткачылык”. Карап карыйк, бабалар сүзе ришвәтчелекне ничек ачкан һәм, минем өчен иң мөһиме, халык “майлау”га нинди мөнәсәбәттә булган соң? Шик юк: үзенең кесәсен калынайтыр өчен, ялган юллар белән гаделсез хөкем чыгарган түрәләр ярлы халыкта һәрвакыт җирәнү һәм нәфрәт уятканнар: “Асыл түрә сүзеңә карар, алымсак түрә күзеңә карар”, “Бүләк-сый яратмас түрә булмас”, “Ришвәт ашаган хактан курыкмас”, “Түбәнең асты тайгак, түрәнең-каймак”,”Бүләк-сый яратмас түрә булмас”.
Әлбәттә, ярлы халыкның түрәләргә, казыйларга ришвәт бирерлек рәтләре-чамалары булмаган, шуңа күрә, чаналарына кисмә-кисмә бал, ит төяп, калага юырттырган байларга да “өлеш” чыккан: “Алтын белән алдыйлар, сары май белән майлыйлар,шулай итеп эшне җайлыйлар”, “”Алтын кулны пычак кисмәс”, “Кем бирә иллелек- аның сүзе иң элек”, “Энәсе үткәннең җебе үтәр, бүләге үткәннең сүзе үтәр”, “Биргән бигә яраган, бирмәгән нигә яраган?”, “Малын аямаган дау алыр”, “Биргән Аллага яраган”.
Күргәнебезчә, инде күпме ханнар, патшалар, президентлар җиргә килеп-киткәннәр, кайберләре алтын хәрефләр белән тарихка кереп калган, кемнәрдер тарих арбасыннан төшеп калганнар- ә ришвәтчелек, ни хикмәт, китә белмәс “кунак” булды. Безнең бабаларыбыз да моңа аптыраганнар, һәм, әйтергә кирәк, кайсывакытны берничек тә эшне җайлый алмагач,бераз “төртергә кирәк” дигән фикергә килгәннәр: “Майламыйча таба купмый”, “Майламыйча- арбасы, җайламыйча чанасы йөрми”, “Коры кашык авызга ярамас”, “Коры кашык авыз ерта, майлы кашык авыз ера”, “Коры кашык авыз ерта, төртелә майсыз ботка”, “Майсыз коймак шумый”.
Шул ук вакытта мин бу мәкальләр аша, төп сорауга җавап табарга тырыштым: ни өчен ришвәтчелек бетми? Җәмгыять бүгенгесе көнне бу авырудан котылырга тели, ә ул рак авыруы күзәнәкләре кебек үрчи генә бара? Әгәр дә система эффектлы эшләмәсә, кешеләр, үз мәнфәгатьләренә ирешер өчен, законнарны урап узу юлларын тапсалар, һәрберебез ришвәтчелек йогынтысында кала алабыз. Ә бу инде законнарны хөрмәт итмәүгә китерә. Бүгенге җәмгыятьтә күпчелек очракта намус төшенчәсе, кызганычка каршы, искелек калдыгы итеп күзаллана. Әгәр дә барлык түрәләр, врачлар, эшмәкәрләр, юристлар... намуслы булсалар, ришвәтчелек тә бетәр иде, чөнки намус ул- иман, ышаныч...
“Левада”ның ягымлы операторы:
- Миңа ришвәтчелекнең кагылышы юк, дияргә ашыкмагыз, -дигән иде. Әйдәгез, барыбыз да гражданлык аңын үстерик, ришәтне бирмик һәм алмыйк. “Бу эшне башкарып чыгарга безгә закон булышачак”,- диик. Барыбыз да, бергәләп.
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Любимое яичко
Акварельные гвоздики
Как нарисовать ветку ели?
Алые паруса