Эзләнү эше А.Алишның тормыш юлын өйрәнүне күз уңында тота. Абдулла Алиш дөньяда аз гына яшәп тә үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга тугрыклылыгы, зур батырлыклары белән дан тоткан язучы.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 17.68 КБ |
![]() | 0 байтов |
![]() | 148 КБ |
![]() | 137.5 КБ |
![]() | 137.5 КБ |
![]() | 110 КБ |
V Международная научно-практическая конференция студентов и учащихся «Культура и наука: новый взгляд»
Секция: «Языкознание» (русский, татарский, иностранные языки)
ИССЛЕДОВАТЕЛЬСКАЯ РАБОТА
Тема: А. Алиш әкиятләре буенча сәяхәт
Учащийся:Хамматова Диля Рустемовна
Руководители: Валиуллина Рамзия Хашимовна
Миннегалиева Айгуль Ильдусовна
Казань, 2018 г.
V Всероссийская научная конференция-конкурс учащихся имени
Льва Толстого
Направление: Татарский язык и научный мир.
Исследовательская работа
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ОЯТ ЛЕКСЕМАСЫ
Халиуллина Диана Ленаровна
10 класс
Направляющая организация: МАОУ «Лицей №121 им.Героя Советского Союза С.А. Ахтямова» Советского района г. Казани
Научные руководители:
Валиуллина Рамзия Хашимовна
Миннуллина Айгуль Ильдусовна
Казань 2021
Эчтәлек
Кереш ............................................................................................................ 3
Йомгак ..........................................................................................................14
Файдаланылган әдәбият исемлеге ...............................................................15
Кереш
Сүз – күп яклы һәм катлаулы тел берәмлеге. Һәр сүзгә төп һәм күчерелмә мәгънәләре, килеп чыгышы, атама тарихы, смтилистик бизәге, кулланыш үзенчәлеге, төзелеше, кулланыш сферасы һәм башка яклардан тасвирлама биреп була.
Күренекле шагыйрь Йосыф Гәрәй сүзләр турында болай яза: “Нинди генә сүзләр юк. Нәфисләре бар! Күңелсезләре. Мөлаемнары күп. Ачулылары, Хәтта мәкерлеләре йөри телдән телгә.
Ачык күңелле сүзләр бик ишле. Моңлылар да аз түгел. Күңелсезләр, купшылар, шаяннар, ямьсезләр дә җитәрлек.
Кайсыберләре ялтырап тора, гүя зөбәрҗәт. Икенчеләре дөм-караңгы. Әйтерсең мунча ташы.
Бер уйласаң, сүз җанлы кебек. Хәтта кеше кебек алар, берсе ачык йөзле, берсе шыксыз чырайлы. Төрле төс ала сүз. Ачу белән әйтелсә, “зифа” да зифа түгел. Елмаеп туса, юньсез дә күркәм. Калын тавышлы “нәләт” каргыш икән, шаян “дөммеккере” дә “яшә!”гә тиң” [7, 5].
Ләкин сүзгә күп кенә билгеләмәләр бирелсә дә, галимнәрнең әлегә кадәр аңа уртак билгеләмә биргәннәре юк. Шулай да лексик яктан һәр сүз билгеле бер мәгънәгә ия булуы белән характерлана һәм аның төп билгеләрен күрсәтергә мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк: сүзгә атау, ягъни номинатив вазыйфасы хас. Ул телдә яңадан тумый, ә һәрвакыт яши һәм сөйләмдә яңадан калкып чыга.
Телдә мәгънәгә ия булмаган яки берәр төшенчә белдермәгән сүз юк. Һәр сүз өч төрле мөнәсәбәт эчендә яши:
Сүз белән ул белдергән төшенчә арасында да катлаулы бәйләнеш бар. Төшенчә – чынбарлыктагы әйберләрнең, күренешләрнең гомуми һәм әһәмиятлебилгеләрен чагылдыручы фикерләү берәмлеге ул. Төшенчәләр барлык телләр һәм халыклар өчен уртак, әмма алар милли характерга ия булган сүзләрдә реальләшәләр. Төшенчә сүз белән бергә яши генә. Сүзнең төп вазифасы нәкъ менә төшенчә белдерүдән гыйбарәт. Сүзнең мәгънәсен төшенчә белән тиңләштерергә ярамый. Сүзнең мәгънәсе төшенчә мәгънәсеннән ярлырак була[5, 33].
Сүз һәм төшенчә янында йөри торган тагын бер термин – лексема. Лексема (грек. lexis – сүз) – сүзлек составының конкрет мәгънәгә һәм грамматик формаларга ия булган төп мәгънәви берәмлеге. Формаль һәм мәгънәви бөтенлеккә ия буларак, бер сүзнең төрле очракларда кулланыла торган форма һәм мәгънә бердәйлеген гәүдәләндерә [11, 77]. Димәк, лексема ул – бөтен мәгънәләре һәм грамматик формалары белән сүз.
Хезмәтебездә без оят лексемасын тикшерергә алындык һәм татар телендә оят лексемасының лексик-семантик һәм ассоциатив кырларын ачыклауны максат итеп куйдык. Әлеге максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Хезмәтебезнең нигезен Ф.С.Сафиуллинаның һәм Р.Р.Җамалетдиновның хезмәтләре тәшкил итте.Фактик материал татар халык мәкаль һәм әйтемнәр китабыннан, мтаур әдәбият әсәрләреннән, дини әдәбияттан алынды.
Хезмәтебезнең төзелеше традицион кереш, төп өлеш һәм йомгак өлешләреннән гыйбарәт. Эш азагында файдаланылган әдәбият исемлеге китерелә.
1 нче бүлек. Татар телендә “оят” лексемасы
Билгеле булганча, сүз һәрвакыт үзенең материаль яшәеше белән бергә йөри. Әйтеп үткәнебезчә, сүзләр кулланылыш даирәсе, төзелеше, лексик яктан бик катлаулы төзелешкә ия. Менә шундый катлаулы сүзләр дөньясының төрле якларын өйрәнү аерым-аерым тармаклар буенча алып барыла [5, 5]. Эшебездә без телне мәдәният белән берлектә өйрәнәбез.
Лингвистика һәм мәдәнияткә караган тикшеренүләр кушылган, ягъни тел һәм мәдәният кисешкән урында лингвокультурология дигән юнәлеш формалаша, яңа фән барлыкка килә. Икенче төрле әйткәндә, лингвокультурология телне мәдәният белән бәйләп өйрәнә торган комплекслы дисциплина. Без дөньяны тел тарафыннан тәкъдим ителгән модельләрдә аңлатабыз. Бу фән яңа, бүгенге көндә киң үсеш алган тармак булып тора. Күпсанлы фәнни карашлар урнашуга карамастан, әлегә аны тикшерү эшләренең тукталганы юк.
Тикшерүләребез дә шул өлкәдә алып барыла.
1.1. Оят лексемасының сүзлекләрдә бирелеше
Кайбер сүзләргә төгәл аңлатма биреп булмый. Бу еш кына аларның вакытлар узу белән үзгәрүе нәтиҗәсе була, төрле мәдәниятләрдә һәм дәверләрдә бер үк нәрсәләргә төрлечә караш булу аркасында килеп чыга.
Шулай да оят лексемасының мәгънәләрен “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән карап китик:
Оят: 1. Нинди дә булса бер начарлык яисә гаеп эш эшләүне аңлаудан туган көчле уңайсызлану, үкенү, хурлану хисе. Оятын кая куярга белмәү. Дәрт оятны җиңә.
2. хәб. функ. Читен, уңайсыз.Озак хат язмый тору оят.
3.сф.мәгь.Хурлыклы, әдәпсез.Оят эш.Оят белән алыш-биреш бетү.Оят качу. Оятсызга әйләнү.
Димәк,оят – кешенең үз хәрәкәтеннән, дәлилләреннән, әхлакый сыйфатларыннан хурлануын чагылдыра торган әхлакый хис дип әйтә алабыз. Гомумкешелек әхлагы кеше һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен чынлап бозуга китерә торган эш-гамәлләрдән оялуны, оятны кеше хисси рәвештә үзенең әхлаксызлыгына төшенеп яисә чит кешеләрнең хурлау йогынтысы аркылы таный.
Оятның синонимнары – гарьлек; хурлык; гарь; мәсхәрә; йөз карасы; рисвайлык [13, 76].
Сүзнең килеп чыгышына, этимологиясенә килсәк, Р.Әхмәтьянов оятның борынгы төрки вариантлары булып увут, уғам, уғиам формаларын билгели (уй ~ уғ ~ ув – сүзнең тамыры). Хәзер дә кайбер төрки телләрдә әлеге фоормалар очрый: чуваш телендә –уватан (оялу), себер татарларында –уйан (оялчан) һ.б. [9, 157].
Хәзерге әдәби татар телендә оятның дериватлары (ясалма сүзләр):оялмыйча, оятсызларча (оятсыз рәвештә), оялту (үкенү, оялу хисе тудыру; шаяртып, көлеп, уңайсыз хәлдә калдыру), оялу (нәрсә дә булса эшләргә тартыну, уңайсызлану; кем дә булса алдында оятлы булу), оялчан (үтә тыйнак, тартынучан; юкка-барга оялучан; оялу билгеләрен чагылдырган), оялчанлану(оялчанлык күрсәтү), оялчанлык (оялчан булу сыйфаты), оялыш (оялу билгесе), оятлы (намусы булган, ояла белә торган; гаепле хәлдә, уңайсыз; түбән, хурлыклы), оятлык (оят өлеше), оятсыз (үтә әдәпсез, тыйнаксыз; гаепле һәм килешмәгән эшләрдән оялмый торган кеше турында), оятсызлану (оятсыз рәвештә эш итү; оят сакламау), оятсызлык (үтә әдәпсезлек, тыйнаксызлык) [3, 158].
Мәкаль һәм әйтемнәр, гадәттә, үзенчәлекле фольклор жанры буларак өйрәнелә. Әмма аларны хәзерге лингвистикада өйрәнүнең перспективалары бик зур дип әйтеп була, чөнки лингвокультурологиядә билгеле бер халыкның мәдәнияте, тарихы, көнкүреше, әхлак кагыйдәләре белән бәйләнгән мәкаль һәм әйтемнәргә игътибар юнәлтелә.
Оят лексемасы кергән мәкаль һәм әйтемнәргә мөрәҗәгать итсәк, ул аларда түбәндәге мәгънәләрдә очрый:
10973. Байлык морат түгел, ярлылык оят түгел.
11134. Адәмнең ояты битендә
11157. Кешедән оялмаган кешенең йөзе олтан.
11269. Оят юкта иман юк.
11267. Оялыш – күздә, күрек – авызда.
11276. Оятсызлык төтен шикелле – күзгә керә.
11285. Әйтергә оялмаган кылырга да оялмас.
11302. Белмәгәнне сорауның ояты юк.
11312.«Белмим»дию оят түгел, белергә тырышмау оят.
11326. Белми барырсың, оятка калырсың.
11337. Туры сүздә оят юк.
11369. Югары менү – морат, аста калу – оят.
11376. Байлык морат түгел, ярлылык оят түгел.
12312. Яхшы белән юлдаш булсаң, җитәрсең син моратка; яман белән юлдаш булсаң, калырсың син оятка һ.б.
2)оят ялган белән бергә йөри торган төшенчә буларак карала:
11238. Ялган оят китерер.
11241. Яңгырдан соң кояш бар,
Алдаудан соң оят бар.
11249. Ялганнарга ияләшмә, ялган оят китерер һ.б.
3) оятка калу авыр күренеш, җәрәхәт итеп бирелә:
11264. Оялмаган кеше өчен оятлының йөзе кызарыр.
11309. Оятка калудан да авыр җәрәхәт юк.
11275. Оятсызлык йөз ерта
11271. Оятлы кызарыр, оятсыз агарыр
11273. Оятның теше булмаса да кимерә.
11287. Оятсыз гарен ашар.
11291. Оят өлеше табада калыр.
11312. Торна оятын оятлап, ябалак урман түренә качкан.
11383. Оялса – үз бите, биртелсә – үз биле.
11359. Ат тартмаслык оят, үгез тартмаслык гаепһ.б.
Ләкин шуны да билгеләргә кирәк – кайбер очракта мәкальләрдә оят сүзе аталмый, ягъни кулланылмый. Шулай да, анда сүзнең нәрсә турында барганын абайлап алып була. Мондый мәкальләрдә нигездә я берәр оятлы эш, кешенең тәкәбберлеге,кыюлыгы, нәфесе, гадәтсезлеге, комсызлгы белән дә бәйле була, я оялу (уңайсызлану, кыенсыну, тартыну мәгънәсендә) күрсәтелә.
11060. Акчаң булмаса да, вөҗданың булсын.
11112. Вөҗданы пакь –йөзе ак.
11146. Кеше алдында кем дә гөл, кеше артында намус бел.
11148. Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.
11193. Кыюлык– ярты бәхет.
11247. Намус җаннан кадерле.
11250. Намусы таза кеше ишек шакудан курыкмый.
11284. Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.
11425. Акыллы атын мактар, кыланчык үзен мактар.
11440. Акыллы сүзен «мин» дип башламый.
11799. Астыртын үлән астыннан ут йөртә.
12032. Мин-минлек – кимлек.
12039. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.
12045. Тәкәбберлек – шайтан сыйфаты.
12399. Аннан качкан, моннан качкан, яманчылык белән күзен ачкан.
12403. Хисабын хак йөрткәннең йөзе ак.
Югарыда китерелгән мәкальләрдән күренгәнчә, сүзтезмә яки җөмләдә аерым сүз үзе кулланылмаса да, аны атаучы, аңлатучы, аның мәгънәсендә йөрүче (кайчак бер үк мәгънәгә ия булмаса да, аерым бер очракта аталмаган сүзне алыштырып, аның синонимы булып килә – стилистик синонимнар) сүз, яки сүзтезмәләр куллану очраклары күзәтелә. Оят лексемасы үзе аталмаса да, сүз, фикер аның турында икәнлеге ачык күренә. Икенче төрле әйткәндә, грамматик форма кулланылмаса да, лексик-семантик формасы сизелә. Мәсәлән, Йөз юу белән генә яманлык карасы китмәс дигән мәкальдә яманлык карасы сүзтезмәсе оят (позор) мәгънәсендә килә. Әлбәттә, әлеге очракта яманлык карасы һәм оятны стилистик синонимнар дип кенә атап булмый, чөнки алар чынлыкта да бер-берсен алышырып килергә мөмкин. Ләкин мисалларда стилистик синонимнар да кулланыла, мәсәлән: Мин-минлек – кимлек. Әлеге очракта мин-минлек оятсызлыкны аңлата.
Шулай итеп, бу мәкальләрне дә үз чиратында төркемнәргә бүлеп карарга мөмкин:
Акылсыз, атка менсә, атасын танымас;
Азның кадерен белмәгән күпнең кадерен белмәс;
Астыртын үлән астыннан ут йөртә;
Яман эт итәккә ябыша, яман кеше якага ябыша;
Яман сыйлаганны белмәс, сыер сыйпаганны белмәс һ.б.;
Кеше алдында кем дә гөл, кеше артында намус бел;
Мин-минлек – кимлек;
Хисабын хак йөрткәннең йөзе ак;
Тәвәккәл таш яра, таяк баш яра;
Аннан качкан, моннан качкан, яманчылык белән күзен ачкан һ.б.
Димәк, халык аңында үзеңнән олы кешене танымау, эшләмәгән эшеңне мактау, тапкан малыңның кадерен белмәү, мактану, кирәксезгә сөйләшү, гайбәт сату, хөрмәтне танымау, сугышу һ.б. бик яман, оятсыз эш булып саналса, акыл, әдәп,кешелеклелек, вөҗдан, йөз аклыгы кешедә оят булуны күрсәтә. Мин-минлек, начарлык, тәкәббәрлек, яманлык, холык бозык булу – оятсызлыкны билгеләүче сыйфатлар. Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас мәкалендә тап оят билгесе булып тора, ягъни кеше берәр оятлы эш эшләсә, бу аның тормышында зур тап булып торачак. Болардан күренгәнчә, халык элек-электән үк оятның начар сыйфат булуын аңлаган. Кайберләрендә оят, оялу дини аспектка бәйләнеше күрсәтелә (Оят юкта иман юк). Күбесе борынгы мәкальләр булса да, алар бүгенге көндә дә бик актуал
2 нче бүлек. Әдәбиятта оят лексемасының чагылышы
Халык аваз иҗаты, белгәнебезчә, халыкның рухи яшәешен, күңел җәүһәрләрен бик төгәл, дөрес итеп ачып бирә. Мәҗүсилек һәм борынгы чорлардан калган шигъри сүз үрнәкләре, ырымнар, им-том да – борынгы ышанулар буенча – тылсымлы сүз формуласы. Билгеле бер эмоциональ тәэсир куәтенә ия булган ырымнарны әйтеп, борынгылар табигатьтәге каршы көчләрне, көнкүрештәге бәла-казаларны, авыру-сырхауларны җиңеп була дип уйлаганнар. Әйтеп үткәнчә, алар мәҗүсилек заманыннан ук киләләр, һәм әлеге жанр үрнәкләрендә оят лексемасы еш кулланыла.Мәсәлән,
Ни булган?
Шуны имлим.
Бер, ике, өч,
Бер – берлексез булсын,
Ике, өч – очсыз китсен,
Дүрт, биш – бизсен китсен,
Алты, җиде – җилгә, кузга ,
Сигез, тугыз – туң туфракка,
Ун – уңагай якка,
Имләп кайтмасаң,
Миңа оят,
Имләп кайтсаң,
Сиңа оят,
Тфү, тфү!(“Чалпу теле”)
Мәхәббәт җырларында оят сүзе аеруча еш очрый, хәтта кабатланып килү очраклары да күзәтелә:
Исемен әйтте: “Шәмсинур, – ди. –
Ярый. Егет, хуш, сау бул!” – ди,
Оялып кына, оялып кына. (“Шәмсинур”)
Халыкның җанлы сөйләм теле бик үк төгәл, тел законнарына буйсынмаган булса да, әдәби тел нәкъ халык теленә нигезләнеп үсә, камилләшә. Халык аваз иҗатының күп кенә үрнәкләре (җырлар, мәкаль һәм әйтемнәр һ.б.) сөйләм телендә генә яшәп калмыйча, матур әдәбият әсәрләренә дә күчә, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар иҗатында да урын таба, кулланыла.Әдәби әсәрләрдә еш кына фразеологизмнар,мәкальләр дә үз урынын таба.
Борынгы ядкарьләрнең берсе булган, Казан ханлыгы чорында яшәгән һәм иҗат иткән әдип шагыйрь Мөхәммәдьярның “Нуры содур” (“Күңелләр нуры”) дип исемләнгән дидактик поэмасының бөтен бер бүлеген оят булуга багышланган. Поэмадагы фикерләр аеруча гыйбрәтле һәм уйландырырлык.
Кем эчендә саклый алса оятын,
Бу хәдиснең чыгарыр ул атын.
Бу хәдиснең мәгънәсен яхшы ишет:
Оят иманнан килә ул, и егет.
Кемдер берәүнең ояты булмаса,
Күңеле белән чыннан тәүбә кылмаса,
Ул кешенең зәгыйфь булыр иманы,
Гүзәл дускай, яхшы аңла син аны.
Әлеге шигъри юллардан күренгәнчә, Мөхәммәдьяр оят төшенчәсен бик югары куйган. Шул рәвешле, ул оятны кеше өчен иң кирәкле әхлакый сыйфатларның берсе итеп күрсәтә. Автор безне дә һәрвакыт оятлы булырга (ояла белү мәгънәсендә) өнди. Оят– кешене бизи торган яхшы сыйфат дигән фикер сөрә, изгелегенә аеруча басым ясый.
Соңгырак чорга караган Г.Тукай әсәрләрендә “оят” лексемасы аеруча күп очрый.Билгеле булганча, Г.Тукай мәгъритфәтче шагыйрь, аның күп кенә әсәрләре дидактик принципка нигезләнгән. Әйтеп узганча, оят кешенең әхлакый, эстетик сыйфаты булып тора, һәм аның дидактик рухтагы әсәрләрдә очравы бик табигый хәл.
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ, оят , хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
Һәр олуглар эшләгәнлектән олуглыклар таба,
«Уйнады» дип, бирмиләр ошбу җиһанда мәртәбә...(“Эшкә өндәү”)
Шөкер булсын, хәзер алдымда бер нурлы хәят инде,
Теге мәзкүр пот алдында табынганнан оят инде. (“Иһтида”)
“Оят – иманнандыр” әйтеме, мәсәлән, шул ук составта да, аерым “Оят” формасында да кулланылса да,үз мәгънәсен, эмоциональ-экпрессивлыкка ия булган тәэсирен югалтмый. Мисалга, Г.Исхакыйның әсәреннән өзек китерү дөрес булыр иде:
Җанлы курчаклар акырыштылар:
— Оят була, оят була, оят була!
Ата үзенең «ир гакыллы» башы белән кабатлады:
— Оят була, оят була, оят була! Тереклек, бөтен көчен җыеп, яңадан сорады:
— Ник?
Ата үзенең кыскартылган мыекларын кабартты. Җанлы курчаклар йөзләрен җыердылар, шулхәтле җыердылар ки, кешеләр боларның курчаклар икәнен белмәсәләр, куркынып качарлар иде.
— Ник имеш! Чөнки оят була! Оят була!
… Җанлы курчаклар татар кызына:
— Сиңа унбиш яшь тулды, моннан соң ирләргә буеңны күрсәтеп сабакка йөрүең оят! — диделәр.
Тереклек бу вакытта каты авыру иде — каршы килмәде. Кара көч нәсыйхәт рәвешендә кабатлады:
— Син үзеңнең ирләр белән бер түгел икәнлегеңне, гаурәт икәнлегеңне, кешегә күренүең оят икәнне белдең инде, сиңа шул гына кирәк иде. Шуннан артыкны белү оят! Оят!...(“Татар кызы”)
Күрүебезчә, геройлар телендә оят бик еш, кабатлау рәвешендә кулланыла. Заман таләп иткән чит ирләр күзеннән саклану, шәригать кушканны үтәү, кушмаганнан тыелу хатын-кыз өчен аеруча мөһим булган. Әлеге кануннарга буйсыну – иман шарты булып саналса, болардан качу, буйсынмау – оят формасында бирелә.
Димәк, нәтиҗә ясап шуны әйтеп була: язучы һәм шагыйрьләр оятны кеше өчен иң кирәкле әхлакый сыйфатларның берсе итеп кабул иткәннәр,кеше өчен иң кирәкле, кешегә дәрәҗә алып килә торган сыйфат дигән фикердә торалар. Һәрвакыт кешеләрдән, Алладан оялырга кушалар. Шулай да аның күпләрдә булмавы, шул сәбәпле оятка калулары, кешеләргә җан яралары, авырлыклар китерүләре галимнәр әйтергә теләгән фикерләрдә дә ачык күренә.
Әдипләренең хезмәтләрендә, халык авыз иҗаты әсәрләрендә сакланган карашлар белән чагыштырсак, оят бүгенге көндә дә үз кыйммәтен югалтмаган.
Гомумән алганда, безнең телебез үсеп, баеп, гасырлар кичкән, шулай да оят лексемасының эчтәлеге тараймаган, ә киңәйгән, тулыланган гына.
Йомгак
Бүгенге көнне фән һәм техникадан башка күзаллап булмый, ләкин модернистиканың үсешен халыкның рухи дөньясын тулысынча үзгәртә, юкка чыгара дип әйтергә тиеш түгелбез, чөнки бүгенгетормышта да без үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны саклап киләбез, халкыбызның хәтерендә, язучылар, шагыйрьләр телендә әле бик зур, тирән лексик һәм рухи хәзинәбез саклана.
Оят лексемасысы күпмәгънәле сүз булу белән бәйле, һәр халык аны үзенчә аңлый, төрлечә күз алдына китерә. Шуңа күрә, оят хурлык булып, ягъни тискәре сыйфат булып кына билгеләнми, ә бәлки кешенең күркәм, уңай, хәтта изге сыйфаты булып та тора. Бу аның рухи халәтен, туры юлда булуын билгели. Мәсәлән, хатын-кызлар, аеруча кыз балалар ир затлары алдында еш кына оялу хисе тоялар. Татар менталитетына хис-кичерешләрне тышка чыгармау, тыйнаклык, тотнаклылык хас. Шуңа күрә, ояла белү кеше өчен иң кирәкле күркәм сыйфатларның берсе дип санала.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: борынгыдан килгән күркәм сыйфат - оялу ул әле курку дигән сүз түгел, шуңа күрә комсызлык, тәкәббәрлек кебек сыйфатлар мактауга ия түгел, тыела белү дә кешегә хас булырга тиеш. Ә инде әшәкелек, начарлык, зыян кылу моны эшләүче хуҗасына бары тик оят, яман сүз генә китерә, һәм бу очракта инде уңайсызлану хисе генә түгел, ә, бәлки, ояты белән бергә түбәнсезлеген дә тоя.
Фәнни эш барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
1) оят – халкыбызның милли йөзен чагылдыра торган төп әхлакый сыйфатларның берсе;
3) татар мәкаль һәм әйтемнәреннән, ырымнарыннан күренгәнчә, халык оятны, оятлы эшне төрлечә күз алдына китергән. Мәсәлән, гайбәт сату, шәрә йөрү, спиртлы эчемлекләр куллану, кешеләргә карата рәхимсезлек һ.б.
Бүгенге көндә дә халыкның рухи кыйммәтләре югалмаган, ул яшәешнең һәр мизгелендә дә чагылыш таба. Шул рәттән оят төшенчәсе да халкыбызның төп әхлакый сыйфаты буларак яшәп килә.
Файдаланылган әдәбият
1. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы: Педагогия институтлары һәм колледжлары өчен кулланма / Г.Х.Әхәтов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 93 б.
2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 371б.
3. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясенең нигезләре / Р.Р.Җамалетдинов. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б. 220.
4. Камалетдинова Г.Г. Хәдисләрне тәрҗемә итү принциплары һәм аларга комментарийлар. – Казан: КДУ, 2000. – 299 б.
5. Ризаэтдин бине Фәхретдин Сайланма хәдисләр аңлатмасы. – Казан: Матбугат йорты, 2004. – 370 б.
6. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М. З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта йортлары өчен дәреслек. Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.
7. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел: Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейларның 5 – 11 нче сыйныф укучылары өчен тел турында кызыклы материаллар. – Казан: Мәгариф, 1998. – Б. 4-5
8.Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча фразеологик сүзлек. - Казан: Мәгариф, 2001. Татар халык иҗаты: мәкальләр һәм әйтемнәр. –Казан: ТКН, 1987. – 592 б.
9. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (югары уку йортлары студентлары өчен). – Казан: Хәтер, 1999. – 288 б.
10. Хаков В. Тел – тарих көзгесе: Татар әдәби теленең үсеш тарихыннан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 295 б.
Федеральное государственное бюджетное образовательное учреждение «Казанский национальный исследовательский технологический университет»
МБОУ «Гимназия №140» Советского района г.Казани
«НОБЕЛЕВСКИЕ НАДЕЖДЫ КНИТУ - 2021»
Номинация «Cравнительное и сопоставительное литературоведение»
Научно – исследовательская работа
«Мифология һәм халык авыз иҗатының матур әдәбият әсәрләрендә чагылышы»
Выполнила: Халиуллина Диана Ленаровна
ученица 9 класса
121 лицея имени
Героя Советского Союза С. А. Ахтямова"
Советского района г. Казани
Научные руководители :
(учитель высшей категории
родного языка и литературы
Валиуллина Р.Х.,)
(учительпервой категории
родного языка и литературы
Миннуллина А.И)
Казань, 2021
Эчтәлек
Кереш........................................................................................................................3
I. 1.1. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә бүре образын изгеләштерү…......4
1.2. Әдәби әсәрләрдә бүре – миһербанлы җан иясе...................................6
Йомгак....................................................................................................................16
Файдаланган әдәбият............................................................................................17
Кереш
Һәрбер халыкның әдәбиятында кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәт хакындагы әсәрләр шактый. Табигатьнең зарын, моңын әдип йөрәге тизрәк, җиңелрәк аңлый. Мондый очракта авторлар җанлы һәм җансыз табигать вәкиленә кешедәге сыйфатларны бирәләр. Аларны кешечә хис итә белә торган, хәтта уйлау сәләтенә, акыл көченә ия итеп тасвирлыйлар. Автор нияте буенча андый образлар кешеләр характерындагы, үзара һәм табигатькә яки җәмгыятькә мөнәсәбәтләрендәге үзенчәлекләрне үтемле чагылдыралар. Алар кешеләрдәге аерым сыйфатларны зурлыйлар һәм яклыйлар, кайберләрен кире кагалар.
Табигать дигәч, күз алдына тирә-ягыбыз, меңнәрчә үсемлекләр, җан ияләре килә. Кешелек барлыкка килгәннән алып, ул табигать белән гармониядә яшәгән, аны изгеләштергән. Кешеләр өчен табигатьтәге иң изге җан ияләренең берсе - бүреләр булган. Халкыбыз аны әкиятләренә, риваятьләренә, әдәбиятыбызның башка жанрларына да керткән.
Шулай да, күпгасырлык татар әдәбияты гына түгел, ә кыргыз, рус, чит илләр әдәбияты да халык мифологиясеннән килә торган бүре образына мөрәҗәгать итә. Ч. Айтматовның “Плаха”, В. Солоухинның “Бүреләр”, Р. Киплингның “Книга Джунглей”, Джек Лондонның “Ак казык теш” (“Белый клык”, 1906) М. Җәлилнең “Бүреләр”, Н. Фәттахның “Әтил суы ака торур”, Ф. Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр”, “Тамгалы бүре” һ.б. Н.Гыйматдинованың “Бүре каны”, “Утарда”, “Китәм димә” әсәрләре шундыйлардан. Аларда бүре образы яратып, зур хөрмәт һәм күңел җылысы белән сурәтләнә.
Бүре – җир йөзендәге һәммә нәрсәнең, табигать һәм кешенең бер-берсен яратып яшәргә тиешлеген исбатлаучы образ буларак тасвирлана. Вакыйгалар барышында кешеләргә хас кимчелекләр, җирдәге явызлыклар, усаллыклар бүредәге шәфкать хисе белән каршы куела. Әлеге факт явызлыкны җиңеп чыгарлык көч дәрәҗәсенә күтәрелә. Явыз, йөрәксез кеше арасында бүре – яхшылык билгесе.
Эшебезнең төп максаты – Фәнни эшнең максаты: халык авыз иҗаты һәм язучыларыбыз әсәрләрендәге бүре образының бирелешен өйрәнү, әсәрләр белән тирәнтен танышу.
Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны чишү зарур дип табылды:
1) Матур әдәбият әсәрләрендәге мифологик образлар белән танышу;
2) Язучылар әсәрләрендә мифологик образларның бирелеше;
3) мифологик образларның татар әдәбияты дөньясына алып килгән яңалыгы.
1.1. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә бүре образын изгеләштерү
Бик борынгы заманнарда кешеләрнең фикерләү рәвешендә хайваннар белән бәйлелек зур урын тоткан. Борынгы кеше үзендәге сыйфатларның хайваннарда да булуына ышанган. Хайваннарны ул үзе кебек үк сөйләшә һәм фикерли белә дип исәпләгән, үзен алар белән туганлык мөнәсәбәтендә тора дип уйлаган.
Хайваннар белән туганлык мөнәсәбәтенә ышану мәҗүсилек чорында һәр ыруның ниндидер бер хайванны яки кошны үзенең нәсел башы итеп санавына китергән. Ыруны саклаучы һәм яклаучы дип ышанылган әлеге хайванны үтерергә ярамаган. Әлеге мифологик мотивлар әкиятләрдә чагылыш таба. Татар халык әкиятләре арасында мифологик эзләрне югалтмаган әсәрләрдән “Ак бүре” әкияте аеруча игътибарга лаек. Әкиятнең баш каһарманы булган Ак бүре патша малайларыннан акыллырак, көчлерәк итеп сурәтләнә. Кешеләр аңа буйсынырга, аны ихтирам итәргә тиешләр. Ул – Алла дәрәҗәсендә торучы зат. Әгәр кеше аны ихтирам итмәсә, ул аны җәзага дучар итә. Кеше яхшы мөнәсәбәттә булса, Ак бүре зур ярдәм күрсәтә.
Әкияттәге Ак бүре — бик тә үзенчәлекле зат. Әкият каһарманнарының кайбер башкаларына да хас булганча, ул, үз теләге белән, төрле кыяфәтләргә керә ала: Ак бүре, Яшь егет, Сәмруг кош. Икенчедән, ул шундагы Кара урманның, киңрәк мәгънәдә алганда, тирә-яктагы табигатьнең, табигать көчләренең кодрәтле һәм беркемгә дә буйсынмый торган хуҗасы, хөкемдары. Ул әкияттәге патша улларының да, киңрәк мәгънәдә алганда, гомумән кешеләрнең дә шундый ук хөкемдары: ул аларны үтерә — тораташка әверелдерә һәм яңадан терелтә дә ала. Икенче төрле итеп әйткәндә, әлеге әкияттәге Ак бүре — тотем, билгеле бер ыруны яки кабиләне башлап җибәрүче генә түгел (ата-бабалар культы), ә бәлки аннан югарырак, мәҗүси алла дәрәҗәсендә торган зат. Өченчедән, бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер, ул төрле төрки халыкларда һәм шул ук сыйфатларга ия булган каһарман ролен үти. Ак бүре, киңрәк мәгънәдә алганда — Илаһи Бүре образы, татар-болгарлардан һәм Себер татарларыннан тыш, безнең ут күршеләребез башкортларда, хакасларда, алтайлыларда, казакъларда, монголларда һ.б. халыкларда киң таралган. Соңгыларында Соры бүре үз заманында ярты дөньяны яулап алып, калтыратып торган, соңгы унъеллыкларда исеме тагын бер тапкыр аеруча популярлашып киткән Чыңгызханның нәселен башлап җибәрүче итеп сурәтләнә. М. Кашгариның “Диване лөгат-эт төрк” китабында сакланып калган “Кул – йагы, эт – бөри” дигән мәкаль дә бүренең кеше өчен изге зат булуын тагын бер кат дәлилли.
Гомумән, татар халкының риваятьләрендә бүре хайваны мәкерле, усал түгел, татар халкы үзенең борынгы бабасы дип бүрене хисаплый, гасырлар буе түрк халыкларына мифик Акбүре юл күрсәткән, ана бүре ике шаһзадәне имезеп үстергән, икенче ана бүре яраланган ир баланы үлемнән коткарып, аннан ун бала тапкан, шул ун баланың берсе безнең борынгы атабыз [6:126]. Еллар узган саен кешенең күзаллавы да үзгәрә. Кайчандыр изге булып саналган бүре усал, ерткыч хайван буларак кабул ителә.
Г.Гыйльмановның “Албастылар”ында Хәлим — Майя мөнәсәбәтләре гел алгы планга чыга. Алар еш кына очрашып та торалар. Хәлим Майяның кем, нинди зат булуын белми. Шунысы аеруча әһәмияткә ия: биредә Хәлим беркем белән дә сөйләшә алмый. Тик әлеге кыз белән очрашканда гына аның теле ачыла. Әнә шул сөйләшү вакытында Майя үзенең кем булуы турында сөйли: минем әнкәм, әткәм — урман ияләре, — ди ул. Хәлим моңа ышанмый, әлбәттә. Чөнки бу — халык дастаннарында гына очравы мөмкин булган күренеш. Әмма кыз үзенекен сөйли: “ — Була, Хәлим... Әбекәйләр мине сабый бала чагымда ук урманнан, бүре өненнән табып алганнар... Бүре имеп үскәнмен мин. Бүре балалары белән бергә. Ә бүре өненә мине урман ияләре салган...” Әйе, бу сюжет дөнья әдәбиятында бик күптән билгеле һәм, дөресен әйткәндә, бернинди шик уятмый. Майяның бу сүзләре алдарак булган бүреләр белән очрашу хикмәтләрен дә ярыйсы ук җиңел аңлатып бирә. Хәлимнең соравына Майя түбәндәгечә җавап бирә: “ — Алар миндә үз тиңнәрен таныдылар. Ул чакта мин алар каршына бүре булып чыктым. Миндә ике төрле кан ага — бүре каны белән адәм каны” [2:81 б].
Әдәби әсәрләрдә бүре – миһербанлы җан иясе М.Җәлилнең «Бүреләр» исемле (1943) шигырьнең нигезендә, кешеләр үзләренең вәхшилекләре белән хәтта ерткыч хайваннардан да уздыралар, дигән фикер ята. Бу фикерне шагыйрь канлы сугыш кырын тасвирлау һәм шунда ике ерткычны — бүреләрне һәм кешеләрне — очраштыру, аларның яралыга мөнәсәбәте аша күрсәтә. Кан кою күренешенә бүреләрне куеп сурәтләүнең тирән мәгънәсе бар. Бүреләр, кан коючы ерткычлар булсалар да, гадәттә алар сугыш барган җирдән, ату тавышларыннан качып китәләр. Ләкин шагыйрьгә, табигатьнең шушы кечкенә төгәллеген саклауга караганда, тормышның зур хакыйкатен ачу әһәмиятлерәк. Шуңа күрә ул бүреләрне сугыш кырына, «меңнәрчә гомерләр киселгән» урынга күчерә, кешеләр «каныннан исереп» йөрүләрен тасвирлый. Шушы күренешләрдә үк кан коюның кешеләр өчен мәгънәсезлеге ачыла, кешеләрнең, «төн буе атышып», бер-берсен һәлак итүләре бүреләрнең ерткыч табигате белән чагыштырыла. Таң белән сугыш кырына кешеләр килә. Алар, яралының яшәргә өметле икәнен күрү белән, егетнең «тәненә кыздырып шомполлар басалар», соңыннан ак каенга асалар. Шагыйрь сугыш кырын һәм бүреләрне параллель сурәтләгән беренче строфаны яңадан тулысы белән кабатлый. Ләкин бу юлы инде чагыштыру бөтенләй икенче мәгънә ала. Беренчесендә кешеләрнең кан коюлары бүреләр белән чагыштырылса, хәзер инде кешеләр бүреләргә караганда да ерткычрак дигән фикер китерелә. Ф. Шәфигуллин әсәрләрендә дә бүреләр кешеләргә начарлык кылмый, үзләрен дә нәкъ кеше шикелле, еш кына хәтта кешедән акыллырак, “кешелеклерәк” тоталар. “Тамгалы бүре” хикәясендә вакыйгалар берничә образ-символга бәйле рәвештә үстерелә. Берсе – җил символы. Буранлы җилле кичтә бүре кое янына су эчәргә килә. Җил символы Шәрыкта бик борынгыдан Алланың илчесе, галәм сулышы дип каралган. Су һәм җил символларының янәшә, бергә кулланылышы әйләнә-тирәдәге гармонияне белдергән [8:46-48]. Әлеге символларны кулланып, хикәяләүче, кеше һәм бүре арасында гармония сакланырмы, дигән сорау куеп, шунда ук җавап та эзли. Малайның бүре белән беренче очрашуы кыш көне була. Хикәядә ап-ак кар, ак буран кечкенә геройның пакь, чиста күңелле икәненә ишарәли: “Эчәсе килгән икән бичаракайның дип уйладым мин һәм, үз-үземә хисап биреп тормастан, чыгарган суымны бозлы сукмакка аудардым” [8:98б]. Җил символик образы, бер яктан, тормыш, хәрәкәт символы да. Җил улавы аша кешеләр сөйләшкәне ишетелә. Шулай итеп, бүре “мылтыклар аскан ике чаңгылы кешедән” дә котыла: “Күзләрен ялт-йолт уйнатып алды һәм, шәүлә кебек кенә шуып, болганчык эңгер эченә атылды. Әйтерсең лә минем яннан гына карга тияр-тимәс биниһая зур төн кошы очып узды” [8: 98б]. Хикәягә яңа символ – бәхетсезлек мәгънәсендә төн кошы килеп керә. Бүре – яшәргә омтылучы, шуның өчен көрәшергә әзер кебек тәэсир калдыра. Икенче тапкыр малай бүрене язгы матур көннәрнең берсендә күрә. Яз- өмет билгесе, ә өмет – яшәү чыганагы. Димәк, кеше һәм бүре арасында гармония сакланачак. Бүре малайларга һөҗүм итми, иң мөһиме – үзенең дустына тугры булып кала. Ләкин әсәрдә ел фасылларының алмашынуы ышаныч югалуга ишарә итә. Өченче тапкыр малай бүрене көзен очрата. Көз – соңару, хыялның чынга ашмавы, югалуы символы. Иске урман арасындагы уҗым басуында атып китәләр бүрене. Малайның тамгалы бүрене кулга ияләштерү теләге беркайчан да чынга ашмас хыял булып кала. Хикәядәге яшел уҗым басуы герой күңелендәге һәм табигатьтәге бушлык турында сөйли. Шунда ук табигать белән кеше халәтен ялгау күзәтелә: “Бу вакыйгадан соң авыл тирәсендәге урман-кырлар күңелсезләнеп, бушап, моңаеп калгандай, бөтен кызыгын, табигый серен югалткандай тоелды миңа” Хикәя тәэсирле һәм үтемле тел белән язылган. Моңа кабатлаулар хезмәт итә. Мәсәлән, “кое” һәм “җил”: “ ... Мин коедан су алырга чыктым. |
Кое бурасының тирә-ягы бозлы, тайгак. Җил үзе себереп алып килгән карны үзе үк очырып тора”. Кабатлау ярдәмендә әлеге сүзләрнең дәрәҗәсе үзгәрә: алар ачкыч-сүз вазифасын үти башлый.
Тагын бер сыйфат, психологик анализ алымы, әсәрдә бертавышлылыкны – хикәяләүче сөйләмен саклаган хәлдә, образлар халәтен якыннан кичерергә булыша [8:51б.]. Фаил Шәфигуллин бүреләрнең психологиясенә үтеп керә. “... Шактый әлсерәгән, ахрысы – мине бар дип тә белми. Тамак төбеннән әллә нинди сәер тавышлар чыгара. Як-ягына карана- карана, ашыгып-ашыгып боз ялый...Жиган тавышсыз гына бер читкә сикерде. Миңа тасыраеп карап торды, һәм бераздан тавышсыз адымнар белән янә миңа якынлашты. Авызын карга төртте, утлы күзләрен миннән аермыйча, карлы суны эчә башлады”, “...Икебез ике яктан бер үк усак кәүсәсен кочкан көе, зәңгәрсу-соры күзле, сыңар колаклы җанварга карап тора башладык.
Аның күзләрендә курку катыш гаҗәпләнү катып калган иде”. Бүренең халәтен бер-бер артлы күзәтеп баручы хикәяләүче аның уй-хисләрен бик төгәл итеп укучыга җиткерә. Монда инде бүренең тышкы кыяфәте белән беррәттән, аның характеры да, кеше дигән җан ияләре һәм табигать белән мөнәсәбәте-бәйләнеше дә, аның нияте дә, аянычлы язмышы да сурәтләнгән.
Хикәядән күренгәнчә, кайбер персонажлар фольклордан килгән яхшылык хакындагы күзаллауны җимереп ташлый. Алар фикеренчә, дөньяда явызлык ниндидер позитив максатларда эшләнә. Ф. Шәфигуллин әсәрләрендә бүре, кешеләр белән очрашса да, бернинди ерткычлык эшләми, ә кешеләр аны эзәрлеклиләр, ахыр чиктә аталар. Аларның гаделсезлек кылуы –тормыш гармониясен җимерә торган көч кебек кабул ителә.
“Ак маңгайлы бүреләр” повестендә дә шул ук проблемалар күтәрелә.
Үлем караңгылыгына бүре күңелендәге миһербанлылык, табигать матурлыгы килеп тоташа, фаҗигане якты моң белән агартып җибәрә. Хайвандагы яхшылык үлемне җиңәрлек көч итеп күрсәтелә: “... Маңгаенда нәни генә ак тап! Әнә бит, тегеләрнең дә маңгайларында ак төймәләр елтыраша. Көчекләр түгел ләбаса болар, болар теп-тере бүре балалары. Ак маңгайлы бүре балалары ләбаса болар!”
Әсәр бик эмоциональ язылган, хисләрне куерту өчен автор вакыйгаларны “мин” исеменнән бәяләтә, әйтерсең, хикәяләүче укучыны үзе белән шул вакыйгаларны йөрәге аша уздырырга мәҗбүр итә, бик җентекләп Каратамак сазлыгын тасвирлый. Сынландыру ярдәмендә автор тирә-яктагы күп күренешләрне күзәтеп уза: “ Авыл ягыннан Каратамак, юри кешеләрдән саклану өчен, үзенә үзе киртә ясап куйган. Кизләү үреннән үк сөзәкләнеп башланган тарлавык, яшел ярларын күпертеп, басулар түренә китә-китә дә кинәт кенә тауга барып терәлә”, “Сазлык читендәге усаклар җәй буе тез тиңентен суда утырганлыктан урман уртасындагы атау һәрвакыт кеше күзеннән читтә аулакта үзенең тыныч һәм кыргый тормышы белән яшәп ята” һ.б. Шушы гүзәллекне явыз кешеләрдән саклаучы булып, әсәргә бүре образы килеп керә: “Бозауныкы чаклы башын авыл ягына борыбрак нәрсәдер иснәнгәндәй, тирән чокырга төшә торган сыртның нәкъ түбәсендә сын кебек хәрәкәтсез басып торган җанварның Каратамак бүресе булуында шик юк иде” [8: 15б.].
Филипсон авылдан киткәч, урман каравылчысы аны бүре көтүе башында күргән. Шуннан соң да ак маңгайлы бүреләр очраштырган. Сугыш вакытында бүреләр күрше район авылларының сарыкларын гына түгел, этләрен дә күтәреп киткәләгәннәр. Бу авылда гына этләр “пан булып яшәгәннәр”. Акмаңгайдан туган эт-бүреләр авыл халкына зыян китермиләр, алар турында : “Шуның нәселе, затлы нәсел, ачка үлсә үләр, туган ягына зыян-зәүрәт салмас”, – дип сөйлиләр. Әгәр Шәмгун ишеләр:
“Кеше кешегә – бүре” законы белән яшәсә, бүре өчен икенче кагыйдә: “Бүре – бәлагә тарыган кешегә – кеше!”. Шундый ук сыйфатларны без Алабай образында да күрәбез. Повестьта шәфкатьлелек кешене дә, кешелекне дә үзгәртү мөмкинлегенә ия сыйфат кебек тәкъдим ителә. Ана бүредән Шәмгун хәйләкәррәк булып чыга, ул аңа ата. Шулай да туган якны этләре, бүреләре белән бергә әкият дөньясыдай серле итеп саклаучылар табыла. Бу бигрәк тә пионерлар образында чагыла. Каратамак атавында үзләренчә каравылда торалар. Агачларны, кош-кортларны саклыйлар, Шәмгун белән көрәшәләр. Әдип, бүре образына мөрәҗәгать итеп, кешелек язмышы, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәннәрне хәтердә яңарту һәм саклау турында уйланырга мәҗбүр итә.
1986 елда ук кыргыз язучысы Ч.Айтматовның “Новый мир” журналында “Ахырзаман” (“Плаха”) романы басыла. Язучы бу әсәре белән табигатьне, тирә-якны, аның иминлеген яклап аваз салып, җәмәгатьчелекне сискәндереп җибәрде. Тормышыбыз өчен нинди куркыныч хәлләр булырга мөмкинлеген 30 ел элек алдан күреп искәртте.
...Моюнкум саваннасында яшәүче җан ияләренә кешеләрнең яхшы һәм начарларга бүленүе билгеле түгел. Ч.Айтматовның “Ахырзаман” романында кешеләр тарафыннан кылынган явызлыклар сурәтләнә. Табигатькә, андагы җан ияләренә кул күтәргән кешенең үзенең дә киләчәге юк. Монда табигатькә генә кагылышлы экология түгел, бәлки кеше җанының “экологиясе” турында сүз бара.
Бу роман - җан авазы, кешеләрне мәрхәмәтлелеккә чакыручы әсәр. Кешеләр бөтен галәм алдында җаваплылык тоярга тиешләр. Роман бүреләр семьясын тасвирлаудан башлана һәм кешеләр гаебе белән юкка чыккан Моюнкум фаҗигасе белән төгәлләнә: коралланган кешеләр вәхшиләрчә саваннага һөҗүм итәләр. Алар һәр нәрсәне – даладагы бар матурлыкны юкка чыгаралар, бүреләрне, сайгакларны рәхимсез рәвештә аталар. Аларның күзенә бернәрсә күренми, бары ит планын үтәү турында гына уйлыйлар. Ак бүренең кешеләр белән көрәше трагик тәмамлана.
Романда бүреләр кешеләргә караганда мәрхәмәтлерәк, аерым әхлак сыйфатларына, горурлыкка ия итеп сурәтләнгән. Ана бүре Акбүре һәм ата бүре Ташчәйнәрдә кешеләрнең яхшы сыйфатлары сынландырылган: балаларын ярату, аларны сагыну. Болар инстинкт кына түгел, аңлылык белән барлыкка килгән сыйфатлар. Бер-берсенә тугрылык, бирелгәнлек бар Акбүре һәм Ташчәйнәр образларында. Акбүре бигрәк тә әхлаклылыгы белән аерылып тора. Аның ыруына, нәселенә бәла килә, беркайчан бозылырга тиеш булмаган әхлак кануннары бозыла. Саваннага һөҗүм булганчы, Акбүре даладагы ярдәмчесез кешеләр очраса да тимәгән. Вәхшилек кылган кешеләр белән ул көрәшергә тотына. Кызганычка каршы, Базарбай гына түгел, бер гаепсез бала да һәлак була. Акбүре алдында Бостонның шәхси гаебе булмаса да, Базарбай өчен, бер көндә Моюнкумны юкка чыгарган Кандалов өчен җаваплылык тоярга тиеш. Айтматов Кандаловның вәхшилеген югары, әйтергә кирә, дәүләт дәрәҗәсенә куеп сурәтли. Бу бер кешенең генә түгел, ә гомумхалык фаҗигасе, социаль проблема. Хөкүмәт җитәкчеләре тарафыннан Кандаловның вәхшилеге гаепләнми, киресенчә, хезмәткә намус белән караучы, ит планын үтәүдә зур тырышлык куючы итеп бәяләнә. Әсәрнең таргедиясе шунда да инде.
Бу кешеләр даланың астын-өскә китерәләр. Кайгы килгәндә, дошманың да дуска әйләнә. Бүреләр белән сайгаклар – мәңгелек дошманнар, ләкин кешеләр һөҗүм башлагач, алар янәшә чабалар. “Ахырзаман” романында язучы: “Әйтерсең бүреләр белән кешеләр үз рольләрен алыштылар”, -кебегрәк фикер үткәрә. кайгы килгәч тә, бүреләр бер-берсенә тугрылыкларын югалтмыйлар.
Әсәрдә Бостон трагедиясен тасвирлауга зур урын бирелә. Бостон яман хәлләргә тарый. Ул өч җан иясенең үлеменә сәбәпче: улын, Акбүрене, Базарбайны үтерә. Шуларның берсен генә аңлы рәвештә юк итә. Бостон Акбүре урлаган улын кайтару өчен барысына риза. Чарасыздан ул улын урлап китеп баручы Акбүрегә ата, ләкин ул ядрә аның үз баласына тия. Явызлыгы өчен ул иң зур җәзаны ала. Бу фаҗиганең башы далада – бер кайгысыз яшәп яткан җан ияләрен, табигатьне юкка чыгарудан башлана. Табигать законнарының бозылуын фаҗига буларак, Бостон гына кабул итә.
Романда тагын бер социаль проблема – наркомания проблемасы күтәрелә. Автор бүреләр һәм сайгаклар артыннан куучыларны акча артыннан гына йөрүчеләр итеп түгел, ә Моюнкум далаларында үскән киндер (наркотик) эзләүчеләр, кәеф-сафа артыннан йөрүчеләр итеп күрсәтә. Бу кешеләрне аңларга тырышучы Авдий Каллистратов - дин әһеле улы бар.Ул бер дә юкта бер генә кешене булса да коткарып калу турында уйлый. Авдийның наркоманнар белән көрәшүенең файдасыз булуы безнең җәмгыятькә хас булганча реаль тасвирланган. Ул явызлыкны яхшылык белән җиңәргә уйлый. Саксаулга бәйләп куелган Авдий Христос турындагы легенданы искә төшерә. Бу роман “Ахырзаман” дип юкка гына аталмагандыр. Ахырзаманны кеше үзе якынайта. Экология проблемасы кеше җанының гарипләнүенә китерә.
Заманыбызның авыр бер мәсьәләсен, кешелекне упкынга сөйрәүче наркомания чирен ярып күрсәтүе белән повесть ул еллардагы әдәбиятта яңа бер сүз әйтү булды. Күңелсез вакыйгаларга нигезләнгән, исеме “Ахырзаман” булса да, повестьта бүре булып бүреләрнең яшәеше матур хисләр калдыра. Бүреләр кешечә уйлый, алар мәрхәмәтлерәк. Кешеләрнең явызлыгы аларны явызлыкка этәрә.
Бүреләр Н.Гыйматдинова әсәрләрендә дә төп персонаж булып тора. “Бүре каны” әсәре укучыны тетрәндереп җибәрде дияргә була. Аю Кәрим гаиләсендә күптән көтеп алган малай туа. Сөенә әти кеше! Тик йомшак күңелле малай, әнисе итәгенә тагылып йөри. Аю Кәрим борчыла, ут йота; бердәнбер улының үзе кебек гаярь кеше булып үсүен тели урман хуҗасы. Үскәч, малай ничек яшәр? Аю Кәрим фикеренчә, хәзер "крутойлар” заманы килде; җебегәннәргә бу тормышта урын юк. Кырыс ата коеп яуган яңгыр астында улын урманга алып китә. Өер башлыгын – карт бүрене капкынга эләктерә Аю Кәрим. Улын өер башлыгын үтереп, канын эчәргә мәҗбүр итә. Бүре кебек усал, көчле булып үсәргә тиеш аның улы!
Менә безнең алда икенче кеше. Кеше-Бүре. Малайның тамырларында бүре каны ага, ләбаса! Нәрсә көтә Рамазанны? Ничек яшәр ул? Һәм Кеше белән Бүре арасында көрәш башлана. Бүре каны тынгылык бирми малайга. Ничек кенә сәер тоелмасын, бүре каны Рамазанны яхшылыкка өнди.
“Утарда” повестенда үзәк геройлар мифологик катламнар янәшәлегендә сурәтләнә. Рөстәм һәм Хаят язмышы ак бүре һәм сорыкай мәхәббәте тарихына тәңгәл килә. Урмандагы соры бүреләр ыруыннан берсе Хаят туып- үскән яклардан ак бүре алып кайта. Ләкин соры бүреләр аны кабул итми : өзгәләп ташлый. Соры бүре ялгыз кала. Хаят тә җәмгыятьтә ак бүре булып яши. Бу якынлык үз җиренә Хаятне алып кайтып, ташлап киткән Искәндәрне гаепләргә дә, Хаяткә соры бүре булып ташланган башкаларны: Рөстәмнең әшнәләрен, Рөстәмнең туганнарын, авыл кешеләрен – шулар аша бөтен жәмгыятьне тәнкыйтьләргә ярдәм итә.
Кеше - табигать баласы, шуңа да ул аннан аерылгысыз.. Бүре - болгар- татарларда борын заманнардан батырлык һәм соклану тотемы, ә Ак бүре – кеше хыялында гүзәллек символы. Н. Гыйматдинова повестьларында романтик сюжетлар өстенлек иткәндә матурлыкны раслау алга чыга. Шундый әсәрләрнең берсе – «Китәм, димә».
Урман . Яше йөз дә ике булган Шәңкәле карт – элекке Шәңгәрәй мулла, аның дусты соры бүре …
... Париж. Зиннәтле борынгы замок һәм 95 яшьлек Шарлотта карчык – элекке Шамилә абыстай … Үзенең осталыгы белән бөтен дөньяны таң калдырган балерина Камилла –татар кызы Камилә. Тора- бара аңлашылганча бу яшь артистка, бу ике бәхетсезнең оныгы … Хәзерге хәлендәге Шәңкәле . Ничек болай килеп чыккан, кем ул? Үз тарихын Шәңкәле байтак еллар инде әкият теленә күчергән, ник дигәндә, аның сүзенә ышанучы булмый. Әле борын- борын заманда ук бу авылда ул яшь мулла була, чибәр яшь бикәче аңа кыз бүләк итә. Дөнья болганган елларның берсендә мылтыклы кара йөрәкләр килә, мулланың үзеннән кабер казытып, аны шунда аннан – моннан гына күмәләр дә , нәселе калмасын дип, яшь абыстай белән алты яшьлек баласын елгага атып бәрәләр. Әле ярый, абыстайны көймәчеләр коткарып кала- ул көч-хәл белән якындагы шәһәргә барып җитә, шешкән аякларын дәваларга дип, бер төрек докторына керә, ә теге хәйләкәре: «Авылга кайтып йөрмәгез, барыбер көн күрсәтмәсләр »,-дип аны Төркиягә озата- бу чибәр хатынны базарда бер француз бароны сатып ала. Ә аның алты яшьлек кызын бер көймәче коткарып , өч ел тәрбияләгәннән соң, балалар йортына озата…. Мулла да исән кала: аны кайчандыр урманнан табып үстергән бүре баласы төнлә кабердә ыңгырашып яткан чагында тешләре, аяклары белән йолкып ала. Каберне көч-хәл белән күмештергәч, кабыргалары пуля белән җәрәхәтләнгән мулла бүре артыннан шушы авылдагы ике чакрымдагы урманга барып җитә. Бүре куып китергән поши сөтен имеп савыга. Тик элеккеге мәхәббәт гәүдәле ирдән … ап-ак чәчле, ярым бөкре карт күтәрелә. Хәтта бүренең дә күзләрендә яшь ялтырый…
Каядыр китеп, 20 елдан соң ул авылга кайта, тик аның Шәңгәрәй мулла икәненә беркем дә ышанмый- шуннан соң ул бүре дусты белән урманда яшәп кала. Карт бүре хуҗасының аяк очында җан бирә. Күп еллар үтә… Сәйдәш Шәңгәрәй картны авылга күчәргә димләсә дә, ул инде өченче буын бүре дусты белән урманда торып кала.
Менә Галимҗан Гыйльмановның «Бүреләр һәм Бах» хикәясе. Юлдан кайтып килгәндә, ач бүре бер студент малайның юлына чыга. Хәзер ашый инде бу моны, дип торганда, юк, ашамый, егет җилкәсенә аскан тартмасыннан скрипка тартып чыгара да Бах әсәрен уйный башлый. Моңга кинәнгән бүре, ач булуын да онытып, салкыннан куллары күшеккән егет юлыннан китеп бара. Дөрес, юлбарыслар булмагач, бездә ерткыч дигәне шул бүре генә кала инде. Камил Кәримовның «Югалган малай язмалары»нда бетеп бара торган авылның соңгы малаен кыргый этләр ботарлап ташлый. Алар бүредән усалрак, яманрак. Әмма кеше дигәнең кайбер вакытта бүреләргә караганда да усалрак. Муса Җәлил әйтмешли, «бүреләр, аһ, бүреләр, ул кадәр үк усал түгелләр».
Мифологик укылышта Аполлон образы белән тәңгәл бүре яктылык, ана мәгънәсендә килә. Мисырлыларда бүренең җимергеч көч буларак символлаштырылуы мәгълүм. М.Мәһдиев прозасында бүре символы ике мәгънәдә дә кулланыла. Бөркет образы белән янәшә килгәндә бүре куркыныч янавын белдереп кулланыла: “Авылга килгән бөркетне авылның бөтен кош-кортлары сизә иде. Бүрене дә шулай”. Идеологиянең вәхшилеген тасвирлау максаты белән унбиш яшьлек малайның бүре күрү вакыйгасын, ана бүренең аны исән калдыруын сөйләп, автор-хикәяләүче М.Җәлилнең “Бүреләр” шигырен стильләштереп, әлеге образның беренче мәгънәсен куллана: “Юк, ни генә әйтмәсеннәр – бүреләр кешеләр кебек үк яман түгелләр. Мәсәлән, НКВД кешеләре кебек...”.
Әсәрдә иң зур ерткыч - идея-ният белән сугарылган адәм заты. Бүре – бу яктан фәрештәгә тиң җан.
Йомгаклау
Без берничә әсәр мисалында табигатьтәге җан ияләре – бүреләр, аларның кешеләргә никадәр якын, шул ук вакытта ничек ерак икәнен дә күрдек. Язучыларыбыз халык авыз иҗатын үзләренә өлге итеп алганнар дип әйтергә була.
Әйе, бүреләр – ерткычлар. Табигать аларны шулай яраткан. Бүреләр табигать кануннарына буйсынып яшиләр. Ә без? Кешеләр? Акыл ияләре?! Без табигать кануннарына буйсынып яшибезме? Юк, без табигатьтән ерак киткәнбез. Аңа кире әйләнеп кайта алырбызмы? Табигать-Ана белән уртак тел табу көчебездән килерме? Менә шундый аяусыз тормыш фәлсәфәсе.
Бу әсәрләр тышкы дөньяда туган тискәре күренешләргә җавап, җан әрнүе буларак туып, кешелекне саклап калу өчен көрәшкә чакыралар. Бүгенге көндә сандугач, кәккүк тавышларын машина гүләве алыштыра. Хәйләкәр төлке дә йомшак якаларда, затлы бүрекләрдә генә “яши” Адәм баласы үзенә янаган афәтне сизми әле. Ямь-яшел төскә күмелеп утырган болын-кырлар юкка чыга. Туган җиренә үрләгән һәлакәтне сизми, ул-ваемсыз, гамьсез. Кешегә, аның яшәешенә гайре табигый көчләрне адәм баласы үзе тудыра, үзе хәрәкәткә китерә. Көндәлек борчылулары, тамак туйдыру мәшәкатьләре белән мавыгып, күбебез табигатьнең юкка чыгу һәлакәтен шәйләми, тиешле бәясен бирми.
Гаеп аерым шәхестә генә түгел. Җәмгыятебез күп еллар буена һәр яңа буынны тирәлекнең дошманнары итеп тәрбияләде, мул, рәхәт тормышка табигатьне ерткычларча талау исәбенә ирешеп була, дип ышандырырга тырышты, табигатьне “авызлыклаган” кешеләрнең түшләренә орденнар, медальләр такты. Казылма байлыкларга, уңдырышлы җиргә иң бай илдән Рәсәй хәерчеләр рәтенә төште.
Гүзәл табигатьнең дошманы –кеше үзе дигән фикер якынлаштыра бу әсәрләрне. Әдипләребез әлеге әсәрләре белән табигатьне, тирә-якны, аның иминлеген яклап аваз салып, җәмәгатьчелекне сискәндереп җибәрде, яшәешебез өчен нинди куркыныч алып килүен искәртте.
Файдаланган әдәбият

VI Международная научно-практическая конференция
«Айтматовские чтения»
Секция: Мифо-поэтические традиции в современной литературе
Исследовательская работа
Мифология һәм халык авыз иҗатының матур әдәбият әсәрләрендә чагылышы
Халиуллина Диана, 9 класс
МАОУ “ Лицей 121”
Научный руководители: Валиуллина Р.Х., Миннуллина А.И.
Казань, 2020

Композитор Алексей Рыбников
Что общего у травы и собаки?
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Две лягушки
Астрономический календарь. Январь, 2019 год