Фатих Кәрим... Бу исем- үзе үк батырлык символы.Бөек Ватан сугышында үлгән 34 язучының берсе. Мылтыгы һәм каләме белән илебезгә басып кергән фашизмга каршы көрәшкән каһарман шагыйрь. Ул Ватанының батыр улы, гражданины, солдаты һәм шагыйре. Фатих Кәримнең якты истәлеге халкым йөрәгендә сөеп саклана, җыр булып яши.Аның ялкынлы әсәрләре бүген дә тулы тавышка яңгырый.Тиздән илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итәр. Фашистларның ерткычлыкларын, аларның вәхшилекләрен үз күзләре белән күргән һәм поэзиясен дә аларны фаш итүгә юнәлткән Фатих Кәримгә бу чыгышым дога булып ирешсен иде.
Фәнни эзләнү эшемдә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тоттым:
1. Бөек шагыйребезнең иҗади эшчәнлеген өйрәнү.
2. Өйрәнелгән материаллар белән туганнарымны, сыйныфташларымны таныштыру.
3. Фатих Кәрим иҗатын тирәнтен өйрәнүне пропагандалау.
Вложение | Размер |
---|---|
fatih_karim_-_kopiya.doc | 79 КБ |
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
”Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе”
Без кайтырбыз туган илләргә...
Фатих Кәрим –җырчы һәм солдат.
Фәнни эшне башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы
Закирҗанова Алия Илгизәр кызы
Фәнни эш җитәкчесе: Васильева Раушания Аглулла кызы
югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
2018 нче ел
Тезис.
Тикшерү эшемнең темасы: Фатих Кәрим-җырчы һәм солдат.
Теманың актуальлеге: Күренекле шагыйрь,олы шәхес хакында сүз әйтү гаять җаваплы.Аның иҗатына бәя бирергә алыну өчен минем тәҗрибәм дә,теоретик әзерлегем дә, интеллектуаль дәрәҗәм дә җитми. Ләкин язмыйча кала алмыйм,чөнки татар әдәбияты тарихында Фатих Кәримнең таланты белән яулап алынган үз урыны бар.Һәм әлеге иҗат вакытлар аша безне үзенә җәлеп итеп тора.Чөнки вакытлар үткән саен бу шәхеснең иҗаты төрле яклары белән ачыла,байый гына бара.
Фатих Кәрим... Бу исем- үзе үк батырлык символы.Бөек Ватан сугышында үлгән 34 язучының берсе. Мылтыгы һәм каләме белән илебезгә басып кергән фашизмга каршы көрәшкән каһарман шагыйрь. Ул Ватанының батыр улы, гражданины, солдаты һәм шагыйре. Фатих Кәримнең якты истәлеге халкым йөрәгендә сөеп саклана, җыр булып яши.Аның ялкынлы әсәрләре бүген дә тулы тавышка яңгырый.Тиздән илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итәр. Фашистларның ерткычлыкларын, аларның вәхшилекләрен үз күзләре белән күргән һәм поэзиясен дә аларны фаш итүгә юнәлткән Фатих Кәримгә бу чыгышым дога булып ирешсен иде.
Фәнни эзләнү эшемдә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тоттым:
1. Бөек шагыйребезнең иҗади эшчәнлеген өйрәнү.
2. Өйрәнелгән материаллар белән туганнарымны, сыйныфташларымны таныштыру.
3. Фатих Кәрим иҗатын тирәнтен өйрәнүне пропагандалау.
Фәнни эзләнү алымнары:
1. 5- 7 нче сыйныф укучылары арасында Ф.Кәрим иҗаты турында анкета үткәрү.
2. Шигырьләренең эчтәлеген, образларын, сурәтләү чараларын өйрәнү.
Анкета сорауларына түбәндәге җаваплар алынды:
1.Фатих Кәрим кем ул? - дигән сорауга 100 % укучы уңай җавап бирде.
2. Фатих Кәримнең тормыш юлын һәм иҗатын 80% укучы белә.
3. Укучыларның (татарлар) 50%ы шагыйрьнең шигырь, поэмаларын укыган;
ә руслар - 20% укучы таныш.
Кереш.
Җитмеш дүрт мәртәбә Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәргә җыенабыз.Ничә еллар үтсә дә,халкыбыз кичергән югалтулар йөрәкне телә.Хөкүмәт даирәсендә әле булса да өзеп әйтүче юк, ә кайбер галимнәр язуынча, Бөек Җиңү бәрәбәренә совет халкы 27 миллион кешесен корбан иткән.Илебез күгендә инде 73 ел буе дошман самолетларының пәйда булганы юк,танклар бәреп керми, таңнар тыныч, ә сугыш кайтавазы һаман тынмый. Смоленск өлкәсендәге сазлык эченнән самолет калдыклары табылды.Ә Новгород өлкәсендә, элек Волхов фронты үткән сазлыклардагы күмеләсе мәетләрнең исәбе-хисабы юк. Бөек Суворовның “соңгы мәет күмелмичә торып, сугышны тәмамланган дип исәпләргә хакыбыз юк”, дигән гыйбрәтле сүзләре һәр кешегә мәгълүм.Димәк,безнең өчен дә Бөек Ватан сугышы тәмамланган,һәр батырлык кешелек тарихында үз урынын алган , дип күңел тынычландырырга иртәрәк әле.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгына совет чоры генералларын санап чыккан “Военная элита России” дигән энцеклопедия китабын карап чыктым. Нишләптер, Гани Сафиуллин, Якуб Чанышев, Зәки Кутлин, Миңлегали Шәйморатов , Петр Новиков кебек татар генералларының берсенең дә фамилиясе анда телгә алынмый.Мәскәү җурналистлары оештырган тапшыруларда бары тик урыс милләте кичергән югалтулар һәм алар кылган батырлыклар гына искә алына.Дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган Александр Матросовның - татар улы Шакирҗан Мөхәммәтҗанов ,Украинаның Ровно урманнарында атаклы партизан булып танылган Николай Орловның Актаныш егете Гатаулла Минаев икәнлеген дистәләгән галим язып чыкты. Ә тарих дәреслекләренә Шакирҗанның исеме үтеп керә алмый.
Татар милләтенең Бөек Ватан сугышына 750 меңгә якын ир-егет озатып,шуларның яртысы яуларда һәлак булуын да,татарларның 175 Советлар Союзы Герое үстереп ,урыс, украин һәм белоруслардан кала барча “олуг” милләтләр арасында –дүртенче,”нацменнар” арасында беренче урын яулавын да исәпкә алучы юк.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк бөтен совет халкы Ватанның азатлыгын саклап калу өчен изге көрәшкә күтәрелде. Уртак Ватанга мәхәббәт хисе белән фашистларга каршы нәфрәтле ачу тойгысы бер булып тупланды.Сугыш елларында татар халкы да, явыз дошманга каршы батырларча көрәште. “Татар сугышчылары” сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын – Ватанга бирелгәнлек, үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык сыйфатларын гәүдәләндерделәр. Татар совет язучылары һәм шагыйрьләренең Бөек Ватан сугышының давыллы елларындагы изге хезмәте - халык батырлыгының бер күренеше. Герой- шагыйрь Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Нур Баян һәм башка шагыйрьләр, язучылар Ватаныбыз өчен гомерләрен бирделәр.
Көрәш кагыйдәсе буенча тормышта кемдер җиңә, ә кемдер җиңелә, кемдер онытыла, ә кемдер данга күмелә. Шулай итеп, адәм баласы бу тормышта үз юлын таба,олы бәхеткә ирешә. Ләкин ул, бәхеткә ирештем дип, үзенең дөньядагы иң зур байлыгын-кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска тиеш. Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. Кеше үз-үзен хөрмәт итәргә тиеш. Тормыш авыр һәм катлаулы. Шул сынауларны үтеп, чын тормышның гүзәллеген, яшәүнең мәгънәсен аңлаган, чын кеше булып кала белгән, нинди генә сынаулар кичерсә дә, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган кешеләр сокландыра мине. Үзләре нинди авырлыкларга гына дучар булсалар да, алар, беренче чиратта, кеше мәнфәгатен кайгырта, ә милләт язмышын кайгырту–буыннан–буынга килгән изге гамәлдер. Гомерләрен шушы олы эшкә багышлаган асыл затлар, нигәдер, патшалар – хәкимнәр түгел, ә кулында каләме һәм яралы йөрәге генә булган шагыйрьләр, язучылар гына булуы мине уйландыра. Милләт - җырчыны тудыра. Табигатьнең алтын тамырыннан саркылган илаһи моңнан кача алмаган җырчы-шагыйрь, милләт алдындагы изге бурычын үтәп, җыр яза. Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш һәм башка күренекле шәхесләребезнең исемнәре халкыбыз күңелендә саклана.
Сугыш елларында поэзия, проза, драматургиядә, гомумән, әдәбиятнең барлык жанрларында да изге Ватан өчен көрәш һәм батырлык темасы үзәктә торды. Сугышның башлангыч чоры һәм аның хәлиткеч вакыйгалары, Бөек җиңүгә килүнең авыр юллары - болар барысы да әдәбиятта үзәк темалар буларак чагылыш тапты.
Татар әдәбиятында сугыш темасын чагылдырган әсәрләр бик күп. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле үлем көткән әсирләр язмышы һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш темасы чагылган әсәрләрнең күбесе авыл халкы тормышын сурәтләүгә багышланган. Ул елларда кешеләр генә түгел, табигать тә зур югалтуларга дучар булган: урманнар янган, кырлар, таулар теткәләнеп беткән.
Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга. Сугыш хакындагы халык хәтере гасырлардан гасырларга күчә...
Төп өлеш.
Язучылар сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр иҗат итәләр. Сугышта татар язучыларының утыздан артыгы һәлак була. Алар арасында М.Әблиев, А.Алиш, К.Басыйров, Н.Баян, Ф.Кәрим, М.Җәлил һәм башкалар бар.
Бөек Ватан сугышы темасы поэзия өлкәсендә дә гәүдәләнеш таба. Минем аеруча фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим турында әйтеп узасым килә.Фатих Карим- әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе.
Утызынчы еллар шартларында башланган репрессияләр җиле талантлы автор Фатих Кәримне дә, әлбәттә, читләтеп үтми. Нахак гаеп тагылып, 1937 елның 29 декабрендә Ф.Кәримне кулга алу турында ордер языла, 1938 елның 3 гыйнварында кулга да алына. Әлеге шагыйрьнең фаҗигале язмышын өйрәнгән Рафаэль Мостафин фикеренчә, Фатих Кәрим “милләтче” , “пантөрекче” , “буржуазияне яклаучы” , “советка каршы эш алып баручы” буларак гаепләнә, уйлап чыгарылган “хәрби оешма” члены итеп теркәлә. Оешманың “җитәкчеләре” буларак, бу вакытта генерал Якуб Чанышев та, язучы Кави Нәҗми дә кулга алынган була.
Рафаэль Мостафин билгеләп үткәнчә, кулга алган вакытта Ф.Кәримнең кулъязмаларын (4 папка), язылган калын дәфтәрләрен (5 данә), юка дәфтәрләрен (8 данә), блокнот һәм куен дәфтәрләрен (5 данә), китап һәм журналларын юк итәләр. Шулар арасыннан бары тик “Аникин” поэмасының – төп гаепләү актының гына сакланып калуы мәгълүм.
1940 елның 2 ноябрендә СССР Югары суды Фатих Кәримне гаепләү карарын шик астына ала. Чөнки бу вакытта инде “яшерен оешма эше” тикшерелеп, аның нигезсез булуы ачыклана, төп гаепләнүчеләре – Якуб Чанышев, Кави Нәҗми дә аклана. Нәтиҗәдә Фатих Кәримнең югары органнарга бер-бер артлы язган хатлары үз вазифасын башкара: бераздан аның эше яңадан карала, әсәрләре яңа экспертизага бирелә. Комиссия әгъзалары – Ф.С.Семенов һәм И.Х.Сабитов Ф.Кәрим әсәрләрендә, шул исәптән “Аникин” поэмасында да “советка, революциягә каршы бернинди идеологик диверсия юк” дигән фикергә киләләр. 1941 елның 3 декабрендә шагыйрь төрмәдән чыгарыла.
Истәлек-хатлардан күренгәнчә, Фатих Кәрим ил азатлыгы өчен көрәшкә шатланып, канатланып китә. 1941 елның 30 декабреннән ул инде көрәшчеләр сафында. 1942 елдан 1945 елның февраленә кадәр фронтның алгы сызыгында. Солдат һәм взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юлуза.Украинаны, Белоруссияне һәм Карпатны азат итү сугышларында катнаша. Ике тапкыр авыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1945 елның 19 февралендә взвод командиры кече лейтенант Ф.Кәрим батырларча һәлак була. Аның гәүдәсе Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре янында җирләнә. Соңыннан, 1955 елда, ул шундагы Победа исемле авыл паркына, Туганнар каберлегенә күчерелә. Сугыштагы соңгы батырлыгы өчен Ф.Кәрим, үлгәннән соң, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Дәлилләнгән факт: сугыш чорында Фатих Кәримнең әдәби осталыгы тагын да үсә, камилләшә. “Бу якты талантлы шагыйрьнең.... “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Аучы”, “Тирән күл” шикелле поэмалары, күп кенә шигырьләре татар совет балалар әдәбиятының алтын фондына керделәр”, - дип язды Гариф Гобәй дә үз вакытында.Чыннан да, Фатих Кәримнең иҗаты, башка кайбер авторлар белән бергә, бу чор гомум әдәбиятны да, балалар, яшүсмерләр әдәбиятын да сәнгатьлелек ягыннан югары баскычка күтәрә. Аның авыр сугыш елларында яңгыраган шигъри авазы, 150 ләп шигырь , 8 поэма – бүген дә туган илне яратуның, куркусыз көрәшченең уңышлы эшләнгән образлары – батырлыкның гүзәл үрнәге булып тора. Аның “Ант”, “Ватаным өчен”, “Сөйләр сүзләр...”, “Идел егете”, “Тирән күл”, “Үлем уены”, “Кыңгыраулы яшел гармун”, “Партизан хатыны”, “Гөлсем”, “Тимер һәм тимерче” һ.б әсәрләре татар поэзиясендә күренекле урын алды.
Мисал өчен, “Үлем уены” – сугыш чоры поэзиясенең иң матур үрнәкләренең берсе – нәни солдатның язмышын сурәтләүдә музыкальлеге, ритмик яңгырашы белән кызыклы. Әсәр дәвамында Әхтәм психологиясенең төрле яклары ачылганнан-ачыла бара: батыр, шаян, шук, хәтта үзенчә хәйләкәр дә. Немец снайперы белән алышка чыгудан да курыкмый. Автор биредә балаларга аңлаешлы гади күренешләрне тасвирларга, фикерләрен шулар аша бирергә тырыша. Шуңа күрә эпитетларның да абстракт, артык субъектив үзенчәлекләрне белдерә торганнарын түгел, җетеләрен, күзгә ташланучанрак формаларны һәм аерымрак характерларны белдерә торганнарын куллана:
Килде тын гына:
Пилотка кигән,
Шинель итәге
Җиргә үк тигән; ...
Гомумән, малай
Кечкенә буйлы,
Бу Әхтәм инде –
Партизан улы.
Автор әсәрдә геройның тын гына җырлап йөрү күренешен бирә. Ягъни җыр жанрын поэмага кертү аша Фатих Кәрим бер яктан әсәрне лирикага баетса, икнче яктан солдатның күңел байлыгын, хисләрен тирәнрәк ачу мөмкинлеген ала.
Гомумән, шагыйрьнең кайсы гына поэма-шигырен мисалга китерсәк тә, аларда конкерт авыр шартларда геройларның рухи ныклыгы сынала, һәм детальнең уйлап, оптимистик рухта бирелүе әсәрләрнең яңгырашын, әһәмиятен билгели. Ф.Кәрим өчен сугышчыларның батырлык эшли алу сәләте мөһим. Шуңа күрә әлеге халәт романтик күтәренкелек белән тасвир ителә, ул әкиятләргә тиң батырлык, җыр булып яңгырый.
Зур эмоциональ көч белән язылган сугыш чоры поэмалары, шигырьләре, очерклары белән бергә, автор прозада да уңышка ирешә, драматургиядә көчен сынап карый. Аның “Разведчик язмалары” (1942), “Язгы төндә” (1944) повестьлары һәм “Шакир Шигаев” (1943) драмасы – әлеге мирасның бу юнәлештә төп өлешен тәшкил итә. Проза әсәрләрендә дә, автор төрле образларга мөрәҗәгать итеп, алар белән булган хәлләрне тасвирлау аша сугыш чоры фаҗигасен, авырлыгын һәм фашизмның кансызлыгын бөтен барлыгы белән тасвирлап бирә.Еш кына укучыга уйлану өчен җирлек тудыра, “ирек”, “көрәш”, “азатлык” кебек төшенчәләрнең асылын тагын бер кат ассызыклый.
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була,-
Дигән үлемсез шигъри юлларына тугры калып, моның чыннан да шулай икәнен үз тормышы белән расланган язучы ул Фәтих Кәрим. Ул ил язмышы өчен бик борчыла, үзенең уй-фикерләрен төнлә шигырь буларак теркәп куя, үзе әйткәнчә, “җыр хакына кала йокылар».Шагыйрь үзенең сугыш темасына багышланган беренче әсәрләрендә үк җиңүгә булган тирән ышанычны җырлый. Бу - халкыбызның көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч.
“Ант” шигырендә Ф.Кәрим газиз Ватанны, “алсу иренендә ана күкрәгеннән суырып алган сөт тамчысы” калган нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә:
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...
Ана һәм бала, Туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, аны көрәшкә, җиңүгә чакыручы символга әвереләләр. Совет солдаты азат аналар һәм бәхетле балалар өчен, туган җирнең ирекле көне өчен утка көрә. Антына мәңге тугрылыклы булып калган хәлдә, Ф.Кәрим Ватан азатлыгы өчен гомерен дә бирә.
Фатих Кәрим - кешелексезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул, күп милләтле илебезнең барлык солдатлары белән бер сафта торып, фашизм белән бугазлаша.
Ф.Кәрим - бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Фашизмга каршы көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан буыннарга күчә торган халык мәхәббәте итеп күрде.
Үләм икән, үкенечле түгел,
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул- Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе, -
дип язды ул “Ватаным өчен” шигырендә.
Шулай, безнең яраткан фронтовик шагыйребез бик күп авырлыклар, төрле фаҗигаләр күрә. Тик барысы да бит шушы дәһшәтле сугыш аркасында. Ә бит бу фаҗигане без, халык тудырмады: аны Гитлер, кешелекнең явыз дошманы- фашизм тудырды. Моңа бит башка беркем дә гаепле түгел.
Сугыш - афәт, фаҗига, һәләкәт ул. Әнә шул фаҗигане, шигырь- поэмаларында үтемле сүзләр белән әйтеп, ачып бирә алуы белән шагыйрь олы хөрмәткә, данга лаек.
Көлә доктор, сыйпап пеләшен:
-Бик беләсең килсә, менә шул-
Яра ямау өчен, баланың
Бераз тиресен турап аламын.
Фашист- ерткыч ул. Кешелекнең киләчәгенә - балаларга кылыч күтәрүчеләр үзләре үк шул кылычтан һәлак булырга тиешләр. Җәлилчә әйтсәк, “бала каны эчкән вәхшигә” суд ясыйсы, хөкем карары чыгарасы килә.
Шагыйрьнең “Партизан хатыны”, “Гөлсем” кебек поэмалары, халыкара трибунада - Нюрнбергта фашистлар ерткычлыгын фаш итүче алыштыргысыз дәлилләр булу дәрәҗәсендә язылганнар.
Үзенең шигырьләрендә генә түгел, хәтта хатынына язылган хатларында да ул Ватан өчен батырларча сугышуын, Туган илгә булган мәхәббәтен, фашизмга каршы корал белән дә, җыр белән дә көрәшүен исбатлый: “Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионланган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын
ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...”
Йомгаклау.
Чишмәләрнең башы булган кебек, иҗатның да башлангычы, чыганагы була. Гадәттә, ул чыганак туган җирнең табигате, гаиләдә алынган тәрбия белән турыдан –туры бәйләнештә тора. Тора –бара моңа тормышта кичергәннәр, әйләнә –тирә йогынтысы да өстәлә һәм бу яшәешкә караш формалашуга да йогынты ясамый калмый. Болар барысы да күңел ,җан тирәнлекләренә туплана барып, кешеләргә әйтер сүзләр иҗат чишмәсе булып бәреп чыга. Фатих Кәрим иҗаты белән танышканда да мин әнә шул чишмә башын эзләдем, шигырьләрен кайта –кайта укыдым. Хис–тойгы тирәнлеге белән генә түгел, тормыш–яшәеш, туган төбәк, шәхес язмышы аларда. Шәхес язмышы турында, гомумән, кешенең җәмгыятьтәге урыны, хәле, киләчәге, яшәү мәгънәсе хакында уйланырга мәҗбүр итә ул шигырьләр. Тормыш ваклыкларыннан өстен булырга, игелек кылырга чакыра алар. Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән. Фатих Кәрим төшенчәсе дә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. Сугыш аны көрәшче - шагыйрь итте, бу фаҗига аны үлемгә этәрде. Шагыйрьнең шушы афәтне - сугышны сурәтләүгә багышланган әсәрләрен күздән кичергәч, бер олы хакыйкатькә инанасың: сугыш булмаска тиеш, фаҗигаләргә чик куелсын! Шагыйрьнең әдәби мирасының кыйммәте шушы түгелмени?!
Бөтен кешелек дөньясына фашизмның ерткычлыгын ачып салуы белән шагыйрь башка мондый хәсрәтнең кабатланмаска тиешлеген кат-кат искәртә, тынычлык өчен армый-талмый көрәшергә чакыра.
Без киләчәк еллар капкасын бернинди коралсыз – Тынычлык, Дуслык, Туганлык белән янәшә атлап керергә тиешбез һәм шуның өчен көрәшербез дә.
Мин елның бер атнасын тулысынча тынычлыкка багышлар идем...Бу атнада бөтен җир шарында бернинди дә корал ясалмасын, һәркем тынычлык өчен эшләсен иде.
Мин дә миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш булуын теләмим. Кайвакыт уйланам, чыннан да, әгәр җир шарында бер генә минут тоташ елмаю булса, һәм кешеләр бер үк күренештән елмайсалар, шуннан соң да бер-берсенә “сугыш” дип янарлар идеме икән?
Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде безгә тынычлык, шуңа күрә, без аның кадерен беләбез. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллион кеше яу кырында ятып калган. Без аларга баш иябез, илебезнең киләчәге сезнең кебек үк ышанычлы кулларда, аның тынычлыгын һәрвакыт сакларбыз, изге туфрагыбызга вәхшиләрнең аягын да бастырмабыз, дип ант итәбез.
Файдаланылган әдәбият:
1.Фатих Кәрим Илең турында уйла.Казан Татарстан китап нәшрияты 1989ел.
2.Ачык дәрес.Мәктәп.2013.№4 9-11 нче битләр.
3.Без кайтырбыз туган илләргә.(Бөек Җиңүнең 65 еллыгына) Хәтер-2010.
5 нче том .
Разлука
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Домик зимней ночью
Рисуем ананас акварелью
Зимняя сказка