М.Җәлил тормышы һәм иҗаты буенча иҗади эш.
Вложение | Размер |
---|---|
fayzullina_alsu.docx | 18.65 КБ |
“Моабиттан хатлар”
Беренче хат.
Исәнме, акыллым Әминә!
Синең нинди авыр шартларда яшәгәнлегеңне күз алдыма китерәм дә калтыранып куям. Үземне, әсирлеккә төшеп, фашистларның хурлыклы юлыннан атлаганлыгыма гаепле сизәм. Ләкин ышан, бәгърем, авыр яраланып, аңсыз хәлдә дошман кулына эләккәч, мин бер генә мизгелгә дә Ватаныма хыянәт турында уйламадым. Син бит беләсең: мин- чыныккан кеше. Илем, комсомол, партия мине чыныктырды, канат бирде; иҗатыма киң мөмкинлекләр ачты.
Шул ук вакытта мин бит әле яшьлек һәм мәхәббәт җырчысы да идем... Минем күңел бизәкләрем төшерелгән аерым дәфтәрем барлыгы сиңа билгеле иде бит. “Лирика көндәлеге” дип аталган ул дәфтәрдә күпчелек шигырьләр мәхәббәт турында иде. Ә син, акыллым, юкка көнләшмә...
Мәхәббәт дигән тойгы биредә, фашист тоткынлыгында, яңа төсмер белән - Ватан язмышы белән тыгыз бәйләнештә ачылды. Илемә, сиңа булган мәхәббәтем- бер-берсеннән аерылгысыз:
Илдән киттем, ил һәм синең өчен,
Автоматым асып аркама.
Илемне һәм сине алыштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?!
Сиңа, кадерлем, минем йөрәгем ачык: анда хыянәткә урын юк. Минем керсез күңелемне аңлаган, белгән кешегә моны исбатлап торуның кирәге дә юк сыман. Ләкин мине борчый торган бер мәсьәлә бар: ул- кечкенә кызым Чулпанның язмышы... Кулымда әле дә кызымның тән кайнарлыгы саклана сыман. Хәтерлисеңме, Әминә?
Кеп-кечкенә булып туган иде,
Хәзер сизәм көн дә артуын.
Күргән саен шуны, йөрәгемдә
Дулкынланып таша шатлыгым.
Хәтереңдәме икән, кызыбызга пианино алып бирергә теләгән идем? Военторгтагы шул 850 сумлык балалар пианиносына күзем бик кызган иде. Музыкага бик өйрәтәсем килгән иде Чулпанны... Үзе булмаса, бәлкем, оныкларыбыз музыкант булыр?
Шундый вакытлар була: күңелемне ачы сагыш били, чарасызлыктан хәтта күз яшьләре тула. Әгәр Чулпан, “хыянәтче кызы” дигән исем күтәреп, тормыш юлыннан хурлык тамгасы белән атласа?.. Бу турыда уйлавы да куркыныч. Шигырьләрем, әгәр дә алар илгә кайта алсалар, минем яраланган лачын йөрәгемне кечкенә Чулпаныма аңлатырлар, дип ышанам.
Әминә, акыллым! Хисләр күкрәгемдә кайный, сүзләр күп, ләкин нишләмәк кирәк: гомер- чикле. Тик гомерне еллар озынлыгы гына билгеләми бит, минем халык күңелендә, хәтерендә мәңгегә каласым килә...
Бу шигъри юллар- сиңа, кадерлем! Якты исем белән илдә күрешкәнчегә кадәр, хуш, сау бул, акыллым...
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Муса инде үлгән”,- дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.
1944 нче ел, март. Моабит төрмәсе.
Икенче хат.
Исәнме, Рауза!
Менә шулай гади итеп кенә сиңа эндәшәм. Инде ике арада әйтелмәгән үпкәләргә урын калмады, дип ышанам. Без бит талашып, тәмсезләнешеп аерылышмадык, шуның өстенә уртак мәхәббәт җимешебез- Альберт та бар. Альбертның минем турында күбрәк белүен теләр идем. Икәү бергә сугышка кадәр төшкән фотоларны аның белән күбрәк карасаң иде. Бу һич тә үземне гаепле итеп тоюдан түгел. Икебез бергә корган тормыш чатнаган икән, моңа икебез дә гаепле булганбыз, бәлкем.
Беләсеңме, Рауза, дөньяда улың- синең дәвамың барлыгын белеп яшәү- зур бәхет ул. Шуның өстенә Альберт миңа шундый охшаган! Мин улымның хәрби кеше булуын теләр идем. Хәрбиләр- кырыс кешеләр, тәртипкә өйрәтелгән булалар, авыр тормыш шартларына да тизрәк күнегәләр. Ләкин китель астында һәрвакыт кайнар йөрәкләре була аларның.
Улымны шундый яратам, сине чиксез хөрмәт итәм- бу турыда курыкмыйча әйтә алам. Сиңа, Рауза, зур үтенечем бар: илгә шигырьләрем әйләнеп кайтып, исемем акланса, улым Альбертка аларны укыт. Бу шигырьләрдә минем йөрәк тибешемне тоярсыз, дип уйлыйм.
Мин яшәргә телим бирер өчен
Илгә соңгы йөрәк тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,
Үлдем, диеп, туган ил өчен!
Хуш, сау булыгыз, улым Альберт Җәлилов һәм Рауза...
1944 нче ел, март. Моабит төрмәсе.
Өченче хат.
Исәнме, Зәкия!
Люциянең тууы күпме шатлык алып килде безгә! “Кызыма” дигән бишек җырын аңа атап чыгарган идем бит, моның белән шундый горурланган идең:
Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем.
Йөрәгемдә кабынган
Шатлык җырым син минем...
Син бит үзең дә- шагыйрә. Күбрәк бастырып чыгарырга тырыш аларны, сине танырга, белергә тиешләр, чөнки син- талантлы кеше. Без аерылышкан вакытта миңа атап язган “Өч хат”ыңны хәтерлим...
Безнең соңгы күрешүебез мин сугышка китәр алдыннан булды. Кулъязмаларны алып калмавыңа үпкәләмим, чөнки яңа кушылган ирең аларны юкка чыгарыр дип курыктың, бугай. Машинканы куллан, мин бит күбрәк кулдан яза идем, сиңа файдасы булсын. Люция минем шигырьләремне күбрәк укысын, мине аңларга тырышсын иде. Мин моңа ышанам. Минем кызым Люциядә дә шагыйрь Муса каны ага бит...
Зәкия, беләсеңме, шундый кызык: улымны- хәрби итеп, ә менә кызларымны музыкант, актер, режиссер итеп күрәсем килә. Балаларым булу миңа зур куаныч өсти: үлемгә хөкем ителгәннән соң, рухи яшәү турында хыялланам һәм, әлбәттә, мин иң элек балаларым, оныкларым күңелендә яшәячәкмен.
Ышан: Ватан алдында бернинди гаебем юк. Бер генә нәрсә үкенечле: башымны данлы сугыш кырында сала алмадым...
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
Зәкия, сиңа әманәтем шул: Люция татарлыгын онытмасын, теленнән, милләтеннән язмасын. Моны мин әти кеше һәм шагыйрь Җәлил буларак телим.
Хуш, сау булыгыз, Зәкия, кызым Люция...
1944 нче ел, март. Моабит төрмәсе.
БЕЛЕШМӘ.
Чулпан Җәлилова- Муса Җәлил һәм Әминә Җәлил кызы. Мәскәү шәһәрендә яши.
Чулпанның кызы- Татьяна Малышева- атаклы пианист-башкаручы.
Чулпанның оныгы- Михаил Митрофанов-Җәлил- атаклы скрипкачы.
Альберт Җәлилов- Муса Җәлил һәм Рауза Хисмәтуллина улы. Хәрби подполковник, Казан университеты укытучысы. Бүгенге көндә- вафат.
Люция Җәлилова- Муса Җәлил һәм Зәкия ханым кызы, Санкт-Петербург шәһәрендә яши.
Люциянең кызы - Лилиан Наврозашвили- Санкт-Петербургның Яшь тамашачылар театры актеры, киноактриса.
Фокус-покус! Раз, два,три!
Ёжикина Радость
Сказка "Морозко"
Подарок
Ералаш