К.Тинчуринның фаҗигале язмышы турында иҗади эш.
Вложение | Размер |
---|---|
rahmatullin_ilnur.docx | 15.23 КБ |
КАБЕР ТАШЛАРЫ НИ ТУРЫНДА СӨЙЛИЛӘР?
“Кәримнең үз гүре юк, шуңа күрә минем
ташыма аның исемен дә яздырырырсыз.
Минем гүрем Кәримнең гүре булыр.
Чәчәкләрегезне шунда китерерсез”.
(Заһидә Тинчуринаның Рабит Батуллага
Васыяте. 1988)
Минем кулымда- Татарстан китап нәшрияты чыгарган бик матур китап. Бу эче-тышы матур китапка халкыбызның мәшһүр драматургы һәм режиссеры Кәрим Тинчурин турында истәлекләр, галимнәрнең, иҗат әһелләренең фикерләре, шигырьләр һәм фоторәсемнәр тупланган. Әлеге китаптан Кәрим Тинчуринның минем өчен моңарчы таныш булмаган тормыш сәхифәләрен укып белдем һәм үземнең тәэсирләремне сезнең белән дә уртаклашырга булдым.
1937 нче елда Кәрим Тинчуринның 50 яшьлек юбилеен , иҗатының 25 еллыгын бик зурлап үткәрәләр. Мактау сүзләре, бүләкләр, чәчәкләр бик күп була. Драматургның шушы тантаналы кичәдә сөйләгән чыгышы сакланган, ул аны татарча латин хәрефләре белән язган. Шул чыгыштан кыска өзек китерәм: “...минем төсле гади бер язучыга партия, хөкүмәт, совет җәмәгатьчелеге тарафыннан күрсәтелгән хөрмәтне, кадерне үткән заманнарда һәм хәзерге капиталистик илләрнең кайсысында булуы мөмкин? Капиталистик шартларда мин егерме биш түгел, йөз егерме биш ел эшләсәм дә, бу кадернең йөздән бер өлеше хәтлесен дә күрә алмас идем. ... Безгә матур, күңелле тормыш китерүче, безне капитализм богауларыннан коткаручы, моңарчы җир йөзендә күренмәгән яңа социалистик культура тудыручы сөекле остазыбыз, даһи Сталинга рәхмәт!” Нинди ялкынлы чыгыш! Совет дәүләтенә чын йөрәктән ышану, аңа хезмәт итү! Ләкин шушы кичәдән соң Кәрим Тинчуринны кулга алалар. Димәк, кулга алу турында карар күптән кабул ителгән, ул бары кичектерелгән генә. Юбилейны үткәрергә мөмкинлек бирәләр дә, бәйрәм табыны узгач килеп алалар. Язучының өендә тентү ясыйлар, ашыга-кабалана алып китәләр.
Заһидә апа Тинчурина истәлегеннән: “...актарыналар, тентиләр. Кәрим мине тәрәзә төбенә утыртты да, иң өстемә кулын салып: “Әйдә, Заһидә, соңгы тапкыр тыныч кына бергә утырып калыйк әле”,- диде. Без икәү тегеләрнең өй актарганнарына игътибар итмичә генә соңгы мизгелләрне уздырдык”.
Бу тетрәндергеч вакыйганы укыганнан соң, миндә сорау туды: милләткә карусыз хезмәт иткән, “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”,“Кандыр буе” кебек үлемсез әсәрләр бүләк иткән шәхеснең нинди гаебе булган соң? Җавапны шушы ук китаптан таптым. Аны атаклы драматург Риза Ишморат истәлегеннән укып белдем. Җитәкче оешмаларның теләге буенча, Кәрим Тинчурин тарафыннан “Юкә чәчәк атканда” дигән әсәр язылган. Бу әсәрнең төп темасы- илебездә социализмның җиңә баруы, халкыбызның патриотик рухын җимерү турында хыялланган мәкерле дошманны фаш итү. Пьесаны укыйлар һәм аның буенча фикер алышалар. Әсәрдәге бер эпизод бәхәс тудыра. Пьесадагы персонажга чит илдә яшәгән бер эмигранттан почта аша шунда чыгарылган журнал килеп төшә. Кәрим Тинчурин “ моңа ышанып булмый” дигән фикергә каршы: “Заманында мин үзем чит илдән пакет алган идем. Бу Гаяз Исхакый җибәргән “Милли юл” журналы иде, мин аны “Кызыл Татарстан” газетасы редакциясенә илтеп бирдем”,- ди. Бөтен кеше аптырап кала. Бу бит шәхес культы афәтләре иң нык канат җәйгән, Гаяз Исхакый кебек эмигрантларны телгә алырга да ярамаган чор булган! Пьеса укылып, күпмедер вакыт үткәч, контрреволюцион милләтче, халык дошманы дип аталып, Кәрим Тинчурин кулга алына...
Заһидә Тинчурина истәлекләреннән: “Мәхшәр вакытында Кәримнең кулъязмаларын сакларга тырыштым. Яндырмадым. Сакладым. Уйлый идем: кайчан да булса, йөз елдан соң булса да, мин үлгәч булса да, Кәримнең әсәрләре барыбер басылачак. Аның исеме калыкса, мин күргән җәфалар, димәк, бушка китмәгән!”.
Әйе, вакыт бөтен нәрсәне үз урынына куя. Һәркемгә- замананың үз бәясе.Кәрим Тинчуринның да әсәрләре иленә, халкына әйләнеп кайтты. Фаҗигале еллар үткәч, 1956 нчы елда Г.Камал исемендәге театрда “Зәңгәр шәл”, аннары “Казан сөлгесе” куела. Бу көннәрдә театрда һәр көнне аншлаг, тамаша залы туп-тулы, кассада билетлар сатылып бетә, хәтта театрның ишекләре ватылган көннәр дә була...
Каберегез кайда, фида җаннар?
Күпме эзли сезне Ил-Ватан!..
Кемнәр вөҗданында сезнең каннар?..
Офыклардан эзләп
килә Таң!.. (Р.Әхмәтҗан)
Җәсәде кайда күмелгәне билгесез булса да, нахакка һәлак ителгән бөек драматург, татар халкының сөекле улы Кәрим Тинчуринның кабер ташы бар!
...Таштагы язулар миңа шул турыда сөйләгән иде.
Как Снегурочке раскатать тесто?
Голубая лягушка
Фильм "Золушка"
Смекалка против Змея-Горыныча
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна