Вложение | Размер |
---|---|
kazanym.docx | 12.43 КБ |
Казаным
Кайсы милләттән син диеп,
Сорасалар бервакыт.
Мин Казаннан, татар кызы,
Әйтермен горурланып.
Күпмилләтле һәм борынгы,
Якты, нурлы ул Казан.
Дөньяга исеме билгеле,
Уртасында бар Кабан.
Зурдан зур уку йортлары
Халкыма белем бирә.
Данлыклы шәхесләр бездә,
Аларны һәркем белә.
Рәт-рәт тора зур йортлары,
Якты, чиста урамнары.
Ераклардан күренеп тора,
Балкып тора диварлары.
Рус, татар, чуваш, мари-
Барсы да тату яши.
И, Казан, туган ана күк,
Һәркемне яклый, саклый.
Читкә чыгып китсәм әгәр,
Кайтам сагынып сине.
Туган ягым, туган шәһәр
Гел көтә, чакыра мине.
Әгәр миннән сорасалар,
Кайда тудың, син кайдан?
Горурланып җавап бирәм:
Туган ягым - ул Казан!
Астрономический календарь. Апрель, 2019
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Алые паруса
Попробуем на вкус солёность моря?
Лавовая лампа