Теманың актуальлеге: Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган мәлдә тарих битләренә сәяхәт кылып, нәкъ безнең гаиләгә кагылышлы фактик материалларны киң җәмәгатьчелек тарафына тәкъдим итү.
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_6-a.doc | 43 КБ |
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы
“Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Тема:
Минем гаиләмдә-Җиңү балкышы.
Башкарды: Иске Чүпрәле беренче
номерлы гомуми урта белем бирү
мәктәбенең 6-а сыйныфы укучысы
Вахитов Айдар Алмаз улы
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбият
укытучысы Җәләлова Энҗе Әхмәт кызы.
Чүпрәле-2013
Эчтәлек
1 Кереш.............................................................................
2 Төп өлеш.....................................................................
3 Йомгаклау..................................................................
Теманың актуальлеге: Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган мәлдә тарих битләренә сәяхәт кылып, нәкъ безнең гаиләгә кагылышлы фактик материалларны киң җәмәгатьчелек тарафына тәкъдим итү.
Бурычлар Һәм максатлар:
1.Гаилә мирасын барлау.
2. Фактик материалларны тарихи эзлеклелек принцибында тәртипкә китерү .
3.Эзләнү эшчәнлегенең нәтиҗәсен барлау.
Кереш
Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Безнең батыр якташларыбыз, авылдашларыбыз, бабаларыбыз да да яу кырында сынатмый. 4 хәвефле ел, 1418 коточкыч көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы. Һәр көнне 79000 кешеи һәлак булган. Ләкин халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәгән. Озак көттергән ул Җиңү көнен 1945 елның чәчәкле язы алып килде.
Төп өлеш
Минем бабаем Дифкатнең әтисе Хабибуллин Габдулла Хабибулла улы 1916 елда Татарстан Республикасы Пимәр авылында туган. 14 яшендә Казанга китеп печатникка укыган. Полиграфия комбинатында печатник булып эшләгән. 1938 елны хәрби хезмәткә чакырылган. 1941 елда кайтам гына диеп торганда сугыш башлана. 1941-1946 елларда хәрби хезмәттә - сугышта була. Көнчыгыш Пруссия территориясендә сугыша. 3нче дәрәҗә “Дан ордены”, бик күп медальләр белән бүләкләнә. Сугыш вакытында бабаем каты яраланган була. Аны үлемнән санитар эт коткарып кала. Карга күмелгән бабайны эт аягы белән казып арбасына сала. Шуңа күрә ул гомер буе этләрне ярата һәм карый. Сугыш беткәч бабаем Пимәргә кайта. Әбием Гадиләгә өйләнеп 5 малай, 2 кыз үстерәләр. Гомер буе төрле эшләрдә намуслы хезмәт итә. Урманчы, соңгы елларда ягулык станциясендә эшли. Сугыш яралары гомер буе газаплый аны. 1978 елның августында ул каты авырудан үлә.
Әниемнең әнисе Әлфиянең әтисе Галимов Латыйп Галимович
1921 елның 1нче декабрендә дә Теләче районы Баландыш авылында туган. 1930 нчы елда колхозга языла. 1937 елда 7 класс бетерә. 1941нче елда армиягә алына. Анда Бердичев шәһәрендә 280 нче артиллерия полкында хезмәт итә. Аларны 1941нче елда чик буена алып китәләр. Июльнең 22ендә сугышка керә. 2 нче Украина фронтында Харьков, Полтава һәм тагы берничә шәһәрне азат итәләр. 1941нче елда дошман позициясенә һөжүм иткәндә аягы яралана. 1943нче елда кулы яралана. Румыниядә Безьево, Херлово шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Көнчыгыш Пруссиядә ул оператив группада хезмәт итә. Жиңү көнен Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. 1946 нчы елда туган авылына кайта. Авылның иң матур кызы Фәйрүзәгә өйләнә. 1955 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, башта авыл Советы председателе булып, аннары гомер буе туган авылы Баландышта агроном булып эшли. 1981 елның 13 апрелендә каты авырудан үлә.
Йомгаклау
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төзелгән бу проект Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту; укучылар күңелендә сугыш чорын, сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтү авырлыгын кичергән, намуслы хезмәте белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел , тату, эшчән, шәфкатьле булырга омтылыш уяту, гаилә, нәсел тарихы белән кызыксындыру уяту өчен эшләнелде.
Әйдәгез, Бөек Җиңү көнен якынайтып, сугыш кырында ятып калган һәм сугыштан исән – сау әйләнеп кайтып, безнең арабыздан киткән солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алыйк (бер минутлык тынлык игълан ителә) Бөек Җиңүгә тиздән 70 ел. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк! Батырлар исеме буыннан –буынга күчсен! Сезнең күңелләрдә минем бабамнар да бер якты хатирә булып саклансын. Сезнең каршыгызда чыгыш ясаучы Вахитов Айдар, шушы мәктәпнең тарих укытучысы Айгөл Дифкат кызының гаиләсендә бөек Җиңү балкышы менә шулардан гыйбарәт.
Сладость для сердца
Девчата
Цветок или сорняк?
Осенняя паутина
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью