Вложение | Размер |
---|---|
kerpe_shigyre.docx | 12.02 КБ |
Керпе
Язлар җиткәч, безнең бакча
Матур төскә буяла.
Шуны күптән көткән кебек
Керпебез дә уяна.
Үзен бик тыныч тота.
Көндез гел качып йөри.
Сабыр гына күләгәдә
Йокларга урын эзли.
Ә кич җиткәч, ай чыккач,
Керпе оядан чыга.
Шуны күреп Сарбайның
Тәмам котлары оча.
Җылы җәйләр узып китте,
Алтын көз килеп җитте.
Минем энәле дустыма
Йокларга вакыт җитте.
Яфрактан түшәк җәйде ул,
Ябынды үлән җыйнап.
Мин аңа сәлам җибәрәм,
Бик тәмле төшләр теләп.
Ласточка
Самарские ученые разработали наноспутник, который поможет в освоении Арктики
Рисуем тыкву
На берегу Байкала
Эта весёлая планета