сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
сочинение | 13.01 КБ |
Мин һәм гаиләм –киләчәккә алга
Габдуллина Чулпан
Тату гаилә – бәхетле гаилә. Тулы гаилә – таяныч, җылылык һәм мәхәббәт чыганагы, диләр. Мин бәхетле! Чөнки мин тату һәм тулы гаиләдә туганмын.
Безнең гаилә биш кешедән тора: әти-әнием, энем Наил, сеңлем Әминә һәм мин. Бер-беребездән башка гаиләбезне күз алдына китерерлек түгел. Бүгенге көндә әти-әнием эшли, мин сигезенче сыйныфта укыйм. Энем алтынчы сыйныфта, ә сеңлем балалар бакчасына йөри башлады.
Көннәр бер-бер артлы үтә бара. Эссе җәй артыннан алтын көз җитә. Көз үткәч, йомшак ап-ак карлы кыш, ә аның артыннан ямьле яз да башлана. Тормыш акрын гына алга атлый, без тиз арада үсеп тә җитәбез.
Артка әйләнеп карасам, үземнең кечкенә чагым искә тәшә. Сеңлем кебек балалар бакчасына йөргәнем, кечкенә дусларым белән аралашуым, мәктәпкә беренче тапкыр аяк басуым күз алдына килеп баса. Болар барысы да кичә генә булган кебек. Мин инде сигезенче сыйныфта укыйм, шуңа күрә артка түгел, алга карап, киләчәк турында уйланып, һөнәр сайлар вакытлар да җитте.
Алдагы тормышта гаиләмне һәм мине ниләр көтә? Әйе, бу бик җитди сорау. Бу сорауга уйларымда гына булса да җавап бирәсем килә.
Безнеме? Киләчәктәме? Бәхетле, күңелле, мул, тату һәм тыныч тормыш көтә. Барыбыз да шундый тормышка лаек. Чөнки бергәләшеп шул юнәлештә эшлибез. Әтием гаиләбезне бөтен яклап төрле җил-давыллардан саклый. Безгә барысын да җиткерер өчен Себер якларында инженер-технолог булып эшли. Әнием балалар чиста-пөхтә йөрсен дип тырыша, йортыбызның психологик климаты өчен җавап бирә. Безнең көндәлек тәртипне саклавыбызны контрольдә тота. Шуңа карамастан, ул опекунлык бүлегендә алдынгы белгеч булып эшләргә дә өлгерә.
Ә без, балалар, әти-әниләребезнең йөзләренә кызыллык китермичә, яхшы билгеләргә укырга тырышабыз. Ике мәктәптә белем алабыз: берсе - гомуми белем бирү мәктәбе булса, икенчесе - музыка мәктәбе. Энем каратэ белән шөгыльләнә. Бар яклап та белемле булырга тырышабыз.
Өйдә үзара аралашканда, өй эшләрен башкарганда да күп нәрсәләргә өйрәнәсең. Бер-береңне хөрмәт итеп, тату яшәгәндә генә һәр кешенең үз урынында булуын аңлыйсың.
Киләчәктә, мәктәпне тәмамлагач, югары белем алып, табиб булырга хыялланам. Табиб булу – мактаулы һәм җаваплы эш. Яхшы табиб булу өчен теләк кенә җитми, ә тырышып , яхшы билгеләргә генә укырга; шәфкатьлелек, игелеклелек, пөхтәлек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар булдырырга, йомшак куллы һәм тәмле телле булырга кирәк. Кулыма диплом алгач, үземне сайлаган һөнәремә багышлыйсым килә. Авыру кешеләрне сәламәтләндереп, ярдәм кулы сузармын. Танылган табиб булып, әти-әниләремнең исем-фамилияләрен ишеттерермен дип ышанам. Энем һәм сеңлем дә аларның ышанычын яклар.
Гаиләбезгә киләчәктә иминлек, татулык, тынычлык, бәхет һәм мәхәббәт телим.
Астрономический календарь. Май, 2019
Марши для детей в классической музыке
Соленая снежинка
Рисуем тыкву
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым