творческая работа
Вложение | Размер |
---|---|
сочинение | 11.29 КБ |
Мин һәм гаиләм –киләчәккә алга
Мутигуллина Алина
Башкортстан Республикасында 2018нче ел “Гаилә елы” дип игълан ителде. Гаилә кеше тормышында – иң зур хәзинә.
Безнең гаилә бик тату һәм тырыш. Әнием заводта эшли. Аның эше бик авыр. Без апам белән әниемнең эштән кайтуын сагынып көтәбез. Кайтуына табын әзерлибез: чәй кайнатабыз, ашны җылытып куябыз. Әнием белән бергә утырып ашыйбыз. Ул өйдә булганда, ризык та тәмлерәк, өй дә җылырак. Безнең дә кәефләребез күтәрелеп китә.
Әтием икенче шәһәрдә эшли. Ул иртән эшкә китә, кичен генә кайта. Әтиемне зур түземлелек белән көтәбез. Ул - бик оста, уңган кеше. Бар эш тә кулыннан килә.
Апам белән без мәктәптә укыйбыз. Дүрт һәм бишле билгеләрен генә алырга тырышабыз. Икебез дә пианино- баянда уйнарга өйрәнергә музыка мәктәбенә йөрибез. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз, алдынгы урыннар алып, әти-әниебезне шатландырабыз.
Баянда төрле матур көйләр уйнарга яратам. Уйнаганымны ишетеп, күршеләр дә мактый. Бигрәк тә әнием яратып тыңлый. Киләчәктә танылган баянчы буласым килә. Шуңа күрә махсус белем алырга, танылган артист булырга хыялланам. Уйнап ишеттергән көйләрем һәр кешенең күңеленә үтеп керсен иде.
Рисуем кактусы акварелью
Никто меня не любит
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
У меня в портфеле
Нас с братом в деревню отправили к деду...