"Сугышны кичергән илем", "Яшерен мәхәббәт", "Әниемә йөрәк хисләрем" шигырьләре
Вложение | Размер |
---|---|
gafiyatova_zilya_shigyrlere.doc | 33.5 КБ |
Казан шәһәре Совет районы 175 нче урта мәктәбенең 11а сыйныфы укучысы Гафиятова Зиля
Сугышны кичергән илем
Җәйге тынчу иртәдә,
Яңгырады бер хәбәр
Фашист дигән кара явыз
Басып алды бик хәтәр.
Җил дә исүдән туктады,
Сандугач та җырыннан.
Илебезгә хәсрәт килде
Яшьләр акты кайгыдан.
Самолетлар очып үтте
Гүлидер тавышлары.
Йөрәкләргә үтеп керде
Ачыдыр сагышлары.
Ирләр китте яу кырына,
Озата сөйгән ярлары.
Кайтырмы?-дип ярсулана
Сагыш басты һәр парны.
Өчпочмаклы хатлар килде
Күңелләрне җилкетеп.
Кара хат аяктан екты
Язмышларны җимереп.
Нәфрәтләнеп, ярсып халкым
Дошманга каршы чыкты.
Азатлык өчен көрәштә
Илебез җиңеп чыкты.
Күпме гомерләр өзелде,
Күпме хәсрәт күрелде.
Күпме солдат башын салды
Герман кырында кабере.
Илебезне саклаучылар,
Сезгә бездән мең рәхмәт!
Тыныч имин мул тормышта
Яшәве ничек рәхәт!
Яшерен мәхәббәт
Сагынам сине сөйгән ярым,
Төшләремә көн дә керәсең.
Тик сине мина, миңа сине
Сөяргә ярамый , үзең беләсең.
Ярамыйга карамый ул, - дип,
Җырланса да бүген җырларда,
Ярты йөрәк өзелеп кала икән,
Салып безне сагыш-моңнарга.
Күпме сулар инде агып киткән,
Күпме өмет калган ярларда,
Ашкынса да күңелем синең янга
Кавыштырмый безне юллар да.
Яратсаң да башка кешене син,
Искә төшер мине кайчакта.
Еллар үтәр, бәлки сөю уты,
Сүнми бетәр янган учакта.
Әниемә йөрәк хисләрем
Күзләремдә бәхет яше
Дәшсәм “Әнием” диеп,
Күз алдымда гел торасың,
Кызыл күлмәгең киеп.
Әнием хөрмәт иясе,
Мин сине бик яратам.
Йөрәгемдә булган хисне
Шигыремдә яңгыратам.
Кичләрен әкият сөйләп,
Син җырлар өйрәтәсең.
Җылы кочагыңа алып,
Җай гына тирбәтәсең.
Инде менә үсеп җиттем,
Эшләреңдә булышам.
Сиңа борчу китермәскә,
Әнием бик тә тырышам.
Рүхмәт, әнием, мең-мең рәхмәт
Син мине кеше иттең,
Тәүфыкълы бул, “ кызым” – диеп
Гел битләремнән үптең.
Күзләрең гел балкып тора
Йөзләреңдә һәрчак нур.
Сүзләрең дә тәмле синең
Елмаюың бик матур.
Бәхетле бул, авырма син,
Ходай сине зурласын
Синең елмаюың белән
Тормышыбыз нурлансын.
Смекалка против Змея-Горыныча
Волшебные звуки ноктюрна
Золотой циркуль
10 осенних мастер-классов для детей
Злая мать и добрая тётя