Туган як турында инша.
Вложение | Размер |
---|---|
insha._tugan_yagym_chchk_at.rar | 8.91 КБ |
Туган ягым, чәчкә ат.
(инша)
Бәйрәм бит ул – һаваларын сулап,
Сукмагыннан тик бер үтүләр.
Нинди бәхет,нинди чиксез бәхет,
Шушы җирдә туып үсүләр...
Җырлы, моңлы, данлы, ямьле Башкортстанның гүзәл бер мөешендә - Талач авылында туганмын мин. Шушы Талач җирендә туып, чылтрап аккан Аблай чишмәсенең салкын суын эчеп, яланнарының, болыннарының хәтфәдәй яшел үләннәрендә аунап, Асау елгасында су коенып, Әби һәм Бабай тауларына сокланып үскәнмен. Туган ягымның таулары, ямь-яшел урманнары,чәчкәле болыннары әйтеп бетергесез матур һәм күңелемә якын минем...
Әйе, һәркем өчен туган җире, туган туфрагы газиз. Туган якның кадерен бигрәк тә үсә төшкәч, туып-үскән җирдән аерылып торырга мәҗбүр булганда аңлыйсыңдыр ул... Шуңа бит чит җирләрдә гомер иткән кешеләр, Ватаннарына ашкынып кайталар һәм туган як табигатенә сокланып туя алмыйлар.
Туган җирем! Шушы илаһи сүзләрне әйтүе генә дә шундый бәхет һәм горурлык. Мине бәхет бишегендә тирбәткән изге төяк, туган авылым Талач, кайсылай кадерле һәм якын син миңа! Авылымдагы һәр агач, агачларга кунып сайраган һәр кош, су буендагы һәр каз-үрдәк, мөгрәп, сутлы үлән ашап йөргән һәр сыер, туган авылым, синең табигатеңә соклануын белдергән төсле. Бала чагым, үсмер елларым шушында үткән, киләчәгемне дә, изге туган җирем, сиңа багышларга телим мин!
Еш кына иптәшләрем, әти-әниләрем белән, ял итәргә дип, табигать кочагына юлланабыз. Ләкин туган авылыбызның матурлыгына карап хозурланыр, җаныбыз белән ял итәр урынына күңелне моңсу уйлар борчый башлый, йөрәк тә әрнеп куя: я су буенда, я урман читендә генә капчык-капчык химик ашламалар ята, тегендә, монда чүп өеме, сындырылган яки яндырылган агачлар күренә – боларның бөтенесе дә табигатьне боза, пычрата, зарар китерә, ә тора-бара хәтта юкка чыгарырга да мөмкин. Кешеләр шуны аңламый микән?
Бу аяныч хәлләргә кем гаеплеме? Табигатькә, туган авылына карата ваемсыз, киләчәк буын алдында җавапсыз, матурлыкны күрә һәм санга суга белмәүче кешеләр. Шундыйларның гамьсезлеге аркасында табигатьнең матурлыгы китә. Без бит кешеләр – акыллы дип саналган затлар. Туган як табигатен пычратып, без үзе утырган ботакны кискән кешегә тиң булабыз түгелме? Табигатебез юкка чыга икән, димәк, тормыш та бетә бит! Яшәеш дәвам итсен өчен, туган ягыбызның табигатенә битараф булырга ярамый! Табигать безне аңлаган, яклаган кебек, без дә аны аңлыйк, табигатьне саклыйк! Шул чагында гына тормышыбыз матур, үзебез исән-сау булырбыз.
Без - кешеләр. Яшәгән җиребез – безнең туган йортыбыз. Үз йортыбызны без сакларга, пакьләргә, кадерләп тотарга бурычлы. Без бит бу җирне пычратырга түгел, ә матурларга килгәнбез! Нишләп соң без шуны онытабыз?
Мин туган төбәгемне бик яратам һәм аңа иң изге теләкләр генә юллыйм: “Туган ягым, киләчәгең якты булсын, табигатеңнең матурлыгы югалмасын, халкың тыныч, тату яшәсен! Туган ягым, чәчкә ат!”
Золотая хохлома
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Рисуем "Осенний дождь"
Ералаш
Девчата