Вложение | Размер |
---|---|
k.tinchurin-akterdramaturgrezhisser.doc | 43 КБ |
Татарстан Республикасы
Мамадыш муниципаль районы
МБГБУ “Тау Иле урта гомуми белем мәктәбе”
Кәрим Тинчурин – актёр, драматург, режиссёр
Эшне башкарды:
9 нчы сыйныф укучысы
Степанова Лидия Иван кызы
Җитәкчесе: татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Шакирова Дилбәр Сәгыйть кызы.
2016 нчы ел.
План.
1. Театр сәнгате мәйданына таба...
2. К. Тинчурин – драматург-новатор.
1) драматург әсәрләренең үзәгендә – кеше драмасы;
2) “Сүнгән йолдызлар” – драмасы;
3) жанрларга бай иҗат;
4) Тинчурин – сатира остасы.
3. Моңлы тавышлы актер.
4. К. Тинчурин – драма әсәрләренә “җан өрүче”.
Тинчурин һәм театр... Аларның икесен аерып карау мөмкин түгел, чөнки театр сәнгате һәм милли драматургия үсеше тарихында Кәрим Тинчурин исеме кабатланмас урын алып тора. 1905 елгы революция дулкынында әдәбият һәм театр сәнгате мәйданына килеп, ул үзен талантлы драматург һәм актёр, оста режиссёр һәм педагог итеп таныта, татар театрын үстерүгә һәм баетуга искиткеч зур көч куя.
Кәрим Тинчурин 1887 елда ишле гаиләдә дөньяга килә. 13 яшендә үк Казанда төрле кара эшләр башкара. Шулай да, авыр язмышына карамастан, ул татар әдәбиятында “сүнмәс йолдызга ” әверелә.
Мәгълүм булганча, егерменче йөз башында татар сәхнә сәнгате барлыкка килә һәм үсә башлый. Бу яңалыкка К.Тинчурин да кушыла һәм 1910 елда Г.Кариев җитәкләгән беренче профессиональ “Сәйяр” труппасына кабул ителә. Г.Кариев кебек тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә аның актерлык таланты ачыла. Ул бу чорның иң популяр әсәрләре – Г. Камал, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов пьесаларындагы һәм тәрҗемә әсәрләрдәге төп рольләрне башкара.
Шуның белән бергә, ул труппа репертуарын баетуга да зур көч куя: үзен драматург- новатор итеп таныта, татар драматургиясенә яңа тема һәм геройлар алып килә. Бу елларда “Хәләл кәсеп” ( 1910), “ Шомлы адым” (1910- 1912) ,( Беренче чәчәкләр”(1913), “Назлы кияү” (1916), “Ач гашыйк” (1916), “Соңгы сәлам” (1917) һәм башка пьесаларын яза. К.Тинчуринның халыкка хезмәт итү, көрәш мотивлары белән сугарылган “Беренче чәчәкләр” әсәренең үзәгендә кеше драмасы ята.
Быел К. Тинчуринның тууына 129 ел. Без караган “Сүнгән йолдызлар” драмасы катлаулы, тормышчан вакыйгаларда шәхес һәм җәмгыять каршылыгы белән аеруча истә калды.
Пьесада сугыш афәтенең халык тормышына, аерым шәхесләр язмышына тәэсире сурәтләнә.Әсәрдәге вакыйгалар “мәхәббәт өчпочмагы” (ике егет һәм бер кыз) сюжетына нигезләнеп алып барыла. Трагизм һәм мелодрама элементлары үзара кушылып әсәрнең үзәгендә кеше шәхесе, аның язмышы, бәхеткә хокукы мәсьәләсе тора.
Пьеса бер-берсен яратучы Исмәгыйль һәм Сәрвәрнең очрашуы белән башлана. Исмәгыйль икенче бер егеттән – мәхдүм Надирдан – Сәрвәргә мәхәббәт хаты алып килгән. Мөлаемлыклары, сүзләренең, хисләренең сафлыгы белән аларны яратып өлгергән укучы (тамашачы) алда булачак фаҗигане сизгәндәй сискәнеп китә: кыз белән егет арасына икенче егет керә.Шуның өстенә Исмәгыйль ямьсез төш күргән. Ятимлектә үскән, кешегә ялланып көн күрүче Исмәгыйль әлеге төш тәэсирендә яши башлый. Сәрвәр исә бәхете өчен көрәшүен дәвам итә. Алдагы күренешләрдә без мәхдүм Надир белән очрашабыз. Надир мәхдүмнең дөньяга, кешеләргә булган ачуы һәм Сәрвәрне үзенеке итү, һәрвакыт күрә алу теләге бөтен акылын, җанын каплап алган. Сугыш башлану хәбәрен ишеткәч, аның шатлыгы эченә сыймый.
Сугыш башлангач, Исмәгыйль үзенең юрауларының дөреслегенә тагын бер кат ышана. Ул, тагы да көчсезләнеп, алсалар – китәм, калдырсалар – калам дип йөри башлый, нәтиҗәдә колагын “дару”лаган сөйгәне Сәрвәр кулында җан бирә. Бу фаҗигадан соң, Сәрвәр акылдан яза. Соңыннан Исмәгыйль кабере өстенә ятып җан бирә.
Надир хыялында туган бәхетен акылдан язган Сәрвәр белән аралашуда таба. Кызны югалткач, яшәү мәгънәсен югалта һәм, үзенә үзе кул салып, бу дөньядан китә.
“Сүнгән йолдызлар” бүген дә, заманча актуальлеген югалтмаган гуманистик характердагы әсәр буларак, театр сәхнәләрендә уңыш белән бара. К.Тинчурин кеше бәхете мәсьәләсенә бәйле җитди проблемаларны укучы-тамашачы алдына куя. Драматург кешегә хас булган мәхәббәтне гаять матур, серле хис-кичереш итеп сурәтли. Нәкъ менә мәхәббәт хисе Сәрвәрне кыю, кискен адымнарга этәрә, бәхете өчен көрәшергә өнди. Надирга исә көч, ышаныч, яшәү матурлыгын күрү мөмкинлеге бирә. Кешенең бәхеткә, мәхәббәткә хокукы яклану, боларга киртә булып торган сугыш афәтенә нәфрәт булып калка.
Шуны әйтеп үтәсем килә: К.Тинчурин әсәрләре жанр ягыннан төрле. Ул калдырган әдәби мираска күз салсак, шулардан уникесе комедия жанрына карый, биш драма, бер трагедия һәм дүрт әсәре башка авторлар белән берлектә эшләнә. Күренгәнчә, К.Тинчурин үзен беренче чиратта комедия жанрында, оста комедиограф итеп таныта. Аеруча Октябрь революциясеннән соңгы елларда драматург иҗатында комедия жанрына күчешне күзәтергә мөмкин . Аның “Йосыф белән Зөләйха” (1918), “Сакла, шартламасын!” (1918), “Казан сөлгесе” (1922), “Американ” (1923), “Җилкәнсезләр” (1926), “Хикмәтле доклад” (1928), комедияләре халык көлүе рухында иҗат ителә.
Бу еллардагы таләпләргә нигезләнеп , К.Тинчурин көлү объекты итеп буржуаз җәмгыятьне, буржуаз сыйныф вәкилләрен, “милли зыялыларны” ала. Аны “Американ”, “Җилкәнсезләр” кебек сатирик комедияләрендә күреп була.
“Американ” комедиясендә К. Тинчурин яңа заман яшьләре аша революцион үзгәрешләргә каршы торган бер төркем интеллигенция вәкилләреннән, спекулянтлардан, мещаннардан ачы көлә, аларның яшерен эчке уй-хыялларын фаш итә.
К. Тинчурин, үз заманы таләпләренә буйсынып китеп, миллилек сыйфатларын да гипербола дәрәҗәсенә җиткереп тәнкыйтьли: милли пәрәмәч, милли җыр, бию, милли посу, милли имән бармак һ.б.
Кәрим ага, М. Фәйзи традицияләрен дәвам итеп, яңа милли театрга халык сәнгатен алып керә. “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар”, “Ил”, “Кандыр буе” кебек пьесаларын язып, популяр музыкаль драма жанрының үсешенә зур өлеш кертә.
К.Тинчурин “Зәңгәр шәл”дәге Булат, “Җилкәнсезләр”дәге Батырхан рольләрен дә зур осталык белән үзе уйный. Ул матур тавышлы оста җырчы да була. Тинчурин тыңлаучыларның йөрәгенә үтеп керерлек көйләр тудыру өчен композиторларга илһам бирә, яңа музыкаль әсәрләрне еш кына беренче булып үзе башкара.
Әдип актерлык эше белән генә туктап калмый. Драматург үзен талантлы режиссер итеп тә таныта. Бу юнәлешкә ул гражданнар сугышы елларында килә.
1919 нчы елның язына таба, Колчак Идел буйларына якынлашканда, кызыл гаскәрләргә спектакльләр күрсәтү өчен артистлар труппалары төзелә. Кызыл Армиянең сәяси идарәсе карамагындагы Унөченче труппаның баш режиссеры итеп К. Тинчурин билгеләнә. 1920 нче елда ул Самара шәһәрендә ачылган театр студиясендә укытучы һәм баш режиссер хезмәтен башкара. Үз эшенең остасы булып танылган Тинчурин Ташкент шәһәренә чакыру ала. Анда ул гыйльми советның театр бүлегендә эшли.
Гражданнар сугышы тәмамлангач, аерым труппаларны дәүләт театры итеп оештыру эше башлана. Бу җаваплы эш Кәрим агага тапшырыла. 1922 нче елның 8 нче ноябрендә хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасында ачылган Татар дәүләт театрының баш режиссеры итеп Тинчурин билгеләнә. Соңрак Әстерханга күченеп килә, анда татар театрында баш режиссер булып эшли, берничә оригиналь спектакль куя. Үзенең “Ил” исемле музыкаль драмасын беренче тапкыр шушында сәхнәләштерә. Драматург эшкәрткән әсәрләр халык тарафыннан җылы кабул ителә. Нинди генә әсәргә тотынса да, зур уңышка ирешүе, көчен кызганмый бар йөрәге белән татар халкына, театр сәнгатен үстерүгә хезмәт итүе һәркемдә чиксез соклану хисе тудыра. Бу олы талант иясе каршында баш иясе килә.
Утызынчы еллар уртасында көчәеп киткән шәхес культы җилләре, кызганыч, К. Тинчурин кебек олуг шәхесне дә аяп узмый. Иҗатының һәм театрда эшчәнлегенең нәкъ чәчәк аткан чорында- 50 яше тулган көннәрдә ул кулга алына. Хаксызга “ халык дошманы”, “ милләтче” дип гаепләп, 1938 елның 15 ноябрендә судсыз- нисез атыла. Сталинның шәхес культы фаш ителгәннән соң, 1955 елда К.Тинчурин шәхесе аклана, иҗаты халыкка кабат кайтарыла. Татар дәүләт драма һәм комедия театрына К. Тинчурин исеме бирелә. Театр сәхнәләрендә аның әсәрләре кабат зур популярлык белән уйнала башлый.
Шулай итеп, киңкырлы иҗаты белән халкыбызның рухи тормышында тирән эз калдырган Кәрим Тинчуринның бай мирасы бүген дә кызыксыну уята. Каршылыклы дәвернең каршылыклы геройлары, алар алып барган диалог-бәхәс кеше шәхесе, аның яшәеш мәгънәсе, әхлакый һәм матди кыйммәтләр турындагы уйлануларга этәрә. Талантлы драматург, олы гуманист, фәлсәфәче әдип әсәрләре безнең белән киләчәккә атлый. К. Тинчурин кабызган якты утлар буыннан- буынга күчерелә бара.
Госпожа Метелица
Будьте как солнце!
Как нарисовать осеннее дерево акварелью
Самый богатый воробей на свете
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка