Татар әдәбияты – татар милли сәнгатенең бер төре. Символизм – культура, сәнгать (әдәбият, музыка, рәсем) өлкәсендә туган иң зур юнәлешләрнең берсе. Фәнни эшебездә татар әдәбиятында символларның кулланылуына мисаллар китерелде.
Эшебезнең максаты: Символиканың нәрсә икәнен төшенү, әдәбияттан символик образларны таба, алар аша авторның идея-фикерләрен ача белергә өйрәнү, символизм юнәлешенең татар әдәбиятындагы әһәмиятен билгеләү.
Символика, символ – ул грек теленнән алынган сүз, “билге”, “тамга”, шарлы билге” дигәнне аңлата. Ул - үзеңнең идея, эчке каршылыкларыңны, фикерләреңне, хис-тойгыларыңны төрле предмет һәм “шартлы билгеләр” ярдәмендә күрсәтү. Һәр сүз - символ, аның һәр мәгънәсе – символ. Символның мәгънәсен ахырга чаклы ачу авыр, бөтенләй ачып, аңлатып бирүе дә мөмкин түгел. Аларны бары тик укучының өченче күзе аша гына сиземләп, тоеп була. Безгә менә шушы тышкы күренешләр аша бирелгән, сурәтләнгән эчтәлекне төшенергә өйрәнергә генә кирәк.
Символлар аша кешенең җаны кичергән борчылулар, икеләнү, шатлану кебек хис-тойгылар сурәтләнә. Әдәбиятта символик образлар ике яклы мәгънәне белдерә. Беренче планда - реаль тормыштан алынган предметлар, күренешләр, аларның хәрәкәте; икенче планда – лирик геройның эчке рухи дөньясы, уй-хисләре, идеясе.
Вложение | Размер |
---|---|
nogmanova_tatar_dbiyatynda_simvollar.doc | 40 КБ |
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА СИМВОЛЛАР
Ногманова Л.И. Алабуга шәһәренең 2 нче урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сахабиева А.М.
Әдәбиятта серлелеге белән аерылып торучы күренеш бар: ул – символизм. Мөстәкыйль агым төсендә XIX йөзнең 60-70 елларында Франциядә формалашкан дип саналса да, символлар системасыннан файдалану тәҗрибәсе борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятында ук мәгълүм була. Европа әдипләре дә, суфи шагыйрьләр дә, бик теләп, символларга – теге яки бу күренешнең мәгънәсен башка формада белдерүче сурәткә мөрәҗәгать иткән.
Әдәбият белгече Д. Заһидуллина “символизм” төшенчәсенең ике яссылыкта кулланылуын билгеләп үтә. Бер яктан, ул – аерым бер мәдәни җәмгыятьләрдә генә формалашкан дөньяга караш, яшәешне танып-белү системасы. Икенче яктан, әдәби (мәдәни) агым, милли иҗатчылар әдәбиятка алып килгән алымнар тупламасыннан файдалану [Заһидуллина 2003: 75].
Европа һәм Шәрык әдәбиятлары тәэсирен һәрдаим тоеп үскән татар әдәбиятында символизм әдәби агым төсендә 1906-1907 елларда ук үзен нык сиздерә. Уйның чиксезлеге белән сихерләүче, илаһи, танып-аңлап бетермәслек эчтәлеккә мөрәҗәгатъ итүче, гади күзгә бәрелмәгән, җан-күңел күзе белән тоеп-сизеп алыныр төсмерләргә ия символизм шартлылык, күпмәгънәлелек мөмкинлекләреннән файдалана. Символизм эстетикасының нигезендә символ – җир дөньясын рухи яшәеш белән бәйләүче билге ята. Ләкин символ биредә гаҗәеп тирән мәгънәгә ия: “яңа ситуацияләрнең аталышы, исеме”. Агымның төп сыйфаты Яшәешне хисси танып белү чикләреннән чыгып китеп үзләштерү кебек яңгырый. Яшәеш кануннарын тикшерү максатында, символизм образлылык мөмкинлекләренә үзенчәлекле мөрәҗәгать итә.
1909-1910 еллардан символлар әдәбият мәйданына бер көчле дулкын булып үтеп керә. Әдипләрне тарихи чорның, кеше гомеренең чиклелеге, юкка чыгу куркынычы турындаы фикерләр берләштерә. Ләкин шушы чиктә билгесез киләчәкнең эзләрен күрү теләге үзен сиздерә, язучылар тарихи яктан борылыш чорын милләт файдасына эшләтергә телиләр. Шуңа да күңел төшенкелеге, Яшәешнең мәгънәсен күрү мотивлары милләтнең киләчәгенә бәйле өмет белән сугарыла. А.Белый символистларны Россиягә йөз белән борылган индивидуалистлар дип атый. Шушы ук сүзләрне “милләткә йөз белән борылган” кебек үзгәртеп, татар әдипләренә карата да кулланырга мөмкин. Милләт, татарлык, халык язмышы мәсьәләләре үзәккә куела һәм символ халык хәтере турында сөйләүче, тарихны халык күңеленә тоташтыручы күпергә әверелә.
Татар әдәбияты кешегә һәм милләткә яңача яшәү юлын күрсәтергә омтыла. Әгәр рус символистлары хәрәкәтнең ахыргы максатын үзгәргән, “азат шәхес” тә күрсәләр, татарлар “ирекле милләт” хакында хыяллана. Шуңа күрә символлар системасы һәрвакыт милли эстетикага йөз тота.
XX гасыр башы татар әдәбиятында бер төркем язучыларны еракта калган вакытка мөрәҗәгать итеп, аны үз заманы белән кисештерү аркылы мәңгелек охшашлыклар һәм символлар табу теләге берләштерә. Символ ярдәмендә төрле дөньяларны кисештерү фәлсәфи фикер әйтергә, татар дөньясында барган бәхәсләргә, икеләнүләргә яңа караш ташларга мөмкинлек бирә.
ХХ гасыр башында татар әдәбияты ничек итеп тәнкыйди реализм, романтизм, сентиментализм кебек агым һәм юнәлешләрне бергә тудырган булса, гасыр ахырында яңадан стиль тенденцияләре белән баю, бер-берсенә бөтенләй ошамаган сукмаклар табу күзәтелә.
Татар әдәби теленең төрле стильләрендә, сөйләм чарасы буларак, тасвирый билгеләр кулланылалар. Алар чынбарлыктагы күренешләрнең асылына төшенергә, төп фикерне дөрес аңлауга һәм күзаллауга ярдәм итәләр. Тасвирый билге иҗтимагый күренешләрне параллель кую җирлегендә барлыкка килә, чынбарлыкның күп якларын сәнгатьчә сурәтләп бирә. Шуңа күрә анда мәгънәнең киңлеге беренче урында тора. Бу алымның нигезендә күчерелмә мәгьнәлек ята.
Әдәбиятта метафорик алыштыруларга нигезләнгән сүрәтләү чараларының бер төре – символ. Ул – нинди дә булса күренешне, предметны аңлата торган шартлы сүз яки билге. Символ (грек. symboloh – билге, танытучы сыйфатлар) – күпсанлы ассоциатив сыйфатларны берләштерүче күпмәгънәле, гомуми образ [Белокурова 2005: 482]. Туры мәгънәсеннән тыш, символ аңа бәйле булмаган күчерелмә мәгънәне аңлата (мәсәлән, ак күгәрчен – тынычлык символы), ләкин шуның янәшәсендә башка мәгънәләр дә сиземләнә (ак күгәрчен – саф мәхәббәт, матурлык символы һ.б.)
Символлар куллану әдәбиятта гомумиләштерүне көчәйтергә, сурәтнең мәгьнәви тирәнлеген һәм тәэсир көчен арттырырга ярдәм итә. Кеше күңелендә туган һәм образ, хәтерендә яңарган һәр сурәт, хыял офыгында балкыган һәр чалым – символ.Тормыш вакыйгаларын турыдан-туры атамыйча, иҗтимагый тормыш деталъләрен, чынбарлыкны поэтик билгеләр аша ачу соңгы елларда гына барлыкка килгән алым түгел. Символлар борынгы заманнардан ук килә һәм тормышта төрле очракларда кулланыла. Мәсәлән, ай – ялгызлык, сандугач- гүзәллек, чәчәк – мәхәббәт символы.
Символизм – шәхес һәм яшәеш мәсьәләләренә зур игътибар бирә, дөньяны серле итеп һәм танып-белеп бетерү мөмкин түгел дип аңлата, рухи һәм материаль тормышны бәйләүче символларны эстетик үзәк итеп күтәрә торган әдәби агым. Шәхси һәм иҗтимагый тормышны капма-каршы куйган хәлдә, символизм реаль һәм идеаль дөньяны тигезли, шартлылыкка таянып сурәтли. Биредә теге яки бу дөнья, үткән һәм бүгенге арасындагы чикләр куела, автор яшәеш кануннары хакында уйланучы булып тоела. Гомумән әйткәндә, символизм чынбарлыктагы кешеләргә яшерен булган идеяләрне, эчтәлекләрне символ юлы белән ачудан гыйбарәт [Әхмәдуллин 1990: 228].
ХХ гасыр башында ук иҗтимагый-тормыш вакыйгаларын тасвирый билгеләр аша сурәтләү аеруча зур урын ала. Г. Тукайның “Көзге җилләр” шигырендә көзге төн, җил, Г. Коләхметовның “Ике фикер” ендәге Кызыл фикер һәм Кара фикер, “Уалган мол”да таш койма, Дәрдемәнднең “Кораб” шигырендәге кораб символы, С. Рәмиевнең “Таң вакыты” нда таң вакыты төшенчәсе, Г. Ибраһимовның “Кызыл чәчкәләре”ндәге орлыклар һ.б. шундый әсәрләр үзләренең тасвирый билгеләре белән безгә яхшы таныш.
Әйтеп үтелгәнчә, ХХ гасыр башындагы кебек үк ХХ гасыр ахыры ХХI гасыр башы әдәбияты яңарыш чоры кичерә, символизм агымы яңа күтәрелеш ала. Символларга мөрәҗәгать итү әсәрләрнең фәлсәфи тирәнлеген ачуны тәэмин итә.
Әдәбият
Әдәбият белеме сүзлеге /Төз.- ред. А.Г. Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 238 б.
Белокурова С.П. Словарь литературоведческих терминов. – М.: Зерцало, 2005. – С.482.
Заһидуллина Д.Ф. Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 255 б.
Сладость для сердца
Муравьиная кухня
Два морехода
Дымковский петушок
Лепесток и цветок